#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәтләремне җиткерәсем килә

Мин нигездә җирле халкымның тормышы, яшәү рәвеше, язмышы, тел һәм дин, гореф-гадәтләр, илем-җирем, табигать турында язам. Минем бу тыйнак кына, гади һәм эчкерсез хезмәтемә бәя бирепме, әллә мадти ярдәм итәргә теләпме, иҗатымны яратыпмы, булышырга теләүчеләр дә күренә башладылар. Аларга чиксез рәхмәтемне “Яңарыш”ыбыз аша да белдерәсем килә.

Себер татарлары өчен, аның телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү нияте белән бар күңелен, җанын биреп, янып-көеп иҗат итүче шәхесләрнең берсе – Максим Сагидуллин дияр идем. Ул минем 3 китабымның себер татар телендә чыгуына сәбәпче дә...

Подробнее...

Очучы-сынаучы егет язмышы

Мин кызыклы, шул ук вакытта сикәлтәле, сагышлы гомер кичергән, олы ихтирамга лаек әниемнең туганы – Туктасын Муса улы Ишбулаев турында язам. Ул карт бабаем Хәмит Ишбулаевның оныгы.

Абыем хәрби очучы-сынаучы иде. Хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң, соңгы эш урыны – Украинаның Николаевск шәһәрендә яшәп калды.

Ул 1951 елда Тубыл педучилищесын тәмамлый. Армия сафларына чакырыла, 1953 елны Чиләбе хәрби-очучы училищесында укып чыга. Озак еллар хәрби диңгез авиациясендә хезмәт итә. 1968 елны кызыл дипломга Ленинград хәрби-һава академиясен тәмамлый. СССРның Коралланган көчләреннән киткәч...

Подробнее...

“Сезсез дөнья күңелсез”

2-5Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган әби-бабайларыбызның башыннан үткән сынаулар.

20 нче декабрь көнне Ялутор районы, Күлавыл авылында гомер кичерүче, хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны, “Яңарыш”ның актив хәбәрчесе Наҗия Минназарова (Мадьярова) үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

Күркәм бәйрәме белән аны Ялутор районының ветераннарга һәм реабилитацияләнгән затларга...

Подробнее...

Тыл ветеранын котладылар

2-6“Көсәйкүл авылында яшәүче Бәдретдин Айнетдин улы Айнетдинов 90 яшен каршылады. Хезмәт һәм тыл ветеранына район хакимиятеннән килгән вәкилләр Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын һәм бүләкләр тапшырды”, - дип хәбәр итте безгә авыл ветераннары советы рәисе Мәхмүзә Сафиева.

Бәдретдин Айнетдин улы Көсәйкүл авылында күп балалы гаиләдә туа. Биш бертуганнарыннан алар икесе исән. Бәдретдин бабайны гомер бәйрәме белән котларга 80 яшьлек сеңлесе Хәмидә апа тормыш иптәше Камил бабай белән килгәннәр. Кунаклар юбилярга сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр.

Бәдретдин бабайның үсмер...

Подробнее...

Йерак әби – шундый ерак шундый якын әби

49-5Әби - ул безнең гаилә исемле галәм үзәге. Әбием Сәлимәне без Йерак әби дип атадык, бу - ерак әби дигән сүз.

Түгәрәк йөзле, аксыл чәчле чибәр, зәңгәр, очкынлы күзле ул. Туган көненнән үк Ходай тарафыннан тамгаланган. Аның аксыл чәчләрендә тумыштан ук кар төсле ак рәтләр була. Ул, чыннан да, дөньяны яхшырак итү өчен туган һәм ул моңа иреште дә.

Уртача буйлы әбием һәрвакыт үрелгән ике толымлы, ситсы яулыклы, гади татар күлмәгеннән, алъяпкычлы булыр иде.

Ул гасырлар тирәнлегеннән килгән һәм үзе белән үз халкының, хатын-кызларның зирәклеген, игелеклелек һәм мәхәббәт хәзинәсен үз...

Подробнее...

Бер батырлык тарихы

49-8СССР Герое, зур галим – хәрби инженер, инженер гаскәрләре генерал-лейтенанты, батырлыгы ныклык үрнәге булган Дмитрий Карбышев 1880 елның октябрендә Омск шәһәрендә туган. Әтисенең чыгышы себер казакларыннан була. Себер казаклары Россия империясендә мөһим катлам булып торган. Әтисе – Михаил Ильич Себер кадет корпусын тәмамлаган, Кырым сугышында катнашкан. Дмитрий Михайловичның этник чыгышы – керәшен татары. Керәшен татарлары – XVI-XVII гасырларның икенче яртысында православиегә күчкән татарлар. Дмитрийга 12 яшь булганда әтисе үлә.

Әнисе – Александра Ефимовна Лузгина бай Омск сәүдәгәрләре токымыннан...

Подробнее...

Өмет һәм шәфкатьлелек ияләре

49-6Медицина хезмәте гадәттән тыш җаваплы һәм иң олы хөрмәткә лаек. Медиклар тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, гомерләре, сабыйларның дөньяга аваз салуы өчен җавап бирәләр. Язмышыбыз аларның һөнәри осталыкларына һәм тәҗрибәләренә бәйле.

Без Төмәннең ашыгыч медицина ярдәме станциясенең Каскара авылындагы ярдәмче станциясендә эшләүче 23 ел стажлы югары категорияле күчмә бригада фельдшеры Зөлфия Мәүлет кызы Калиева белән очрашып, авыр хәзмәте турында сораштык.

- 1997 елны Төмәннең медицина колледжын тәмамлаганнан соң, берөзлексез сафта. Бригадада ике медик, бер шофер...

Подробнее...

Геройлар - хастаханә хезмәткәрләре

48-10«Халыклар бердәмлеге көне» уңаеннан Төмән районы мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр акциягә кушылды. Акциядә катнашу өчен гади кешеләрнең тарихы белән видеоролик булдырырга кирәк иде.

Төмән районы балаларының геройлары - хастаханә хезмәткәрләре.

Геройларның берсе – “19 нчы өлкә хастаханәсе”нең Богандинка сырхауханәсенең ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме фельдшеры Зөлфия Фәрзәт кызы Кәлимуллина.

«Бу бик зур белем багажы булган, үз эшен белгән сөйкемле яшь хатын-кыз теләсә кайсы вакытта богандинкалыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә килергә әзер. Бу чын...

Подробнее...

Игътибарлы тәрбияче

48-9Сәләтле, тәҗрибәле, балаларны яраткан тәрбияче. Бу сүзләр Тубыл шәһәренең 40 нчы балалар бакчасында тәрбияче булып күп еллар эшләгән Лия Сәйдашева турында. Чиләбе өлкәсенең Селянкино авылында туа, авыл мәктәбен тәмамлап, Златоуст шәһәренең медицина училищесында укып диплом алганнан соң, ул шәфкать туташы булып хезмәт юлын башлый. Лия Гыйззәтдин кызы үзе белән таныштырып: “Шәфкать туташы булып озак эшләргә насыйп булмады. Тормышка чыгып, гаиләм белән Пыть-Ях поселогына күченеп киттек.

Монда балалар бакчасына шәфкать туташы һәм тәрбияче булып эшкә урнаштым. 1992 нче елдан Тубылда...

Подробнее...

Укытучы – изге һөнәр ул!

41-4Укытучы– дөньяда иң изге һөнәрләрнең берсе. Кайда гына барып тотынсаң да, барыбызның киләчәге укытучы кулында. Шуның өчен һәркемнең беренче яраткан укытучысы исендә мәңгегә кала. Ул белем бирә, яхшыны яманнан аерырга, дөрес юлга басарга ярдәм итә.

Дөрес, ничек кенә булмасын, һәркемнең яраткан укытучысы була. Минем өчен ул – Хәнисә апа Алишина. Хәнисә апа белән минем беренче танышуым 2006 елның июнь аенда башланды. Мәктәп тәмамлагач, әнием белән Төмән дәүләт университетының рус-татар бүлегенә юл тоттык. Кафедрага керү белән безне ачык йөзле, сөйкемле апа каршы алды.

Ул – Хәнисә апа булды...

Подробнее...

Олылар хөрмәтенә

41-630 нчы сентябрьдә, Өлкәннәр көне белән котлап, кояш үзенең яктысын һәм җылысын аямады. Шуның өчен олыларның күңелләре дә шат, йөзләре дә күркәм иде. Тубыл шәһәрендә яшәгән олы яшьтәге милләттәшләрне чакырып себер-татар мәдәният үзәге күрешү кичәсе оештырды. Очрашырга һәм хәлләр белешергә килгәннәргә матур, зәвыклы итеп Фәүрия Ниязова пешергән бавырсак-пәрәмәчләр, тәм-томнар белән чәй өстәлләре әзерләнгән иде.

Кичәне үзәк директоры Гөлсинә Ташкеева котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Олыларга да, кичәне матурлап катнашканнарга да уңышлар, бәхетләр, саулыклар теләде.

Котлаучылар...

Подробнее...

Өйләренә барып котладылар

41-5Ел саен Өлкәннәр көнен Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә концертлар оештырып, милли табын әзерләп, күңелле үткәрәләр иде. Быел мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова Абрамка ягы урамнарында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераннарын, ветеран укытучыларны өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Аларны лаеклы ялда булган якташларыбыз күтәренке кәеф белән каршы алдылар.

Сәет Заир улы: ”Безнең 15 нче мәктәптә күп еллар хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан, укучыларына...

Подробнее...

“Бәйрәм көне өстәлгәнгә шатбыз”

41-7Авылның үзәк кибете каршында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасын клуб хезмәткәре Галия Әхмәтова оештырды. Чарада актив катнашкан Мәхмүзә Сафиева тәэсирләре белән уртаклашып: ”Кибет каршында көзге уңышлардан авылыбыз хуҗабикәләре күргәзмә оештырдылар. Аллы-гөлле көзге чәчәкләр белән бизәлгән өстәлләрдә мул уңышның быел уңган һәм бай булганын авылыбызның өлкән яшьтәге тырыш апалары күрсәттеләр. Халыкара Өлкәннәр көненә әзерләнгән күңелле программада җырладылар, биеделәр, гармун тавышы яңгырады.

Матур тавышлы Әлфирә Хөснетдинова, Синкамал Казанцева җырладылар. Рушан Сафиев гармунда уйнады...

Подробнее...

Һөнәренә тугры табибә

26-9Җир йөзендәге һәр һөнәр үз урынында кирәкле, үз урынында мөһим. Медицина өлкәсендәге һөнәрләр дә үзләренә аеруча игътибар сорыйлар. Кеше ак халат ияләре ярдәменә үзенең авыр минутларында мөрәҗәгать итә, сәламәтлеген, хәтта гомерен дә алар кулына тапшыра. Ул өлкәдә эшләгән кешеләрнең хезмәтләре бик җаваплы һәм күп түземлелек сорый, ни өчен дисәң - һәр пациент аларга үз язмышы, үз зары, сораулары белән килә. Һәм табибтан зур өмет белән яхшы киңәш, шифа көтә. Кеше сүзен какмый, игътибар белән тыңлаган кешелекле, профессиональ осталык белән үз эшен башкарган Төмән районының Боровский поселогы поликлиникасында...

Подробнее...

Гаилә бәхете нәрсә соң ул?

Бүгенгесе көндә бу сорауга җавап бирергә күпләр авырсыныр иде. Бәхетле гаилә - күркәм гаилә, үрнәк гаилә...

Төмән өлкәсенең бик гүзәл җирендә урнашкан Зур Акъяр авылында яшәүче Фәймә һәм Тимербай Кәримовлар гаиләсе турында язмый булдыра алмадык. Нинди генә бәйрәмнәр булмасын: дини бәйрәмнәрме, Корбан ашларымы, Сабан туемы, концертлармы бу бәхетле пар һәрвакыт бергә. Гаилә башлыгы булган Тимербай Кәримов үзенең шаянлыгы, юморга байлыгы белән башкалардан аерылып тора.

Аның йөзе һәрвакыт көләч, күңеле күтәренке. Әллә каян шаян сүзләр таба, күңел төшенкелегенә юл...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836