#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Этнос”та корбан бәйрәме

40-4Төмән “Этнос” иҗади һәм гуманитар белем бирү үзәгендә балалар өчен Корбан бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә үзәккә йөрүче балалар һәм 52, 39нчы мәктәпләрдән башлангыч сыйныф укучылары килгәннәр. Кичәне Әлфинур Шамил кызы Касыймова башлап җибәрде. Корбан бәйрәме тарихын һәм аның үзенчәлекләрен сөйләп китте. Шулай ук үзәк директоры А.Градусов, радиоспорт буенча дөнья чемпионы З.Низамов, Яңавылның хөрмәтле кешесе С.Мингазеев балаларны бәйрәм белән котладылар. Әгәр дә Мөнирә ханым Хөснетдинова булмаса, бу бәйрәм уздырылмаган да булыр иде, диделәр.

Ул спонсорлар табып, оештырып, балаларга...

Подробнее...

Бүген ул хөрмәтле авыл имамы

Бу көннәрдә Төмән районы, Талмы авылында яшәүче Мансур Колчак улы Биктимеров туганнары белән 80 яшен бәйрәм итте. Гаиләдә 8нче бала булып дөньяга килгән малай хезмәт юлын 16 яшеннән “Коммунизмга” колхозында гади эшче буларак башлап җибәреп, Тубыл зоотехникумында белем алып, баш зоотехник дәрәҗәсенә җитешә. Шыкча авыл советы территориясендә сөт-тауар юнәлешле “Туринский” совхозы барлыкка килгәч, 4 елга авыл советы рәисе итеп билгеләнә. Аннары 1967 елда совхозның Явызбы бүлегенә идарәче итеп куялар. Эшләгән 5 ел дәверендә ул Төмән авыл хуҗалыгы институтында югары белем алырга да вакыт...

Подробнее...

Сорау - җавап

- Аллаһы Тәгалә намаз укыган кешенең гомерен озайта, дигән гыйбарә бар. Бу дөресме?

- Аллаһы Тәгалә Кадер кичәсендә адәм балаларының тәкъдирен үзгәртә. Тәкъдир үзгәрүнең исә ике сәбәбе бар: дога һәм изге гамәл керә. Иншалла, әлеге гыйбадәтне үтәгән кешенең, әгәр ул гөнаһлардан сакланса, әти-әнисенә итагать итсә, туганнары белән араны өзмәсә, гомере озынаер. Ә инде әлеге шартларны үтәмәсә, гомере, киресенчә, кыскарырга да мөмкин.

- Зиратта кырык ел элек мәет күмелгән урынга янә кеше җирләргә ярыймы?

Ярый.

- Аракыдан үлгәннәр, үз-үзләренә кул салучылар була...

Подробнее...

Талмы мәчете

31-6Талмы мәчетенең тарихы

Төмән районы, Талмы авылында бай тарихлы мәчет. Еллар шаукымына карамастан, ул үзенең нигезен, стеналарын саклап кала алган. Ниләр күргәнен, нинди язмышка дучар булганын сөйләргә аның теле генә юк. Алай да әз-мәз булса да, мәчет язмышын бәян итәрлек авылда олы кешеләр бар әле. Аларның әйтүе буенча, үз нигезендә нык басып торучы әлеге мәчет 1870 елда төзелгән. Давыллы елларда, мәчетләрне тар-мар итү башлангач, Талмы мәчете дә читтә калмый. Аның манарасын да кисәргә килеп җитәләр. Нигәдер шул кешеләр бу кара эшне үзләре эшләмичә, авылда яшәүче халыкны мәҗбүр...

Подробнее...

Кыштунлыда иман йорты ачылды

31-7Төмән районының Кыштунлы мәчетен ачу тантанасына районның Муллаш, Явызбы, Талмы, Индрәй, Боровский, Шыкча, Акъяр мәчетләреннән һәм башка төбәкләрдән йөзләгән кеше килгән иде.

Бик матур, кояшлы көндә урамда урнаштырылган сәхнәдә бәйрәмне әнисе Кыштунлы авылында туып-үскән Ләйлә Әфләтунова алып барды. Акъяр мәдәният һәм ял үзәге коллективы белән бергәләшеп оештырылган, мөселман һәм халык җырлары белән күркәмләндерелгән программа кунаклар күңеленә хуш килде.

- Кыштунлыга авыр репрессия елларында мулла булып Югары Егәнледән Әбделхак Рафиков җибәрелә. Ул төньяк Уралга сөргенгә...

Подробнее...

Юбилейлы бәйрәм

27-3Төмән районы, Шыкча авылында 26 июнь көнне мәчетнең 25 еллык юбилее уңаеннан Ураза бәйрәме уздырылды. Әлеге бәйрәмгә авылның хөрмәтле кешеләре, тирә-як авыллар мәчетләренең имамнары һәм Төмән шәһәреннән түрәләр, кунаклар килгәннәр.

Гадәттәгечә, бәйрәм тантанасын мәчет имамы хаҗи Нариман хәзрәт Гадеев ачып, Төмән өлкә мөселман диния нәзарәтенең идарә җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде.

“Кем мәчет төзүгә ярдәм иткән, шулар җәннәткә алдан керерләр”, - ди Зиннәт хәзрәт. Моннан 25 ел элек, илдә авырлык вакытында төзелә башлый Шыкча мәчете.

Бүгенге көндә иң күп...

Подробнее...

Көсәйкүлдә Ураза Гаете

27-6Ураза көннәрендә мәчеткә җыелып Гает намазын, бәйрәм хөтбәсен уку, вәгазь тыңлау, Коръән ашын үткәрү Көсәйкүл авылы мәчетендә традициягә кергән инде. Бу изге эшләрне авыл хатын–кызлары үзләре башкаралар. Быел авыл мәчетендә сарык суеп Коръән ашын Фәүзия Равил кызы Сафиева гаиләсе үткәрде. Мәчеткә авылдашларын җыеп, Аллаһы турында һәркемнең исенә төшерү саваплы эш булганын сөйләде дин юлында булган Сәрвәр Әхмәди кызы Якупова. Ул: ”Авылыбызда иманлы, сабыр холыклы якташларыбыз бар әле. Бәйрәм табынын әзерләүдә тату яшәгән яшьләребезгә карап сөенеп утырдык.

Милли ризыкларны күмәкләшеп...

Подробнее...

Авыл йөрәге - мәчет

27-5Рамазан ае тәмамлануга, Гает бәйрәмен Түбән Тәүде районының Урманбаш авылында каршы алырга туры килде. Әй, ямьле дә инде Гаетнең беренче көне. Ул икенче төрле, сызылып кына таң атып, дөньяга олуг изге көн туа. Кешеләр дә, хәтта хайваннар да бу көнне башкача. Кошлар да кирәк-кирәкмәгәнгә шаулашмый, алар да бәйрәмне тантана итә.

Авылда мәчет юклыктан, Гает намазына Миңсылу белән Фердинанд Гайнетдиновлар йортына җыелдылар. Яшьләр, олы абзыйлар - 30-40лап кеше килгәннәр.

Өлкәннәр күп түгел, менә яшьләрнең уразадан соң, рухланып килүләре куандыра, әлбәттә. Урманбашта элекке картлар...

Подробнее...

Дин әһелләре форумында

22-4Быел өлкәбездәге дини идарәләрдән Казанга VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына 35ләгән кеше барып кайтты. Барлыгы меңнән артык делегат катнашты. Аларның саны елдан-ел артып бара, яшьләр дә күбәя. Әлеге чаралар турында даими таныштырып баручы газетабыз дусты Фатыйх хәзрәт Гарифуллин тагын да бөтен эшен калдырып, укучыларыбызга бу матур чара турында сөйләр өчен редакциягә килде.

– Мине алдан ук чыгыш ясарга туры киләчәге турында шалтыратып хәбәр итеп куйганнар иде, - дип башлады ул сүзен. - “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге” секциясендә катнаштым. Анда Фәүзия...

Подробнее...

Җомга көне

18-2Соңгы елларда иманга килеп, дин юлына керүчеләр артты. Намазга басучылар, ураза тотучылар, хаҗга баручылар да күбәйде. Бу хәл мөселманнар арасында гына түгел, башка диннәрдә дә күзәтелә.

Мөселман халкы, нинди генә сорау туса да, иң әүвәл кулга Коръән алырга тиеш. Әгәр анда җавап тапмасак, хәдисләрдән карыйбыз. Аларда да җавап юк икән, акыл белән эш итәбез, тикшеренүләргә таянабыз. Дин – кешенең эчендәге, Аллаһы Тәгаләдән салынган хис-тойгы, сыйфат. Ул җирдә тумаган. Аны безгә Аллаһы Тәгалә үз тарафыннан иңдергән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Һәр бала иман белән туа һәм...

Подробнее...

3 майда – мигъраҗ кичәсе

Пәйгамбәр (с.г.в.)нең мигъраҗга ашуы

Мөхәммәд (с.г.в.) барча пәйгамбәрләрнең артыграгыдыр. Аллаһы Тәгалә аңа мигъраҗ кичәсен бирде. Мигъраҗ бу урында күккә ашмак мәгънәсендәдер. Әйтмешләр, бу мигъраҗ кичәсе рабигүл әүвәл аенда. Вә бәгъзеләр әйтте: “Рәҗәб аенда иде”, - дип. Ләкин дөресрәге булыр: Пәйгамбәр (с.г.в.) туды, мигъраҗга ашты, Мәккәдән Мәдинәгә күчте вә  вафат булды – барчасы рабигүл әүвәл аеның уникенче кичәсендә иде, диделәр. Әйтмешләр, бу мигъраҗ кичәсе кайсы айда булса да, дүшәмбе кич иде. Мәккәдән Мәдинәгә күчмәс борын бер ел элгәре иде.

...

Подробнее...

Хәдисләр

Аралашканда кайсы кавем сүзләрен күбрәк куллансаң, димәк син шул кавемнән.

Кеше нинди кавем һәм милләтне сөйсә, Аллаһы Тәгалә аны шул милләт белән бер итәр.

Әгәр мөселман башка бер милләткә охшарга тели икән, димәк, ул алардан.

Үз милләтенә кияүгә чыккан хатыннарны гына Аллаһы Тәгалә сөя.

Кем телен сата – шул иманын сата.

Гыйсәвиләрне сөйгәннәр кыямәт көнендә гыйсәвирләр белән бергә булырлар.

Аллаһы Тәгалә үз өммәтен арттырганнарны гына сөя.

Мөселманга кияүгә чыккан хатыннарның җәннәткә керәчәкләре шөбһәсез.

Ике мөселман очрашканда үз телләрендә аралашмау бик зур...

Подробнее...

Кеше йөрмәгәч, мәчетнең ни хикмәте бар?

14-5Яркәү мәчетендә имам вазифасын үтәүче Фәрхәт хәзрәт Мәҗитов белән әңгәмә кордык. Яшь, белемле имам. Тормыш иптәше Гөлфәния белән Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итәләр. Якшәмбе көнне Фәрхәт хәзрәт балалар укыта, шулай ук хатын-кызлар да киләләр икән.

- Фәрхәт хәзрәт, сездә хәлләр ничек?

Бу сорауга җирле халык яисә татарлар: “Аллага шөкер”, ә дини мөселманнар “Әлхәмдүлиллә”, - дип җавап бирәләр.

Әлбәттә, безне мәчетләрнең ничек эшләп килүе һәм җомга намазларына йөрүчеләр кызыксындыра. Җомга көнне Яркәү мәчетенә 20ләп кеше килсә, аларның күбесе кавказ ягы мөселманнары...

Подробнее...

Алла куәт бирсен

Дин юлына басыр өчен һәркемнең күңелендә ниндидер этәргеч була. Советлар чорында Алланы да, мулланы да белмичә үстек дисәк, дөрес булмас, бик күп гаиләләрдә  бала тугач, ата-аналары яшертен генә бала күңеленә дини орлык салып калдыра алдылар. Кайберәүләр урта, кайберәүләр өлкән яшькә чыккач, шул орлыклар шытып чыга башладылар. Әйе, нәкъ яз көне кар астыннан шытып чыккан умырзаялар төсле.

Яркәү районы, Сәет авылында туып-үскән Нәфисә Наил кызы Тузмөхәммәтованың күңелендә дә олыгайгач, шундый үзгәрешләр булды. Моңа әле тумаган оныгы сәбәпче булуын исбат итә ул. Табиблар...

Подробнее...

Тылсымлы намаз

Кеше авырса, аның баш мие ярымшарлары эшчәнлеге дискординациягә дучар була, ягъни үзара яраклашу бозыла. Менә шул авыруга китерә дә инде, аларның координациясе, үзара яраклашу нәтиҗәсендә исә кеше савыга. Кешенең сәламәтләнүе менә шушындый гади фактка нигезләнгән. Коръән “тавышы” исә нервларны тынычландыра, баш миенең уң һәм сул ярамшарларының эшчәнлеген к өйли.

Пәйгамбәребез М өхәммәд Хәдис Шәрифендә: “М өселман намаз укый башлагач, аның алдында оҗмах капкасы ачылыр, Аллаһы Тәгалә белән кешене аерып торган пәрдә күтәрелер. Бу намаз тәмамланганчы дәвам итәр”, – ди. Икенче сүз...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836