#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы булу – зур бәхет ул!

8-13Иртәнге җил белән дулкынланып
Ята көмеш сулы Паймә күл.
Тиккә түгелдер, аны зурлап

Җырга салган элек картлар шул.

Халкы ачык йөзле, шат күңелле,
Түгәрәк утырган авылы.

Кара урман икән аның яны,
Бигрәк җиңел, таза һавалы.

                                                  Юрмы авылына бер ямь биреп
                                         &nbsp...

Подробнее...

Татар теле белгечләре

8-11Казан шәһәрендә 27нче  милли гимназия бинасында 6 февральдән алып 9 февральгәчә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән төбәкара олимпиада узды. Бу сынауда Россиянең 17 регионыннан 100дән артык 8-11 сыйныф укучылары ярышты.

Олимпиада 2 турдан торды: 1 турда татар теле һәм татар әдәбиятыннан биремнәр эшләделәр; 2 турда иҗади конкурс - яттан сәнгатьле итеп Ф.Яруллин, Р.Вәлеев һәм башка күренекле юбиляр шагыйрь-язучыларның иҗатларыннан монолог яки шигырь сөйләү булды.

Безнең укучыларыбыз ике турда да сынатмадылар - призлы урыннар яуладылар. Менә алар - безнең горурлык: татар...

Подробнее...

Туган телебез осталары

4-5Төмән дәүләт университетының төп бинасында 11 январьда татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үтте.

Анда өлкәнең Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Төмән, Тубыл, Ялутор, Вагай, Яркәү районнары мәктәпләреннән 31 укучы катнашты. Мәктәп һәм район турында җиңеп чыккан кыз һәм егетләр өчен дулкынландыргыч ике көн тиз генә үтеп китте. “Быел биремнәр Татарстанда төзелгән, беренче бирем русчадан татарчага тәрҗемә итү, соңгысы - татарчадан русчага тәрҗемә итү һәм кечкенә генә инша язуны сорый иде. Биремнәр әдәбият теориясен, әдәбият тарихын белүне таләп итәләр иде. Үткән еллар белән...

Подробнее...

Тәҗрибәле һәм иҗади шәхес

4-4Ниязова Бәниса Сөнгатулла кызы – Төмән өлкәсендә үткән “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесендә “Иң яхшы мастер-класс” номинациясендә җиңүче укытучы.

Бәниса Сөнгатулла кызы тумышы белән Вагай районының Агытбаш авылыннан. Белем алу юлын әлеге районның Тугыз сигезьеллык мәктәбендә башлый. Ул кечкенәдән үк укытучы  булырга хыялланган. Үзенең идеалы дип беренче укытучысы Мәфтуга апа Сафинаны һәм зуррак классларда класс җитәкчесен Наилә апа Курманованы саный. “Бу тыйнак, сабыр холыклы...

Подробнее...

Татар теле – ана теле

52-7Үткән уку елыннан 1 класстан татар теле һәм әдәбияты дәресләренә 3әр сәгать бирелүе этномәдәни мәктәпләр тормышын җанландырып җибәрде дисәм дә ялгыш булмас. Класстан тыш чаралар да яңача төс алдылар, татар телендә үткән бәйрәмнәр саны да артты, бәйгеләрнең төрлесендә укучылар зур теләк белән катнашалар.

Төмән районындагы Индрәй урта мәктәбе директоры Рәүфә Алеева: “Хәзер татар теле дәресләре укыту планының төп база бүлегендә, - дип хәбәр итте. - Элек ул инвариант бүлегендә иде. Шуңа да, “укырга теләмибез”, дип гариза язучылар да булды. Инде андый очраклар юк.

Мәктәптәге 300...

Подробнее...

Теләгенә ирешүче

48-7“Наилә - 1. Теләгенә ирешүче. 2. Файда. 3. Бүләк” дип аңлатма бирелгән бу исемгә Г.Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли” китабында. Чынлап та, бу тырыш, булган кызның исеме җисеменә туры килә.

Наилә Кәримова Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең 8 классында белем ала, “бик яхшы” билгеләренә генә укый. Гаиләдә өч баланың иң өлкәне. Мәктәптә татар һәм рус теле, әдәбияты, тарих фәннәрен яратып үзләштерә. Җырлый, шигырь сөйләү остасы, төрле чараларны алып бара, әле ирекле көрәш белән дә шөгыльләнә башлаган.

- 5нче класста таныштым мин аның белән, - дип сөйли башлады укучысы турында аңа...

Подробнее...

Төмән районы татар теле һәм әдәбияты берләшмәсе яңалыклары

48-8Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышы Шыкча мәктәбендә үтте. Анда сәләтле балалар белән эшләү турында сүз алып барылды. Семинарда катнашкан Индрәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова: “Иң элек директор Гөлнара Кәримова мәктәбе, коллективы турында бик әйбәтләп сөйләде, - дип фикерләре белән уртаклашты.  - Татар телен барлык милләт вәкилләренең дә укырга омтылуларын әйтте. Бу сүзләр мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Муллачанова һәм башлангыч класслар укытучысы Мәүҗия Рәхимова дәресләрендә дә расланды...

Подробнее...

Әниемә хат

(Һәрбер ана үз баласының җылы хаты итеп кабул итсен иде).

Кадерле әникәем!!!

Сине дөньяның иң гүзәл көне белән котларга рөхсәт ит.

Бердәнберем, якты таңым, ак хисләрем, газиз әнием! Син янымда булганда миңа алсу таңнар нигә кирәк? Чөнки син бит үзең якты таңым, җылы кояшым, сүнмәс йолдызым.

Әнием, әниемкәем!

Синең күзләреңдә минем иң бәхетле көннәрем, гомер сукмагым чагыла. Минем җан сулышым синең җылы кочагыңда яшәгәнгә күрә синең гомерең үземнекеннән дә кадерлерәк! Синең тавыш аша бар дөнья моңын, табигать сулышын ишеткәнгәнгә күрә - синең тавыш иң яраткан көем! Дөнья матурлыгын...

Подробнее...

10 шәһәр татарча язачак!

44-729 октябрьдә «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Бүгенге көндә безнең алда татар теленең кулланылыш өлкәсен киңәйтү соравы тора.

Соңгы вакытта...

Подробнее...

“Яшь буын” дәреслекле, матур әдәбиятлы итте

Төмән өлкәсендәге этномәдәни белем бирүче мәктәпләргә “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов үткән ел 1235 данә федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре алып кайткан иде инде. “Дәреслекләрне күп кәгазьләр әзерләү, үтенеп сорау, аңлатулардан, хатлар язудан соң, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар Конгрессы ярдәме белән түләүсез бирүләренә ирешсәм дә, алып кайту өчен күпмедер чыгым түгәргә туры килде.

Юл акчасын сораган өчен күп...

Подробнее...

Россия төбәкләрендә татар мәгарифенең хәле

38-721-23 августта Казанда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф буенча кураторларының, татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: аның торышы, проблемалары, перспективалары” дигән темага семинар-киңәшмәсен үткәрде. Төмән өлкәсеннән 7 вәкил катнашты: Альбина Рамазанова (Яңа Кәешкүл урта мәктәбе директоры, Яркәү районы), ...

Подробнее...

Күңелле һәм файдалы ял

38-8Август аенда Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбенең өч укучысы: Лениза Азанова, Ләйсән Ниязова һәм Зәлия Шаморатова Татарстанның Актаныш районында узган “Агыйдел” III төбәкара яшьләр иҗади-интеллектуаль форумында катнашып кайттылар. Форумда Татарстан Республикасыннан 90 мәктәп укучысы һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары, Россия төбәкләреннән 50гә якын укучы җыелды. Укучылар алдында Европа Советы спикерлары һәм тренерлары чыгыш ясадылар.

Монда фән, сәнгать, мәдәният һ.б. бик күп өлкәләрдә үзен күрсәтә...

Подробнее...

«Татар кызы» Руфина

35-3Татар яшьләре көннәренең максаты – РФнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, милли кыйммәтләрне пропагандалау, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат алмашу. Менә шул чарада өлкәбез яшьләре дә актив катнашалар. “Себер йолдызы” бәйгесе финалында катнашучы Руфина Туйчикова Казанда да сынатмый. Аның проектта алган тәҗрибәсе быелгы яшьләр көннәрендә уздырылган “Татар кызы” бәйгесендә бик урынлы була һәм җиңеп...

Подробнее...

“Милли рухны мәктәп саклый”

Өлкәбезгә Татарстан Республикасыннан “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарының танылган журналистлары Рәшит Минһаҗ һәм Гамирә Гаделшина килделәр. Алар татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар җәмәгатьчелеге  белән очраштылар. Килүләренең максатын Вагай районындагы татар авылларында су басу нәтиҗәләре белән танышу һәм күп районнарда этномәдәни мәктәпләрне рус мәктәпләре белән берләштерү алып киләсе мәсьәләләрне ачыклау дип аңлаттылар алар. Аннары килүчеләрнең фикерләрен ишеттеләр, өлкәдәге хәлләр турында сораштылар.

Ялутор районының Яңа Атьял урта...

Подробнее...

Рабига күле

Легенда

Идел буенда, элекке Болгар җирендә, гаҗәеп матур зәңгәр бер күл бар. Әйләнә-тирәсе болын, әрәмәлек. Күлнең читләрен зифа камышлар, өстен ап-ак төнбоек чәчәкләр бизи... Болгар аучылары шул Зәңгәр күл буйларына сунарга йөргәннәр.

Ханның мәшһүр сунарчысы Булат мәргәннең дә Зәңгәр күлгә таба киткәнен еш күрә торган булганнар. Озын кызыл бишмәте өстенә акбүз алъяпкычын бәйләп, иңбашына җәясен аскан Булат мәргән Зәңгәр күлдән бер дә буш кул белән кайтмаган. Аның кайтуын бердәнбер сөекле кызы Рабига өзелеп көтә торган булган. Ул яңа туган айдан да матур, Зөһрә йолдыздан да гүзәл кыз...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836