Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Пәйгамбәр (с.г.в.)нең мигъраҗга ашуы
Мөхәммәд (с.г.в.) барча пәйгамбәрләрнең артыграгыдыр. Аллаһы Тәгалә аңа мигъраҗ кичәсен бирде. Мигъраҗ бу урында күккә ашмак мәгънәсендәдер. Әйтмешләр, бу мигъраҗ кичәсе рабигүл әүвәл аенда. Вә бәгъзеләр әйтте: “Рәҗәб аенда иде”, - дип. Ләкин дөресрәге булыр: Пәйгамбәр (с.г.в.) туды, мигъраҗга ашты, Мәккәдән Мәдинәгә күчте вә вафат булды – барчасы рабигүл әүвәл аеның уникенче кичәсендә иде, диделәр. Әйтмешләр, бу мигъраҗ кичәсе кайсы айда булса да, дүшәмбе кич иде. Мәккәдән Мәдинәгә күчмәс борын бер ел элгәре иде.
...Аралашканда кайсы кавем сүзләрен күбрәк куллансаң, димәк син шул кавемнән.
Кеше нинди кавем һәм милләтне сөйсә, Аллаһы Тәгалә аны шул милләт белән бер итәр.
Әгәр мөселман башка бер милләткә охшарга тели икән, димәк, ул алардан.
Үз милләтенә кияүгә чыккан хатыннарны гына Аллаһы Тәгалә сөя.
Кем телен сата – шул иманын сата.
Гыйсәвиләрне сөйгәннәр кыямәт көнендә гыйсәвирләр белән бергә булырлар.
Аллаһы Тәгалә үз өммәтен арттырганнарны гына сөя.
Мөселманга кияүгә чыккан хатыннарның җәннәткә керәчәкләре шөбһәсез.
Ике мөселман очрашканда үз телләрендә аралашмау бик зур...
Яркәү мәчетендә имам вазифасын үтәүче Фәрхәт хәзрәт Мәҗитов белән әңгәмә кордык. Яшь, белемле имам. Тормыш иптәше Гөлфәния белән Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итәләр. Якшәмбе көнне Фәрхәт хәзрәт балалар укыта, шулай ук хатын-кызлар да киләләр икән.
- Фәрхәт хәзрәт, сездә хәлләр ничек?
Бу сорауга җирле халык яисә татарлар: “Аллага шөкер”, ә дини мөселманнар “Әлхәмдүлиллә”, - дип җавап бирәләр.
Әлбәттә, безне мәчетләрнең ничек эшләп килүе һәм җомга намазларына йөрүчеләр кызыксындыра. Җомга көнне Яркәү мәчетенә 20ләп кеше килсә, аларның күбесе кавказ ягы мөселманнары...
Дин юлына басыр өчен һәркемнең күңелендә ниндидер этәргеч була. Советлар чорында Алланы да, мулланы да белмичә үстек дисәк, дөрес булмас, бик күп гаиләләрдә бала тугач, ата-аналары яшертен генә бала күңеленә дини орлык салып калдыра алдылар. Кайберәүләр урта, кайберәүләр өлкән яшькә чыккач, шул орлыклар шытып чыга башладылар. Әйе, нәкъ яз көне кар астыннан шытып чыккан умырзаялар төсле.
Яркәү районы, Сәет авылында туып-үскән Нәфисә Наил кызы Тузмөхәммәтованың күңелендә дә олыгайгач, шундый үзгәрешләр булды. Моңа әле тумаган оныгы сәбәпче булуын исбат итә ул. Табиблар...
Кеше авырса, аның баш мие ярымшарлары эшчәнлеге дискординациягә дучар була, ягъни үзара яраклашу бозыла. Менә шул авыруга китерә дә инде, аларның координациясе, үзара яраклашу нәтиҗәсендә исә кеше савыга. Кешенең сәламәтләнүе менә шушындый гади фактка нигезләнгән. Коръән “тавышы” исә нервларны тынычландыра, баш миенең уң һәм сул ярамшарларының эшчәнлеген к өйли.
Пәйгамбәребез М өхәммәд Хәдис Шәрифендә: “М өселман намаз укый башлагач, аның алдында оҗмах капкасы ачылыр, Аллаһы Тәгалә белән кешене аерып торган пәрдә күтәрелер. Бу намаз тәмамланганчы дәвам итәр”, – ди. Икенче сүз...
Өлкәнең үзәкләшкән мөселман диния нәзарәте һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты оештыруында Төмән шәһәренең “Прометей” кунакханәсе конференцияләр залында “Исламда хатын-кыз роле” дигән темага семинар үтте. Чара Коръән сүзләре белән башланып китте. Җыелып килгән төрле милләт мөселман хатын-кызларын идарә рәисе имам-ахун Зиннәт Садыйков, Россиянең Үзәк мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Зиганшин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Александр Шевелев, ТОГИРРО ректоры Ольга Ройтблат сәламләп, уңышлы эшләр...
Яркәү районының ерак почмагында, матур табигать кочагында урнашкан Сала авылы мәчетендә февраль аенда дин әһелләре белән очрашу бәйрәме уздырылды.
Очрашуга Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Әмир хәзрәт Балдин, ерак Ләчек авылыннан Алеевлар, Сөләймановлар, Күкрәнде авылыннан Гайсиннар, Рахимбакиевлар, Назыровлар, Юрмы, Әшле, Тархан авылларыннан да килгәннәр иде. 25 градус салкын, ачы җил булуга карамастан, килүчеләр саны бихисап булды.
Табында булган сый-хөрмәткә канәгатьлеген белдереп Фатыйх хәзрәт изге догалар укыды, Әмир хәзрәт вәгазь сөйләде. Тархан авылы мәчете имамы...
“Күпме сукыр кешеләр бар, ләкин алар бармаклары белән генә булса да, Коръәнне укырга тырышалар. Күпме аяксыз кешеләр бар, алар мәчеткә йөрергә бик өметләнеп торалар, ләкин бара алмыйлар. Күпме саңгырау кешеләр бар, алар Коръәни-Кәримне бик тыңлар иделәр, ләкин ишетмиләр. Әлеге кешеләрнең Аллаһы каршында әйтер сүзләре булыр, чөнки аларның берәр кимчелекләре бар. «Ә без сезнең белән нәрсә әйтербез икән?!” дип “Өмет” газетасында язылып чыккан. Хак сүзләр, уйланырлык сүзләр.
Намазны укымас өчен, мәчетләргә йөрмәс өчен нинди генә сәбәпләр тапмыйбыз. Әйе, беркемне дә көчләп гыйбадәт...
Гаилә кыйммәтләре, аналар һәм балаларны саклау мәсьәләсе озак еллар дәвамында социаль сәясәтнең өстенлеккә ия юнәлеше булып исәпләнә.
Төмән районы, Муллаш авылында яшәүче Хәсиниза Колчак кызы Ибраһимованың бу көннәрдә олы юбилее – 95 яше тулды. Тугыз баласын исән-сау үстереп, барысын да дөрес юлга бастырып, белем һәм тәрбия биреп, балалары саулыгы өчен догалар укучы әниләр Бөек Ана исеменә лаек түгел, дип кем әйтә алыр.
Пәйгамбәребезнең сүзләреннән әниләребезне, әтиләребезгә караганда, берничә тапкыр күбрәк яратырга тиеш булуыбыз аңлашыла, чөнки аталар хәдистә дүртенче тапкырда...
Төмән районы, Турай авылында Сафаровлар гаиләсе яши. Алар 3 кыз, 5 малай тәрбияләп үстергәннәр. Аллага шөкер, барысы да исән-саулар. Уйлап торсаң, 5 ир-егет - илебез сакчылары бер гаиләдән, бу үзе бер казаныш.
Йорт хуҗасы, сигез баланың аталары - Рамазан Каюм улы белән берничә ел элек очрашып, сөйләшкән идек. Алар яшәгән авылга юл алырга туры килсә, тагын бер кат әңгәмә корып, алар турында язарга иде исәп. Көннәр, айлар, еллар үтә килде, бүгенге көнгә кадәр җай чыкмады һәм Рамазан абыйның:
Киләчәкне белеп булмый
Кем гомере...
Пәйгамбәребез Мөхәммәд рабигыль-әүвәл аеның 11еннән 12нче көненә каршы төн уртасында Мәккә шәһәрендә туа һәм 63 ел яшәгәч, шул ук айның шул ук көнендә Мәдинә шәһәрендә вафат була.
Кырык яшенә җиткәч, Мөхәммәд Пәйгамбәр була, бу дәрәҗәле вазифаны 23 ел буе үти.
Пәйгамбәребез үләчәген сизеп, борчылган сәхабәләренә шулай дигән: “Дөньяда өммәте белән мәңге бергә яшәгән һичбер пәйгамбәр юктыр. Мин дә сездән аерылачакмын. Сезнең белән җәннәткә Кәүсәр суы янында табышачакбыз. Җәннәттә минем белән очрашуны теләгән кешеләр кулларын һәм телләрен гөнаһ эшләүдән тыйсыннар”.
Без...
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Ислам динендә тел белән кылган гыйбадәтләрнең иң әһәмиятлесе – дога. Дога ул – безнең өчен таяныч, терәк, ышанычыбыз булган Аллаһы Раббыбызга атап башкарылган, үзенә мөстәкыйль бер гыйбадәттер. Дога ул – бәндәнең бөтен самимилеге, эчкерсезлеге белән Аллаһы Тәгаләгә юнәлткән үтенечләре. Дога – мөэминнең иң эчкерсез тәэсирләре, коралы. Дога ул калебләрне нечкәртә, бәндәне кече күңелле итә, гамьсезлекне куа, каты күңелләрне йомшарта. Догадан аерылганнарның йөрәкләре каралыр, фикер-тойгы-кичерешләре саегыр.
...
Сәитчабаровлар гаиләсендә Сафия апа белән Тимербулат абыйның көтеп, теләп алган дүртенче бала булып кызлары туа. Ата-ананың куанычы зур була. Җиде егет аңа һәрвакыт кайгыртучан, игътибарлы булалар.
Сабирә Тубыл медучилищесын тәмамлап, Яркәү районы, Шатан авылында шәфкать туташы булып эшли. Ике елдан төньякта - Түбән Варта шәһәрендә нефтьчеләрнең балалар бакчасында сәламәтлек үзәгендә физиоаппаратлар белән төрле юллар кулланып нәниләрне дәвалый. Хезмәтендә зур җаваплылык белән бөтен күңелен биреп эшли. Тәҗрибәле шәфкать туташы сәламәтлек Министрлыгы һәм Минтопэнергия оешмасыннан...
Аллаһы Раббыбыз ир белән хатынга бер-берсенә матур сүзләр белән генә мөрәҗәгәть итәргә кушкан. Җир йөзендә 30 мең төрле чәчәк бар, диләр (кем санаган). Һәрбер чәчәк бер матур җөмләне аңлата, ди. Теләсәләр, ир белән хатын, үзара сөйләшкәндә, чәчәк исемнәре әйтеп тә аңлаша алалар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: “Ир - хатынга, хатын иренә елмаеп караса, Аллаһ аларга рәхмәт сүзе белән карар. Ир – хатынының, хатын иренең яратып кулын тотса, Аллаһ аларның куллары белән эшләгән гөнаһларын кичерер, дигән.
Ләкин, тормышта алай ук матур булып бетми шул. Гел генә яратышып та, матур сүзләр әйтешеп...
Төмән өлкәсе мөселман дини оешмалары җитәкчеләре имамнарга белемнәрен күтәрү максатындагы семинар быел дүртенче мәртәбә узды. Әлхәмдүлиллә, уңышлы гына дәресләр үтеп килә һәм моның өчен губернаторыбыз Владимир Якушевка рәхмәтлебез.
22 ноябрь көнне Салаир трактының 10нчы чакрымында урнашкан “Дружба-Ямал” ял үзәгенә семинарга 82 дин әһеле җыелды.
Аларны өлкә милләтләр эшләре комитетының дин эшләре буенча бүлек җитәкчесе Александр Шевелев, өлкә мөселман Диния нәзарәте җитәкчесе имам-ахун Зиннәт хәзрәт Садыйков, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты җитәкчесе...