#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңача һәм татарча укыту

20-9Апрель ае ахырында ТОГИРРОда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен күтәрү курслары үтте. Анда өлкәбезнең танылган галимнәре, укытучылары лекцияләр сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Курсларга килүчеләр арасында өлкәбезнең төрле төбәкләреннән килгән мөгаллимнәр бар иде.

Без алар белән Төмән районының Индрәй мәктәбендә үткән өлкәкүләм семинарда очраштык. Мәктәп директоры Рәүфә Алеева җитәкчелегендәге коллектив кунакларны хуш күреп каршы алды. Аннары, гадәттәгечә, чәй эчеп алгач, ачык дәресләр башланды. 2«в» класста Халидә Динмөхәммәтова “Безнең канатлы дусларыбыз”, 2«б»...

Подробнее...

Тырышлыкңын нәтиҗәсе күркәм

20-10Төмән районының Индрәй урта мәктәбе укытучысы Рузилә Исмәгыйлова Төмән өлкәсендә халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында катнашу хокукын алган укучылары Халидә Вәлеева һәм Алинә Абайдуллина, өлкә татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында җиңүчеләр: Вагай районының Казанлы урта мәктәбе укучылары Йолдыз Ибраһимова, Айгөл Ниязова, Ялутор районының Яңа Атьял мәктәбе укучысы Чулпан Мирхәлилова белән Казанга барып...

Подробнее...

Түбән Тәүде районында өлкә семинары

25 апрель көнне Түбән Тәүде районының мәдәният йортында “Төмән өлкәсендә яшәүче төрки, фарсы, татар, кавказ, фин-угор халыкларында язгы календарь бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре” дигән өлкә семинары узды. Биредә райондагы этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрнең җитәкчеләре, татар теле укытучылары, китапханәчеләр катнаштылар. Семинарның пленар утырышында Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты җитәкчесенең урынбасары С.Филь, район хакимияте башлыгы урынбасары О.Куксгаузен чыгыш ясадылар. Районың татар милли-мәдәни автономиясе рәисе катнашты. Фойеда милли-мәдәни берләшмәләр күргәзмәләрен...

Подробнее...

Теле барның – иле бар

16-12Быелгы уку елында Тубыл районы, Полуяново урта мәктәбендә барлык район мәктәпләреннән татар теле укытучылары семинарга җыелдылар. Мәгариф федераль укыту стандартларына (ФГОС) күчкән чорда “Укучыларда үзәк компетенцияләрен формалаштыруда замана технологияләр куллану” дигән темага район семинары бик урынлы булды. Беренче ачык дәресне татар теле укытучысы Зөлфия Миршат кызы Мөхәммәтуллина күрсәтте. 3нче сыйныф укучылары үзләренең оста сөйләү, фикер йөртү, китап белән эшләү, матур уку күнекмәләрен булдырдылар. Зөлфия апаның тырышлыгы, иҗади эшләүче педагог икәне күренеп тора. Дәрес барышында...

Подробнее...

Туган авыл

16-11Туган авыл... Елдан-ел ул ныграк сагындыра икән. Авылым – Лаемтамак (Лаймы тамагы), чөнки ике елга – Лаймы һәм Наскы елгалары кушылган урында урнашкан. Авылда 200дән артык хуҗалык санала. Безнең Тубыл районында татар авыллары бихисап күп. Әмма Лаемтамак авылын халыкта «Себер Венециясе», «Саз ягы башкаласы» да диләр. Тирә–юньдә куе урманлыклар һәм чиксез күп сазлыклар гына. Кыш көннәрендә машина юлы булса, җәй көннәрендә һава юлы: вертолет яки АН-2 самолеты очса, ә яз–көз айларында, гомумән, авылга юллар ябыла. Әмма, берничә еллар кышкы юлларны карап, киң итеп ясап, юл тамгалары куеп...

Подробнее...

Якты хатирәләр

Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСРның Атказанган укытучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Якуб Камали улы Зәнкиевка 6 апрельдә 99 яшь тулган булыр иде. Язучының туган көнендә Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә “Зәнкиев сәгатьләре” татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова җитәкчелегендә оештырылды. Бу көнне уртанчы сыйныф укучылары Я.Зәнкиевның балалар өчен язылган әсәрләреннән өзекләр укыдылар, язучының хикәяләре буенча рәсем ясадылар, җирле шагыйрьләребезнең язучыга багышлап иҗат ителгән шигырьләрен сөйләделәр. Я.Зәнкевның якты истәлегенә багышлап эшләнгән...

Подробнее...

“Супер әби-2016” бәйгесе

13-7Үткән шимбәдә шәһәр татар мәдәният үзәге тарафыннан оештырылган традицион YIII нче “Супер әби” бәйгесе уздырылды.

Бәйрәмне матур итеп үзәк хезмәткәре Зөлфинә Минибаева алып барды. Катнашучыларның чыгышларын Төмән шәһәре Думасы депутаты Динар Абукин, җәмәгать эшлеклесе Рифкать Насыйбуллин, “Красная гвоздика” сәламәтләндерү үзәгенең социаль хезмәткәре Венера Хәбибуллина һәм мин - “Яңарыш” газетасы хезмәткәре бәяләделәр.

Быелгы бәйгедә биш әби - Галимә Кәримова, Мәүлидә Хәйруллина, Сөембикә Мусина, Мәрьям Зөлбохарова, Нурзидә Хөсәинова “Визитка”, “Сәнгатьле конкурс”, “Әбинең...

Подробнее...

Казанда себертатар җыры яңгырады

13-5Фирдүс Тямаев Төмәнгә концерт программасын алып килгән вакытта Мөнирә ханым Хөснетдинова белән таныша. Һәм танылган җырчы аның җырлавын ишетеп, үзенең Казанда үтәчәк концертларына чакыра. Тик себертатар телендә генә җырлавын, сөйләшүен үтенә.

- Март башында узган концертларга гаиләбез белән юл алдык. 4 көн буена Казанның “Уникс” концертлар залында “Татар кыз”, “Халкыма теләк” җырлары белән чыгыш ясадым. Бик дулкынландым, мондый зур сәхнәләргә беренче мәртәбә чыгуым. Мине тамашачының бик җылы каршы алуларын тойдым.

“Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы хезмәткәрләре Рамил Нигъмәтуллин...

Подробнее...

Индрәйдә туган тел бәйрәме

13-6Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәренең ябылуы һәм халыкара туган тел көне уңаеннан Төмән районының Индрәй урта мәктәбендә Ачык дәрес үткәрелде. Бәйрәмгә кунаклар, ата-аналар чакырылган иде. Беренче сүзне мәктәп директоры Рәүфә Алеева алды:

- Төмән районында 7 этномәдәни компонентлы мәктәп бар. Шуларның берсе – Индрәй мәктәбе. Төмән өлкәсендә 150 этнос яши, безнең мәктәп тә күпмилләтле. Барлыгы 265 бала укый. Сезнең игътибарыгызга безнең мәктәп балалары бүген “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” дигән әдәби-музыкаль композицияне күрсәтеп китәрләр.

Программа буенча...

Подробнее...

Тел һәм мәдәният турында

Исәнмесез, хөрмәтле “Яңарыш” хезмәткәрләре! Газетаның 8нче санында (2016 ел) бастырылган Хисаметдин Мәһдиевның “Телебез өчен борчылып” дигән мәкаләсен укыгач, мин дә язмакчы булдым. Балалар татарча белмиләр, дип әйтәсе дә килми. Өлкәнең барлык районнарында татар мәдәнияте көннәре гөрләп узды. “Яңарыш” барысын да язып барды, ә без рәхәтләнеп укыдык. Мәсәлән, безнең Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында “Таң йолдызы” смотр-конкурсы, “Халык сәнгате” фестиваленең сайлап алу турлары иртәнге 10.00 сәгатьтә башланды, ә 16.00 сәгатьтә тәмамланды.

...

Подробнее...

Хөрмәтле Люция апа Хәбибуллина!

Китапның икенче үзгәртелгән һәм тулыландырылган басмасы татар мәгарифендә зур вакыйга булып исәпләнә ала. Бу басма, беренчесе белән чагыштырганда, билгеле бер системага кертелгән. Себер татарлары фольклоры, себер татар язучылары турында мәгълүматлар һәм аларның иҗат үрнәкләре бирелгән. Минем бер генә искәрмәм бар: 9 шигъри җыентыклар авторы Галия Абайдуллина иҗаты китапта ачылыш (тулы) тапмаган. Гомумән, китап укытучылар өчен бик актуаль, кирәкле кулланма.

Клим САДЫЙКОВ,
педагогика фәннәре кандидаты, Тубыл...

Подробнее...

Телебез өчен борчылып

Авылларда халык саны кими, шуңа да аларда мәктәпләр ябыла. Балалар зуррак авылдагы мәктәпләргә йөреп укыйлар. Татар авыллары да бетүгә бара. Рус мәктәпләренә күчкән укучылар туган телләрен бөтенләй укый алмыйлар. Мондый хәлләр туган телебезгә зур йогынты ясый. Еракта урнашкан татар авылларында да балалар урамда русча сөйләшәләр. Югары уку йортларында татар бүлекләре дә бетте. Кем гаепле? Көрәшмибез телебез өчен, балаларыбыз үз телләрен оныталар. Татар иҗтимагый оешмалары утырышлары да татарча алып барылмый. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын мактанырлык итеп укыткан укытучылардан үрнәк...

Подробнее...

Хөрмәтле милләттәшләребез!

20 февральдә 14.00 сәгатьтә “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда хөрмәтле ветеран укытучы, Россия һәм Татарстан журналистлар союзы әгъзасы Люция Хәбибуллинаның яңартылып басылган “Туган як әдәбияты” китабының презентациясе булачак. Рәхим итегез!

Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллинаның “Туган як әдәбияты” китабындагы мәгълүматларны татар теле түгәрәкләрендә укытучылар еш файдаланалар. Тубыл шәһәренең татар мәдәният үзәгендә эшләгән чорда шәһәрнең 10 гимназиясеннән, 4, 15, 18,  мәктәп укучылары үзәктә оештырылган түгәрәкләргә татарча сөйләшергә өйрәнү теләге белән килә...

Подробнее...

Шәһәрләр арасында этномәдәни компонентлы иң яхшы мәктәп

4-62015 елның ноябрендә Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә узган “Мәдәниятләр диалогы. Татар телен саклауда һәм үстерүдә проблемалар, перспективалар” дигән фәнни-гамәли конференциядә  этномәдәни компонентлы иң яхшы шәһәр мәктәбе булып Төмәннең Кырынкүл авылындагы 52 нче белем йорты танылды. Озак еллар шушы мәктәптә хезмәт итүче  Халидә Хәлидулла кызы Кирамова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исеменә лаек булды.

Без мәктәп директоры Алевтина Зиннәтулла кызы Манкаева белән очрашып, шушы...

Подробнее...

Туган телебез югалмас, яшәр

52-3Төмәннең 9нчы мәктәбендә Екатерина Владимировна Доброва 1нче сыйныфта татар этномәдәни компонент белән бию дәресен уздырды. Залны дәрескә әзерләгән арада  укытучыдан эше турында сорадык. 

- “Этнос” балалар үзәгендә икенче ел эшлим. 9нчы мәктәптә 4 төркем, моннан тыш үзәктә түләүле төркемнәрне җитәклим. Анда эстрада, халык биюләрен өйрәнәбез. 1-5 сыйныф укучылары дәресләргә бик теләп йөриләр.

Менә 2-5 сыйныф балалары белән Чыршы бәйрәменә әзерләнәбез, 1 сыйныфлар әлегә җайлашалар. Якын көннәрдә узачак Толерантлык бәйрәменә татар, чегән, рус халык биюләрен әзерләдек...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836