#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якты хәтер яшәр

29-10Мин аның турында күптән язарга тиеш идем инде. Дөнья, картлык мәшәкатьләре белән, ничектер, сузыла килде. Ләкин Заһит Акбүләков турында дәшми калу мөмкин түгелдер.

Без аны югалтуны авыр кичердек. Бу, гомумән, төбәгебездә яшәүче татар халкы өчен зур югалту булды.

 Заһит Акбүләков зур сәләткә ия, потенциаль мөмкинлекләре әле ачыла гына башлаган шагыйрь иде. “Тормыш бизәкләре” шигырьләр җыентыгының сүз башы язмасында: “Яхшы шигырьләрем әле язылмагандыр дигән өметтә яшим. Иншалла, шулай булсын”, - дигән иде ул. Биографиясеннән күренгәнчә, киләчәгенә зур өметләр баглаган Заһит Акбүләков...

Подробнее...

Без бит татарлар

«Без бетә торган кавем түгел, бәлки, дөньяда мәңге горур вә башка милләтләр берлә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтбез».

Р.Фәхретдин.

Әйе, инша Алла без бетә торган милләттән түгелбез! Алдагы көннәрдә дә тагын да үсәрбез, ныгырбыз. Горур, батыр, әдәпле вә тәрбияле татар милләте, татар халкы булып калырбыз. Чал тарихыбызга күз салсак, анда милләтебез өчен якты маяк булып, нур таратып калдырган Бөек Болгар дәүләтеннән башлап, XXI гасырның хәзерге көннәренә кадәр милләте вә халкы өчен үзенең җанын да аямый фида кылган уллары һәм кызлары үсеп чыкканнар. Болар – исемнәре бар...

Подробнее...

Татар телен яхшы белүчеләр

20-8Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә “Татар телен яхшы белүче–2015” бәйгесе үтте. Ярышта 7 укучы катнашты. Аларның белемнәрен бәяләр өчен жюри әгъзалары – филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова, шәһәрнең 39 нчы мәктәбе музее җитәкчесе Роза Галиева һәм татар теле укытучысы Тимербикә Фәхретдинова сайландылар. Килгән кунакларны татар теле укытучылары Наисә Гайнельянова белән Әлфинур Касыймова рус һәм татар телләрендә җылы сәламләгәннән соң, сүз үзәк җитәкчесе Александр Градусовка бирелде. Ул һәркемне бәйрәм белән котлап, балаларга: “Хәзер сез ел әйләнәсендә...

Подробнее...

Гаиләмне яратам

20-9Әнием Флера Рәхимҗан кызы - минем өчен иң кадерле кеше. Аннан да якынрак беркемем дә юк. Ул искиткеч миһербанлы, шәфкатьле. Әниемнең күзләре гел елмаеп тора, үзе сөйкемле, сылу, куллары шифалы. Хайваннарны гына түгел, кешеләрне дә дәвалый. Ә бакчасын күрсәгез иде! Әйтеп бетергесез. Әнием 1963нче елның 3 маенда Казанлы авылында күп балалы, тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә туган. Кечкенә вакытыннан әти-әнисенә мал-туар карашып үскән. Аларга булышыр өчен фермага да йөргән, хайваннарны бик яраткан. Шуның өчен, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тубыл зооветтехникумына укырга керә һәм ветеринар һөнәрен...

Подробнее...

Равил Гыйльфанов ачык хат

R.S. Бу мәкаләмне 25 ел үтсә дә, шул ук проблемалар белән яшәгәнлегебезне күрсәтергә дип яңадан газетага бастыруны сорадым.

Равил абый, без сезнең белән бер юлдан баручы кешеләр. “Яңарыш” та безнең исемнәребезне гел янәшә куя: Төмән шәһәрендә туган тел укытучылары дип. Әллә инде хәбәрдарсызлык, әллә сезнең ялгышканлыгыгыз гына – язмагызда бер төгәлсезлек киткән.

Төмән шәһәренең бер генә мәктәбендә дә татар класслары юк, дип язгансыз. Андый класслар бар: безнең 28 мәктәптә. Инде 2 ел “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына туган телне укыту” дигән программа белән татар теле...

Подробнее...

Очрашуларда – күңел җылысы

Санникова авылында күренекле шагыйрәбез Галия Абайдуллина белән тагын бер очрашу булып үтте. “Моңлы йөрәгем” дип аталган бу чараны авыл китапханәсе хезмәткәре Мәгъсүдә Шәвәли кызы Колмәмәтова оештырды.

Бәйрәмгә шагыйрәбезне хөрмәт иткән һәм аның шигырьләрен яраткан авылдашларыбыз җыелдылар.

Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Галия апаның иҗади биографиясе белән таныштырып китте. Аның беренче шигыре “Юксыну” дип атала. Ул “Зилә” псевдонимы белән “Яңарыш” газетасында 1991 елда басылып чыга. Автор иң якын кешесе – әнисенә багышлап язган бу шигырен укып китте.

Хәзер инде шагыйрәнең...

Подробнее...

Район күләмендәге семинар Күкрәнде мәктәбендә

11-4Тубыл районының этномәдәни компонентлы Күкрәнде мәктәбендә татар теле укытучыларының чираттагы семинары булып үтте. Семинарның темасы хәзерге көн өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе - “Современный урок родного языка и литературы в условиях новой парадигмы образования” иде. Дәресләр һәм класстан тыш чара заман таләпләренә туры китереп бик тә кызыклы итеп оештырылды.

Мәктәп директоры Әлфридә Әнвәр кызы Латыпова килгән кунакларга зур булмаган экскурсия оештырды. Музей, китапханә, мәктәп белән таныштырып үтте.

Татар теле укытучысы Лилия Илдус кызы Латыпова 7 нче...

Подробнее...

Татар теле декадасы

11-5Февраль-март айлары бәйрәмнәргә бай. Календарьның кызыл даталарыннан тыш, мәктәп, район күләмендә балаларда хәрби-патриотик, гражданлык, әхлакый-эстетик тәрбия үстерү максатыннан чыгып, төрле-төрле кызыклы һәм файдалы чаралар уздырыла. Шул исәптән Казанлы урта мәктәбе дә читтә калмый.

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты декадасы булып үтте. Аны оештыруда һәм үткәрүдә башлангыч сыйныф укытучылары Гөлчирә Зарим кызы Уразова (методик берләшмә җитәкчесе), Ниязбикә Сатретдин кызы Корманбакиева, Зөлхәйдә Абитулла кызы Абдрахманова, Нәсимә Шәвәли кызы Денизбаева, Гөлсара Нургали...

Подробнее...

Татарская молодежь Тюмени обсудила проблемы и перспективы развития родного языка и культуры

24 февраля МАУК «Центр татарской культуры» вновь распахнул двери молодежи. На этот раз поводом для встречи стал круглый стол на тему «О перспективах развития татарского языка и культуры в молодежных общественных организациях и объединениях Тюменской области», прошедший в рамках фестиваля «Дни татарской культуры в Тюменской области».

Участниками мероприятия стали не только представители ТРОО «Союз татарской молодежи Тюменской области», но и финалисты конкурса «Себер Йолдызы и Татар Егете-2015», а также участники конкурса прошлых лет.

В ходе собрания юноши и девушки обсудили...

Подробнее...

Юрмы мәктәбендә семинар

8-6Вагай районының этномәдәни компонентлы Юрмы мәктәбендә январь ахырында татар теле укытучыларының чираттагы семинары булып үтте. Семинарның темасы хәзерге көн өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе булган - “Этномәдәни белем бирүдә традицияләр һәм яңалыклар” иде. Дәресләр һәм класстан тыш чара, заман таләпләренә туры китерелеп, бик тә кызыклы һәм файдалы итеп оештырылды.

Район үзәгеннән 100 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан мәктәпнең чыннан да милли мәктәп икәне күзгә ташланып тора. Ике телдә язылган “Хуш киләсез!” сүзләре үзенә тарта, татар телендә яңгыраган радиотапшырулар (әзерләүче...

Подробнее...

Әтнә театры – иң өлкәне

8-7Әтнә театры тарихы Татарстан Республикасында иң өлкән коллективларның берсе булып исәпләнә.

1918 елда үзешчәннәрнең Казан артисты Фәхриевның “Бәхет кошы” исемле ике пәрдәлек коме­диясен сәхнәләштерүдән башланып киткән ул. Бу комедияне халык шулкадәр яратып карый, хәтта, залда яңа кешеләр белән спектакльне бер-бер артлы ике мәртәбә куйсалар да, карамаганнары да кала. Шулай дәртләнеп башланган эш акрынлап киңәя, зуррак сәхнәгә күчә, үсә һәм 1932-1936 елларда колхоз-совхоз театрының күчмә филиалы булып та эшләп ала. 1966 елда төрле җитәкчеләр белән күп төрле әсәрләр сәхнәләштергән Әтнә авыл...

Подробнее...

Туган телне кем яхшы белә?

4-7Бу сорауга җавап өлкәнең этномәдәни мәктәпләре укучылары чираттагы тапкыр татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә күләмендәге олимпиадага җыелгач билгеле булды. Төмәнгә өченче турга Вагай районының Тугыз, Карагай, Казанлы, Түбән Тәүде районының Чугунаево, Киндерле, Тубыл районының Лайтамак, Тубыл шәһәренең 15нче, Төмән районының Шыкча, Индрәй, Акъяр, Талымхан, Ялутор районының Аслана, Яңа Атьял, Исәт, Яркәү районының Кызыльяр мәктәпләреннән 26 укучы килде.

Элекке елларда җиңүчеләр төбәкара олимпиадага Казанга юнәлсәләр, быел бу сынаулар булмавын хәбәр иттеләр оештыру комитетында.

– Быел бер айга...

Подробнее...

Себер шагыйре һөвәйда

Һөвәйданың иҗаты татар укучысына XIX йөздән шактый яхшы таныш була. Аның “Рәхәте-дил” (“Җан рәхәте”) шигъри дастаны чын мәгънәсендә күңелләрне сафландырырлык итеп язылган. Бу әсәренең кулъязма күчермәләре хәзерге көнгә кадәр китапханәләрдә, архивларда һәм шәхси кулларда сакланган. Аерым китап буларак ул 1917 нче елга кадәр шактый еш һәм зур тиражлар белән Казан басмаханәләрендә дөнья күргән.

Һөвәйда исеме шагыйрьнең тәхәллүс-псевдонимы. Ул үзен мулла Хуҗа-Нәзәр Ибне Гаиб-Нәзәр Җәмйани дип ачык белдерә:

Кәминә* аты – Хуҗа-Нәзәрдер,

Атасының аты –...

Подробнее...

Укытуда яңа алымнар куллану

50-3Шул темага Индрәй урта мәктәбендә Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары үтте. Мәктәптә 242 укучыга 16 педагог белем бирә. Татар телен укымаучы 84 баланың 39ы - башка милләттән, 45е - башка мәктәпләрдә укып килүчеләр.

Мөгаллимнәргә мәктәпнең туган тел укытучысы Рузилә Исмәгыйлова 5 класста (рәсемдә) татар теленнән “Җөмлә төрләрен кабатлау”, Галия Кәримова 3 класста “Туган илем – туган телем” темаларына ачык һәм класстан тыш дәресләр күрсәттеләр. Беренче дәрестә федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча тиешле барлык укыту ысуллары да оста...

Подробнее...

Төмәндә Себертатар теле көне

50-5Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә Себертатар теле көне уздырылды. Үзәкнең Камин залында Төмән өлкә адвокатлар коллегиясе хезмәткәре Фәүзия Марганованың “Себер татар кызлары” фоторәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Стенага эленгән рәсемнәрдәге чибәр кызларга карап сокландык, хозурландык. Икенче катта халыкка Максим Сәгыйдуллинның милли эшләр буенча өлкә комитеты һәм Төмән шәһәре «Себер татарлары» татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән бастырылган «Хәзерге себертатар теленең грамматикасы»; Николай Шәмсетдинов тәрҗемәсендә ”Төмән татарлары поэзиясе” китапларын, Төмән шәһәре татар мәдәни...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836