Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гүр садакасы

Укучыбыз: “Элек кеше үлгәч, гүр садакасына сарык бирәләр иде. Шуның тәртибе турында язсагыз иде”, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Аңа өлкә диния нәзарәте җитәкчесе ярдәмчесе Динар хәзрәт Нәфыйков җавап бирде.

Мәет өчен гүр садакасы бирү мәҗбүриме?

Бу сорауга җавап биргәндә, иң алдан шуңа игътибар биреп китәсе килә, ислам диненең шәригатендә садакаларның күп төрле булуын беләбез, әмма “гүр садакасы” дип аталган садака юк. Танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани “Әл-барк әл-вамид” китабында аны бидгатьләр (дингә кергән яңалыклар) җөмләсенә кертә. Моннан аңлашылганча, мондый садаканы бирү...

Подробнее...

Дин әһелләре сириялеләргә ярдәм алып бардылар

11-5Россиянең бер төркем дин әһелләре ил Президенты каршындагы дини берләшмәләрнең үзара бәйләнеше буенча советның Сирия халкына ярдәм итү уңаеннан оештырылган Эш төркеменә тупланып, сугыш газапларын кичергән Сириягә һәм Ливанга барып кайттылар. Алар арасында мөселманнар: Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте президиумы әгъзасы, Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар Зиганшин, Россия мөселманнары дини җыены җитәкчесе мөфти Әлбир Крганов, Дагыстан Республикасы Үзәк диния нәзарәте җитәкчесенең беренче урынбасары Әхмәд Кахаев һәм башкалар бар иде.

Сирия кризисы елларында төрле дин әһелләре...

Подробнее...

Афәрин, Әнисә ханым!

11-4Гадәти тормышыбызда әлегәчә беркем дә абайламаган матурлыкны күрә белгән, һаман да каядыр ашкынып, хисләр дулкынында чайкалып яшәүче, “Дуслык” татар халык хорына күп еллардан бирле йөрүче кызыбыз Әнисә Тимерхан кызы Рамазанова турында бу язма. Әнисә ханым искитмәле әңгәмәдәш тә булып чыкты әле, аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Яшьлегенә, бала чагына ияртеп мине дә алып китте. Аның сөйли белүенә сокланып туялмадым. Баксаң, юкка гына түгел икән: “Тюменские известия” газетасында корректор булып эшли. Татар кызының шундый җитди газетада эшләвен белгәч, миндә милләттәшем белән горурлык хисе...

Подробнее...

Галим белән очрашулар

9-8Төмән өлкәсендәге мәчет имамнарына белем бирү курсларының дәвам итүе турында үткән санда язып чыгарган идек. 15 февраль көнне шул ук “Дружба-Ямал”да Россия Федерациясе мөселман диния нәзарәтенең идарә рәисе урынбасары һәм Мәскәү ислам институты мөфтиләр советы ректоры Дамир хәзрәт Мөхетдиновның лекциясеннән иртәнге дәрес башланды. Ул замана таләпләренә төрле мисаллар китереп, мөселманнар дөньясында яңа карашлар белән яшәүгә нигезләнгән иде. Моны дөрес аңлау мәҗбүри, ягъни дингә бер нинди яңалыклар кертелми, Коръән сүрәләре һәм Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисләре...

Подробнее...

Хиҗаб турында фикер алышу

9-7Күптән түгел “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда “Бөтендөнья хиҗаб көне”нә багышланган кичә уздырылды. Россиянең Азия өлеше дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты җитәкчесе урынбасары Әмир хәзрәт Балдин чараны Коръән сүрәләре белән башлады.

«Хиҗаб кирәкме ул? Ни өчен? Ничек аңларга?» Бу сорауларны кичәне алып баручы Энҗе Миргазизова залдагы кунакларга бирде.

Кунаклар арасында яулыклы, мөселманча киенгәннәр һәм яулыксыз, заманча киенгәннәр бар иде. Төрле милләтләрнең дини оешмалары вәкилләре дә килгәннәр.

Православ христиан диненнән С.Артунов берничә тапкыр чыгыш ясады. Ул...

Подробнее...

Балаларга үгет нәсихәт

Һәр нәрсәдән олы булган Аллаһы Тәгалә сезне анагыз карынында бар кылды һәм сезне дөньяга килгәнчегә кадәр анда саклады. Һәм дөньяга килгәч, сезнең аналарыгызны сезнең өчен кайгырта торган итеп яратты, аналарыгыз сезне имезеп тәрбия итеп, сезгә төрле зарарлар тиюдән анагызны куркып саклый торган итеп яратты. Һәм дә сезнең аталарыгыз сезнең өчен мәшәкатьләнеп маллар табып, сез зур булганчыга кадәр сезне сөеп тәрбия иттеләр.

Аллаһы Тәгалә ата-анага яхшылык кылу белән боерадыр. Әгәр алардан берәү, я икесе дә олы яшьләрендә синең хозурыңда тәрбиягә мохтаҗ булып калсалар, син аларга “уф”...

Подробнее...

Исерткечкә каршы – зәм-зәм

5-2Ислам дине турында үзәктән ерак авылларда яшәүчеләрнең белемнәре азрак. Шуңа да анда дин әһелләренең баруы бик файдалы. Фатыйх хәзрәт Гарифуллин ерак авылларга еш чыга. Анда халык белән очрашып, вәгазьләр сөйли, дини тәртипләрне аңлата, туган телнең кирәклеген әйтергә онытмый.

- Соңгы елларда күп урыннарда Мәүлет бәйрәмен зурлап уздыра башладылар. Без дә Тубыл, Вагай районнарында шундый ашларда катнаштык. Татар Вагай авылында мәчеттә үткән очрашу эчтәлекле вакыйга булып калды.

Җәгъфәр Курмандаев (элекке мәктәп директоры) һәм аның ярдәмчеләре мәктәп укучыларын (күбесе кызлар)...

Подробнее...

Кабердән хат

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Әлбәттә, кабердән хат язу һич тә мөмкин түгел. Әгәр дә кабердәге хәлне аңлатып аннан хат язып булса, ул хат нәкъ менә сезгә тәкъдим ителгән хәлдә язылган булыр иде. Чөнки бу хатта язылган хәбәрләр уйлап чыгарылган сүзләр түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең китабы булган Коръән Кәримнән һәм пәйгамбәребез галәйһис сәламнең мөбарәк хәдисләреннән алынган сүзләр.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Бөтен җанлы һәм җансызларны бар итүче, безне туфрактан барлыкка китерүче, тәнебезгә җан иңдерүче һәм “Әй, бәндәләрем, кыска гомерегезнең санаулы көн һәм төннәрен изгелектә...

Подробнее...

Кеше язмышы

Олы кеше үзенең балаларын, укыган вакытларын, бөтен тормышын күз алдына китерә. Миңа Ямбай җидееллык мәктәбендә аның белән бер класста укырга туры килде. Ул тыйнак, тәртипле, яхшы укый иде.

Аның белән бүтән очрашырга туры килмәде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 64 елдан соң очраштык. Бер-беребезне бер күрүдә таныдык. Ул минем юбилейга килде. Мин аның турында кыскача булса да язмыйча булдыра алмыйм.

Төмән райоынның Турай авылында Газиз Яхиннар гаиләсендә 1939 елның 2 январенда ир малай дөньяга килә. Турай башлангыч мәктәбен тәмамлап, Ямбай мәктәбендә белем ала. “Калинин” исемендәге...

Подробнее...

Киндерледә мәүлет бәйрәме

1-2Бу көннәрдә Түбән Тәүде районы, Киндерледә Новотроицк авыл хакимияте, мәчет, мәктәп, мәдәният йорты берләшеп Мәүлет бәйрәмен уздырдылар. Киндерле мәдәният йортына тирә-як Кыткүл, Бухарин, Түбән-Тәүде авылларыннан мөселман кардәшләребез җыелды. Ерак юлны якын итеп Төмәннән килгән өлкә мөселман Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге рәисе Искәндәр хәзрәт Юсупов халыкны бәйрәм белән котлады, өлкә мөселман Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның сәламен җиткерде, бөек Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү галәйһиссәләм турында вәгазь сөйләде.

Киндерле мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт...

Подробнее...

Авыл мәчетенә барасы килеп тора

1-5Сумкино мәчетенә килгән һәр кешене җылы каршы алалар. Хәер тапшырырга кергәннәрне тыңлап Коръән укыйлар, дога кылалар. Ихлас күңеле белән дингә бирелгән Фәтхулла хәзрәт Камалетдинов авыл мулласы вазифасын башкарганына 20 ел гына түгел. Дингә килгәнче ул күп еллар ООО ”Судоремонт Сумкино” заводында өлкән мастер булып эшли. Тормыш иптәше Фирдәүс апа белән өч ул үстереп, аларга белем, тәрбия бирәләр. Бүгенге көндә иманлы булып үскән уллары да әти-әниләре сыман тырышып эшлиләр, хезмәт юлларында үрнәк булып, бер-берсенә, әти-әниләренә ярдәмләшеп яшиләр. Биредә беренче дини оешма 1993нче елда...

Подробнее...

Сөекле пәйгамбәребезне зурлап

Ялутор районы, Яңа Атьял авылында 1990 елдан бер көнне дә ишеге ябылмыйча эшләп торган мәчет курасында тәмле шулпа исләре белән казаннар калкып чыкты. Имамыбыз Биктимиров Мөнир Ялутор шәһәре һәм районы мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтовның тәкъдимен кабул итеп Мәүлет бәйрәме уздырды. Раил хәзрәт һәр атнаның сишәмбе көне сәгать 4тә хатын-кызлар, 5тә балалар, 6да ир-атлар белән очрашып, Ислам кагыйдәләрен өйрәтә.

Мәүлет бәйрәмен үткәрергә хатын-кызларыбыз да бик канәгать булып, үзләренең ризалыкларын белдерделәр. Имамнар үз вазифаларын үтәделәр. Өстәлдә булган ризыкларны да мәчет...

Подробнее...

Мөселман бәйрәмнәре

Безнең Вагай районы, Индәр авылында мөселман бәйрәмнәрен уздырмыйча калмыйлар. Һәр гаилә үз йортында бәйрәмнәрне үткәрергә тырыша. Табын әзерләп, муллаларны, халыкны чакыра, өйләрдә Коръән тавышы яңгырый.

Иң зур бәйрәмебез Рамазан-Ураза гаете. Бер ай буе безнең авылда да теләүчеләр ураза тоталар. Соңыннан мәчеткә барып Гает намазын укыйлар, аннары өйдән-өйгә “әет”ләшеп йөриләр.

Муллабыз Коръән укып, вәгазьләр сөйли, бергәләшеп дога кылалар. Хуҗалар садака өләшеп, халыкны хөрмәтләп озаталар. Алар өй хуҗаларына рәхмәтләр әйтеп, икенче йортка юл тоталар. Аннары Корбан бәйрәме җитә. Анда...

Подробнее...

Ислам диненә озын юллар үтеп килдем

48-5Соңгы елларда иманга килеп, дин юлына керүчеләр артты. Намазга басучылар, ураза тотучылар, хаҗга баручылар да күбәйде. Бу хәл мөселманнар арасында гына түгел, башка диннәрдә дә күзәтелә.

Дин турында фикерләр бихисап. Иң элек сорауларыбызга җавап бирерлек, гаять кызыклы кеше белән танышуыбыз бу теманы кузгатуга этәргеч булды.

Ставрополь краенда туып-үскән рус егете Сергей Николай улы Фирстовның ислам динен кабул итеп, бүгенге көндә Төмән шәһәрендә гаиләсе белән яши. Бер күрүдә үк бу кеше күңелебездә кызыксыну хисе уятты.

Аның белән очрашкач, бик кызыклы әңгәмәдәш булуы да...

Подробнее...

Дин юлы алга бара

Халыкның дин юлына тартылуына мин бик шат, яшьләребез дә калышмыйлар. Кайда гына барсаң да, кайда гына йөрсәң дә, хәтем, теләү, корбан ашлары, никахлар үткәреп торалар, Аллага шөкер. Быел менә Корбан бәйрәме көзнең бик әйбәт вакытына туры килде. Авылларда, мәчетләрдә гөрләтеп корбанлыклар үткәрделәр. Менә шул вакыт туган авылым Тарханда булдым. Әниләрем: “Корбанлык үткәрәбез, булышырга кил”, - дип чакырдылар. Кызганычка каршы, шул арада каенанам дөнья куйды.

Каенанамны әниемдә корбанлык уздырган көнне җирләделәр. Мин әниемне, киленемне алып бәхилләшергә генә барып кайттык, янында...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836