Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
21-23 августта Казанда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф буенча кураторларының, татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: аның торышы, проблемалары, перспективалары” дигән темага семинар-киңәшмәсен үткәрде. Төмән өлкәсеннән 7 вәкил катнашты: Альбина Рамазанова (Яңа Кәешкүл урта мәктәбе директоры, Яркәү районы), ...
Август аенда Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбенең өч укучысы: Лениза Азанова, Ләйсән Ниязова һәм Зәлия Шаморатова Татарстанның Актаныш районында узган “Агыйдел” III төбәкара яшьләр иҗади-интеллектуаль форумында катнашып кайттылар. Форумда Татарстан Республикасыннан 90 мәктәп укучысы һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары, Россия төбәкләреннән 50гә якын укучы җыелды. Укучылар алдында Европа Советы спикерлары һәм тренерлары чыгыш ясадылар.
Монда фән, сәнгать, мәдәният һ.б. бик күп өлкәләрдә үзен күрсәтә...
Татар яшьләре көннәренең максаты – РФнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, милли кыйммәтләрне пропагандалау, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат алмашу. Менә шул чарада өлкәбез яшьләре дә актив катнашалар. “Себер йолдызы” бәйгесе финалында катнашучы Руфина Туйчикова Казанда да сынатмый. Аның проектта алган тәҗрибәсе быелгы яшьләр көннәрендә уздырылган “Татар кызы” бәйгесендә бик урынлы була һәм җиңеп...
Өлкәбезгә Татарстан Республикасыннан “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарының танылган журналистлары Рәшит Минһаҗ һәм Гамирә Гаделшина килделәр. Алар татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар җәмәгатьчелеге белән очраштылар. Килүләренең максатын Вагай районындагы татар авылларында су басу нәтиҗәләре белән танышу һәм күп районнарда этномәдәни мәктәпләрне рус мәктәпләре белән берләштерү алып киләсе мәсьәләләрне ачыклау дип аңлаттылар алар. Аннары килүчеләрнең фикерләрен ишеттеләр, өлкәдәге хәлләр турында сораштылар.
Ялутор районының Яңа Атьял урта...
Легенда
Идел буенда, элекке Болгар җирендә, гаҗәеп матур зәңгәр бер күл бар. Әйләнә-тирәсе болын, әрәмәлек. Күлнең читләрен зифа камышлар, өстен ап-ак төнбоек чәчәкләр бизи... Болгар аучылары шул Зәңгәр күл буйларына сунарга йөргәннәр.
Ханның мәшһүр сунарчысы Булат мәргәннең дә Зәңгәр күлгә таба киткәнен еш күрә торган булганнар. Озын кызыл бишмәте өстенә акбүз алъяпкычын бәйләп, иңбашына җәясен аскан Булат мәргән Зәңгәр күлдән бер дә буш кул белән кайтмаган. Аның кайтуын бердәнбер сөекле кызы Рабига өзелеп көтә торган булган. Ул яңа туган айдан да матур, Зөһрә йолдыздан да гүзәл кыз...
Яшь, талантлы тележурналистыбыз Ләйсән Хөрмәтуллина алып бара торган “Яңа сулыш” телетапшыруы татар рухлы милләттәшләребезне һәр шимбә көнне зәңгәр экраннар каршына җыйнап ала. Көтеп алган тапшыру атна саен өлкәбезнең себер татарлары тормышы, яшь буын вәкилләре белән таныштыра. Булган яңалыклар, яңа ачышлар, яңа исемнәр тамашачыларда кызыксыну, горурлык хисләре уята, дәртләндерә һәм төрле яхшы максатларга ирешү өмете чаткылары кабыза.
Төмән өлкәсе татар яшьләре берләшмәсенең (рәисе Сәит Тусмөхәммәтов) нәтиҗәле эшләре, өлкә күләме белән генә чикләнмәгән төрле чараларда уңышлы...
Всероссийской научно-практической конференции «Историческая судьба Искера», 5 августа 2016 г.
Сформировавшаяся система проведения ежегодных научно-практических конференций «Историческая судьба Искера» в рамках Международного фестиваля историко-культурного наследия сибирских татар «Искер-җыен» в г.Тобольске Тюменской области играет значимую роль в возрождении и сохранении культурного наследия сибирских татар, т.к. на них аккумулируется значительный спектр знаний, исследовательских проблем, что помогает определить историческую роль и современное место тюркских народов Западной Сибири в...
Гомерләр үтә икән ул. Гомер йомгагын сүтә-сүтә мин һаман 40 ел эшләгән мәктәбемә килеп тукталам. Ватан сугышы яңа тәмамланган авыр 1946 елда эш тәҗрибәм, җитәрлек белемем булмаса да, өлкән укытучылар ярдәмендә 4 ел башлангыч классларда эшләдем. Шул нәниләр белән башак җыярга йөрдек. Мәктәптә минем тиңем яшь укытучылар белән кичен ындырга иген чистартырга, аннан соң репетицияләргә, кырда эшләүчеләр янына агитатор булып йөрүләр, 30 ел буена “Белем” җәмгыятен җитәкләү.
Яшь идек, яшьлек белән бөтен авырлыкны җиңдек. Югары белем алырга да бүлеп-бүлеп кенә туры килде. Ике ел...
…Күпме сулар аккан, күңел түрендә җуелмас хатирәләр сакланган. Үткәннең һәр мизгеле онытылмаслык булып күңел түрендә урын алган. Гомер көзе якынлашканда, ,әлбәттә, һәркем үтелгән гомер юлларын барлый.
Байтак укучылары күңелендә игелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчеп, аларга яшәешнең асылын төшендерә белгән, укучылары, хезмәттәшләренең олы хөрмәтенә лаек булган, Киндерле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, әнием Фәния Габдрахман кызы Заһидуллина да гомер мизгелләрен еш күз алдыннан кичерә. Чал Урал җире - Свердловск өлкәсе, Әртә районының Әҗегол авылында туып...
Гөлнур Искәндәр кызы Вәлишинаны мин үзем өчен моннан 10 еллар элек (“Күңел балкышы аша”) талантлы журналист буларак ачкан идем. Баштагы иҗатында ук аның мәкаләләре тормышчанлыгы, фикер тирәнлеге, телгә байлыгы, максатчан булуы белән аерылып торды. Әлбәттә инде, бүген Гөлнур Искәндәр кызы татар журналистикасында нык каләмле, ачык юнәлешле, кабатланмас стильгә ия журналистларның берсе. Чирек гасыр чыгып килгән “Яңарыш” газетасының уңышларын аның югары сыйфатлы итеп башкарылган тырыш хезмәтеннән башка күз алдына китереп тә булмый.
...
Апрель ае ахырында ТОГИРРОда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен күтәрү курслары үтте. Анда өлкәбезнең танылган галимнәре, укытучылары лекцияләр сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Курсларга килүчеләр арасында өлкәбезнең төрле төбәкләреннән килгән мөгаллимнәр бар иде.
Без алар белән Төмән районының Индрәй мәктәбендә үткән өлкәкүләм семинарда очраштык. Мәктәп директоры Рәүфә Алеева җитәкчелегендәге коллектив кунакларны хуш күреп каршы алды. Аннары, гадәттәгечә, чәй эчеп алгач, ачык дәресләр башланды. 2«в» класста Халидә Динмөхәммәтова “Безнең канатлы дусларыбыз”, 2«б»...
Төмән районының Индрәй урта мәктәбе укытучысы Рузилә Исмәгыйлова Төмән өлкәсендә халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында катнашу хокукын алган укучылары Халидә Вәлеева һәм Алинә Абайдуллина, өлкә татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында җиңүчеләр: Вагай районының Казанлы урта мәктәбе укучылары Йолдыз Ибраһимова, Айгөл Ниязова, Ялутор районының Яңа Атьял мәктәбе укучысы Чулпан Мирхәлилова белән Казанга барып...
25 апрель көнне Түбән Тәүде районының мәдәният йортында “Төмән өлкәсендә яшәүче төрки, фарсы, татар, кавказ, фин-угор халыкларында язгы календарь бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре” дигән өлкә семинары узды. Биредә райондагы этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрнең җитәкчеләре, татар теле укытучылары, китапханәчеләр катнаштылар. Семинарның пленар утырышында Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты җитәкчесенең урынбасары С.Филь, район хакимияте башлыгы урынбасары О.Куксгаузен чыгыш ясадылар. Районың татар милли-мәдәни автономиясе рәисе катнашты. Фойеда милли-мәдәни берләшмәләр күргәзмәләрен...
Быелгы уку елында Тубыл районы, Полуяново урта мәктәбендә барлык район мәктәпләреннән татар теле укытучылары семинарга җыелдылар. Мәгариф федераль укыту стандартларына (ФГОС) күчкән чорда “Укучыларда үзәк компетенцияләрен формалаштыруда замана технологияләр куллану” дигән темага район семинары бик урынлы булды. Беренче ачык дәресне татар теле укытучысы Зөлфия Миршат кызы Мөхәммәтуллина күрсәтте. 3нче сыйныф укучылары үзләренең оста сөйләү, фикер йөртү, китап белән эшләү, матур уку күнекмәләрен булдырдылар. Зөлфия апаның тырышлыгы, иҗади эшләүче педагог икәне күренеп тора. Дәрес барышында...
Туган авыл... Елдан-ел ул ныграк сагындыра икән. Авылым – Лаемтамак (Лаймы тамагы), чөнки ике елга – Лаймы һәм Наскы елгалары кушылган урында урнашкан. Авылда 200дән артык хуҗалык санала. Безнең Тубыл районында татар авыллары бихисап күп. Әмма Лаемтамак авылын халыкта «Себер Венециясе», «Саз ягы башкаласы» да диләр. Тирә–юньдә куе урманлыклар һәм чиксез күп сазлыклар гына. Кыш көннәрендә машина юлы булса, җәй көннәрендә һава юлы: вертолет яки АН-2 самолеты очса, ә яз–көз айларында, гомумән, авылга юллар ябыла. Әмма, берничә еллар кышкы юлларны карап, киң итеп ясап, юл тамгалары куеп...