Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Елан кабыгы

(Хикәя)

Кайнар һава сулаганыгыз бардыр? Борынны кыздырып, үпкәне яндырып үзәккә үтә ул. Җәй уртасының бер галәмәте менә. Үпкәләр кысыла, йөрәк җәфалана. Челлә... Әле таң беленеп кенә килгәндә дә бик эссе. Шуңа да карамастан көтүгә чыгарга кирәк. Көне буе мичтәге ут кебек кыздырган кояштан беркая кача алмаячагыңны аңласаң да, бернишли ал­мыйсың. Көтү көн саен чыга. Безгә дә көтү чираты килеп җитте.

Әни «әле өлгерерсең, үзе­без генә чыгарбыз» дисә дә, киреләндем. Миңа да көтү көтәргә вакыттыр. Сыерларны яхшылап карап, күп итеп ашатып, башыңны горур чөеп кичке шәфәкъ белән генә авылга...

Подробнее...

“Тел сагында торам”

25-13Мин себер татарымын,
Яфрагы туган җирнең.
Тынгы белмәс йөрәкле,
Вәкиле ярсу илнең.

Галия Абайдуллина   

Олы яшьтәге апалар белән очрашып сөйләшкәндә, алар халыкның киләчәгенә, татар теле көндәлектә югалып баруын әйтеп: «Татар теле торада бөтенләй ишетелмәйте. Ник аны беркем дә уйламайты», - дип зарланалар.

1950-1960 еллар. Татар авылларында безнең күренекле укытучылар, мәктәп директорлары җаваплы, намуслы эшләре белән, бик күп көч түгеп, мәктәпләрне югары дәрәҗәгә күтәрделәр. Тубыл шәһәрендә 15 нче мәктәпнең югары белемле укытучылары Төмән өлкәсенең татар мәктәпләреннән килгән балаларга...

Подробнее...

Җиде буынгача тикшергәннәр

25-12Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә I региональ «Шәҗәрә бәйрәме» фестивале үтте. Ул Зәйтүнә Тычинских җитәкчелегендә Тубыл шәһәренең себер татарлары милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә оештырылды. Тәбрикләү сүзе белән бәйрәмне Зәйтүнә Әбдерәшит кызы ачты. Киң колачлы, бай эчтәлекле фестиваль өч юнәлештән торды: минем нәсел агачым, минем токымымның горурлыгы, гаилә ядъкаре.

Яркәү районы, Тархан авылыннан Наилә Вагапова видеоязма җибәрде, Тубылдан Фирдәүс Мәчитова, Тубыл районы, Маслаудан Рәшидә Бакиева катнаштылар, Төмән районы, Турайдан Тубыл педагогия институты студенты Арианна Гайнулина...

Подробнее...

Татар кинолары Төмәндә

Өлкәбездә татар киноларын күрсәтеп алдылар. Бу эшне «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы башкарды. «Сөмбел», «Исәнмесез», «Әпипә» фильмнарын Төмән шәһәренең шәп кинотеатрларында карарга мөмкинлек туды.

«Тимерюлчы» мәдәният сараенда миңа «Сөмбел»не тамаша кылырга туры килде. Ул Зифа Кадыйрова романы буенча төшерелгән. Өч телдә барды. Кино төшерүдә Үзбәкстан да катнашкан.

Шаян, чибәр авыл кызы Сөмбелгә абыйлы-энеле егетләр гашыйк булалар. Эне кеше буларак, кечесе араларына керми, ләкин абыйсының Сөмбелгә карата карашын хупламый. Ул аны үзенеке итү өчен генә тырыша. Намуслы әти-әни...

Подробнее...

“Милләтебез киләчәге – сезнең кулда”

20-926 апрель – Г.Тукайның туган көне уңаеннан, Төмән шәһәренең 52 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге, «Бәрәкәт» өлкә хәйрия фонды, “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы ярдәме белән «Туган тел көне» уздырылды. Бирегә өлкәнең этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан укытучылар һәм татар теленә гашыйк булган укучылар чакырылган иде.

Бәйрәм чарасының программасы тыгыз һәм кызыклы булды. Кунаклар башта заманча төзелгән яңа мәктәп буенча экскурсия ясадылар. Аннары шәһәр татар мәдәният үзәге артистлары һәм 52...

Подробнее...

“Йомшак, тыныч характерлы, кызыксынучан Камил мин”

20-8Сәлам! Минем исемем Камил Шәмсетдинов. Әйдәгез, мин бераз үзем турында сөйләп китәм. Мин биек буйлы, кара чәчле һәм коңгырт күзләр иясе. Йомшак, тыныч характерлы, ярдәмчел. Юрмы урта мәктәбенең 9 сыйныфында «5»кә генә укыйм. Волейбол уйнарга яратам, кайвакыт мәктәп ярышларында катнашам. Шахмат белән дә кызыксынам. Спортның бу төре буенча призлы урыннар алган вакытлар да булды. Әмма күңелемдәге үзләштерергә омтылган шөгыль - гитарада уйнау. Хәзерге вакытта мин акрынлап уйныйм, яхшы гына килеп чыга башлады.

Без гаиләдә нибары бишәү: мин, әти, әни, сеңелем һәм энекәшем. Безнең өйдә теләсә кайсы...

Подробнее...

Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәт

20-1026 апрельдә Ямбай авылы китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде.

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп калды, ул милли шигърияткә нигез салды һәм аның классик стилен булдырды. Тукай кыска гомер кичереп, бик зур әдәби мирас калдырды.

Әдәби сәгать «Шатлык» вокаль ансамбле (җитәкчесе И.Абдрахипова) башкаруында татар халкының гимны – «Туган тел» белән башланып китте. Китапханәче шагыйрьнең авыр балачак еллары, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Кунаклар язучының тормыш юлыннан бик күп...

Подробнее...

Үрнәк укытучы

Яркәү районының Яңа Кәешкүл авылында күп балалы Галимә апа һәм Сәиткирәй абый Рябиковларның 8 май көнне кызлары туа. Аңа Мәрҗәнә дип исем бирәләр. Туган авылында 8 классны, ә 10 нчы классны Яңа Александровкада тәмамлап, укытучы булу хыялы белән Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, күршедәге Кәеш авылы мәктәбенә укытырга кайта. 1981 елда Ваңгы авылы егете Әгъләм Мусин белән гаилә корып җибәрәләр. Һәм ул Ваңгы башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Тормыш иптәше белән алар 2 бала тәрбияләп үстерәләр, хәзер оныклары үсә.

Мәрҗәнә Сәиткирәй кызы эшчән, анда...

Подробнее...

“Казан утлары”на 100 ел тула

2022 елның маенда «Казан утлары» әдәби-сәнгать һәм иҗтимагый-сәяси журналының беренче номеры чыгуга 100 ел тула. Д.Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсе шул уңайдан «Рухият утлары» дип аталган китап-күрсәтмәле күргәзмә тәкъдим итә. «Казан утлары» журналы - үз эшчәнлеген ХХ гасырның икенче унъеллыгыннан бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән бердәнбер басма.

1922 елның маенда «Казан утлары» басмасының башлангычы булган «Безнең юл» исемле журналның беренче саны дөнья күрә. Аның исеме күп тапкырлар үзгәрә: 1922-1930 елларда - «Безнең юл», 1930-1932 елларда – «Атака» һәм «Яңалиф»...

Подробнее...

“Милли традицияләрне саклаган өчен”

15-6Казан шәһәрендә март ахырында тагын бер саллы бәйге уздырылды: туган тел һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класс конкурсы булды.

Конкурс Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә.

Ике көн дәвамында узган бәйгедә педагоглар һөнәри осталыкта көч сынаштылар: мастер-класслар үткәрделәр, үзләренең педагогик проектларын тәкъдим иттеләр һәм түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрне өйрәнүгә мотивацияне...

Подробнее...

“Театр яктылыкка, нурга илтә”

15-5Танылган шагыйребез Габдулла Тукай әйтеп калдырган бу сүзләр театрның девизы булып торалар. 27 март – театр көне уңаеннан татар халкының рухи мәдәнияте нигезләре буенча курсларда катнашучылар татар телендә спектакль әзерләргә уйлаганнар. Остазлары Рафаэль хаҗи Гадеев татар халкының “Ике кыз” әкияте белән таныштырган. Әкиятнең тирән эчтәлекле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуы да күңелләренә хуш килә.

Өйрәнелгән сүзләрне практикада кулланыр өчен дә бик уңай ул спектакль кую.

Кунакка өлкә Диния нәзарәте әгъзалары, мәчетләрнең якшәмбе мәктәпләре укытучылары һәм мәчетләргә йөрүчеләр килделәр.

Идея авторы...

Подробнее...

Укытуда яңа технологияләр файдалану

12-9Февраль аенда чираттагы җыелышта Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Интеграцияләнгән укыту ярдәмендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү» дигән темага ZOOM белем бирү платформасын файдаланып семинар үткәрделәр. Биредә өч чыгыш һәм ике дәрес күрсәтелде. Беренче чыгышта мин методик берләшмә җитәкчесе буларак, семинар темасына бәйле теоретик материаллар турында сөйләдем.

Шулай ук Шыкча урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Флера Зөлбохарова «Төп, өстәмә белем бирү һәм класстан тыш эш ярдәмендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү» дигән тема белән таныштырды. “Укучыларның...

Подробнее...

И туган тел, и матур тел...

Туган теле, гореф-гадәтләре һәр милләтнең зур байлыгы булып санала. Әгәр дә туган телне белмәсәң, ул милләт халкының тарихын, башлангыч чорын һәм мәдәни казанышларын тулысынча белеп булмый. Һәркемнең иң беренче ана теле укытучылары – аның әти-әнисе. Ә инде алдагы, киләчәк көннәрдә телне камилләштерүчеләр - мәктәп һәм мәктәп укытучылары, бигрәк тә тел белгечләре. Агымдагы 2022 елны дәүләтебез Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан итте.

Бу зур эш чишелмәслек мәсьәлә булмас, дип өмет итәм. Бу бурычны тормышка ашыру юлында “Яңарыш” газетасы да туган көненнән үк алдынгылар...

Подробнее...

Өлкәбез укучылары сынатмадылар

8-5Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган төбәкара олимпиадада Төмән өлкәсе укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Икенче февральдән алып бишенче февральгә кадәр Казанда 8-11нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Әлеге бәйгедә Россиянең 28 төбәгеннән (7 төбәк дистанцион рәвештә) туган тел серләрен яхшы белүче 155 укучы көч сынашты.

Безнең өлкәбездән олимпиадада быел Төмәндә узган төбәк олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары -13 укучы катнашты. Шунысы сөенечле, укучыларыбыз Казанда да югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Менә алар: татар теленнән призерлар -...

Подробнее...

Туган телем – иркә гөлем

Тел - ананың теләге, тел – ананың баласына иң кадерле бүләге, дигән халык мәкале бар. Габдулла Тукай поэтикасының матурлыгын, Муса Җәлил җырларының батырлыгын безгә, авыл малайлары һәм кызларына күрсәткән укытучы Мәүлидә апа Сәитова булды. 50 ел элек Ялутор якларыннан Төмән районы, Талымхан авылына күчеп килгән Сәитовлар гаиләсе авылдашлары өчен иң кадерле, иң якын кешеләргә әйләнделәр. Ветеран укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәүлидә апа Сәитованы Халыкара туган тел көнендә искә төшермичә ярамас. Явыз авыру кешене юк итте - Мәүлидә Нәзир кызының 89 яше тулуга бер ай чамасы гына калган...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836