#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәтле Люция апа Хәбибуллина!

Китапның икенче үзгәртелгән һәм тулыландырылган басмасы татар мәгарифендә зур вакыйга булып исәпләнә ала. Бу басма, беренчесе белән чагыштырганда, билгеле бер системага кертелгән. Себер татарлары фольклоры, себер татар язучылары турында мәгълүматлар һәм аларның иҗат үрнәкләре бирелгән. Минем бер генә искәрмәм бар: 9 шигъри җыентыклар авторы Галия Абайдуллина иҗаты китапта ачылыш (тулы) тапмаган. Гомумән, китап укытучылар өчен бик актуаль, кирәкле кулланма.

Клим САДЫЙКОВ,
педагогика фәннәре кандидаты, Тубыл...

Подробнее...

Телебез өчен борчылып

Авылларда халык саны кими, шуңа да аларда мәктәпләр ябыла. Балалар зуррак авылдагы мәктәпләргә йөреп укыйлар. Татар авыллары да бетүгә бара. Рус мәктәпләренә күчкән укучылар туган телләрен бөтенләй укый алмыйлар. Мондый хәлләр туган телебезгә зур йогынты ясый. Еракта урнашкан татар авылларында да балалар урамда русча сөйләшәләр. Югары уку йортларында татар бүлекләре дә бетте. Кем гаепле? Көрәшмибез телебез өчен, балаларыбыз үз телләрен оныталар. Татар иҗтимагый оешмалары утырышлары да татарча алып барылмый. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын мактанырлык итеп укыткан укытучылардан үрнәк...

Подробнее...

Хөрмәтле милләттәшләребез!

20 февральдә 14.00 сәгатьтә “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда хөрмәтле ветеран укытучы, Россия һәм Татарстан журналистлар союзы әгъзасы Люция Хәбибуллинаның яңартылып басылган “Туган як әдәбияты” китабының презентациясе булачак. Рәхим итегез!

Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллинаның “Туган як әдәбияты” китабындагы мәгълүматларны татар теле түгәрәкләрендә укытучылар еш файдаланалар. Тубыл шәһәренең татар мәдәният үзәгендә эшләгән чорда шәһәрнең 10 гимназиясеннән, 4, 15, 18,  мәктәп укучылары үзәктә оештырылган түгәрәкләргә татарча сөйләшергә өйрәнү теләге белән килә...

Подробнее...

Шәһәрләр арасында этномәдәни компонентлы иң яхшы мәктәп

4-62015 елның ноябрендә Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә узган “Мәдәниятләр диалогы. Татар телен саклауда һәм үстерүдә проблемалар, перспективалар” дигән фәнни-гамәли конференциядә  этномәдәни компонентлы иң яхшы шәһәр мәктәбе булып Төмәннең Кырынкүл авылындагы 52 нче белем йорты танылды. Озак еллар шушы мәктәптә хезмәт итүче  Халидә Хәлидулла кызы Кирамова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исеменә лаек булды.

Без мәктәп директоры Алевтина Зиннәтулла кызы Манкаева белән очрашып, шушы...

Подробнее...

Туган телебез югалмас, яшәр

52-3Төмәннең 9нчы мәктәбендә Екатерина Владимировна Доброва 1нче сыйныфта татар этномәдәни компонент белән бию дәресен уздырды. Залны дәрескә әзерләгән арада  укытучыдан эше турында сорадык. 

- “Этнос” балалар үзәгендә икенче ел эшлим. 9нчы мәктәптә 4 төркем, моннан тыш үзәктә түләүле төркемнәрне җитәклим. Анда эстрада, халык биюләрен өйрәнәбез. 1-5 сыйныф укучылары дәресләргә бик теләп йөриләр.

Менә 2-5 сыйныф балалары белән Чыршы бәйрәменә әзерләнәбез, 1 сыйныфлар әлегә җайлашалар. Якын көннәрдә узачак Толерантлык бәйрәменә татар, чегән, рус халык биюләрен әзерләдек...

Подробнее...

Заманча эшләү – безнең бурыч

52-5Бүгенге көндә мәгариф, белем бирү системасы – Россиядә гомуммилли приоритет булып тора. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин да, ТР Президенты Рөстәм Миннеханов та үзләренең чыгышларында әйтеп торалар. Җәмгыятьтә яңа карашлы, үзгәчә фикер йөртә алырдай кешеләр тәрбияләү, менталитетны үзгәртү - заман таләбе булып кала.

Хәзерге вакытта мәктәпләргә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй иҗади фикер йөртүче укытучылар аеруча кирәк. Мөгаллимдә омтылыш уяту әһәмиятле. Бу юнәлештә укытучыларның методик берләшмәсе зур этәргеч булып тора. 

11 декабрьдә Червишево урта...

Подробнее...

Очрашулар, кавышулар...

48-4Җир шарында шундый нокталар була: алар гомер-гомергә бик күп халыкларны үзенә тартып тора. Анда булган кешеләр һәр заман җаннары-тәннәре белән шул якларга тартылалар. Биредә туып-үскән кеше башка төбәкләргә китәргә мәҗбүр булганда, аны сагынып-саргаеп яши. Татар халкының алтын баганаларының берсе булып саналган себер татарларыбыз яши торган туфраклар да, Урал-Идел буйлары да шундый төбәкләрдән санала. III-IV гасырларда башланып киткән халыкларның бөек күчеше вакытында Көнбатыш Себер иңкүлегенә килеп урнашкан борынгы бабаларыбыз да табигатьнең бу гүзәл почмагын гомерлеккә үзләренең изге...

Подробнее...

Шәйхи Маннур ТуГызда

(тууына 15 январьда 110 ел тулды)

(Ахыры. Башы 42 санда).

Минем дә шулай мәктәпкә йөргән, анда каләмне карага мана-мана укырга, язарга, исәпләргә өйрәнгән вакытлар балачакның иң якты истәлекләре булып күңелдә сакланалар...

Бик тиз вакыт эчендә авылның җәмәгатьчелеге көче белән авылда зур клуб салына. Ул кимендә 200-300 кеше сыйдыра ала. Клуб сәхнәсендә беренче татар драма әсәрләре куела башлый: Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йол­дызлары”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябануы” һ.б. Болар ба­рысы да Шәйхи Маннурның драмтүгәрәгенең үзешчән арти­стлары көче белән куела. Галиябану ролен...

Подробнее...

Казанда форум үтте

Казан федераль университетында үткән “Телләрне һәм мәдәниятләрне үстерү һәм саклау” IV халыкара форумында төрле илләрдән һәм төбәкләрдән 400 галим катнашты. Бик күп докладлар арасында Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина җитәкчелегендә аспирантурада белем ала торган өлкәбезнең яшь галимнәре фәнни эшләре дә бар иде. Хәнисә Чәүдәт кызы: “Флера Сәйфуллина кафедрасы грант откан иде, алар миңа юл, торак мәсьәләсен бушлай хәл иттеләр. Тубылдан Е.Н.Ермакова, Г.Ч.Фәйзуллина да бар иделәр. Фәнни китапханәдә Диләрә Тумашева фонды бар, мин анда “Сөләйманов укулары” җыентыгын, Люция...

Подробнее...

Себер татар фольклорыннан үрнәк

Яркәү районы Сала авылын­да язып алынган “Апак” җыр җыелмасында тарих та чагыла, мәгънәле мәкальләр тезмәсе дә ишетелә, этнографик күренешләр дә саклана, дастан гыйбарәләре дә киңәш тота. Ихтимал, аны В.В.Радловка берәү җыр кебек импровизацияләп көйләгәндер.

Апак (ап-ак) сүзе Себердә һәм бу якларда да сөеп әйтелә торган апак. Себердә әтисе һәм әнисенең апасын (апаен) “апак инә” дип олылыйлар. Хәзер ул сүз, гомумән, игътибарлы, акыллы апа, әбиләргә карата әйтелә.

Апак

...

Подробнее...

“Ришад Зиганшин – депутат, җитәкче, җәмәгать эшлеклесе”

39-10Бу көннәрдә автор-төзүче, филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге җитәкчесе, профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинаның “Күренекле шәхесләр” сериясеннән “Ришад Сабир улы Зиганшин – депутат, җитәкче, җәмәгать эшлеклесе” дип аталган яңа җыентыгы дөнья күрде. 108 биттән торган җыентык Ришад Сабир улының 75 яшьлек юбилее уңаеннан, Төмән шәһәренең ООО “Печатник” нәшриятында 300 данә белән басылды. Беренче биттә 47 елдан артык Төмән шәһәренең “Махсус автохуҗалык” оешмасын җитәкләгән, өлкә транспортының мактаулы хезмәткәре, “Дуслык” ордены кавалеры, Төмән шәһәре...

Подробнее...

“Шигырьләремнән мине эзләгез”

39-11Төмән өлкәсендә Галия апа Абайдуллина хакында ишетмәгән, аның шигырьләре белән таныш булмаган кеше юктыр. “Яңарыш” газетасы укучылары, мәктәп балалары, әдәбият сөючеләр шагыйрәнең шигырьләрен яратып укыйлар. Бу көннәрдә авторның  “Шигырьләремнән мине эзләгез” дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Тубыл шәһәренең “Полиграфист” типографиясендә нәшер ителгән 300 данә китап белән шәһәрнең күпчелек  шигырь яратучы укучылары танышып та өлгерделәр. Авторның ...

Подробнее...

Тормышка ашкан хыял

39-9“Күптән, хәтта бала чактан, Казанны күрү хыялы белән яши идем. Ниһаять, Казанны күрү бәхетенә ирештем. Пенсия алабыз, акчаның күзе юк, бетә дә китә, бетә дә китә. Бер барып йөреп кайтулар күңелләрне күтәрә. Казанны күрдек, Тукайның мактаулы Кырлаена да барырга насыйп булган икән. Болгар, Биләр, Алабуга, Кол Шәриф мәчетенә дә сокландык. Пенсионер кардәшләр! Үз күңелегезне үзегез күтәреп, дөнья мәшәкатьләреннән арынып йөреп кайтыгыз, бер дә баруыгызга үкенмәссез! - үз фикерләрен музейга кереп шатланып сөйләп чыкты пенсионер...

Подробнее...

Телебез ышанычлы кулларда

Асия Зимагулова белән якыннан танышуым безнең Усак мәктәбендә рус һәм татар телләреннән семинар үткәндә булды. Ул елларда  милли мәктәпләрдә эшләүче тел укытучылары аерым бер методик берләшмә иде. Җитәкчебез һәркайда билгеле шәхес – Зәйтүнә Марганова иде. Семинарлар елына 3 тапкыр үтә. Ашыкмыйча гына фикер алышулар, дәресләр карау, мәктәпнең методик эшләре белән танышу, чәй янында сөйләшүләр... Хәзер инде шул көннәрне сагынып сөйләргә генә кала.

Татар әдәбияты буенча дәрес биргән тәҗрибәле укытучы Жануфа апа Абушеваның дәресенә төпле анализ ясаучы Асияне күреп, татар...

Подробнее...

Сез булганга “Яңарыш” яши, яшәячәк

Сезнең кебек тырышып, милләтебез өчен җиң сызганып эшли торган хезмәткәрләр булганга “Яңарыш” яши һәм яшәячәк дигән зур өмет, ышаныч белән Сезне һәм һәр санын яратып, көтеп алган укучыларны, өлкә татарларын юбилей уңаеннан ихластан котлыйм!

Сез “Яңарыш”ның дәрәҗәсен үстереп, абруен яклап 25 ел “яу кырында” көрәшәсез. Шушы истәлекле көндә, газетаны оештырган, җан өргән, искиткеч милләт җанлы, кайнар йөрәкле, көчен-куәтен, сәламәтлеген жәлләмәгән, укучылар санын арттыру өчен “көрәш” алып барган, авыр заманда “Яңарыш”ны саклап калуда, язмышы өчен кайгыртып чын батырлык күрсәткән, татарлыгы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836