#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Чүп пакетларын зират коймасы аша ташлау кимеде”

23-5Рәсүлебез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи уә сәлләм): «Каберлекләрне зиярат кылыгыз, ул сезгә мәңгелек тормыш турында искә төшерәчәк», - дип боерды. Шуңа күрә зиратка бару динебездә сөннәт булган бик күркәм изге гамәлләрнең берсе булып тора.

Өлкәбездә зиратларга игътибар зур дип беләм. Чөнки төрле яклардан каберлекләрдә өмәләр үткәрү турында хәбәрләр килеп тора.

Бу юлы «Ахирәт» җирләү эше мәсьәләләре буенча муниципаль казна учреждениесе караучысы, Төмән шәһәрендәге Кугалы (Матмасс) поселогы мөселман оешмасы җитәкчесе Сөләйман хәзрәт Садретдинов безгә Яңавыл зиратында өмә үткәрәчәкләрен, волонтерлар, җирле...

Подробнее...

Изгелек таратучылар

«Әл-Манар» волонтерлары Төмән өлкәсенең Вагай районы Сөләймән авылындагы янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм күрсәттеләр.

Май башында коточкыч янгын Хәлитовлар гаиләсенең йортын һәм мөлкәтен тулысынча юкка чыгарды. Гаиләдә ике балигъ булмаган бала бар, кече кызларына биш яшь.

Янгын вакытында балалар һәм ата-аналар зыян күрмиләр, әмма йорт яшәү өчен тулысынча яраксыз хәлгә килә. Гаилә вакытлыча туганнарында урнашкан.

Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәтенең «Әл-Манар» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар аларга кием-салым, беренче кирәк-яраклар, мебель җыйганнар.

Идрис...

Подробнее...

Дини идарәдә Тукай шигырьләре яңгырады

19-4Төмән шәһәрендә өлкә диния нәзарәте офисында татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен өйрәнү курсларына йөрүчеләр җитәкчеләре - педагогия фәннәре кандидаты, хаҗи Рафаэль Гадиев тырышлыгы белән төрле бәйрәм оештырып кына торалар. Бу юлы алар бөек Тукайның туган көне – Туган тел көне алдыннан аңа багышланган кичә үткәрделәр. Монда курска йөрүчеләр генә түгел, барлык дини идарә әгъзалары җәлеп ителде. Дога белән башланган чараны Габдулла Тукай тормышына багышланган чыгышлар дәвам итте.

Мөфтиебез Зиннәт хәзрәт Садыйков «Тукай һәм дин аерылгысыз бер агачның ботагы һәм тамыры», аннары...

Подробнее...

Тубыл мәчетләрендә Ураза гаете намазлары

19-5Изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм вәгазьләрен тыңларга Ураза гаете намазларына килгән мөселманнар белән мәчетләребез шыгрым тулы булды. Ай дәвамында мөселман кардәшләребез шәһәр мәчетләрендә, өйләрендә мул табыннар әзерләп ифтар ашларын уздырдылар. Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә һәм тарихи мәчетебездә Ураза гаете намазын мөселманнар җәмәгать белән укыдылар.

Төбәк диния нәзарәте мөфтие Ибраһим Сухов: «Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын! Барчабызга хәерле имин тормыш, игелекле гамәлләр телик», - дип, шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның Котлау хатын укыды...

Подробнее...

Киндерледә

19-6Түбән Тәүде районы, Киндерледә Ураза бәйрәменә иртәнге сигезенче яртыда беренче булып аксакал – авылның иң өлкән кешесе, мәчетне төзүне җитәкләүче, озак еллар иман йорты рәисе вазифасын башкаручы 93 яшьлек Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин килде. Мөселманнар мәчеттә иртән гает намазын укыганнан соң, беренче катка янкормага бәйрәм ашына төштеләр. Мәчет имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов авылдашларны, күрше авыллардан килгән кунакларны хуш күреп каршы алды. Мул өстәлләр артында утырган халыкны бәйрәм белән котлап вәгазь сөйләде.

- Ай буе сынатмый ураза тоттык. Дөньялар тыныч торсын, күпмилләтле халык дус-тату...

Подробнее...

Хатын-кызлар өчен беренче ифтар үтте

Төмәннең «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсе «Әйдә Төмән» оешмасы белән берлектә матур һәм назлы затлар өчен ифтар үткәрделәр. Тантана Төмән шәһәренең затлы «Vintage» ресторанында узды. «Amira» оешмасы яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр, кызлар кулларга бизәкләр төшерделәр. Оештыручылар изге Рамазан ае белән тәбрикләп чараны башлап җибәргәч, сүз Энҗе Миргазизовага бирелде.

Ул гаилә, ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә тукталып үтте. Рөстәмбәк хәзрәт Хазиев дога кылып, изге теләкләр теләде. Аннары сүзне Фатыйх хәзрәт Гарифуллин алды. Ул ураза, аның мәгънәсе, авыз ачу...

Подробнее...

Бөтен көчен биреп башкарды

14-4“Малларын иртә-кич, яшертен яки яшермичә (хак юлында) сарыф иткәннәргә Аллаһ хозурында әжерләр бар. Аларга һичбер куркыныч янамас, аларга кайгы килмәс”. Коръән тәфсире, (2:274).

Вагай районының Баеш авылы Иртеш елгасының уң ягында урнашкан. Мондагы изге дип танылган урын - моннан 600 еллар чамасы элек ерак Бохарадан 366 дин таратучы шәехләрнең берсе - Баеш авылы зиратында күмелгән Хәким ата әүлия астанасы дип атала.

2000 елларда гаепсез онытылган, югалтылган дини йолалар, гореф-гадәтләр һәм җимерелгән манаралар, мәчетләрне яңадан үз халкына кайтару белән бергә Аллаһы Тәгалә йортлары - мәчетләр...

Подробнее...

Өлкәдән үзе генә

14-2Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең бер хәдисендә: «Гыйлемне бишектән алып ләхеткә хәтле эзләгез», - диелә.

Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Аләутдинов җитәкчелегендә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормыш юлы турындагы китап нигезендә, халыкара бәйге узды. Бу конкурста барлык теләүчеләр катнаша алдылар. Конкурсның максаты - Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышын белү.

Беренче этап 27 февральгә билгеләнгән иде.

Ике төркемдә рус теллеләр һәм кыргызлар катнаштылар. Рус телле төркемдәге 729 кешенең 50се финалга чыкты.

Икенче этап 6 мартта Мәскәү Җәмигъ мәчете конференц-залында узды.

Бу чарада Россия...

Подробнее...

Шәгъбан аенда

14-517-18 март көннәренә туры килгән Бәраәт кичәсен хөрмәтләп, Маслау һәм Пушнаш авылы халкы Аллаһы Тәгалә йортында, аның рәхим-шәфкатьләренә ирешү теләге белән аш үткәрде.

Булган, белеп, я белми кылган гөнаһлардан котылу, төрле уңышларга ирешүне теләп, гыйбадәттә, изгелектә булырга тырышып, Бәраәт кичәсен зур теләкләр белән уздырырга тырышты өлкән яшьтәгеләр.

Иң зур өметебез һәм теләкләребез – илдә тынычлык булсын, килә торган матур язлар якты, аяз, мул тормыш алып килсен, дидек.

Чараны үзенең вәгазь-догалары белән сокландыручы имамыбыз Тубыл мәчетеннән килгән Фәннур хәзрәт Казыймов булды...

Подробнее...

Төмән мөселманнарын Рамазан аена әзерләнергә чакырабыз

Изге гамәлләр ае - изге Рамазан көннән-көн якыная бара.

Аллаһы Тәгаләгә якынаюга әзер, тик нишләргә кирәклеген белмәгән һәркемне «Рамазанга бер адым» курсларына чакырабыз. Курсларда тыңлаучылар Ислам нигезләре, постны үтәү кагыйдәләре белән таныша, гарәп алфавитын өйрәнә, аннары Коръән сүрәләрен өйрәнүгә керешәчәкләр.

Дәресләргә ир-атлар да, хатын-кызлар да йөри ала.

Алар Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте офисында (адресы: Төмән шәһәре, Сакко урамы, 5 йорт) һәр якшәмбе көнне 9: 00 сәгатьтә башлана.

Курсны Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте Ислам...

Подробнее...

Дин әһелләре качакларга ярдәм итәләр

Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков фатихасы белән төбәкнең мөселман дини оешмалары Донбасстан килгән качакларга булышу өчен хәйрия акциясе оештырдылар.

Мөфти өлкәдәге имамнарны һәм мәчетләргә йөрүчеләрне күченүчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә чакырды.

«Россиягә кораллы конфликт зоналарыннан килгән качаклар бик авыр хәлдә калды, алар һәрьяклы ярдәмгә мохтаҗ. Һәм безнең бурыч – бу авыр минутларда аларга ярдәм итү», - диелә мөфти мөрәҗәгатендә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акча җыю үзәкләштерелгән рәвештә, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчелегендә...

Подробнее...

Рамазан ае хакында

Рамазан – Һиҗри тәкъвимнең тугызынчы ае.

Әлеге айда Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрлек килә, Коръәннең беренче аятьләре иңдерелә башлый.

Рамазан аеның беренче 10 көне – рәхмәт көннәре, икенче 10 көне – мәгъфирәт (гафу итү), өченче 10 көне – Аллаһының рәхмәтенә ирешү көннәре дип атала.

Рамазан аенда (Исламның биш нигезенең берсе) ураза тоту мөселманнарга һиҗрәтнең икенче елында тиешле була.

Ураза тоту – таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчыга кадәр ашау, эчүдән һәм якынлык кылудан тыелу.

Рамазан аенда ураза тотарга тиешле...

Подробнее...

17 марттан 18енә каршы кичтә – Бәраәт кичәсе

Бу кичәдә кешеләрнең бер еллык язмышлары билгеләнә. Иңнәребездәге ике фәрештә ел буена кылган гамәлләребезне язып баралар. Шушы кичтә фәрештәләр тарафыннан язылган гамәл китабыбыз Аллаһ хозурына күчә, аның урынына яңасы ачыла.

Бәраәт кичәсе ахшам намазыннан соң керә.

Аллаһы Тәгалә бу кичә хакында болай дип әйтә:

1. Ха мим.

2. Кеше өчен кирәк нәрсәләрнең барчасын ачык бәян итүче Коръән белән ант итеп әйтәмен.

3. Без ул Коръәнне мөбарәк кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны «куркытучы булдык”.

4. Ул Кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем...

Подробнее...

Намус белән хезмәт итүче

6-3Менә инде ике елга якын Төмән районы, Ямбай мәчетендә имам-хатыйб вазифасын Ришат (Эдуард) Юнысов башкара. Бу көннәрдә аның гомер бәйрәме булу сәбәпле, якташлары редакциягә мөрәҗәгать итеп котлау, рәхмәт сүзләрен җиткерүебезне үтенделәр. Имам-хатыйб турында әйтелгән бик күп җылы сүзләрнең берничәсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Минзәлә Зарипова: “Ришат хәзрәт Юнысовны чын мөселман дип әйтер идем. Ул тирән белемле, чөнки дини белемне дөньякүләм танылган иң күренекле Әл-Әзхәр университетында ала.

Анда ул бик тырышып укый, гарәп телен өйрәнә. Хәтта аны зур галимнәр тәрҗемәче итеп...

Подробнее...

Карагайда тырыш якташлар яши

Коронавирус пандемиясе башлануына да ике ел тулып килә. Халык арыды инде бу зәхмәттән, аеруча медицина хезмәткәрләренә кыен, бигрәк авыр йөк төште җилкәләренә. Быелгы кыш хәйран калырлык карлы, бер яуганда айлык норманы “ишә дә куя”, ни авылда, ни шәһәрдә кешеләр кар белән көрәшә. Кышның үз матурлыгы, хозурлыгы булса да, өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да зарыгып язны көтә.

Интернеттан да, телевизордан да коронавирус турында мәгълүматны, статистиканы көн саен күзәтәбез. Бүгенге көндә өлкә үзәгеннән еракта урнашкан татар авылларында милләттәшләребез ничек яшиләр, нинди яңалыклар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836