#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Аллаһы йортыбызга ремонт кирәк”

14-4Моннан 22 ел элек Сумкинода төзелгән мәчет манарасыннан һәр җомга саен азан яңгырый. Имам итеп сайланган Батхулла хәзрәт Камалетдинов инде өлкән яшьтә. Мәчеткә күп еллар йөрүче Хәннән Гани улы Ихсанов та 80 яшен тутырган. Ул тормыш иптәше Хәтирә әби белән җомга саен мәчетне ачып, килгән кешеләрне якты йөз белән каршы алып, догалар укып, изге теләкләр теләп каршылый. Йөзләрендә иман нуры булган Хәннән бабай һәм Хәтирә әби белән без елына ике-өч мәртәбә очрашабыз. Алар хәзер мәчеткә Шамил Әширбакиевның намазларга килүенә шатланалар.

“Ул матур тавышы белән азан әйтә, дини йолаларын...

Подробнее...

Быелгы беренче семинар тәмамланды

9-3Төмән өлкәсенең имамнары өчен дини уку курслары тәмамланды. Ул Салаир трактында “Дружба-Ямал” ял йортында узды. Чираттагы семинарга хәтле шуны әйтәсе килә. Чыннан да, моннан 10 еллар элек дин ягыннан татарлар яшәгән төбәкләрдә халык таркау иде, бигрәк тә ерак авылларда, сазъякларда. Ул вакытта көндәлек мәсьәләләр буенча сорап барырга авыл мәчетенең имамнары белемле түгелләр иде әле. Менә инде берничә еллар элек өлкәбездәге имамнарның белемен күтәрү курслары эшли башлады. Әлбәттә, бу дини оешмалар рәисләре инициативасы һәм өлкә хакимияте ярдәме белән башкарыла.

Бүгенге көндә аның...

Подробнее...

Әллә мин ялгышаммы?

Дин белеме алганым булмаса да, Коръән китапларын, хәдисләр укып, вәгазьләр тыңлап, дус-туганнар үткәргән мөселман бәйрәмнәренә, хәтем ашларына йөреп, күреп, иманлы ислам йолаларының үтәлүе, башкара-үзгәрә баруы турында берникадәр борчыган фикерләремне әйтеп китәсем килә.

Әлхәмдүлилләһ шөкер, бүген милләтебезгә күп төрле мөселман гореф-гадәтләрен саклап, хөрмәт итеп, дини бәйрәмнәр, төрле вакыйгаларга багышланган ашлар уздырырга мөмкинлекләр бирелде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәсе килә: дин тыелган, кысрыкланган заманда да, безнең себер татары хәленчә Аллаһның барлыгын, берлеген онытмады...

Подробнее...

Яңа елларны каршылаулар шатлыккамы, әллә кайгы-хәсрәткәме?

Минздрав һәм Росстат күрсәткечләренә таянып, йөрәкләрне калтыратучы һәм җаннарыбызны куркытучы мәгълүматлар күрәбез. Яңа ел - бәйрәм көннәрендә Россия дәүләтендә 12 мең кеше бакыйга күчкәннәр, күбесе исерткеч эчемлекләр белән мавыгып үлгән. Әфган сугышында ун ел буена 15 меңләп совет хәрбиләре һәлак булган. Табибларның әйтүләре буенча, аракыны чамадан тыш куллану йөрәк тибешенә начар тәэсир итә һәм ахырда - тахикардия, стенокардия барлыкка килә икән. Яңа ел бәйрәмнәре онытылып та китте. Ә бит тагын бәйрәм көннәре якынлаша. 8 нче Март - Хатын-кызлар бәйрәме килеп җитә.

Ничек тә...

Подробнее...

Шыкчада хәзрәт укучылар белән аралашты

5-2Бу көннәрдә өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков җитәкчелеге һәм авыл хакимият башлыгы Рәис Әминов теләктәшлеге белән Төмән районы, Шыкча авылы мәдәният йортында өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков һәм педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев укучылар белән очрашу уздырдылар. Зиннәт хәзрәт Садыйков бу турыда: “Билгеле булганча, мәктәпләрдә “Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре” дигән фән башлангыч сыйныфларда гына укытыла. Әлеге фән балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Аның төп бурычы -...

Подробнее...

Мәккә-Мәдинәдән кайттык

5-4Аллаһының рәхмәте белән күптән хыялланган хыялыбыз – Мәккә-Мәдинәгә барып кече Хаҗ яисә гөмрә ясап кайтырга насыйп булды. Авыр һәм ерак юл. Әмма, баштан ук барлык әзерләнү чоры бер-бер артлы уңай һәм җайлы гына башланды. Яңа ел каникуллары вакытына туры китереп, барлык документлар ясалып, Мәдинә шәһәренә билет алдык. Үз көчебез, хәләл акчабыз белән дүрт кеше: кызым, кияү һәм аларның 2 яшьлек уллары Ибраһим юлга чыктык.

Төмәннән Екатеринбургка, аннан Дубайга, Дубайдан Мәдинәгә очып, 36 сәгатьтә барып җиттек. Төмәндәге кияү Мәдинәгә кадәр безне алып барды, ә Мәдинәдәге кияү каршы алып...

Подробнее...

Мөселманның төп максаты нидән гыйбарәт?

Бүгенге вәгазебездә һәр мөэмин-мөселман кешенең төп максаты Аллаһының ризалыгына ирешү һәм җәннәтне хак итү өчен тырышудан гыйбарәт булуы хакында аңлатачакбыз.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Ий, кешеләр, бәлки, сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез. Бит ахирәт дөньяда яхшырактыр һәм мәңгелектер (Әгълә” (Бөек) сүрәсе).

Аллаһы Раббыбыз безгә бу аятьтә кешеләрнең мәңгелек яшәеш турында бөтенләй онытып җибәреп, бары тик фани дөньяда рәхәтләнеп көн күрүне генә сайлаулары хакында белдерә.

Безгә барыбызга...

Подробнее...

Дога кылу тәртипләре

Редакциягә дөрес итеп дога кылу тәртипләрен сорап шалтыратучылар бар. Доганы тел беләнме, калеб беләнме яки шыпырт кына кылу дөресме, диләр. Бу турыда әңгәмәне Динар хәзрәт Нәфыйков белән корып, җавапны аңардан алдык.

- Доганы һәрвакыт тел белән генә кылу шарт түгел. Кайбер вакытларда эчтән генә кылыныр. Мөселман кешесе һәрвакыт дога һәм ялвару хәлендә булырга тиеш. Бу инде бөтен дөнья эшләрен ташлап, дога белән генә мәшгуль булу дигән сүз түгел.

Хәерле гамәлләр кылырга күнеккән яисә күп яхшылыклар эшләгән кеше өчен дога кылу бер гадәт булып китәчәк. Моннан соң ул гөнаһлы...

Подробнее...

Озак яшәүнең сере нәрсәдә?

49-4Кеше өчен тормыш – гомерлек сынау. Әйе, гомер юлын үткәндә язмыш адәм баласын төрлечә сыный – шатлыгын да, кайгысын да бирә. Тормыш юлында очраган сынауларны горур үтеп, алга таба атларга үзендә ихтыяр көче тапкан, сабыр-түземлелеге белән күпләргә үрнәк булган кешеләр бар безнең арада.

Шундыйларның берсе, Төмән шәһәрендә яшәүче Кадыйр бабай Ганиев. Итагатьлелеге белән үзенә җәлеп иткән әлеге бабаебыз күзләреннән нурлар чәчеп, елмаеп кына сөйләшә. Ул тормышындагы һәр мизгелне бүгенгедәй төгәл хәтерли, тәфсилләп әйтеп бирә. Аллаһыга шөкер, күзләре күрә, колаклары ишетә, йорт тирәсендәге...

Подробнее...

Яңа Кәешкүл мәчетендә якшәмбе мәктәбе эшли

49-3Күптән түгел өлкә Ислам мәгърифәт үзәге мөселманнарының дини белемнәрен күтәрү максаты белән оештырылган курсларда Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылыннан 5 шәкерт укып кайттылар. Без алар белән Төмән шәһәрендә узган “Исламда социаль хезмәт” регионара конференциясендә очраштык. Алар бертавыштан Ислам мәгърифәт үзәге башкарган хезмәтләренә олы рәхмәтләрен белдереп: “Күп төрле яңалыклар белән танышып, бәхәсле сорауларга төгәл җавапларын белдек, төрле галим-галимәләр, дин әһелләре белән якыннан танышып, проблемаларыбызны әйтеп, чишү юлларын да карадык. Безгә мондый курслар бик кирәк, биредә...

Подробнее...

Иман булса, барысы да булыр

Сәел авылы Аллаһы ризалыгы белән табигатьнең иң гүзәл, күңелгә ятышлы матур күл буена урнашканлыгын күпләр беләдер. Нурлы, якты кояшның күл артыннан калкып бөтен офыкны матур төсләргә манып таң атуы, иртәнге тынлыкта үзәкләрнең иң нечкә кылларына кагылып кошларның моңланып сайравы - үзе бер могҗиза. Аннан тыш җәйләрен яшеллеккә, хуш-исле чәчәкләргә төренгән урамнарын, кырларын, басуларын, урманнарында вакытлыча гына булган гүзәллекне сүз белән аңлатып булмас.

Халкыбызның күп гасырлык рухи мирасын авылыбызга кайтару эше, әлхәмдүлилләһи, бездә туктамый бара. Бабаларыбыз-әбиләребез иң...

Подробнее...

Авылда да тормыш кайный

44-8Дәүләтбаевлар Юрты Коллар авылында гомерләренең ярты гасырдан артыгын авыл хуҗалыгында, туган якларында хезмәт итеп яшиләр. Фәүзия Фәйзулла кызы һәм Нәҗип Хәлитулы яшь вакытларында “Ялкын” совхозында эшлиләр. Ул елларны фермада атлар, сыерлар, яшь терлек күп була. Фәүзия сыер сава, Нәҗип мал караучы булып эшли. 1989 нчы елны алар совхоздан чыгып, техника, сыерлар арендага алып үз-үзеңне эш белән тәэмин итү программасы буенча кече ферма оештыралар. Фәүзия Фәйзулла кызы: ”Ул елларны без яшь идек. Кызларыбыз Әлфия, Зөлфия, улыбыз Рәфис ярдәм иттеләр.

Алар башлангыч сыйныф мәктәбендә үз...

Подробнее...

Тубылтора мәчетенә - 185 ел

44-1Бүгенге көндә үзебезнең авылларда туып-үскән, тырышлыклары нәтижәсендә югары белем алып, дәрәҗәле урыннарда хезмәт иткән якташларыбыз - милләттәшләребез юк түгел. Тубыл районы, Тубылтора авылында туып-үскән Әбсәләмовлар: Садыйр абый белән Уразбикә апаларның уллары һәм кызлары һәр елны диярлек, туган авылларына кайтып, дини бәйрәм көннәрендә авыл халкын җыеп мәҗлесләр уздыралар. Ошбу сокланырлык күренешләр инде гадәткә кереп баралар дисәм дә була. Үткән Рамазан аенда Зәкирә апа Әбсәләмова- Хәбибулина йортында авыз ачу - ифтар мәҗлесе үткәрелде, онытылмаслык, истәлекле чарага бөтен авыл халкы...

Подробнее...

Авылдашларыбызга рәхмәт хаты

44-3Менә, ниһаять, бер ел эчендә үзебезнең гомерлеккә барып ятучы йортыбызның эшен уңышлы тәмамладык. Халкыбыз инициативасы белән үткән елда көзен башлап, Татар Вагай авыл халкы, Бигеш авыл җирлеге, хәзерге вакытта читтә яшәүче авылдашларыбызның матди ярдәме белән авылыбыз астанасын читәнләп бетердек. Бу изге эшкә беркем дә битараф калмады. Яше–карты хәленнән килгәнчә ярдәм кулы суздылар. Эше бик күп булды, ләкин Аллаһы рәхмәте белән күптән түгел эш тәмамланды. Иске, җимерелгән читәннәрне, баганаларны сүтеп, өр-яңадан тимер баганалар утыртып, читәнләп чыктык.

Булган чүп-чарларны...

Подробнее...

Саваплы эш җирдә ятмас

41-3Зиратларыбыз гомер-гомергә изге урын булып санала. Өмәдә катнашу мәрхүм-мәрхүмә булган туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм милләтебезгә карата зур хөрмәт, гореф-гадәтләребезне баетуда изге адым булып тора.

Чираттагы шундый чара 29 сентябрь көнне Тубыл районы, Күкрәнде авылы зиратында “Якташ” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган.

Авылның ир-егетләре, изгелек җирдә ятмас дип, һәркайсы үз техникалары, кирәкле инструментларын алып, билгеләнгән вакытка зиратка җыелганнар. “Планга кертелгән эшебез – черегән иске рәшәткәләрне сүтеп, тимердән...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836