#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган авылым явызбыда

41-2Гайдел - Корбан бәйрәмен үземнең туган авылымда каршыладым. Намаздан соң корбан чалу чараларына әзерләнә башладылар. Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп, корбан чалып, бәйрәм мәҗлесен уздыру вазифаларын авыл мәчете идарәсе үз өстенә алган, зур тырышлык белән әзерләнгән. Һәркемнең дә бу изге, саваплы эштә катнашасы килде. Яшь ир-атлар учак ягу, су китерү эшләрен башкарсалар, хатын-кызлар савыт-саба әзерләү, өстәлләр җыю, казан артында аш пешерү эшләрен карадылар.

Авылның һәрбер остабикәсе бәйрәм табынына үзе пешергән...

Подробнее...

“Этнос”та корбан бәйрәме

41-4Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә Корбан бәйрәме бик зурлап үткәрелде. Сый тулы өстәлләр каршына өлкәннәр белән төрле милләт балалары  тезелешеп утырганнар. Чараны күңелле, эчтәлекле итеп рус һәм татар телләрендә үзәк хезмәткәрләре – Наисә Гайнельянова белән Әлфинур Касыймова алып бардылар. Корбан бәйрәмен Коръән сүрәсен укып Төмәннең Кугалы авылы мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Садретдинов ачты.

Үзәк директоры Александр Градусов халыкны чын күңелдән котлады һәм чараны уздырырга матди...

Подробнее...

Имамнар яңадан семинарга җыелдылар

41-5Төмән шәһәре янындагы Ямбай авылының тарихи мәчетендә өлкә диния нәзарәте өлкә хакимияте каршында булдырылган попечительләр советы ярдәмендә имамнар өчен өченче семинар оештырды. Бу укуларда өлкәдә эшләп килгән барлык дини идарәләргә караган мөселман оешмаларыннан 70ләгән дин әһеле катнашты.

- Бу безнең өченче семинар, алдагыларында укытучыларны Уфа ислам университетыннан чакырган идек. Имамнарга да кызыграк булсын, дип бу юлы алар мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин аркылы Мәскәү ислам университетыннан килделәр. Берсе фикх фәне, икенчесе гакыйдәдән дәрес бирәләр. Тарихка карасак та, Россиядә...

Подробнее...

Гаетне олылап

41-3Ел саен Корбан бәйрәмен Тубыл районы, Күкрәнде авылында да зурлап уздыралар. Менә быел да 24 сентябрь көнне Корбан гаетенә багышланган намазны иртәнге сәгать 10да укыдылар. Мулла вазифасын үтәүче Күчем Нәҗип улы Гайсин шатлык тулы котлау сүзләре, изге теләкләрен авылдашларына ирештерде, бәйрәм тәртипләре буенча аңлатма бирде. Аннары көчле, ачык тавышы белән намаз укыганнан соң дога кылдылар.

“Корбан бәйрәменең асылы – бер-береңә мәрхәмәтле булу. Изге бәйрәм көнендә олы һәм кече гөнаһларыбызны Аллаһы Тәгалә кичерсен, кылган догаларыбызны кабул итсен иде”, - диде, һәркемгә...

Подробнее...

Яшәгән саен яшисе килә

24 сентябрь көнне минем туып үскән һәм гомер иткән Муллаш авылы мәдәният йортында Корбан бәйрәме булып үтте. Бу бәйрәмне оештыручы авылыбыз мулласы Хәмзә Нәчметдин улы Нурмөхәммәтов һәм Нияз Имәгәт улы Уразумбетов булдылар. Корбан бәйрәменә бүләк итеп Аллаһы ризалыгы өчен 4 сарык суйдылар. Муллаш авылыбызның “Диләрә” кибете хуҗасы Гөлия Әминова бер сарык һәм Боровой поселогыннан Равил Вафин өч сарык бирделәр. Зур өч казанда шулпа һәм ике казан пылау пешерделәр. Пылау пешерүче безнең авыл остасы Сабирга тиң беркем булмас.

Өйлә намазыннан соң тантананы Хәмзә абый Коръән укып...

Подробнее...

Никах укытып яшәү шарт

36-3Күптән түгел Түбән Тәүде районына керүче ике авылдан яшь парлар кавыштылар. Никах туен, гадәттәгечә, кыз туып-үскән йортта – Урманбаш авылында уздырдылар. Өй хуҗалары Илһам Равил улы белән аның тормыш иптәше Әлбинә ханым Хәйруллиннар авылга керүгә үк балкып торган беренче йортта яшиләр. Башка авылдашлары кебек алар да тырышып-тырмашып көн күрәләр. Берничә ел элек уллары Рушанны өйләндерделәр. Хәзер инде кызлары Гүзәлгә чират җитте. Кияү кеше - Саз Тарман авылыннан Марсель Миневәр улы Масямов...

Подробнее...

Никах – аллаһы тәгаләнең ризалыгы

Гомер-гомергә татар халкының күркәм кешеләре, милли йолалары, гореф-гадәтләре белән данлы. Кайда гына яшәсәк тә, кем белән аралашсак та, татар булуыбыз белән горурланабыз.

Бигрәк тә хәзерге яшьләрнең тормыш юлларын никахтан башлаулары куандыра. Беркемгә дә сер түгел, советлар чорында яшьләрнең күпчелеге тормышларын ЗАГСтан башлыйлар иде. Ә хәзер иң беренче никах – ягъни Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын, хәер-фатихасын, рөхсәтен алудан гыйбарәт. Һәр кеше, үзенең яраткан яры белән гаилә тормышы башланганчы, Аллаһы Тәгалә каршындагы әлеге йоланы узарга тиеш.

Гаилә корганчы егет белән кыз да...

Подробнее...

Хаҗ сәфәренә җыеналар

Быелгы Корбан аенда Мәккә-Мәдинәгә хаҗ ясарга баручылар турында кызыксынып өлкә мөселманнары Диния нәзарәте имам-ахуны Зиннәт хәзрәт Садыйковка мөрәҗәгать иттек. Быел доллар бик күтәрелде һәм әле дә үсешен дәвам итә. Төмән өлкәсе хакимияте хаҗга елдагыча акча бүлеп бирә. Шул акчага башка елларда 15ләп кеше хаҗга баручыларга ярдәм итү өчен барган булса, быел 8 генә кеше бара ала икән.

Үз акчаларына түләп баручылар саны да мактанырлык түгел, нибары чама белән дүрт кеше, - диде Зиннәт хәзрәт. Шулай ук кайсы аэропорттан (үткән елны Екатеринбург аэропортыннан) очулары да әлегә...

Подробнее...

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Корбан чалу

Куй, сарык һәм кәҗә - һәрберсен берәр кеше өчен корбан итү дә дөрес. Корбан кылыначак куй, сарык һәм кәҗәнең бер яше, сыерның ике яше тулган булу тиешле. Сыер җиде кеше өчен корбан кылынганда, ул кешенең һәркайсысы корбан гамәлен ният кылу тиешле. Әгәр дә араларыннан берсе ит өчен катышса, һичберсенең өлеше корбаннан хисапланмас.

Корбан чалу йоласы

Корбан гаете Зөл-Кәгъдә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Бу көн һәр мөселман өчен аеруча кадерле. Ир-атлар төркем-төркем булып җыелып, мәчеткә барганда тәкъбир...

Подробнее...

Дога җанга дәва

Ризык муллыгы өчен

Ошбу доганы дәвамлы хәлдә уку һәртөрле эшне җиңеләйтергә сәбәп булыр. Әлеге кешенең ризыгы да мул булыр, кешеләр арасында да бик күркәм булып күренер.

Укылышы: Йә хәмидүл-фәггъалү зәл-мәнни гъалә җәмигъый халькыйһи би-ләфзыйһ.

Һәртөрле һәлакәтләргә каршы

Берәр кеше түбәндәге дога белән Аллаһы Тәгаләгә ялварса, зарарлы нәрсәләрдән котылыр. Залимнең золымыннан һәм һәртөрле һәлакәтләргә каршы ошбу дога бик тәэсирле булыр.

Укылышы: Әллаһүммәс-бүл гүаләйнә кәнфә ситрикә үә әдхыйльнә фи мәкнүһи гайбикә үәх-җүбнә гъан ширари халькыйкә үә хәлли бәйнәнә үә...

Подробнее...

Тыныч җир

Безнең авылдан ерак түгел зират бар. Шул туганнар ята торган җирдә тынычлык яши. Яр астында елга ага. Яз үтсә елга кечерәя һәм ул Агыт елгасына барып тоташа. Шул тыныч җиргә барырга беренче майны ел да көтеп алабыз. Ата-бабаларның һәм якыннарның каберләрен карыйбыз, чистартабыз, хәтем-дога укытып ризалыйбыз. Төрле яклардан халык җыела, күрше авыллардан да килүчеләр була. Авыл хакимиятенә рәхмәт, зиратның әйләнәсен штакетник белән читәнләтте.

Илдар МУТАКАРОВ, Вагай районы, Меткә авылы.

Дөньякүләм билгеле химик

32-3«Минем бабаем Вәлиулла һәм Рево абыемның әтисе Сәфәр - бертуганнар. Сәфәр баба Косыгин чорында СССРның җиңел промышленность министрлыгында баш бухгалтер булып эшләгән. Укымышлы кеше булган. Сәфәр бабаның кая укыганын белмим, минем бабам Вагайда гимназия тәмамлаган”, - дип сөйләде туганы турында Лилия Бухарина.

“Рево Сәфәр улы Сагитуллин - бөек рус галиме – химик”, дип язылган энциклопедияләрдә. Данлы якташыбыз Вагай районының Карагай авылында туган. 23 яшендә Мәскәү дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаган. Аннары кандидатлык диссертациясен яклап, гомерен фәнгә багышлаган. Илнең...

Подробнее...

Татар юнәлешендә эз калдырган якташлар

32-5Тубыл шәһәренең Пушкин урамында урнашкан 31нче балалар бакчасын якташларыбыз яхшы хәтерли. Гөрләп яшәде бу бакча: татар теле түгәрәгенә йөрүче нәниләрнең уңышларын шәһәр күләмендә узган Сабантуйларында, төрле чараларда сокланып карады шәһәр халкы, хакимият вәкилләре. “Чебиләрем” ансамблен җитәкләүче балалар бакчасы мөдире Зиннура Зәннәт кызы Сәетова эшендә нык таләпчән булса да, киң  күңелле, ярдәмчел, милләт җанлы булды. “Чебиләрем”не шәһәрдә дә таныйлар иде. Милли бәйрәмнәребезне бизәүче нәни артистларны...

Подробнее...

Дин дәресләре

(Егерме өченче дәрес)

(Башы 2012 елның 13,15,18,36, 2013 елның 18,23,27,29,35,38,44, 2014 елның 11,14,36,45 һәм  2015 елның 1-2, 14, 18, 23 саннарында)

Зәкәт. Хаҗ әркәни ислам

М. – Без ничә төрле гыйбадәт белдек әле?

Ш. – Ике төрле гыйбадәт белдек – намаз, рүзә.

М. – Мөселман кешегә көненә ничә намаз фарыз дигән идек әле?

Ш. – 5 намаз фарыз.

М. – Шулай, дөрес. Аннан соң мөселман кешегә тагы зәкәт дигән бер гыйбадәт дә фарыз була. Тик зәкәт ул бөтен кешегә фарыз түгел, ул хәлле кешеләргә, бай кешеләргә генә фарыз. Фәкыйрь, мескеннәргә фарыз түгел. Зәкәт – малның бер өлешен –...

Подробнее...

Пәйгамбәребез (с.г.в.) киңәшләре

* Теш чистарткыч куллану – чисталыктан, чисталык – иманнан, ә иман кешене күкләргә иңдерә.

* Ризык үзенә шәфкать өмет итә: соңгы кисәккә кадәр ашап бетерүне (әрәм-шәрәм итмәүне) сорый.

* Бергәләп ашагыз, аннан соң гына таралышыгыз, чөнки фатиха – төркемнәрдә.

* Ризык әзрәк булган саен, гөнаһ та әзрәк.

* Бодай, арпа, йөзем, тары, майлар, бал, сыр, кузы чикләвеге, зәйтүн җимеше кебек ашамлыкларны артык күп куллану дөрес түгел.

* Үзеңнең ризыгыңны таң атканда аша – фатиха шунда.

* Күккә ашкач, миңа очраган фәрештәләр болай диде: “Әй, Мөхәммәд, кешеләреңә әйт, алар тәннәрен...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836