#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тел бетсә, үзебез дә бетәбез

1960-1970 елларда мәктәпләрдә саф татар телендә укып чыктык. 1нче сыйныфтан 10нчы сыйныфка кадәр рус теле, әдәбиятыннан башка фәннәр бары тик татар телендә укытылды. Шул елларда татар телен укытуга игътибар биргән түрәләргә, ил башлыкларына рәхмәтлемен. Нинди бәхетле чорга туры килгәнбез. Гаиләдә “әни”, “әти” дип телебез ачылса, мәктәпләр безнең белемебезне үстерде, телебезне баетты, телгә – милләткә рухи көчебезне арттырды. “Мин татар” дип, яшьтән үк чәчрәп тордык, бездә горурлык хисе көчле иде. Әгәр дә ана телем, себер теле белән генә чикләнеп калган булсак, әдәбиятсыз бүгенге көнемне күз...

Подробнее...

Рухи мирасыбыз һәрчак юлдаш булсын!

Халкыбызның озын-озак үткән юлы, данлы да, фаҗигале дә тарихы бар. Ул күп гасырлар элек үк Евразия киңлекләрендә төрле дәүләтләр төзегән-тоткан, дөньяга үзенең сүзен ишеттергән, барлыгын таныткан. Әби-бабаларыбызның тормыш тәҗрибәсе, эчке дөньясы меңәрләгән мәкаль-әйтемнәрдә, бәет-дастаннарда, күңелләрне тетрәндерерлек һәм җилкендерерлек җыр-моңнарда, әдип-шагыйрьләребезнең үлемсез әсәрләрендә, газиз татар телебездә, географик атамаларда теркәлеп калган. Бу рухи кыйммәтләрне зиһенебез хәзинәсе, тереклегебез юлдашы итү безне әби-бабаларыбызның рухы белән якынайта, буыннар дәвамчанлыгын...

Подробнее...

Хөрмәткә ия булган укытучы апа

38-4Ветеран укытучылар яңа уку елын истәлекләр, хатирәләр белән бәйле Белем көнен дулкынланып каршылыйлар. Безнең йөрәкләрдә дә мәктәп елларының матур мизгелләре, укытучы апаларыбыз тирән эз калдырдылар. Гадел, ягымлы ачык йөзле, тирән белемле Рәфидә Тимербай кызы Утеева укучыларының күңел түрендә һәрчак хөрмәтле урын алып тора. 1960нчы елны Аслана мәктәбен тәмамлап кайткан, энергиясе ташып торган, оештыру сәләтенә дә ия булган Рәфидә апа Көсәйкүл мәктәбенә вожатый булып эшкә урнаша. Балаларны мәктәпкә әзерләү төркемен дә җитәкли.

Элек мондый төркемнәрне “нулевой” класс дип йөрттеләр...

Подробнее...

“Саз”лар мәскәүдә фестивальдә

38-5Россия халыклары милли телләренә ярдәм итү программасы кысаларында дөнья күргән “Поэзия” антологиясен тәкъдим итү кичәсендә рухланып, оештыручылар сентябрь аенда Мәскәү шәһәренең 870 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә үткәреләчәк бәйрәмдә катнашырга булдылар. Халык хуҗалыгы күргәзмә сараенда (ВДНХ) 75 павильонда 30нчы Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе мәйданында Россия халыклары милли әдәбиятлары фестивале узды. Анда 25 төбәктән 60 катнашучы 31 телдә чыгыш ясады.

Төрле үзенчәлекле басмаларны тәкъдим итүләр, милли телләр буенча мастер-класслар, Россия халыклары милли китапханәсенә...

Подробнее...

Хатыйп Хәбибуллинга – 90 яшь!

30-9“Яңарыш” газетасы өчен кадерле шәхес, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзасы, дустыбыз, кыю фикерле хәбәрчебез Хатыйп Хөббәтулла улы Хәбибуллин 3 августта 90 яшьлек юбилеен каршы ала. 90 ел, 1098 ай гомер – күпме шатлык, борчылулар, уңышлар сыйган бу чорга.

Хатыйп абый 1927 елның 3 августында Әлмәт районының Нәдер авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында алып, 1945 елда Бөгелмә педучилищесын тәмамлый. Мәгърифәткә беренче адым Әлмәт районы Кәшер авылыннан башлана. Шуннан соңгы гомер юллары үткән Себер якларына юллама белән җибәрелгән Казан педагогия институтының тел-әдәбият факультетын...

Подробнее...

“Укый белмим”, - диюләре авыр булды”

30-8Әле генә Төмән районындагы Кыштунлы авылы мәчетен ачу тантанасында булып кайттым. Бик күп халык җыелды. Төрле яклардан кечкенә авылда иман йорты булуга шатланып килүче 300ләгән кешене хуш күреп каршы алдылар хуҗалар. Алдан ук Фатыйх хәзрәт Гарифуллин (рәсемдә - Кыштунлы мәчете имамы Ришат Әминовка чапан бүләк иткәндә) белән планлаштырганча, язылу вакыты булмаса да, һәр айның 15нче числосына кадәр киләсе ай өчен язылып буласын истә тотып, “Яңарыш” уку бәхетеннән мәхрүм булучыларны яздырырга уйладык. Фатыйх хәзрәт алдан ук 30 кешегә план куйды. Кызганычмы, әллә шатлыкмы – язылучылар исемлеге 16...

Подробнее...

Һәр бала сәләт иясе

21-716 нчы май көнне Талымхан урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча Төмән районы берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Ул “Укыту нәтиҗәсен һәм укытучының профессиональ эшчәнлеген үстерүдә инновацион педагогик технологияләр куллану”   дигән темага багышланган иде. Бирегә Индрәй, Акъяр, Муллаш, Каскара, Шыкча мәктәпләреннән укытучылар җыелды. Хәзерге көндә Талымхан мәктәбендә 97 укучы белем ала, мәктәпне милли җанлы, бик тә тырыш Эльмира Садыйкова җитәкли. Керүгә белән татар җыры белән матур каршылау, милли колорит күзгә бәрелеп тора.

Сыйныфтан тыш бик эчтәлекле чараны...

Подробнее...

Эзләнү орлыгын салып

Татар телен өйрәнү, аны саклау, үстерү – безнең Талымхан урта мәктәбендә дә төп максатларның берсе булып тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре 1 нче сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадәр өйрәнелә. План буенча 1 сыйныфта атнасына 3 дәрес керә, 2 сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадар 2 сәгать бирелә. Мәктәбебездә күп еллар татар телендә эшләп килгән түгәрәккә балалар зур кызыксыну белән йөриләр. Бу төркем “Туган тел” исемен йөртә. Укучылар бик күп эш төрләре белән шөгыльләнәләр, аеруча сәхнә әсәрләре өстендә эшләү зур әһәмияткә ия. 96 укучының барысы да туган телен үзләштерә.

Ике...

Подробнее...

Учитиль учителей

17-63 мая отмечает свой замечательный юбилей моя коллега Ольга Федоровна Гроо.

Гроо Ольга Фёдоровна – талантливый учитель и умелый организатор образования. Четверть века трудилась учителем русского языка и литературы в Боровской средней школе № 2. Являясь высококвалифицированным педагогом, участвовала в экспериментальной работе школы по обучению и выпуску классов с углублённым изучением иностранного языка в условиях сельской школы. Результат работы – высокое качество обучения, 16 медалистов. Всего за время работы 33 выпускника Ольги Фёдоровны подтвердили своими сочинениями право на получение...

Подробнее...

18 – 21 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты, Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча V халыкара олимпиада булып үтте.

17-7Анда Төмән өлкәсе данын якларга татар җанлы кызларыбыз: Адилә Баязитова, Эльфрида Әхмәдҗанова, Рузанна Фастуллина (Төмән районы, Шыкча мәктәбе), Диана Хәлиулина (Муллаш мәктәбе), Эльвина Фәтхуллина (Вагай районы, Юрмы мәктәбе), Элина һәм Ойша Хисаметдиновалар (Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбе), Дарина Ниязова (Исәт мәктәбе) юл алдылар. Өлкәбез вәкилләренең җитәкчеләре – Гүзәлия Муллачанова (Төмән районы, Шыкча мәктәбе укытучысы), Гүзәл Гайсина (Вагай районы, Юрмы мәктәбе мөдире һәм...

Подробнее...

Гыйбрәтле сүзләр

Туган тел дигән дәрья бар – төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр

(мәкаль).

...Туган телеңне белмәү – әти-әниеңне онытуга тиң.

...Туган телендә сөйләшмәгән баладан  иман кача.

...Туган телең белән тугансың – туган телең белән китәрсең.

... Туган телеңә өйрәнү бервакытта да соң түгел.

...Аллаһы Тәгалә сине нинди тел белән яралткан булса, син ахирәткә дә шул тел белән барырга тиеш.

...Һәр чәчәкнең үз гөле, һәр милләтнең үз теле (мәкаль).

... Кем дә кем туган телендә аралашудан туктый – аның нәсел тамыры да терек булудан...

Подробнее...

Һәр адымда татар рухы

12-10Төмән өлкә дәүләт төбәк мәгарифен үстерү институтында (ТОГИРРО) татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен белем күтәрү курсларында катнашучылар Төмән районының Индрәй урта мәктәбендә этномәдәни компонентлы укыту шартларында  дәрестә һәм дәрестән тыш федераль дәүләт укыту стандартларының төп таләпләрен, идеяләрен тормышка ашыруны күреп кайттылар. Чара милли киемле укучылар һәм мәктәп директоры Рәүфә Алеева җитәкчелегендәге коллективның хуш күреп каршы алулары, татар аш-сулары, чәй тәкъдим итүләре белән бик күңелле башланып китте. Яшь укытучы Илсөяр Речапова Галия апа Сагитуллина булдырган...

Подробнее...

Вәчир мәктәбендә семинар

12-11Тубыл районының этномәдәни компонентлы Вәчир мәктәбендә татар теле укытучыларының семинары булып үтте. Семинарның темасы хәзерге көн өчен актуаль булып торган — “Яңа педагогик технологияләрне куллану - укытучының профессиональ үсеш факторы һәм укучыларның белемнәренең сыйфатын күтәрү” иде. Дәресләр һәм класстан тыш чаралар заман таләпләренә туры китереп бик тә кызыклы итеп оештырылды. Семинарда районның Лайтамак, Санникова, Хуҗайлан, Полуяново урта мәктәпләреннән, Ләңче, Ләчек башлангыч мәктәпләреннән укытучылар һәм гомер буе Вәчир мәктәбендә эшләгән ветеран укытучы, хәзерге көндә безнең...

Подробнее...

Татар теленең, татар милләтенең киләчәге бармы?

Мин 1955 елда Ямбай урта мәктәбен тәмамладым. Барлык фәннәр татар телендә иде. Рус, немец  дәресләре да бар иде. Төмәндә Киров урамында 7  йортта татар мәктәбе эшли иде. Ленин урамындагы өлкә китапханәсенең татар бүлегендә Нәсимә апа Заппарова эшләде. Ямбай мәктәбенә дәреслекләрне Казан шәһәреннән җибәрәләр иде. Ямбайда 1953 елда урта мәктәп ачылгач, укытучылар Казаннан килделәр. Алар: Марсельеза, Разия, Гелюфар (Гөлҗәүһәр), Мөслимә, Фоат, Хәсән кызы Әминә, Яхъя, Газиз һәм башкалар. Татарча концертлар, спектакльләр дә куялар иде.

...

Подробнее...

Укытучы - юбиляр

8-1224 ел Төмән өлкәсенең Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты, 20 ел район татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе җитәкчесе, Россиянең иң яхшы мөгаллиме конкурсында ике мәртәбә җиңүче (2007, 2011 еллар), “Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгеләре җиңүчесе (2010, 2016 еллар), Мәскәүдә IV нче “Бөтенроссия туган тел укытучылары мастер-классы” бәйгесендә “Укытучылар укытучысы” дигән тирән мәгънә салынган номинациядә алдынгылыкны яулаучы, РФ Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутаты махсус призына, Дәүләт...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836