Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дин начарлыкка өйрәтми

10-511 нче февральдә Тубыл шәһәренең В.Солдатов исемендәге медицина колледжында студентлар иерей Александр һәм Төмән өлкәсенең имам–хатыйбы Ибраһим Сухов белән очраштылар. Дини конфессияләр вәкилләре студентлар белән әңгәмәдә ислам һәм православие кануннары, гаиләдә бер-береңә хөрмәт күрсәтү һәм башка төрле тормыш кагыйдәләре турында сөйләделәр. Студентлар аларга төрле сораулар бирделәр.

12 нче февральдә Тубыл шәһәренең күппрофильле техникумында “Дин начарлыкка өйрәтми” темасы буенча оештырылган чарада Тубыл шәһәренең тарихи мәчетенең имам–хатыйбы Фәннүр Казыймов ислам диненең нигезләре, гасырлар буена сакланып...

Подробнее...

Эскедәге Мусиннар хөрмәткә лаек

10-6Редакциябезгә Түбән Тәүде районының Эске авылыннан Тәнзилә Яруллина килде. Авыл мөселман оешмасы җитәкчесе булган Сөембикә Мусина һәм аның тормыш иптәше Касыйм турында җылы сүзләр әйтте ул.

- Алар шикелле чын күңелдән, бирелеп мәчет эшен алып баручылар өлкәбездә күп түгел. Җәен чәчәкләргә күмелеп утырган иман йортыбыз тирәсеннән кышын да карын көрәп, чистартып кына торалар. Мичен ягып тору да күп вакыт һәм хезмәт сорый: утынын вакытында кисеп, ярып өяргә кирәк. Монда Нургали Мусин булыша. Балалары да тигез, матур тормыш итәләр. Алар да дин юлында.

Бәйрәмнәр уздырганда авыл халкы...

Подробнее...

“Аятел Көрси” укуның дәрәҗәләре

Аллаһы Тәгаләнең изге китабы Коръәни Кәримнең һәрбер сүзе фазыйләтле. Коръән 114 сүрәдән тора һәм шуларның икенчесе “Бакара” сүрәсе Коръәни Кәримнең иң озын сүрәләреннән санала. “Бакара” сүрәсендә бер аять бар – ул “Аятел Көрси”. Әлеге аятьне Коръәннең иң олы аяте дип юкка гына әйтмәгәннәр, чөнки ул кешене бик саклый торган һәм аның рухын күтәрүче көчле чара.

Аятел Көрсине ятлап, мәгъ­нәсен аңлап, гел кабатлап йөргән кеше Аллаһы Тәгалә каршында бик хөрмәтле дәрә­җәдәдер.

«Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллааһу ләә иләәһә иллә һүвәл-хаййул каййуум лә тәэхузүһү синәтүв...

Подробнее...

Цивилизацияләрнең өскә менүе һәм төшүе

(1 өлеш).

Аллаһы Тәгалә җирне булдырганнан соң, анда кешеләрне урнаштырды. Кемгәдер яшәү урынын Америкада билгеләде, кемгәдер Кытайда, кемгәдер гарәпләр утравында. Безгә сезнең белән, мөхтәрәм җәмәгать, Аллаһы Тәгалә монда, киң, бай, бәрәкәтле Россия җирлегендә яшәргә насыйп итте. Һәр акыллы кеше үзенә, күршеләренә, якын туганнарына, үзенең иленә һәм җир йөзендәге барча кешеләргә тынычлык, гөрләп алга баруны һәм иркенчелекне тели. Шуның өчен кешелек алдагы хаталарны, начарлыкка алып бара торган сәбәпләрне кабатламаска тиеш.

11-13 гасырларда ислам илләре алдынгы тормышта яшәгәннәр...

Подробнее...

Авылдашлар белән күрешү үзе бер шатлык

Һәр елның январь аенда, кышкы юл булдырылгач, туганнар белән җыелышып туган ягыбыз Яркәү районы, Сәет авылына кайтып хәтем ашлары үткәреп торабыз. Алдагы елларда туганнарыбыз Хәлим абый Мусагитов, Луиза апа белән Абдулла җизни Хәкимовларда үткәрсәк, быел Нәфисә апа Төзмөхәммәтова рөхсәте белән яңа салынып бетмәгән мәчет эчендә уздырдык. Авылыбызда мәчет салуга зур өлеш керткән Нәфисә апага, иптәше Нәҗип абыйга, барлык авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мулла вазифасын үтәүче Мәлик абый Биктаһировка бик зур рәхмәт, һәрвакыт ярдәм кулын сузып, яшь буынга үрнәк булып, догалар укып...

Подробнее...

Изге гамәлләр дәвам итсен

6-3Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәчетенең манарасы зират күперен чыгып, сулга борылгач ерактан ук күренә. Без шушы иман йортында имам Сәлимҗан хәзрәт Самадов белән очраштык, аннан дин өлкәсендә яңалыклар турында сорадык.

- 2019 елның май аенда авылда иң өлкән кешеләрнең берсе, мәчетне салдырган, 1997 елдан рәис вазифасын үтәгән, ихтирамга лаеклы аксакал - Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин эшен яшьләргә тапшырды. Аңа җәен 90 яшь тулды. Озак еллар Дәүләтгәрәй абый белән дин хезмәтен бергә үтәдек, аңа зур рәхмәт. Бүгенге көндә мәчет советы рәисе хезмәтен эшмәкәр Ринат Насыйров башкара.

Теләүчеләргә 5 намаз...

Подробнее...

Дин үсешендә зур этәргеч булды

1-2Төмән шәһәренең Сакко урамы, 5 нче йортта урнашкан Төмән өлкәсе мөселман дини идарәсе бинасында 1990 елларда оештырылган «Белем» мәдрәсәсенең 25 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде.

1990 нчы елларда Төмән шәһәрендә мәдрәсә кебек уку йортлары әле юк иде. 1993 елның сентябрь аенда, халкыбызның изге теләкләрен искә алып, аларны уңышка ашыру уе белән шәһәр буйлап урын эзләп киттем. Күп кенә вакыт йөреп, исемә 7 нче (геологлар) училище директоры, якын дустым Раил Сирай улы Низамов килеп төште. Мин тиз генә ошбу уку йортына йөгердем.

Үзем белән бергә Яркәү районы, Түре авылыннан Габдрәшит хәзрәт...

Подробнее...

“Һәркемгә дә насыйп булсын!”

1-1Төмән шәһәренең Сакко урамында урнашкан өлкә дини идарәсе офисында 2019 елда изге сәфәргә - Хаҗга барып кайтучылар җыелдылар.

Алар мул итеп өстәл әзерләгәннәр. Очрашуга үзләренең остазларын, идарә хезмәткәрләрен, дин кардәшләрен чакырганнар.

Чараны ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев башлап җибәрде. Иң беренче мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиковның “Изге юлда, изге сәфәр” нәшиденә Хаҗ сәфәре турындагы видеокүренешләр белән әзерләнгән клибын күрсәтте. “Мин аны хаҗиларның гимны итеп кабул итәм”, - диде ул.

Аннары 15 хаҗи-хаҗия исеменнән юлламаның 50 процентын түләгән өлкә хакимиятенә, мөфти...

Подробнее...

“Гыйлем хуҗасын саклый...”

49-7Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең өлкәбездәге төбәк мөселман дини идарәсенең Мельникайте урамындагы офисын шәһәребездәге төрле яшьтәге кешеләр үз итеп өлгергән. Монда мөселман якшәмбе мәктәбе эшли башлаган. Казан ислам университетын тәмамлаган югары белемле белгечләр: Таһир Әбделхак улы һәм Фәридә Мөхтәсим кызы Мәзитовлар ислам нигезләрен өйрәтәләр. Атнаның һәр көнендә билгеле сәгатьләрдә балалар, өлкәнрәкләр Мельникайте урамындагы 86/2 нче йортның подвалында урнашкан уңайлы бүлмәләрдә белем алалар.

– Иптәшем белән гарәп хәрефләрен, ислам нигезләрен өйдә өйрәнә башладык. Аннары...

Подробнее...

Юл һәлакәте корбаннарын искә алдык

49-8Тубыл шәһәренең “Себер энҗесе” сәүдә үзәгендә юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак булганнарны искә алу чарасы узды. Биредә студентлар, укучылар, волонтерлар һәм шәһәр халкы белән Тубылның юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре, хакимият һәм дини конфессия вәкилләре, иҗтимагый оешмалардан килгән кунаклар очраштылар. Узып барган елны безнең шәһәр һәм район юлларында юл һәлакәте нәтиҗәсендә вафат булганнарның саны меңне узганын, юлда җәрәхәтләнгәннәрнең дә саны күп булганы турында сөйләделәр. Һәркемне тирән уйга калдырган кайгылы хатирәләр безне берләштерде. Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны...

Подробнее...

Тубылдагы “Ак калфак”ның игелекле эшләре

49-5Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә изге Мәүлид аена багышланган бәйрәм чарасын шәһәрнең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айсылу Әбделмән кызы Юнысова оештырды.

Дини бәйрәмне шәһәрнең Җәмигъ мәчетеннән килгән Тимур хәзрәт Ниязов Коръәннән аятьләр белән башлаганнан соң, Мәүлид ае һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт сәлаллаһу гәләйһиссәләм турында эчтәлекле вәгазьдә Мәүлид аеның мәгънәсе, пәйгамбәребезнең тарихы, аның балачагы турында сөйләде. Бу көннәрне күбрәк салават әйтергә, изгелек кылырга, хәер-садакалар бирергә кирәклеге турында әйтте.

Мондый изге көннәрне себердә дә...

Подробнее...

Галимә уңышлары

44-3Төмән дәүләт университетының Тубыл филиалының филология фәннәре докторы Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина быел Россия Федерациясе Президенты грантына лаек булды. “19-20 нче гасыр башында Тубыл губернасында мәчет китапларының язма корпусы” темасына язылган фәнни хезмәте буенча 2019-2020 нче елларны грант буенча бирелгән матди ярдәм белән фәнни эзләнүләр, архивларда эшләү, семинарлар үткәрү, нәтиҗә ясаулар турында аның белән әңгәмә кордык.

- Сез мондый дәүләт ярдәмен элек тә алган идегез, ә быелгысын ничек кабул иттегез?

- Әлбәттә, шатландык. РФ Президентының беренче...

Подробнее...

Яңа уку аудиторияләре ачылды

44-4Яңа уку аудиторияләре Ямбай мөселман дини оешмасының якшәмбе мәктәбендә барлыкка килде. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Ямбай мәчетенә йөрүчеләрне чын күңелдән котлады.

Унтугызынчы гасыр башында җирле сәүдәгәр-меценат Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сәйдуков акчасына төзелгән борынгы тарихи-архитектура һәйкәленең бер бинасында җирле мөселман дини оешмасы өлкә мөселманнары диния нәзарәте һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты телђктђшлегендђ ремонт үткәрә. Уку аудиторияләрендә кирәкле җиһазлар бар, сыйфатлы һәм уңайлы белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Искәртеп узабыз...

Подробнее...

8-9 ноябрь – Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.с.) туган көн – Мәүлид бәйрәме

Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү дөресме?

Изге­ Рабигүл әүвәл (мәүлид ­) ае башланды. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм туган. Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтә. Шул ук вакытта, арабызда Мәүлид көнен аерып билгеләп үтәргә ярамый, бу дингә яңалык кертү, дип исәпләүчеләр дә бар.

“Мәүлид”нең асылы һәм бераз тарих

«Мәүлид» сүзе туу дип тәрҗемә ителә. Мәүлид көн­е – рабигүл әүвәл аен­ың...

Подробнее...

Әрвахлар - мәрхүм булган якын кешеләрегезгә - укып багышлагыз!

«Фатиха» сүрәсен укырга:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин».

«Ихләс» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

«Куль һүүәллааһү әхәде. Әллааһү-ссамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүүлләһүү күфүән әхәде.»

«Фәләкъ» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. «Куль әгүүзү бираббил-фәләкы. Миң...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836