#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вәгазь

Әгүзү-билләһи минәш-шәйтаниираҗим. Барча галәмнең хуҗасы мәңгелек булучы Аллаһы Тәгалә.

Без күргән һәм күрмәгән, без белгән һәм белмәгән барча мәхлукатны, барча затларны юктан бар иткән – ул Аллаһы Тәгаләдер.

Ислам диненең нигезе һәм иманның төп шарты – Аллаһыны тану. Аллаһының барлыгына барча акыллы адәм фикерләп ышанырга тиеш. Иманның нигезе сурәткә дә, ниндидер сынга, тәреләргә дә карап түгел. Без тормышта кечкенә генә әйбернең дә үзеннән-үзе юктан бар булуына ышанмыйбыз һәм әйберне барлыкка китерүе ул бөек Аллаһы Тәгаләдер.

Физикада шундый закон бар: “Беренче тәэсир итүче нульгә...

Подробнее...

Ураза бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Хвала Аллаху, Господу миров, Милостивому и Милосердному, даровавшему нам Свою безграничную милость. Да пребудет благословение Аллаха, Его любимейшему Посланнику Мухаммаду (салляллаху алейхи вассаллям), а также его семье, и его благороднейшим сподвижникам.

Дорогие братья и сестры! Уважаемые единоверцы!

Позвольте мне от имени Духовного управления мусульман Тюменской области и от себя лично поздравить всех с праздником Ураза-байрам!

Вот и закончился благословенный месяц Рамадан. Сегодня мусульмане всего мира празднуют окончание поста, сегодня их сердца наполнены радостью и...

Подробнее...

Төмәнлеләр республика ифтарында

22 июнь көнне Татарстан башкаласының “Казан-Арена” стадионында узган IV республика ифтар мәҗлесендә якташларыбыз Фатыйх хәзрәт Гарифуллин белән Мөдәррис Юлдашев та катнаштылар. Ошбу чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФнең Мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә оештырылды. Республика ифтарына килүчеләр арасында республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар булдылар. Чарада ...

Подробнее...

Кугалы мәчете җомга намазында шыгрым тула

23-3Укучыларның сораулары буенча мәетне соңгы юлга озату тәртипләрен дәвам итәбез. Башы 19 нчы санда “Иман” сәхифәсендә чыкты. Сорауларыбызга Төмән шәһәре, Кугалы авылында туып-үскән “Әбүбәкр” мәчете имамы Сөләйман Рәис улы Садретдинов җавап бирә. Аның бабасы үз гомеренә Кугалы авылында мулла булган. Сөләйман хәзрәткә кечкенә чагында бабасы мәетне соңгы юлга озату тәртипләрен өйрәтеп килә. Еш кына оныгын зиратка мәет күмгәндә алып бара, аңлата. Бала чакта зиһен бик яхшы эшли, ул аннары гомер буена онытылмый.

Сөләйманны иң беренче зират караучы итеп билгелиләр (бабасы вафатыннан...

Подробнее...

Бай рухи материал туплап

23-2Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтте. Анда өлкәбездән дә делегатлар катнаштылар (рәсемдә). Форум, анда алган тәэсирләре белән  редакциябез кунагы Фатыйх хәзрәт Гарифуллин уртаклашты.

– Пленар утырышта 916 делегат катнашты, дип әйттеләр. Елдан ел ераграк төбәкләрдән киләләр. Быел Сахалин, Хабаровск шәһәре, Амур, Тамбов өлкәләре, Дагестан һәм ерак чит илләр вәкилләре дә очрады. Без, телебез, динебез өчен мәгълүматларга сусаган себер мөселманнары, яңа китапларның чыгуына бик шатландык. Бүләк итеп бирелгән 2017 елга календарь, Болгар турында...

Подробнее...

Үлгәннәрнең каберен бел

23-41 май көнне безнең Индәр авылында “Цымсалыр” оештырылды. Өлкәнең төрле шәһәрләреннән авылдашлар, туганнар, балалар кайттылар.

Зиратка барып муллабыз Радик Имангулов һәм Тубылдан Айвар Уразов, Мидхәт Вәлитов мәрхүмнәрнең рух-шәрифләренә багышлап Коръән сүрәләре укып, дога кылдылар.

Шулай ук зиратны чистартып, буядылар.

Радик муллабыз авылдашлар белән зиратыбызга ремонт ясарга акча җыярга дип килештеләр һәм исемлек буенча акча җыелды.

Авылдашларга һәм килгәннәргә зур рәхмәт!

Исән-имин яшәп, киләсе очрашуларга кадәр сәламәт булыйк, Ходаем дөньяга тынычлык бирсен.

...

Подробнее...

Хуш киләсен, изге рамазан!

6 июнь – Изге Рамазан ае һәм ураза башлана.

Хисапсыз әҗерләр алыр вакытлар җитте. Булган малыбыздан тиешле зәкәтләребезне чыгара торган вакытлар. Инде зәкәт бирергә нисабыбыз җитми икән, мескеннәрне, зәгыйфьләрне, гарип-горабаларны сөендерә торган вакытыбыз. Рамазан аенда бер бәндә нәфел намазы укыды исә - нәфел намазы фарыз шикелле языла, рамазан аенда бер бәндә фарыз намазы укыды икән – ул 70 фарыз шикелле языла.

Рамазан ае – мәгърифәт ае. Аның беренче 10 көне рәхмәт көннәре дигән идек. Икенче дистәсе – гөнаһыбыздан пакъләнү көннәре.

Көннәрнең иң хәерлесе – җомга көн ике...

Подробнее...

Дөньяда изгелек яшәтә түгелме?

19-2Төмән шәһәрендә яшәүче Тәския Таип кызы Ташкалова искитмәле әби. Дөньяның нинди авырлыкларын, кайгыларын кичерсә дә, бүгенге көндә 84 яшенә карамастан, ул һаман да шат йөзле. Танышларын очратса, кояштай балкып, аларны кочаклап ала.

Тумышы белән ул Ямбай авылыннан. Тәския апаның бабасы репрессиягә эләккән, улы да (Тәския апаның әтисе) артыннан эзләп киткән җиреннән юкка чыккан. Ә бабасы, киресенчә, исән-сау кайта алган. Шуның өчен Тәския апа әтисен хәтерләми. Әнисе, аңа 9 яшь булганда, 37 яшендә үлеп китә.

Тәския апа сугыштан кайткан Әкрам Әсмат улына 1951 нче елны кияүгә чыга...

Подробнее...

Акъярда коточкыч афәт

Төмән районы, Акъяр авылында коточкыч фаҗигале хәл булды. 10 мартта төнлә янгын чыгып, Ихсановлар гаиләсендә дүрт кеше янып үлде. Гаилә башлыгы Сәгыйт Ихсанов (41 яшь), хатыны Оксана (37 яшь), сигез яшьлек уллары Эмиль һәм Эсениягә 1,9 ай иде.

Унике яшьлек кызлары Сюзанна гына исән калды. Янгын афәтенә авыл кешеләре, тирә-яктагы авыллардан бер кеше дә битараф калмадылар. “Червишево” хакимияте башлыгы М.А.Капустин якыннарының һәм туганнарының кайгыларын уртаклашып, соңгы юлга озатуга 35 мең акчалата ярдәм итте. Шулай ук янгын урынына Төмән районы депутаты В.И.Курагин үзе килеп, туганнарының...

Подробнее...

22 Май - Бәраәт кичәсе – бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн

Хәдисләрдә Бәраәт кичәсе турында: “Шәгъбән аеның 15нче кичәсен намаз укып үткәрегез, ә көндезен ураза тотыгыз. Бу кичәдә Аллаһы Тәгалә таң атканчы, тәүбә кылучы бармы – Мин ярлыкаучы, саулык-байлык сораучы бармы – Мин бирүче, дип әйтәчәк”, - диелгән.

Җәбраил фәрештә әйтте: “Әй Мөхәммәд, сезгә сөенеч, дөреслектә, Аллаһы Тәгалә барча өммәтеңә бүләк кылды, шул кешеләрдән башкага (ягъни ширек катучылардан башкаларга) ярлыкамак белән, ширек китерүчеләрдән башкаларның гөнаһлары барчасының да гафу кылынды”. Моның ахырында Җәбраил (галәйһиссәләм) әйтте: “Әй Мөхәммәд, башыңны күккә күтәр һәм кара...

Подробнее...

15 апрель – Рәҗәб ае

Рәгаиб кичәсе – Рәҗәб аеның 1нче җомга киче. Рәгаиб сүзе гарәп теленнән тәрҗемәдә “теләкләр” вә “морадлар” дигән мәгънәгә туры килә.

Рәгаиб – ислам дине буенча Аллаһы гафу вә рәхмәтен колларына күбрәк иттереп бирелгән һәм догалар кабул ителә торган кичә.

Мөхәммәт пәйгамбәр әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахланган кичәсе санала.

Ислам дине буенча Рәгаиб кичәсендә Мөхәммәт пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә үзенең рәхимлеген иңдергән, бу кичтә чиксез күп фәрештәләр иңгән. Пәйгамбәр Аллаһыга шөкерләр кылып 12 рәкәгать нәфел намазлары кылган дип сөйләнә.

Бу кичәнең, дөрестән дә...

Подробнее...

Авылдашларыма рәхмәтлемен

1973 елның 29 январенда әниемне туган авылы - Төмән районы, Ямбайга алып барып, әнисе янына күмеп кайттык. 43 ел вакыт үтеп китсә дә, авылым кешеләренең әнине хөрмәт итеп, соңгы юлга озатулары онытылмый.

Ул көнне тышта 43 градус салкын иде, әни төнге сәгать икедә вафат булды. Исән чагында: “Кая күмелсәм дә ярый”, - дип әйтсә дә, туган авылы Ямбайга алып бардык.

Механик Равил Нотфуллин (кодабыз) будкалы машинасын алырга рөхсәт бирде. Шоферы – укучым Мәлик Варис улы Гайсин алып барды. Абый муллабыз белән 1-2 кешегә хәбәр итеп, алар тиз генә кешеләрне өндәп җыелып та өлгерделәр, сәгать...

Подробнее...

Аллам уңышлар бирсен

Декабрь ахырында Түбән Тәүде районы, Киндерле мәдәният йортында балалар өчен Мәүлет бәйрәме оештырылды.

Киндерле мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов төрле дини тармаклардан әзерләнгән сораулары белән укучыларның дини белемнәрен тикшерде. Арада Кыскыркүл мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ленар Төлмәтов хәзрәтнең һәр соравына җавап бирергә әзер булып, кулын күтәрде. Мин залда арткы рәттә Кыскыркүл малайлары белән кыздан: “Сезне кем өйрәтте?” – дип сорадым. Әти-әнисе Сочи шәһәрендә яшәүче яшь егет Дәүләтбай Альберт улы Зарипов Кыскыркүлгә әбисе - Равилә Сәйфетдин кызына кунакка кайткан арада...

Подробнее...

Мәчетебезнең нуры ул

Яркәү районы, Шатан авылында яшәүче гаилә турында язарга булдым. Вәлия Айзатулла кызы белән Әхмәтгали Әхмәтҗан улы Абдуллиннарның кавышуларына 50 ел вакыт үтеп киткән. Аларның бүгенге көндә дә матур парлар булып калулары һәм күркәм тормышта яшәүләре белән кызыксынып, үткәннәргә бераз йомгак ясадык.

Әхмәтгали абыйның әтисе Әхмәтҗан Башкортостаннан икән, аның якташым булуы да мине бигрәк кызыксындырды. Әнисе Шәмсекамал Казан ягыннан. Бу парлар Тәүде авылына килеп урнашканнар. Шулай итеп Әхмәтгали абый шул авылда туып-үскән.

Туган авылында башлангыч классларны тәмамлагач, Кызылъярда 7...

Подробнее...

Яши белеп яшәлгән картлык үзе бер шатлык

Мин намазга басып, Коръән китабын үзлектән укырга өйрәнмәгән булсам, моңа кадәр әллә кайчан җир куенында булыр идем, - дип Сөрия апа сүзен башлады.

- Безнең дә яшь һәм матур чаклар бар иде. Кайчандыр олылардан: “Гомерләр бик тиз уза, бер ишектән кереп, икенчесеннән чыккандай гына булып каласың икән”, - дигәннәрен ишетеп үссәк тә, болай ук тиз узасын аңлап җиткерми идек.

Сугыш чоры балалары буларак, авыр михнәтле язмыш безне дә читләтеп узмады. Үзәкләр өзелеп ашыйсы килүләр әле дә искә төшсә, йөрәкләрне чеметеп алгандай була. Шул елларда безне балтырган, кычыткан һәм башка үләннәр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836