Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Галия Абайдуллина – себер татар шагыйрәсе һәм язучы, татар, себер татар һәм рус телләрендә 27 китап авторы. Саускан авылында туган, хәзер РФнең мәгариф хезмәткәре, педагогия хезмәте ветераны, бәхетле әби.
Галия Төхвәтулла кызы туган теле үсеше өчен көн саен диярлек яза. Һәм аның актив хезмәте нәтиҗәсендә 2021 елның беренче яртысында гына да өч китап чыкты: “Без - сугыш балалары. Пес - сугыш паллары”, “Тел сагында торамын” шигырьләр һәм «Мин телемне яратам» балалар өчен шигырьләр җыентыклары.
“Без - сугыш балалары. Пес - сугыш паллары” автобиографик повесте сугыш елларында һәм...
15 нче сентябрь - балалар язучысы Абдулла Алишның туган көненә, аның якты истәлегенә багышланган бәйгедә Тубыл шәһәренең 15 нче этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары, укытучылары Банисә Ниязова җитәкчелегендә катнашып, серификатлар алдылар. Банисә Сөнгатулла кызы: ”Абдулла Алишның әкиятләре балаларга аңлаешлы тел белән язылган. Автор әкиятләре аркылы балаларны табигать, тормыш шартлары белән таныштыра, балаларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә, ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, намуслы, батыр, тыйнак булырга өйрәтә.
Балалар “Чукмар белән Тукмар”ны, “Сер тотмас...
Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Якуб Зәнкиевкә багышланган викторинага нәтиҗә ясалды. Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе оештырган викторинада өлкәбезнең төрле районнарыннан актив катнаштылар.
Татар әдәбиятын сөюче укучылар арасында язучы Я.Зәнкиевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча узган викторинада тулы җаваплар биреп җиңү яулаучылар арасында төрле яшьтәге катнашучылар булды.
Викторинаның нәтиҗәсе буенча биш финалга чыгучы ачыкланды. Җиңүчеләрне себер-татар мәдәният үзәгендә беренче май бәйрәменә багышланган концерт барышында бүләкләделәр. Жюри рәисе - педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков: ”Өлкә...
27 апрель көнне “Юность” мәдәният һәм ял үзәгенең матур залында бөек татар шагыйре ГабдуллаТукай иҗатына багышланган шигырь конкурсының финалы булды.
Бу чарада укучыларга Ямбай мәдәният йортына йөрүчеләрнең декоратив-гамәли иҗат һәм сынлы сәнгать юнәлешендә эшләнгән Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча пластилин мультфильмын беренче тапкыр тәкъдим иттеләр.
«Дуслык» вокаль ансамбле (җитәкчесе Илнара Рамазанова) башкаруында бөек шагыйребез шигырьләренә язылган җырлар тыңладылар. «Вак бәлеш» фольклор (җитәкчесе Ислам Сафин), «Синтез» (җитәкчесе Нурания Босова), «Искорки» бию ансамбльләре...
Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны безнең мәктәптә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр, ачык дәресләр уздырыла. Төрле акцияләр, интеллектуаль уеннар, викториналар, конкурслар оештырыла һ.б. Укучылар проект эшләрен яклыйлар һәм шигырьләрен яратып сөйлиләр.
2021 елның апрель аен да Тукай иҗатына багышладык. Оештырылган чараларда 1-11 сыйныф укучылары бик актив катнаштылар. Үзләренең белемнәрен, көчләрен һәм сәләтләрен төрле яктан сынап, дипломнар...
Себер татарларының әдәбияты 20 нче гасыр уртасында үсә башлады. Укытучылар арасыннан себер татар прозасына нигез салучы - күренекле язучыбыз Якуб Зәнкиев, поэзия атасы - Булат Сөләйманов, “тел сакчысы” - Галия Абайдуллина чыктылар.
Галия апа Абайдуллина Тубыл районы, Лаемтамак мәктәбендә 35 ел эшләп югары дәрәжәләргә иреште – хезмәт ветераны, РФнең гомуми мәгарифинең мактаулы хезмәткәре исемнәренә лаек булды. Лаеклы ялга чыккач, Галия апаның икенче хезмәт юлы башланды, ул 30 ел гомерен иҗат эшенә багышлады.
2003 ел ахырында Галия апаның “Гафу итәрсезме, чәчәкләр?” дип исемләнгән...
Апрель башында Казан шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау туры уздырылды. Анда Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова катнашты. Ул икенче урынны яулады. Конкурс чыгышлары графигы нык киеренке булды. Якташыбыз сынауларны намус белән үтеп чыкты, педагогик осталыгы югары дәрәҗәдә бәяләнде.
Чын күңелдән Банисә Ниязованы шушы казанышы белән котлыйбыз.
Без Банисә Сөнгатулла кызы белән очрашып, бәйге турында сораштык.
- Конкурс Казанның 2 нче гимназиясендә уздырылды. Монда бөтен фәннәр...
Күптән түгел Казан шәһәрендә Бөтенроссия “Туган тел” бәйгесенең финал этабы узды. Бу бәйгедә Татарстан Республикасыннан һәм илебезнең башка төбәкләреннән килгән 50ләп туган тел укытучысы ярышты. Регионнардан 10 татар теле һәм укытучысы финалга чыкты. Шулар арасында Төмән өлкәсе вәкиле булып, Түбән Тәүде урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы Киндерле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәвес Алеева да катнашты.
- Һәр бәйге ул – үзенә күрә, сынау. Үз-үзеңне, һөнәри мөмкинлекләреңне сынап карау. Мондый бәйгеләр бер-берең белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм үз...
“Аромаш районының ел укытучысы” бәйгесендә Көсәйкүл төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Тимеркәева “Ел укытучысы” номинациясендә җиңеп чыкты. Узган һөнәри осталык бәйгесенең шартлары, сынаулары турында: ”Быел бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 12 укытучы катнашты. Без дистанцион форматта эссе яздык, “Ачык дәрес” бирдек, методик семинар үткәрдек, актив катнаштык. Мәктәптә укучыларга белем бирүдә интернет-ресурсларны куллану үзенчәлекләрен күрсәттек.
Татар теле дәресләрендә компьютерда эшләү укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. Безнең мәктәп укучылары да...
Төмән районы, Индрәй авыл китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чара башында балалар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар. Китапханәче үзенең кайчан һәм кайда тууы, әти-әнисенең кем булуы, балалык чоры, нинди белем алуы һәм кайда эшләве турында сөйләде.
Шулай ук балалар Габдулла Тукайның «Шүрәле» һәм «Су анасы» әсәрләре белән таныштылар, әлеге әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Китапханәдә «Безнең күңелләрдә син, Тукай» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Сабыйлар хәтерендә бөек шагыйребез...
21 нче февральдә Халыкара туган тел көнен мәктәптә билгеләп үтү матур традицияләрнең берсенә әверелде. Шул уңайдан, 9 нчы февральдән 19 нчы февральгә кадәр, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Вагай районының Тугыз урта мәктәбендә туган телгә багышланган декада үткәрдек.
Әзерлек алдан ук башланды. Башлангыч сыйныфларда балалар Габдулла Тукай әсәрләренә багышланган рәсемнәр ясадылар, җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр. Башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан...
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үткән Халыкара туган тел көненә багышланган “И туган тел, и матур тел” дигән шигърият бәйгесендә йөздән артык катнашучы туган телләрендә танылган шагыйрь-шагыйрәләребезнең шигырьләрен сөйләделәр. Бирегә мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан шигырь яратучылар җыелган иде. Рус, татар, себер татар, үзбәк, әзәрбайҗан телләрендә төрле темаларга шигырь сөйләүчеләр арасыннан оста, сәнгатьле укучыларны билгеләде жюри әгъзалары.
4-7 яшькәчә катнашучылардан беренче урынны Сафинә Маметова (7 нче балалар бакчасы), икенче урынны Азалия Моратова (40 нчы балалар бакчасы)...
“Иң бөек тел - туган тел, анам сөйләп торган тел”, - ди халык. Туган телне белү мөһим һәм зарури. Чөнки туган телдә синең әби-бабаларың, әти-әниләрең, халкың сөйләшкән һәм сөйләшә.
Ниндидер сәбәпләр белән туган илләреннән, җирләреннән аерылырга туры килгән, чит җирләргә китеп, кайтмыйча калган кешеләр моны бик яхшы аңлый. Алар үз илләрен, телләрен, халкын сагынып моңлы, тылсымлы татар җырларын җырлыйлар. Бу вакытта күзләреннән яшь тама.
Мәктәптә халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү - үз халкыңның горур вәкиле булып үсүгә этәргеч. Туган телгә, үзебезнең җирле телебезгә мәхәббәт төрле әдәби...
Вагай районының Юрмы урта мәктәбендә башлангыч классларда белем бирүче Алсу Әхмәтчанова 11 ел сабыйларны уку-язу серләренә төшендерә. Соңгы уку елында аның укучылары 100% өлгереш бирәләр. Бөтенроссия, халыкара, район күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар алалар. Алсу Биктимер кызы укучылар белән “И җырлы-моңлы туган тел”, “Әлифба мавыктыргыч грамматикасы”, “Туган тел серләре” класстан тыш сәгатьләрендә шөгыльләнә. Алган белемнәре белән төрле тикшеренү эшләрендә, бәйгеләрдә (бииләр, милли аш-су әзерлиләр, әкият сәхнәләштерәләр) катнашалар.
Алсу Әхмәтчанова үзе дә район күләмендә узган чарада ачык...
Үткән елның ноябрь аенда өлкәдәге иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә катнашучылар һәркайсы бер номинациядә җиңү яулады. Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбенең 24 ел хезмәт стажы булган туган тел һәм рус теле укытучысы Фирдәүс Алеева күрсәткән мастер-класс иң яхшысы дип табылды.
Соңгы 3 уку елындагы нәтиҗәләр буенча Фирдәүс Минаҗетдин кызы белем биргән укучыларның үткән уку елында 76 проценты яхшы билгеләргә белем ала. Ул укыткан Ләйсән Умбитова һәм Хожархан Гөлмәтвә өлкә...