#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Батырлыгы үрнәк итеп сөйләрлек

12-9Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары ерагая бара. Сугыш ветераны Нурмөхәммәт Мөхәммәди улы Мортазинның безнең арабыздан киткәненә быел 35 ел була. Онытылмаслык сугыш еллары, әти-әнисе, балачагы турында Нурмөхәммәт Мөхәммәди улының кече кызы Мәүҗидә Нурмөхәммәт кызы Сәетова хатирәләрен барлады.

- Әбиебез Сәхибә тумышы белән Көсәйкүл авылыннан, бабаебыз Мөхәммәди Сатылганнан була.

Сугыш елларындагы ачлыкны, җитешсезлекне күргән күп балалы гаиләдән аларның ике уллары Бөек Ватан сугышына китәләр. 1921 нче елны туган уллары Мөхәммәдъяр Ленинград янында барган канкойгыч бәрелешләрдә...

Подробнее...

Гомерен медицинага багышлаган

12-8Яркәү районы, Калымавыл (Утяшево) авылында Мәрьям апа белән Әбделхак абый Низамовларның 1941 елның 8 мартында Рауза исемле кызлары туа. Озакламый әтиләре хезмәт армиясенә китә. Мәрьям апа балалары белән үзе кала, сугыш вакытында күршеләре һәм авылдашлары белән бигрәк тату яшиләр. Авыл башлангыч мәктәбен тәмамлагач, җидееллык белемне Югары Сидоровада ала. Аннары Тубыл медицина училищесының фельдшер–акушер факультетына укырга керә. Уку еллары бигрәк тә авыр була. Рауза апаның Раяна белән Рәйханә апалары укытучы һөнәренә укыйлар.

Рауза апа укуын тәмамлагач, юллама белән Яркәү районы...

Подробнее...

“Укучыларыңның уңышларына шатланасың”

12-10Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында. Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, бала күңелен аңлый белә, аны ярата, шәхес тәрбияли. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе мөгаллим булып яшәргә кирәктер.

Без Төмәндә яшәүче милләттәшебез – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы исемнәренә лаек, 44 ел хезмәт стажлы мөгаллимә Миниса Газиз кызы Нигъмәдуллина белән очрашып, үзе турында сораштык.

- Татарстан Республикасының Кукмара районы, Ашмузи авылында 1947 елның мартында крестьян гаиләсендә туганмын. Безнең якларда ачлык булган, шуңа күрә әти...

Подробнее...

Якты истәлекләрем

6-3Җирле себер татар егетенең
Күкрәге киң, көчле беләге.
Тамырында ханнар каны ага,
Күңеле шат, күркәм теләге...

Себер татар егетләре
Ярышалар хезмәттә,
Эш күрсәтеп, дан казанып,
Ирешәләр хөрмәткә.

Галия Абайдуллина.

Изге эшеңә баш ия,
Себернең татарлары;

Һәйкәлеңә эз суытмый

Мөселман балалары...

Алланың рәхмәтендә бул,
Каберең нурга тулсын;

Рух-җаның изгеләр белән

Җәннәт түрендә булсын.

Галия Абайдуллина.

Язмамны кадерле һәм зур хөрмәткә лаеклы энем - Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовка...

Подробнее...

Себер җиренең лаеклы улы

6-4“Узган елның декабрь ахырында өлкә мөселман Диния нәзарәте офисында “Гурман” кулинария директоры Азат Булатов кунак булып китте. Аны Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты баш белгече Радмир Газизов каршы алды. Очрашу барышында Зиннәт хәзрәт Азат Булатовка милли традицияләрне саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне, Диния нәзарәтенә өлкәдә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруда нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Азат Булатов исеменә аның актив эшчәнлеге өчен бигрәк тә Төмән шәһәре татарларыннан...

Подробнее...

Бер рәсем тарихы

3-11Интернеттагы “Классташлар” челтәренә Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып-үскән, хәзерге көндә Түбән Тәүдедә яшәүче милләттәшебез – Анжела Фазлуллина гаҗәеп матур, сыйфатлы уникаль фоторәсем куйган. Ул карау белән үзенә җәлеп итә, кызыксыну тудыра. Бу рәсемдәге затлы, пөхтә киенгән, зыялы кешеләргә карап, укытучылар икәнлеген аңлыйсың.

Без Анжела Фәһим кызы белән очрашып, шушы фоторәсем турында сораштык.

- Балачакта Киндерледә Үзәк урамда яшәгән әбием белән бабаема бәрәңге бакчасы аша, киртәләрдән сикерә-сикерә көненә әллә ничә кат кунакка бара идем. Аларда минем...

Подробнее...

Хәтер – бәхетле киләчәк өчен кирәк ул

Сугыш елларындагы авырлыклар арасында, кечкенә генә шатлык чаткыларын тоеп, шуннан олы ямь таба белеп яшәгән Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Абидә Мөхәммәди кызы Колбаева бу көннәрдә үзенең 95 яшен каршылады.

Абидә Мөхәммәди кызы авыр, шул ук вакытта кызыклы хәлләргә бай булган тормыш кичерә. Аның әти-әнисе ачлык, корылык елларында Татарстанның Мамадыш районынан “бәхет” эзләп Себер ягына килеп чыгалар. Җирле халык аларны бер дә хуп күреп каршыламый. Эшләр өчен җир бөтенләй бирелми, тамакларын туйдырыр өчен аларга ялланырга туры килә. Әнисе Гайшәне ата-анасы көчләп урта хәлле бер карт иргә...

Подробнее...

Җырлап яшисе килә

Мәфрүзә Кашшафетдин кызы Мортазина тумышы белән Төмән районы, Талмы авылыннан. Ул тугыз балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны, күп еллар совхозда комбайнчы булып эшли, әнисе төне-көне фермада була. Балалар бу гаиләдә кече вакытларыннан эшкә, бер-берләренә ярдәм итәргә өйрәнеп үсәләр. Мәфрүзә башлангыч сыйныфларны туган авылында, аннары Ямбай мәктәбен тәмамлап, Тубыл авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтерлыкка укып чыга. Балачак елларын искә алып: “Гаиләдә күп бала булсак та, муллыкта яшәдек. Әтием пойма да басты, тимерче дә булды, әнием шәл...

Подробнее...

Рухи көч бирүче музыка дәресләре

2-3Җыр дәресләре укытучысы Вәлия Фирүс кызы Бакиева хезмәт юлын 19 яшендә башлый. Ул көн саен мәктәпкә шатланып, ашыгып килә. Башлангыч сыйныфлар пандемия вакытында да мәктәптә укуларын дәвам итәләр. Тубыл шәһәренең 9 нчы мәктәбендә җыр дәресләрен алып баручы укытучы балаларны, сайлаган һөнәрен, дәресләрен яратып, зур тырышлык куеп эшли. «Пандемия чорында эшләү авыр түгелме? Укытучы хезмәтендә нәрсәләр үзгәрде?» - дигән сорауларга ул җавап биреп:

- Эшкә җаваплы карасаң, беркайчан да эш җиңел бирелми. Уңышларга ирешер өчен таләпчән булырга, эшләгән эшеңне, балаларны яратырга кирәк. Бер елга якын...

Подробнее...

Милләтпәрвәр Айсылу Юнысова

Үз милләтенең телен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен хөрмәт итеп, яратып, аңа тугры хезмәт иткән шәхесләр Тубыл төбәгендә дә күбәя бара. Шундыйларның берсе – Айсылу Әбделмән кызы Юнысова дип әйтер идем. 2019 елның июль аенда шәһәр җәмәгатьчелеге милләтне берләштерердәй, яшь буынны үз традициләрендә тәрбияләү максаты белән ”Ак калфак” дигән оешма ачты. Монда Тубыл татар үзәге дә, Сәет Хисмәтуллин да, Римма Умитбаева, Нурилә Шамратова һәм башкалар да читтә калмадылар. Бу эшне кулай күреп, аның җитәкчесе итеп Айсылу ханымны сайладылар.

Ул эшләрне тирән тартмага салмый гына, күңел биреп...

Подробнее...

Рәхмәтләремне җиткерәсем килә

Мин нигездә җирле халкымның тормышы, яшәү рәвеше, язмышы, тел һәм дин, гореф-гадәтләр, илем-җирем, табигать турында язам. Минем бу тыйнак кына, гади һәм эчкерсез хезмәтемә бәя бирепме, әллә мадти ярдәм итәргә теләпме, иҗатымны яратыпмы, булышырга теләүчеләр дә күренә башладылар. Аларга чиксез рәхмәтемне “Яңарыш”ыбыз аша да белдерәсем килә.

Себер татарлары өчен, аның телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү нияте белән бар күңелен, җанын биреп, янып-көеп иҗат итүче шәхесләрнең берсе – Максим Сагидуллин дияр идем. Ул минем 3 китабымның себер татар телендә чыгуына сәбәпче дә...

Подробнее...

Очучы-сынаучы егет язмышы

Мин кызыклы, шул ук вакытта сикәлтәле, сагышлы гомер кичергән, олы ихтирамга лаек әниемнең туганы – Туктасын Муса улы Ишбулаев турында язам. Ул карт бабаем Хәмит Ишбулаевның оныгы.

Абыем хәрби очучы-сынаучы иде. Хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң, соңгы эш урыны – Украинаның Николаевск шәһәрендә яшәп калды.

Ул 1951 елда Тубыл педучилищесын тәмамлый. Армия сафларына чакырыла, 1953 елны Чиләбе хәрби-очучы училищесында укып чыга. Озак еллар хәрби диңгез авиациясендә хезмәт итә. 1968 елны кызыл дипломга Ленинград хәрби-һава академиясен тәмамлый. СССРның Коралланган көчләреннән киткәч...

Подробнее...

“Сезсез дөнья күңелсез”

2-5Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган әби-бабайларыбызның башыннан үткән сынаулар.

20 нче декабрь көнне Ялутор районы, Күлавыл авылында гомер кичерүче, хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны, “Яңарыш”ның актив хәбәрчесе Наҗия Минназарова (Мадьярова) үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

Күркәм бәйрәме белән аны Ялутор районының ветераннарга һәм реабилитацияләнгән затларга...

Подробнее...

Тыл ветеранын котладылар

2-6“Көсәйкүл авылында яшәүче Бәдретдин Айнетдин улы Айнетдинов 90 яшен каршылады. Хезмәт һәм тыл ветеранына район хакимиятеннән килгән вәкилләр Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын һәм бүләкләр тапшырды”, - дип хәбәр итте безгә авыл ветераннары советы рәисе Мәхмүзә Сафиева.

Бәдретдин Айнетдин улы Көсәйкүл авылында күп балалы гаиләдә туа. Биш бертуганнарыннан алар икесе исән. Бәдретдин бабайны гомер бәйрәме белән котларга 80 яшьлек сеңлесе Хәмидә апа тормыш иптәше Камил бабай белән килгәннәр. Кунаклар юбилярга сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр.

Бәдретдин бабайның үсмер...

Подробнее...

Йерак әби – шундый ерак шундый якын әби

49-5Әби - ул безнең гаилә исемле галәм үзәге. Әбием Сәлимәне без Йерак әби дип атадык, бу - ерак әби дигән сүз.

Түгәрәк йөзле, аксыл чәчле чибәр, зәңгәр, очкынлы күзле ул. Туган көненнән үк Ходай тарафыннан тамгаланган. Аның аксыл чәчләрендә тумыштан ук кар төсле ак рәтләр була. Ул, чыннан да, дөньяны яхшырак итү өчен туган һәм ул моңа иреште дә.

Уртача буйлы әбием һәрвакыт үрелгән ике толымлы, ситсы яулыклы, гади татар күлмәгеннән, алъяпкычлы булыр иде.

Ул гасырлар тирәнлегеннән килгән һәм үзе белән үз халкының, хатын-кызларның зирәклеген, игелеклелек һәм мәхәббәт хәзинәсен үз...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836