#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ләзем гамәл

Пәйгамбәребез Мөхәммәд рабигыль-әүвәл аеның 11еннән 12нче көненә каршы төн уртасында Мәккә шәһәрендә туа һәм 63 ел яшәгәч, шул ук айның шул ук көнендә Мәдинә шәһәрендә вафат була.

Кырык яшенә җиткәч, Мөхәммәд Пәйгамбәр була, бу дәрәҗәле вазифаны 23 ел буе үти.

Пәйгамбәребез үләчәген сизеп, борчылган сәхабәләренә шулай дигән: “Дөньяда өммәте белән мәңге бергә яшәгән һичбер пәйгамбәр юктыр. Мин дә сездән аерылачакмын. Сезнең белән җәннәткә Кәүсәр суы янында табышачакбыз. Җәннәттә минем белән очрашуны теләгән кешеләр кулларын һәм телләрен гөнаһ эшләүдән тыйсыннар”.

Без...

Подробнее...

Догадан аерылмасак иде

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Ислам динендә тел белән кылган гыйбадәтләрнең иң әһәмиятлесе – дога. Дога ул – безнең өчен таяныч, терәк, ышанычыбыз булган Аллаһы Раббыбызга атап башкарылган, үзенә мөстәкыйль бер гыйбадәттер. Дога ул – бәндәнең бөтен самимилеге, эчкерсезлеге белән Аллаһы Тәгаләгә юнәлткән үтенечләре. Дога – мөэминнең иң эчкерсез тәэсирләре, коралы. Дога ул калебләрне нечкәртә, бәндәне кече күңелле итә, гамьсезлекне куа, каты күңелләрне йомшарта. Догадан аерылганнарның йөрәкләре каралыр, фикер-тойгы-кичерешләре саегыр.

...

Подробнее...

Яшәү мәгънәсе изге эшләрдә булды

Сәитчабаровлар гаиләсендә Сафия апа белән Тимербулат абыйның көтеп, теләп алган дүртенче бала булып кызлары туа. Ата-ананың  куанычы зур була. Җиде егет аңа һәрвакыт кайгыртучан, игътибарлы булалар.

Сабирә Тубыл медучилищесын тәмамлап, Яркәү районы, Шатан авылында шәфкать туташы булып эшли. Ике елдан төньякта - Түбән Варта шәһәрендә нефтьчеләрнең балалар бакчасында сәламәтлек үзәгендә физиоаппаратлар белән төрле юллар кулланып нәниләрне дәвалый. Хезмәтендә зур җаваплылык белән бөтен күңелен биреп эшли. Тәҗрибәле шәфкать туташы сәламәтлек Министрлыгы һәм Минтопэнергия оешмасыннан...

Подробнее...

Тигез гомер итегез

Аллаһы Раббыбыз ир белән хатынга бер-берсенә матур сүзләр белән генә мөрәҗәгәть итәргә кушкан. Җир йөзендә 30 мең төрле чәчәк бар, диләр (кем санаган). Һәрбер чәчәк бер матур җөмләне аңлата, ди. Теләсәләр, ир белән хатын, үзара сөйләшкәндә, чәчәк исемнәре әйтеп тә аңлаша алалар.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: “Ир - хатынга, хатын иренә елмаеп караса, Аллаһ аларга рәхмәт сүзе белән карар. Ир – хатынының, хатын иренең яратып кулын тотса, Аллаһ аларның куллары белән эшләгән гөнаһларын кичерер, дигән.

Ләкин, тормышта алай ук матур булып бетми шул. Гел генә яратышып та, матур сүзләр әйтешеп...

Подробнее...

Имамнарның белемен күтәрү дәресләре

49-2Төмән өлкәсе мөселман дини оешмалары җитәкчеләре имамнарга белемнәрен күтәрү максатындагы семинар быел дүртенче мәртәбә узды. Әлхәмдүлиллә, уңышлы гына дәресләр үтеп килә һәм моның өчен губернаторыбыз Владимир Якушевка рәхмәтлебез.

22 ноябрь көнне Салаир трактының 10нчы чакрымында урнашкан “Дружба-Ямал” ял үзәгенә семинарга 82 дин әһеле җыелды.

Аларны өлкә милләтләр эшләре комитетының дин эшләре буенча бүлек җитәкчесе Александр Шевелев, өлкә мөселман Диния нәзарәте җитәкчесе имам-ахун Зиннәт хәзрәт Садыйков, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты җитәкчесе...

Подробнее...

Өметле егет

49-3Дин әһелләренең өлкә семинарында Тубыл районы, Ләчек авылыннан килгән Фәрхат Хафиз улы Сәитов белән таныштык. Ул дин әһелләре арасында иң яшь булганга күрә, әллә каян күзгә ташланды. Дәрес вакытында игътибар белән тыңлап, тырыша-тырыша язып баручы әлеге түбәтәйле егет нурлы йөзе белән безнең күңелләрне үзенә җәлеп итте. Тиздән егет булып килүче Фәрхат 8нче сыйныфта укый. Тырышлыгын, бөтен күңеле белән дингә тартылуын күреп, авылдашлары Фәрхатне семинарга җибәргәннәр.

Аның дингә басуына ике ел инде. Яшьләр арасында саф күңелле чын муллалар үсеп килүе куандыра, әлбәттә...

Подробнее...

Дога җанга дәва

“Яңарыш”ның 46нчы санында “Күлләр кеше гомерен ала” дигән мәкаләбез чыккан иде. Хәзер газета укучыларыбыз редакциягә хат язып азапланмыйлар, тоталар да шалтыраталар. Анысы да яхшы, димәк газетаны укыйлар. Бөтен бәла-казалардан саклану өчен махсус догалар бар һәм газета укучыларыбыз “Суга батудан дога бармы”,  дип мөрәҗәгать итәләр. Әйе, һичшиксез, бар. Динебездә дога – рәхмәт ачкычы, тәһарәт – намаз ачкычы, намаз – җәннәт ачкычы. Дога җанга дәва да әле.

Хәтта урмандагы ерткычлардан, урамдагы усал этләрдән, юлга чыксак һәм туганнан алып үлгәнгә кадәр укыла торган догаларны...

Подробнее...

Багучыга бармагыз, башка бәла алмагыз

“Багучыга бармагыз, башка бәла алмагыз”, - дип китап-журналларда дин әһелләре кисәтеп килсәләр дә, соңгы елларда халык ябырылып алар сукмагын таптый. Телетапшырулардан ачыктан-ачык “кемгәдер ирен, кемгәдер сөяркәсен кайтарып бирәчәкләр”, дигән эчтәлекле рекламалар бер-бер артлы яңгырап кына тора. Акчаңны гына түлә, Советлар чорында кычкырып әйтү түгел, уйларга да ярамаган әйберләрне ишетәбез.

Мәсәлән, фәлән хатын сөяркәсеннән ирен аерып, үзенә кайтаруларын үтенеп багучыга бара, акчасын түләгәч, әлбәттә, ул аның файдасына эшли. Аннары ирнең сөяркәсе шул багучыга әлеге хатыннан...

Подробнее...

Карбан мәчетенә килгәч

45-324 сентябрьдә Яркәү районы, Карбан авылында мәчет ачылганы турында газетада язган идек инде. Бу көннәрдә шул якларга юл чыккач, вакыт тар булуга карамастан, машина хуҗасы – күренекле җәмәгать эшлеклесе  Әхтәм Хәмит улы Каюмов мәчеткә садака салмыйча китүне хуп күрмичә, безне шунда алып барды. Биредә безне авыл мулласы Ильяс Тимергали улы Ярмөхәммәтов хәләл җефете Хавия апа белән җылы каршыладылар. Алар белән аралашкан арада, яңа мәчет бинасында Раяна апа Каюмова намаз укып, рәхәтлек һәм күңел тынычлыгы алды.

...

Подробнее...

Уртак шатлыгыбыз

“Яңарыш”ыбызда “авылларда яңа мәчет төзелә башлады”, яисә “бездә яңа мәчет ачылу тантанасы” дип шатлыклары белән уртаклашып язалар якташларыбыз.

Кайчандыр мәчетле, динле булган Кече Уват авылында нигә мәчет юк, дигән сорау күптән инде мине борчый иде. Без кечкенә чакта ике мәчет бинасы бар иде. “Кичен йөрмәгез, мәчеттә мулла пәрие яши”, - дип әби-бабайлар безне куркыталар иде. Күпме торгандыр инде ул мәчет бинасы безне куркыту чыганагы булып, ачык кына хәтерләмим. Аннары шул бинаны сүтеп, авыл уртасына клуб итеп салып куйдылар. Күпме парларны таныштырган, ярларны кавыштырган шушы авыл клубы...

Подробнее...

Мәчетебез – авылның яме

“Авылым матур, халкым динле,
Ямь керттеләр тагын авылга.

Матур итеп мәчет төзеделәр

Карамыйча авыр вакытка.

Мәчетебезне төзегән чорда,
Без, әбиләр, читтә калмадык.

Тәмле ашлар тотып кулыбызга, -
Мәчет салучылар янына атладык”,

- дип язды авылдашыбыз Фәүзия Кувшанова. 2006 елның 15 сентябрендә мәчет ачылышында бу юлларны үзе укып та бирде.

10 ел элек бәйрәмне алып баручы булган идем, бүген юбилейлы тантананы да җитәкләргә Аллам насыйп итте.

Мәчет – татар халкының изге урыны, тәрбия үзәге. Шуның өчен безнең Тураебызда да күп дистәләгән еллардан соң (80-90 ел) мәчет...

Подробнее...

Динне хөрмәтләүче гаилә әгъзалары

Рәйсә апа белән Хаҗиәхмәт абый Сабитовлар 5 кыз, 2 егет  тәрбияләп тормыш юлына бастыралар. Хәзерге көндә 3 кызы, 1 егете исәннәр, барысы да мул тормыш белән яшиләр, оныклар тәрбиялиләр. Матмаста яшәүче кызы Зиләфрүз мәчеткә садака итеп 40 бокал китергәнендә, ашлар уздыра торган бүлмәләргә ремонт кирәклеген күреп кайтып, энесе Зөфәр, сеңлесе Асия, вафат булган олы абыйсы Хәйдәр абый балалары белән сөйләшеп, уртак фикергә килеп ремонт ясатырга булалар. Хәйдәр абый белән Хәбирә апаның да 5 баласы була – Фәрвәз, Нәзирә, Рөстәм, Разыйм, Фирзинә. Абый да соңгы өчесен урнаштыра алмыйча үлеп...

Подробнее...

Карбанда яңа аллаһ йорты ачылды

41-4Яркәү районы, Карбан авылында тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылды. Авыл табигатьнең матур урынында - Түре һәм Тубыл елгалары кушылган урында урнашкан. Карбан авылында Советлар Союзы Герое Хәмит Неатбаков туып-үскән. Бөек Ватан сугышында күп батырлык күрсәткәне өчен «Алтын йолдыз» ордены белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә авылда Геройның кызы Әнисә апа яши, аның белән дә күрешеп әңгәмә кордык. Мәчеттә имам вазифасын Ильяс Тимергали улы Ярмөхәммәтов алып бара. Шулай ук монда җәй көннәрендә элек дини эшләрне алып барган Нурислам хәзрәт Фәйзуллин да яши. Ул умартачылык белән шөгыльләнә, мәчет...

Подробнее...

Яңа мәчетләр төзелә

41-6Тубыл районының Арткыавылында матур мәчет төзелеп килә, монда ул авылдашлар тырышлыгы белән башкарыла. Документларын әзерләү өчен мөселман оешмасы җитәкчесе Әбделхәй Юмашев үткән юлларны санап та бетерерлек түгелдер. Алар берничә папканы тәшкил итәләр. Мәчет тә аның бабасы йорты урынында төзелә. Юл аркылы 1897 елда салынган, заманына карата мәһабәт булганлыгы күренеп торган агач Аллаһ йорты әле дә күркәм булып басып тора. Анда үз вакытында мәктәп тә, склад та, амбар да, клуб та булган, хәзер инде кулланырга яраксыз.

Әбделхәй Юмашев: “Күп калмады, төзеп бетерәчәкбез. Киләсе...

Подробнее...

Дини белемне арттыру өчен

41-8Сентябрь аенда дин әһелләре быелгы өченче белемнәрен күтәрү курсларына җыелдылар һәм ул “Ислам: тарих, традицияләр, террорлыкка каршылыкның хокукый нигезләре” дип аталды. 5 көн буена якташларыбызга Төмән, Казан, Уфа мөгаллимнәре төрле темалар буенча дәресләр бирделәр, лекцияләр укыдылар. Бу курсларда Ямал-Ненец автоном округыннан да килгәннәр иде. 45 кеше арасында берничә хатын-кыз булуы да әйбәт күренеш. Алар арасында Рәйсә Юлдашева Вагай районының Икенче Сала авылы мөселман...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836