#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иман булса, барысы да булыр

Сәел авылы Аллаһы ризалыгы белән табигатьнең иң гүзәл, күңелгә ятышлы матур күл буена урнашканлыгын күпләр беләдер. Нурлы, якты кояшның күл артыннан калкып бөтен офыкны матур төсләргә манып таң атуы, иртәнге тынлыкта үзәкләрнең иң нечкә кылларына кагылып кошларның моңланып сайравы - үзе бер могҗиза. Аннан тыш җәйләрен яшеллеккә, хуш-исле чәчәкләргә төренгән урамнарын, кырларын, басуларын, урманнарында вакытлыча гына булган гүзәллекне сүз белән аңлатып булмас.

Халкыбызның күп гасырлык рухи мирасын авылыбызга кайтару эше, әлхәмдүлилләһи, бездә туктамый бара. Бабаларыбыз-әбиләребез иң...

Подробнее...

Авылда да тормыш кайный

44-8Дәүләтбаевлар Юрты Коллар авылында гомерләренең ярты гасырдан артыгын авыл хуҗалыгында, туган якларында хезмәт итеп яшиләр. Фәүзия Фәйзулла кызы һәм Нәҗип Хәлитулы яшь вакытларында “Ялкын” совхозында эшлиләр. Ул елларны фермада атлар, сыерлар, яшь терлек күп була. Фәүзия сыер сава, Нәҗип мал караучы булып эшли. 1989 нчы елны алар совхоздан чыгып, техника, сыерлар арендага алып үз-үзеңне эш белән тәэмин итү программасы буенча кече ферма оештыралар. Фәүзия Фәйзулла кызы: ”Ул елларны без яшь идек. Кызларыбыз Әлфия, Зөлфия, улыбыз Рәфис ярдәм иттеләр.

Алар башлангыч сыйныф мәктәбендә үз...

Подробнее...

Тубылтора мәчетенә - 185 ел

44-1Бүгенге көндә үзебезнең авылларда туып-үскән, тырышлыклары нәтижәсендә югары белем алып, дәрәҗәле урыннарда хезмәт иткән якташларыбыз - милләттәшләребез юк түгел. Тубыл районы, Тубылтора авылында туып-үскән Әбсәләмовлар: Садыйр абый белән Уразбикә апаларның уллары һәм кызлары һәр елны диярлек, туган авылларына кайтып, дини бәйрәм көннәрендә авыл халкын җыеп мәҗлесләр уздыралар. Ошбу сокланырлык күренешләр инде гадәткә кереп баралар дисәм дә була. Үткән Рамазан аенда Зәкирә апа Әбсәләмова- Хәбибулина йортында авыз ачу - ифтар мәҗлесе үткәрелде, онытылмаслык, истәлекле чарага бөтен авыл халкы...

Подробнее...

Авылдашларыбызга рәхмәт хаты

44-3Менә, ниһаять, бер ел эчендә үзебезнең гомерлеккә барып ятучы йортыбызның эшен уңышлы тәмамладык. Халкыбыз инициативасы белән үткән елда көзен башлап, Татар Вагай авыл халкы, Бигеш авыл җирлеге, хәзерге вакытта читтә яшәүче авылдашларыбызның матди ярдәме белән авылыбыз астанасын читәнләп бетердек. Бу изге эшкә беркем дә битараф калмады. Яше–карты хәленнән килгәнчә ярдәм кулы суздылар. Эше бик күп булды, ләкин Аллаһы рәхмәте белән күптән түгел эш тәмамланды. Иске, җимерелгән читәннәрне, баганаларны сүтеп, өр-яңадан тимер баганалар утыртып, читәнләп чыктык.

Булган чүп-чарларны...

Подробнее...

Саваплы эш җирдә ятмас

41-3Зиратларыбыз гомер-гомергә изге урын булып санала. Өмәдә катнашу мәрхүм-мәрхүмә булган туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм милләтебезгә карата зур хөрмәт, гореф-гадәтләребезне баетуда изге адым булып тора.

Чираттагы шундый чара 29 сентябрь көнне Тубыл районы, Күкрәнде авылы зиратында “Якташ” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган.

Авылның ир-егетләре, изгелек җирдә ятмас дип, һәркайсы үз техникалары, кирәкле инструментларын алып, билгеләнгән вакытка зиратка җыелганнар. “Планга кертелгән эшебез – черегән иске рәшәткәләрне сүтеп, тимердән...

Подробнее...

Нурикамал әби теләкләре

41-4Тубыл районындагы татар авылларында мәчетләр ачылу тантанасында күпчелек өлкән яшьтәге әбиләр күрше авыллардан килгәннәр иде. Баеш авылыннан килгән хаҗия Нурикамал Хәкимҗан кызы Хучашева туган авылында дини йолаларны саклаучы әбиләрнең берсе. Мәчетләр төзелешенә үзләреннән өлеш керткән һәр кеше саваплы булыр дип, ул туган авылы, якташлары турында: “Баеш авылы искиткеч гүзәл табигатьле урында урнашкан. Безнең авылыбыз мәчете дә иман нурын таратып, догалар укырга чакырып тора. Авылыбыз тирәсендә мөселманнар өчен изге урын – астана да бар. Монда шәех -Хәким ата...

Подробнее...

Күз тиюдән саклый торган догалар

Яман күз – гарәпчә “айн-аль-хасад” – бер кешенең икенчесенә кызыгып, көнчелек белән, чамадан тыш сокланып каравын аңлата һәм төрле авырулар, күңелсезлекләр килеп чыгуына сәбәп булып тора.

Кешенең начар уйлары яман ниятне тудыра һәм үзенә күрә начар теләк теләгән кебек тәэсир итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Күз тию – хак нәрсә”, диде. Бу хәдиснең тулы әйтелешендә мондый юллар бар: “Кайсыгыз да булса үзегездә, байлыгыгызда, яки башкаларда үзенә ошаучы әйберне күрсә, бу әйбернең хәерле булуын, бәрәкатен сорасын, чөнки күз тию – ул хак”.

Бозымнан, яман күзләрдән саклану өчен Коръәннең...

Подробнее...

Табынны япмау гөнаһ түгел

Тубыл шәһәрендә бер Коръән ашына барып кергәндә, матур-матур ялтыравыклы күлмәкләр кигән әбиләр җыела башлаганнар иде инде. Табын әзер, өеп-өеп бавырсаклар белән бизәлгән, әмма аш-су ябылмыйча, ачык торуын ошатмыйча, бер хатын кисәтү ясады.

Аңа икенче бер хатын-кыз: “Юк, табындагы аш-сулар ябылырга тиеш түгел. Сабанак авылы мәчетенең элекке имамы Рәхимҗан хәзрәт бу турыда болай диде: “Табындагы аш-суга мулла укыган Коръән сүрәләре сеңсен өчен табынны ачык тотарга кирәк”. Кулына өстәлне ябарга ашъяулык алган хуҗабикә, шул хатыннарның әле берсенә, әле икенчесенә карап торгач, ярар япмыйк...

Подробнее...

“Табәрәк” сүрәсе

Һәр кичне “Табәрәк” сүрәсен укысаң, кабер газабыннан имин буласың.

Бер юлчы арып-талып каберлек өстендә йокыга тала. Йокыга гына китә, җир астыннан “Табәрәк” сүрәсе ишетелә. Икенче көнне бу юлчы Пәйгамбәребездән (с.г.в.) сорый: “Кабердән сүрә яңгырап торды”, - ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.) “Бу кеше үз гомерендә бик күп “Табәрәк” сүрәсе укыган. “Табәрәк” сүрәсе аны газаптан коткарып тора”, - ди.

“Уф” сүзе гарәпчәдән “туйдырдың” дип тәрҗемә ителә. “Уф” дип әйтү бик зур гөнаһ. “Уф” диясең килсә, һичьюгы “Әй” дип куй.

(“Акчарлак”).

Подробнее...

Чисталык - саулык

Татарлар чиста, пакъ яшәүче халык. Без әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең чиста-пөхтә яшәүләрен күреп үстек. Чисталык турында елъязмачылар да бик күп итеп язып калдырганнар. Авылларыбыз күл, елга, урман янында, гүзәл урыннарда урнашканнар. Мәсәлән, алыйк Талымханын, Индрәен, Яңавылын, Кырынкүлен, Каскарасын, Түре авылын, Ваңгысын, Муллашын, Шыкча-Талмысын, Күкрәндесен, Ямбай-Тураен. Барын да уңайлы, яхшы урыннарда корганнар. Авыл тирәсендәге җирне, күлне, авылыбызны чиста тотканнар, йорт тирәләрен һәрвакыт җыештырып торганнар. Авылыбызның башларында капкалар булган. Хайваннар караусыз...

Подробнее...

20 сентябрь – Гашура көне

Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм сәхабәләр ул көнне мөбарәк санап, ураза тотканнар. Тарихка күз салсак, мөхәррәм аендагы Гашура көне – истәлекле бер көндер. Мөхәррәм ае да, Рамазан, Корбан һәм башка айлар кебек үк изге – шәрәф ай булып санала. Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, иң хәерлесе өч көн рәттән: мөхәррәм аеның 9нчы, 10нчы һәм 11нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһының чиксез рәхмәтләренә ирешербез. Ләкин без уразаларыбызны нәрсә өчен тотабыз соң? Әлбәттә, гөнаһлардан арыну, пакъләнү өчен. Кайберәүләр: “Ни өчен һаман шул гөнаһлар турында гына сүз алып...

Подробнее...

Киләчәкне уйлап

31-6Төмән өлкәсенең 30дан артык имам-хатыйбы Татарстан Республикасының башкаласы - Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Ш.Мәрҗәнинең 200 еллыгы уңаеннан уздырылган “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашу бәхетенә ирештеләр. Ошбу, бик әһәмиятле һәм бик тә зарури булган чарада Россиянең төрле төбәкләрендә сибелеп яшәгән татар милләттәшләребез катнаштылар, Көнчыгыштагы Сахалин утравыннан алып, Көнбатыштагы Калининград шәһәренә хәтле килгән. Әлһәмдүлилләһ! Өлкәбез делегатлары арасында 89 яшьлек Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мөселман оешмасы...

Подробнее...

Хак юлга таба

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 2017 елда миңа фарыз Хаҗ кылу насыйп булды. Хаҗдан алган тәэсирләрем шул хәтле көчле иде, шушы кадәр олы бәхетнең миңа насыйп булуына ышанып та бетә алмыйм. Анда күргәннәрне, кичергәннәрне язарга сүзләр җитми. Кәгъбәтулла өстендә яңгыраган төнге озын азан авазлары, миллионлаган мөселманнарның Аллаһы йорты каршында җыйналулары, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә укылган намазлар, бу тәэсирләр гомеремнең ахырына кадәр мине озата барырлар, мәңге онытылмаслар.

... Мәккә безне гөрләп торган урамнары белән каршы алды. Мәккә тирәсендәге кырыс кара таулар бу...

Подробнее...

Хаҗ кылу сәфәре хакында

Хаҗ кылу сәфәре хакында тулырак белү өчен без "Раиф" мәчете имамы, Балтач районы буенча Хаҗга баручыларның җитәкчеләре Илшат хәзрәткә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Хаҗны берьюлы берничә кеше өчен кылырга мөмкинме?

– Берничә кеше өчен берьюлы Хаҗ кылырга ярамый. Хаҗ бары тик бер кеше өчен генә кылына. Әгәр үзең Хаҗ кылган булсаң, башка кеше өчен Хаҗны кылырга ярый. Шулай ук үлгән кеше өчен, әгәр ул мөселман булса, Хаҗны ниятләп кылырга мөмкин.

– Әгәр дә әти-әнисе өчен Хаҗ кылырга ниятләсә...

– Башта үзе өчен Хаҗ кылып кайта, аннары әнисе яки әтисе өчен бара...

Подробнее...

Рамазан ае хөрмәтенә концерт

27-4Тубылда ел саен Рамазан аена багышланган бәйрәм чараларын оештыруны себер-татар мәдәният үзәге традициягә кертте. Быел изге ай хөрмәтенә багышланган концерт “Синтез” мәдәният йортының тамаша залында үтте. Оештыручылар тамашачыларны милли ризыклар белән җырлап-биеп каршыладылар. Монда халык декоратив–гамәли сәнгать осталарының кул эшләрен сокланып карады. Сәхнәдән изге бәйрәм белән шәһәр хакимият башлыгы урынбасары Евгений Бирюков, шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова, азәрбайҗан диаспорасы рәисе Камалетдин Ярыев...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836