Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сокланырлык авыл, ләкин телебез югала

45-3Һичшиксез, Аллаһ һәм аның фәрештәләре Нәбигә (Мөхәммәд с.г.в.) салават әйтәләр. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә аңа рәхмәтләр һәм бәрәкәтләр яудыра, фәрештәләр исә аңа югары теләге белән дога кылып, шәрәф казана һәм аның зикере белән бәрәкәтләнәләр. И, иман китерүчеләр! Сез аңа салават әйтегез һәм «И, Нәби, сиңа сәлам булсын», - дип сәламләү белән сәлам бирегез.

Коръән тәфсире, (33:56).

Әүвәл әүвәлдән безнең себер якларында Рабигул Әүвәл - сөекле пәйгәмбәребезнең туган ае, көннәре вакыт әби-бабайлар, әти-әниләр җыелышып дини чаралар...

Подробнее...

“Динебезнең асылын яшьләргә тапшырыйк”

45-2Хәтирә Хикмәтулла кызы 1976 елда Яркәү районының Түре авылы балалар бакчасына тәрбияче итеп җибәрелә һәм бер елдан соң авыл егете Кучаров Әбделмәҗит Әбделкәрим улына кияүгә чыга. Балалар бакчасында 23 ел хезмәт итә.

- 1995 елны безнең авылда тантаналы рәвештә мәчет ачылу бәйрәме үткәрелде. Мәчет төзетүченең (төп спонсор) исеме Мәрьям, ул үзе гарәп илләрендә яши. Безнең мәчетнең дә исеме «Мәрьям» дип атала, - дип сөйли Хәтирә апа.

Төзү эшләре барганда Хәтирә ханым читтә булмаган, садака акчалары җыйганда, төрлечә ярдәм итүчеләр арасында актив катнашкан. Мәчет тирәсендә агачлар утырткан вакытта да үз...

Подробнее...

Татар Вагай авылы мәчетендә

Аллаһның сиңа (Мөхәммәд пәйгамбәргә) фазылы һәм рәхмәте булмаса иде, алардан бер жәмагәть сине (гадел хөкемнән) ялгышлыкка төшерергә карар биргән иде. Хәлбуки, (бу эшнең авыр нәтиҗәсе үзләренә төшәчәге өчен) алар үзләреннән кала беркемне дә юлдан яздырмаслар һәм (моннан соң да) сиңа берни белән дә зарар китерә алмаслар. Чөнки Аллаһ сиңа Китап вә хикмәт иңдерде, сиңа (төрле вәхи белән бүгенгә кадәр) син белмәгән (яшерен) нәрсәләрен өйрәтте. Аллаһның сиңа булган фазылы зур! 

Коръән тәфсире, (4:113)

Рабигул Әүвәл...

Подробнее...

Авырлыкларны бергәләшеп үтик

Аллаһы Тәгалә без елга бер генә үтәргә тиешле һәм без генә үтә алган киртәләрне, авырлыкларны куя...

Безнең мәчетебездә халыкны җыеп, әкренләп эшләр башкарыла. Күптән түгел бергәләшеп аш үткәрдек. Вагай районының Татар Вагай мөселман җирле оешмасы махсус хәрби операциядә катнашучыларның җиңеп, исән-сау гаиләләренә кайтуларын теләп, дога укып Коръән ашы үткәрде. Мәчетебезгә күрше авыллардан, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән дә мөселман кардәшләребез килделәр. Оешма җитәкчесе Чәхвәр Кормандаев оештырган чарада халык, балалар күп булды. Чыгыш ясаучылар, бу авыр вакытларны да бердәм булып, бергә...

Подробнее...

Төмәндә хәләл туклану урыннары арта

Төмәндә тагын бер ресторан хәләл сертификаты алды. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков катнашында «Айва» ресторанына Ислам туклану нормаларына туры килү сертификаты тапшырылды.

Сертификатларны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты бирә. Хәләл аш-су белән өлкә башкаласында берничә җирдә тукланырга мөмкин. «Хәләл» стандарты комитетындагы исемлектә хәзер «Гурман» кафесы, KFC фастфуд рестораны (ЦУМ), «Абшерон» кафесы һәм «Айва» рестораны бар.

Моннан тыш, шәһәрдә күп кенә җәмәгать туклануы урыннарында исламда тыелган аш-су...

Подробнее...

Изге җирдә затлы мәчет манарасы балкыр

42-4«Кем бу дөньяда мәчет төзи, икенче дөньяда үзенә оҗмахта сарай салыр», - дип Корьәндә язылган. Сазлык арасында урнашкан бик матур табигатьле Яркәү районының бик борынгы Кәеш авылында быел көзен зур изге эшләр башланды - астаналы изге җирдә мәчет төзергә керештеләр. XIV гасырда – 1394 елларда монда да изге сугыш булган. Ислам динен таратыр өчен Урта Азиядән Кәешкә килгән бик күп сартлар башларын салганнар. Бу авылда соңгы мәчетне 1878 елда Тубыл районы, Юршак авылы балта осталары төзегән. Тарих җилләре агачтан ясалган мәчеткә дә кагылган.

Бар җаны, бөтен йөрәге белән туган авылы Кәештә мәчет...

Подробнее...

Хәрби операциядә катнашучыларга теләкләр

42-321 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Россиянең суверенитетын яклау, россиялеләрнең һәм Донецк, Луганск халык республикаларында, Херсон, Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү, неонацистлардан азат итү кирәклеген һәммәбез яхшы аңлый.

Тубыл шәһәреннән бүгенге көндә запастагы, армиядә хезмәт иткән, хәрби тәҗрибәләре булган ир-егетләрне хәрби операциягә озаттылар. Кадерле улларын, ирләрен озатучылар изге теләкләр әйтеп калдылар. Туган ил алдындагы изге бурычларын үтәп армиядән кайткан солдатлар бу юлы да сынатмаслар.

Ир-егетләрнең туган...

Подробнее...

Пәйгамбәргә олы хөрмәт белән

42-5Төмән районының Индрәй мәчетендә Мәүлет бәйрәмен үткәрделәр. Авыл мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов җитәкчелегендә оештырылган чарага мөселман кардәшләребез килделәр.

Мәдәният йорты хезмәткәре Хөршидә Корманова Мәүлет бәйрәменең килеп чыгышы тарихын аңлатып китте. Хәмзә хәзрәт бу көннең олылыгын сөйләп күрсәтте. Мәчеткә дини укуларга йөрүче индрәйлеләр Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмгә багышланган салаватлар, тәкъбир әйттеләр.

«Мәүлет кичәсе – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең туган көне. Мәүлет көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көненә туры килә...

Подробнее...

Мобилизацияләнгән солдатларның әниләре, хәләл җефетләре өчен догалар

Исән-имин әйләнеп кайтсыннар өчен укыйк!

Уллар өчен дога:

Аллаһүммә инни әстауди’үкә ибни фәхфәз динәһү вә нәфсаһү вә күн ’әүнән ләһү вә руддуһү салимән мин күлли мәкруһин вә ганимән би күлли хәйр.

(Йа Аллаһ, Сиңа үземнең улымны ышанып тапшырам! Аның динен һәм тормышын сакла, аңа ярдәмче бул, аны һәртөрле золымнан исән-сау һәм хәерлесе белән баетып кайтар!)

Ирең өчен дога:

Аллаһүммә инни әхраҗту зауҗи мин хәүли вә куввәти илә хәүликә вә кувватикә фахфазһү аллаһүммә бихифзикә вә әб’ид ’әнһү күллә мә ядурруһү вә юъзиһи...

Подробнее...

Зиннәт хәзрәт Садыйковка “мөфти” исеме бирелде

37-4Төмән өлкәсе мөселман-нары Диния нәзарәте рәисе Россия мөфтие шәех Равил Гайнетдин белән очрашты. Очрашу барышында Россия мөселманнары башлыгы Зиннәт Садыйковка «мөфти» дәрәҗәсе бирү турындагы Указ текстын игълан итте һәм аңа алтын каймалы чалма һәм кара мантия кидерде.

Очрашуда шулай ук РФ Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, РФ Диния нәзарәте рәисенең эчке эшләр буенча урынбасары Равил Сейфетдинов, эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров катнашты.

Мөфти Равил Гайнетдин Зиннәт хәзрәт Садыйковны 2022 елның 25 маенда Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII съездында...

Подробнее...

Гасырга якын гомер юлында

37-3Зәйтүнә апа Фәхретдинова белән Яңавылда Корбан бәйрәмендә таныштым. Дөресрәге, бу мөлаем әби белән районның тарихын өйрәнүдә күп эшләр башкаручы Әлмирә ханым Гомәрова очраштырды. 92 яшьтә булуына карамастан, иске мәчет урынында үткән изге чарага килеп, Яңавыл халкы белән бергә Коръән сүрәләрен тыңлады, рәхәтләнеп танышлары белән аралашып утырды ул. Әлбәттә, Зәйтүнә Гыйлаҗетдин кызыннан яшь вакытында яр буенда үткән бәйрәмнәр, үзенең тормышы турында сораштык.

Ә ул ялындырып тормады: тиз арада бер гасырга якын гомерен барлап та үтте. Фикер төгәллеге булган, яхшы хәтерле өлкән затларга сокланып бетә...

Подробнее...

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте KFCның хәләл менюга күчүен раслый

37-5Агымдагы елның 2 августында Төмән ЦУМында урнашкан KFC ресторанына Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков юридик зат эшчәнлеген Төмән өлкәсе Диния нәзарәтенең «Хәләл стандарты комитеты» контроленә кую турында таныклык тапшырды. Әлеге документ предприятие продукциясенең, чыннан да, ислам нормаларына һәм хәләл продукция җитештерү һәм сату буенча билгеләнгән кагыйдәләргә туры килүен раслый.

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Төмән халкына һәм шәһәр кунакларына хәләл продукция чыгаручы предприятиеләргә таныклык бирү вәкаләте булган төбәктәге бердәнбер органның - өлкә мөселман...

Подробнее...

“Сине нихәтле сөйлиләр, шулкадәр сиңа савап килә”

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:

“Сүз аркасында кеше үпкә саклый, ара бозыла. Чынлыкта, сүз бернәрсә түгел. Әйтик, шар кабартабыз һәм ул зур булып күренеп тора. Чынлыкта, аның эче буш. Сүз дә шундый. Без сүзгә артык игътибар итәбез. Хурласыннар, сүксеннәр, теләсә нәрсә әйтсеннәр, әгәр син гаепсез икән, сине нихәтле сөйлиләр, шулкадәр сиңа савап кына килә. Гөнаһың сине сөйләүчеләргә күчә, ә аларның эшләгән игелекләре сиңа күчә. Әле кайберәүләр ачуын чыгарыйм дип махсус юкны сөйли.

Вулканнар атылырга, йолдызлар сибелергә, диңгезләр шауларга, кыялар ярылырга мөмкин, әмма...

Подробнее...

Муллашта мәчет юбилее

32-323 июльдә Төмән районының Муллаш авылы мөселман оешмасы мәчет ачылуның 30 еллыгын билгеләп үтте. Тантанага кечедән олыга кадәр авылдашлар җыелган, төбәк хакимият органнары вәкилләре, өлкә дини идарәләре, татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре, күрше авыллар имамнары чакырылган иде.

Бәйрәмне алып баручылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәнисә Зиннәтуллина һәм Азалия Габдрәхимова барлык катнашучыларны тарих фәннәре кандидаты Гөлүсә Зиннәтуллинаның архив документларына таянып башкарган фәнни хезмәтеннән алынган мәчетнең тарихы белән таныштырдылар.

Муллашның мөселман оешмасы рәсми рәвештә...

Подробнее...

Яңа Казанлы авылында үзенчәлекле бәйрәм

32-5Ата-бабаларыбыз яшәгән туган авылларны сагынып искә алмаган кеше бармы икән? Ни дисәң дә, моннан 50-60 еллар элек үзенең мәктәпләре, клублары, балалар бакчалары, күп балалы гаиләләре белән гөрләп торган татар авыллары бүгенге көндә сүнделәр яисә күпләре юкка чыктылар. Мәсәлән, Түбән Тәүде районы, Бухтал хакимиятенә керүче Камышлы, Камай, Усман, Муллин авыллары юк инде. Яңа Казанлы авылы, аллага шөкер, яшәп килә әлегә.

1911-1920 елларда Столыпин карары буенча Татарстаннан күчеп килүче татарларга җирләр бүлеп бирелгән. Алар үз көчләре белән урманнарны ачып кырлар ясап, иген игеп яши башлаганнар. Җиңел...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836