#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нәрсә ул әманәт?

Аллаһы Тәгалә әманәтнең зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп, Коръәндә шулай дип әйтә: «Дөреслектә, Аллаһ сезгә әманәтләрне иясенә кайтарырга куша» (Нисә сүрәсе, 58нче аять).

Әманәт – хыянәтнең капма-каршысы. Ул үз эченә сакларга бирелгән әйберләрне һәм тапшырылган вазифаларны ала. Бу төшенчәгә бик күп нәрсә керә. Шуңа күрә ул Коръәндә күплек санда килгән.

Бүгенге көндә җәмгыятьтәге бөтен проблемаларның башы әманәт юкка чыгуга, үтәлмәүгә бәйле. Кешеләр ни өчен үзләренә тапшырылган әманәтне үтәмиләр? Моның төп сәбәбе йөрәктә иман булмауга бәйле. Әгәр кешедә Аллаһка һәм Кыямәт көненә...

Подробнее...

Нәзарәт ярдәм күрсәтте

5-3Төмән өлкәсенең мөселман дини оешмалары махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәттеләр.

Узган елның 13-15 декабрендә узган имамнарның квалификациясен күтәрү курсларында Төмән өлкәсенең төрле районнарыннан рухи остазлар һәм дини оешмалар рәисләре катнашучыларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү инициативасы белән чыктылар. Инициативаны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге хуплады.

Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның хәер-фатихасы белән һәр мөселман мәхәлләсе акча җыюны оештырды. Диния нәзарәтенең Ислам агарту үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов җыелган акчаларга азык-төлек...

Подробнее...

Балачак хатирәләре

5-4Балачактан ук һәр кечкенә кызның күз алдында идеаль ир-ат образы формалаша, соңыннан тормышында аны эзли. Минем образларымның берсе - бабаем образы.

Матур ир-ат профиле, көчле ихтыярлылыгын чагылдырган ияк, дөрес йөз үзенчәлекләре, сумала шикелле кара чәч һәм күк төсле зәңгәр, тирән, ачык күзләр. Озын, ике метр биеклектә, төз гәүдәле, акыллы, аз сөйләшүчән.

Зур, көчле, җылы һәм йомшак куллар. Ул безне кочаклаганда, бик сирәк эләгә иде, без аның кочагына кереп китә идек. Эшче куллар, ләкин пианистныкы кебек озын бармаклар. Аның кулында бөтен дөньяның көче яшерелгән сыман...

Подробнее...

Лесобаза мәчетенә гөмбәз куелды

49-3“Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, фарыз намазларын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөселманнарның һидаятька ирешүчеләрдән һәм жәннәткә керүчеләрдән булулары бик ихтимал”. Коръән тәфсире (9:18).

10 ноябрь көнне Төмән шәһәренең Лесобаза районында төзелеп торган мәчеттә - Аллаһ йортында истәлекле вакыйга булып узды, ягъни, гыйбадәтханәнең өстенә гөмбәз (купол) куелды. Бу әле каркас кына. Озакламый урнаштырылган, үз урынына утырган гөмбәз черепица яки башка затлы калай белән коршалып...

Подробнее...

Изге гамәлләрне башкаручы

49-2Төмән районының Индрәй авылы мәчетендә матур чаралар еш үткәрелә. Үткән җомгада мәчетнең мөселман дини оешмасы әгъзалары авылның ихтирамга лаек кешесе Кормангали Шәмсетдиновны 75 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.

Җомга намазына җыелган ирләр өлкә диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков вәгазен игътибар белән тыңладылар.

Ул җомга намазының әһәмияте, мәгънәсе, тыелган гамәлләр турында сөйләде. Олы хөрмәт белән Кормангали Абделазис улын юбилейлы туган көне белән котлап, Россия мөселман дини идарәсе һәм мөфтиләр берләшмәсе председателе мөфти шәех Равил Гайнетдиннең тәбрик сүзләрен җиткереп, аның указы нигезендә бабайны...

Подробнее...

Сокланырлык авыл, ләкин телебез югала

45-3Һичшиксез, Аллаһ һәм аның фәрештәләре Нәбигә (Мөхәммәд с.г.в.) салават әйтәләр. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә аңа рәхмәтләр һәм бәрәкәтләр яудыра, фәрештәләр исә аңа югары теләге белән дога кылып, шәрәф казана һәм аның зикере белән бәрәкәтләнәләр. И, иман китерүчеләр! Сез аңа салават әйтегез һәм «И, Нәби, сиңа сәлам булсын», - дип сәламләү белән сәлам бирегез.

Коръән тәфсире, (33:56).

Әүвәл әүвәлдән безнең себер якларында Рабигул Әүвәл - сөекле пәйгәмбәребезнең туган ае, көннәре вакыт әби-бабайлар, әти-әниләр җыелышып дини чаралар...

Подробнее...

“Динебезнең асылын яшьләргә тапшырыйк”

45-2Хәтирә Хикмәтулла кызы 1976 елда Яркәү районының Түре авылы балалар бакчасына тәрбияче итеп җибәрелә һәм бер елдан соң авыл егете Кучаров Әбделмәҗит Әбделкәрим улына кияүгә чыга. Балалар бакчасында 23 ел хезмәт итә.

- 1995 елны безнең авылда тантаналы рәвештә мәчет ачылу бәйрәме үткәрелде. Мәчет төзетүченең (төп спонсор) исеме Мәрьям, ул үзе гарәп илләрендә яши. Безнең мәчетнең дә исеме «Мәрьям» дип атала, - дип сөйли Хәтирә апа.

Төзү эшләре барганда Хәтирә ханым читтә булмаган, садака акчалары җыйганда, төрлечә ярдәм итүчеләр арасында актив катнашкан. Мәчет тирәсендә агачлар утырткан вакытта да үз...

Подробнее...

Татар Вагай авылы мәчетендә

Аллаһның сиңа (Мөхәммәд пәйгамбәргә) фазылы һәм рәхмәте булмаса иде, алардан бер жәмагәть сине (гадел хөкемнән) ялгышлыкка төшерергә карар биргән иде. Хәлбуки, (бу эшнең авыр нәтиҗәсе үзләренә төшәчәге өчен) алар үзләреннән кала беркемне дә юлдан яздырмаслар һәм (моннан соң да) сиңа берни белән дә зарар китерә алмаслар. Чөнки Аллаһ сиңа Китап вә хикмәт иңдерде, сиңа (төрле вәхи белән бүгенгә кадәр) син белмәгән (яшерен) нәрсәләрен өйрәтте. Аллаһның сиңа булган фазылы зур! 

Коръән тәфсире, (4:113)

Рабигул Әүвәл...

Подробнее...

Авырлыкларны бергәләшеп үтик

Аллаһы Тәгалә без елга бер генә үтәргә тиешле һәм без генә үтә алган киртәләрне, авырлыкларны куя...

Безнең мәчетебездә халыкны җыеп, әкренләп эшләр башкарыла. Күптән түгел бергәләшеп аш үткәрдек. Вагай районының Татар Вагай мөселман җирле оешмасы махсус хәрби операциядә катнашучыларның җиңеп, исән-сау гаиләләренә кайтуларын теләп, дога укып Коръән ашы үткәрде. Мәчетебезгә күрше авыллардан, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән дә мөселман кардәшләребез килделәр. Оешма җитәкчесе Чәхвәр Кормандаев оештырган чарада халык, балалар күп булды. Чыгыш ясаучылар, бу авыр вакытларны да бердәм булып, бергә...

Подробнее...

Төмәндә хәләл туклану урыннары арта

Төмәндә тагын бер ресторан хәләл сертификаты алды. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков катнашында «Айва» ресторанына Ислам туклану нормаларына туры килү сертификаты тапшырылды.

Сертификатларны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты бирә. Хәләл аш-су белән өлкә башкаласында берничә җирдә тукланырга мөмкин. «Хәләл» стандарты комитетындагы исемлектә хәзер «Гурман» кафесы, KFC фастфуд рестораны (ЦУМ), «Абшерон» кафесы һәм «Айва» рестораны бар.

Моннан тыш, шәһәрдә күп кенә җәмәгать туклануы урыннарында исламда тыелган аш-су...

Подробнее...

Изге җирдә затлы мәчет манарасы балкыр

42-4«Кем бу дөньяда мәчет төзи, икенче дөньяда үзенә оҗмахта сарай салыр», - дип Корьәндә язылган. Сазлык арасында урнашкан бик матур табигатьле Яркәү районының бик борынгы Кәеш авылында быел көзен зур изге эшләр башланды - астаналы изге җирдә мәчет төзергә керештеләр. XIV гасырда – 1394 елларда монда да изге сугыш булган. Ислам динен таратыр өчен Урта Азиядән Кәешкә килгән бик күп сартлар башларын салганнар. Бу авылда соңгы мәчетне 1878 елда Тубыл районы, Юршак авылы балта осталары төзегән. Тарих җилләре агачтан ясалган мәчеткә дә кагылган.

Бар җаны, бөтен йөрәге белән туган авылы Кәештә мәчет...

Подробнее...

Хәрби операциядә катнашучыларга теләкләр

42-321 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Россиянең суверенитетын яклау, россиялеләрнең һәм Донецк, Луганск халык республикаларында, Херсон, Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү, неонацистлардан азат итү кирәклеген һәммәбез яхшы аңлый.

Тубыл шәһәреннән бүгенге көндә запастагы, армиядә хезмәт иткән, хәрби тәҗрибәләре булган ир-егетләрне хәрби операциягә озаттылар. Кадерле улларын, ирләрен озатучылар изге теләкләр әйтеп калдылар. Туган ил алдындагы изге бурычларын үтәп армиядән кайткан солдатлар бу юлы да сынатмаслар.

Ир-егетләрнең туган...

Подробнее...

Пәйгамбәргә олы хөрмәт белән

42-5Төмән районының Индрәй мәчетендә Мәүлет бәйрәмен үткәрделәр. Авыл мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов җитәкчелегендә оештырылган чарага мөселман кардәшләребез килделәр.

Мәдәният йорты хезмәткәре Хөршидә Корманова Мәүлет бәйрәменең килеп чыгышы тарихын аңлатып китте. Хәмзә хәзрәт бу көннең олылыгын сөйләп күрсәтте. Мәчеткә дини укуларга йөрүче индрәйлеләр Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмгә багышланган салаватлар, тәкъбир әйттеләр.

«Мәүлет кичәсе – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең туган көне. Мәүлет көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көненә туры килә...

Подробнее...

Мобилизацияләнгән солдатларның әниләре, хәләл җефетләре өчен догалар

Исән-имин әйләнеп кайтсыннар өчен укыйк!

Уллар өчен дога:

Аллаһүммә инни әстауди’үкә ибни фәхфәз динәһү вә нәфсаһү вә күн ’әүнән ләһү вә руддуһү салимән мин күлли мәкруһин вә ганимән би күлли хәйр.

(Йа Аллаһ, Сиңа үземнең улымны ышанып тапшырам! Аның динен һәм тормышын сакла, аңа ярдәмче бул, аны һәртөрле золымнан исән-сау һәм хәерлесе белән баетып кайтар!)

Ирең өчен дога:

Аллаһүммә инни әхраҗту зауҗи мин хәүли вә куввәти илә хәүликә вә кувватикә фахфазһү аллаһүммә бихифзикә вә әб’ид ’әнһү күллә мә ядурруһү вә юъзиһи...

Подробнее...

Зиннәт хәзрәт Садыйковка “мөфти” исеме бирелде

37-4Төмән өлкәсе мөселман-нары Диния нәзарәте рәисе Россия мөфтие шәех Равил Гайнетдин белән очрашты. Очрашу барышында Россия мөселманнары башлыгы Зиннәт Садыйковка «мөфти» дәрәҗәсе бирү турындагы Указ текстын игълан итте һәм аңа алтын каймалы чалма һәм кара мантия кидерде.

Очрашуда шулай ук РФ Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, РФ Диния нәзарәте рәисенең эчке эшләр буенча урынбасары Равил Сейфетдинов, эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров катнашты.

Мөфти Равил Гайнетдин Зиннәт хәзрәт Садыйковны 2022 елның 25 маенда Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII съездында...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836