#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Олылар хөрмәтенә

41-630 нчы сентябрьдә, Өлкәннәр көне белән котлап, кояш үзенең яктысын һәм җылысын аямады. Шуның өчен олыларның күңелләре дә шат, йөзләре дә күркәм иде. Тубыл шәһәрендә яшәгән олы яшьтәге милләттәшләрне чакырып себер-татар мәдәният үзәге күрешү кичәсе оештырды. Очрашырга һәм хәлләр белешергә килгәннәргә матур, зәвыклы итеп Фәүрия Ниязова пешергән бавырсак-пәрәмәчләр, тәм-томнар белән чәй өстәлләре әзерләнгән иде.

Кичәне үзәк директоры Гөлсинә Ташкеева котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Олыларга да, кичәне матурлап катнашканнарга да уңышлар, бәхетләр, саулыклар теләде.

Котлаучылар...

Подробнее...

Өйләренә барып котладылар

41-5Ел саен Өлкәннәр көнен Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә концертлар оештырып, милли табын әзерләп, күңелле үткәрәләр иде. Быел мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова Абрамка ягы урамнарында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераннарын, ветеран укытучыларны өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Аларны лаеклы ялда булган якташларыбыз күтәренке кәеф белән каршы алдылар.

Сәет Заир улы: ”Безнең 15 нче мәктәптә күп еллар хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан, укучыларына...

Подробнее...

“Бәйрәм көне өстәлгәнгә шатбыз”

41-7Авылның үзәк кибете каршында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасын клуб хезмәткәре Галия Әхмәтова оештырды. Чарада актив катнашкан Мәхмүзә Сафиева тәэсирләре белән уртаклашып: ”Кибет каршында көзге уңышлардан авылыбыз хуҗабикәләре күргәзмә оештырдылар. Аллы-гөлле көзге чәчәкләр белән бизәлгән өстәлләрдә мул уңышның быел уңган һәм бай булганын авылыбызның өлкән яшьтәге тырыш апалары күрсәттеләр. Халыкара Өлкәннәр көненә әзерләнгән күңелле программада җырладылар, биеделәр, гармун тавышы яңгырады.

Матур тавышлы Әлфирә Хөснетдинова, Синкамал Казанцева җырладылар. Рушан Сафиев гармунда уйнады...

Подробнее...

Һөнәренә тугры табибә

26-9Җир йөзендәге һәр һөнәр үз урынында кирәкле, үз урынында мөһим. Медицина өлкәсендәге һөнәрләр дә үзләренә аеруча игътибар сорыйлар. Кеше ак халат ияләре ярдәменә үзенең авыр минутларында мөрәҗәгать итә, сәламәтлеген, хәтта гомерен дә алар кулына тапшыра. Ул өлкәдә эшләгән кешеләрнең хезмәтләре бик җаваплы һәм күп түземлелек сорый, ни өчен дисәң - һәр пациент аларга үз язмышы, үз зары, сораулары белән килә. Һәм табибтан зур өмет белән яхшы киңәш, шифа көтә. Кеше сүзен какмый, игътибар белән тыңлаган кешелекле, профессиональ осталык белән үз эшен башкарган Төмән районының Боровский поселогы поликлиникасында...

Подробнее...

Гаилә бәхете нәрсә соң ул?

Бүгенгесе көндә бу сорауга җавап бирергә күпләр авырсыныр иде. Бәхетле гаилә - күркәм гаилә, үрнәк гаилә...

Төмән өлкәсенең бик гүзәл җирендә урнашкан Зур Акъяр авылында яшәүче Фәймә һәм Тимербай Кәримовлар гаиләсе турында язмый булдыра алмадык. Нинди генә бәйрәмнәр булмасын: дини бәйрәмнәрме, Корбан ашларымы, Сабан туемы, концертлармы бу бәхетле пар һәрвакыт бергә. Гаилә башлыгы булган Тимербай Кәримов үзенең шаянлыгы, юморга байлыгы белән башкалардан аерылып тора.

Аның йөзе һәрвакыт көләч, күңеле күтәренке. Әллә каян шаян сүзләр таба, күңел төшенкелегенә юл...

Подробнее...

Кызыклы мәгълүмат тупланган яңа китап

25-11Яраткан укытучым Мөнәвәрә Сәгыйтулла кызы Корманованы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Безнең хәтеребездә калырлар” дигән яңа китабы басылып чыгуы белән котлап, аңа рәхмәтләремне белдерәм. Китап Тубыл шәһәренең ООО “Полиграфист” типографиясендә 100 данә белән басылган.

Түбән Әремзән авылында туган Мөнәвәрә апа Тубыл педучилищесын, аннары пединститутны тәмамлап, без укыган Санниково мәктәбендә үзенең эшен, укучыларын чиксез яратып эшләде. Тынгысыз җанлы ветеран укытучы бүген дә тик утырмас. Аның тагын бер иҗат җимеше - яңа китабы апабызның туган ягыбызның патриоты булганын күрсәтә. Китапта...

Подробнее...

Шәфкатьлелек акциясе

25-9Россия көне һәм Җиңү парады алдыннан “Илһам” яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы вәкилләре Ялутор районының Рауды авылына барып, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котладылар. Бу турыда безгә “Илһам” оешмасы рәисе Тимур Нигъмәтуллин хәбәр итте. “Рауды авылы безнең оешма карамагында булгач, без үзебезнең әби-бабайларыбызның хәлләрен гел белешеп торабыз. Бу юлы 30га якын ветеранны бәйрәм белән котлап, азык-төлек җыелмасы тапшырдык. Авыл ветераннары исеменнән Мәфрүзә Әхмәдулла кызы Уразова акция оештыручыларга рәхмәт белдереп, иң җылы теләкләрен җиткерде.

Гомумән...

Подробнее...

Сыйфатлы һәм арзан медицина хезмәте күрсәтү хокукы

25-10Беренче июльдә безнең илдә Төп законга – РФ Конституциясенә, РФ субъектларының закон чыгару хакимияте органнары тарафыннан хупланган төзәтмәләр кабул итү өчен тавыш бирү булачак.

Вагай районы, Юрмы авылыннан Рәисә Сафиуллина бу уңайдан үз сүзен әйтте:

- Минем гаиләм район, өлкә, ил тормышы турындагы яңалыклар белән һәрвакыт кызыксына. Без телетапшыруларны карыйбыз, газеталар алдырабыз һәм укыйбыз. Күптән түгел яңа төзелгән Юрмы ветераннар советы рәисе итеп сайландым.

Мине 72 һәм 132 статьялар кызыксындырды. Алар һәркем алырлык һәм сыйфатлы медицина хокукы турында: “РФ һәм аның субъектларының...

Подробнее...

Хөрмәтле шәфкать туташы

25-8Тумышы белән Түбән Тәүде районы, Яңа Казан авылыннан Гөлсәгыйдә Зиннәт кызы Хәбибуллина Тубыл шәһәренең бала тудыру йортында 37 ел эшләп лаеклы ялга чыга. Хәзер бәби тудыру йортлары яхшы якка танымаслык үзгәрсә дә, Гөлсәгыйдә апа эшләгән елларын сагынып искә ала. Әниләр һәм бәбиләр өчен игътибар, кайгыртучанлык, җылы мөнәсәбәт үзгәрмәсен дигән теләктә яшәгән Гөлсәгыйдә апаны Тубылның күп хатын-кызлары яхшы хәтерлиләр. Хөрмәт казанган шәфкать туташы Россия Федерациясенең сәламәтлекне саклау министрлыгының Мактау грамотасы, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга.

Сугыш елларын күргән, сугыш чорында...

Подробнее...

Тәгәри гомер арбасы...

“Белми калдым, сизми калдым яшь гомеремнең үткәнен”, - дип җырларда җырланса да, ул һәркемнең үзенчә була торгандыр. Миңа дә инде быел февраль аенда 70 яшь тулды. Ата-ана йортында үткән бәхетле балачагым, шау чәчәкле яшьлек елларым, студент чаклар, мәктәптә эшләгән елларым, борчылулар, сагышлар, бәхетле мизгелләрем – барсы да үземнеке. Мин башкача яши дә алмас идем. Тик югалту сагышларым, кайгы-хәсрәтләрем генә кабатланмасыннар иде.

Укытучы буларак беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүләрем, беренче дәресләрем, беренче укучыларым – иң якты мизгелләрем булып истә калган. “Бу...

Подробнее...

Китапханә эше ветераны

22-11Бәйрәм уңаеннан мин үземнең апам, китапханә эше ветераны - Вагай районының Юрмы авылында яшәүче Айшә Исәнбаева турында сөйлисем килә. Гади, тыйнак, хезмәт сөючән әти-әниләребезнең җиде баласы бар иде. Алар безне мөстәкыйльлеккә, тәртипкә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәттеләр, ә иң мөһиме - хезмәткә мәхәббәт тәрбияләделәр. Һәркем белем ала, күңелгә ятышлы белгечлек үзләштерә, тормышта үз урынын таба.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Айшә апа Тубыл мәдәният-агарту училищесының китапханә бүлегенә укырга керде. Диплом алгач, үзенең хезмәт эшчәнлеген Домнино авылында башлады, аннары кияүгә чыкты, туган...

Подробнее...

Сабыр холыклы, гыйлемле укытучы

21-9Укытучы хезмәте – изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы - шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы укучыга юл күрсәтүче. Укытучы – юк кына ташбаш малайны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез “сәләтсездән”дә, тыңлаусыз “юньсездән” дә җан җылысын җәлләмичә, һәрберсен шәхес итеп танучы. Сабырлык, тыйнаклык, гыйлемлелек, пөхтәлек – болар барысы да укытучыга хас сайфатлар.

Шушы сыйфатларның барысын да җыйган укытучылар Зур Акъяр авылында күп. Бүген шулар арасыннан Бибиниса Әхәт кызы Хәбибуллина турында язып үтәсем килә. Бибиниса апа 1936 елның 19...

Подробнее...

Кем җырлады?

(хикәя)

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының гына паровозга якын очында бер-ике классный вагоны бар, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде.

Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә бер каралтысы да юк - бар да җимерелеп беткән. Тик...

Подробнее...

“Сугышта танк, машина йөртүче булган”

20-10Редакциягә Бөек Ватан сугышы елларында төшерелгән фоторәсем тотып өлкән яшьтәге хатын-кыз керде. Апа дулкынланды, беркүпме тын алганнан соң, нинди сәбәп белән килүен әйтте.

- Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тулды. Мин 1942 елда әти сугышта булганда дөньяга килгәнмен. Яркәү районы, Ваңгы авылында гаиләдә 9 бала үстек. Үткәннәрнең күбесе онытылды, әмма ул вакытта нәни булсам да, сугыш еллары бүгенгедәй хәтеремдә, күз яшьсез исемә төшерә алмыйм. Сезгә фронтовик әтием турында сөйлисем килә, - диде ул. Бу сүзләрдә күпме сагыш, юксыну иде...

Без ападан үзе белән таныштыруын сорадык.

- Мин –...

Подробнее...

Оста оештыручы, укытучы, китапханәче

20-8Мәрфүзә Мәсгуд кызы Мостафина кайда гына эшләсә дә, эшеннән илһам һәм рәхәтлек табып яшәгән еллары турында сагынып сөйли. Ул оста оештыручы, үзенең эшен яхшы белгән мәктәп директорының урынбасары, китапханәче. Аның белән яхшы таныш булсак та, ул үткән тормыш сукмагыннан тагын бер әйләнеп кайтты.

- Әремзән авылында тудым, Надцы мәктәбен тәмамлап, геолог һөнәре буенча укырга хыялланган идем. Бу һөнәргә әти-әни каршы булганлыктан, башка юнәлешне сайладым. Тубыл пединститутына имтиханнар бирергә өлгермәү сәбәпле, культпросвет училищесына режиссер бүлегенә укырга кердем.

Училищены тәмамлап...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836