#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Себер мирасы» күргәзмәсе ачылды

6-72 февраль көнне өлкәдә барган Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәренең «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараенда татар мәдәниятен саклау һәм үстерү бүлеге тырышлыгы белән «Себер мирасы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Биредә якташларыбызның иҗади кул эшләре, себер татарларының көнкүреш әйберләре, татар һәм башкорт халкының әкият һәм легендалары персонажлары – Шүрәле, Су анасы, Сөмбеләнең костюмнары тәкъдим ителгән иде.

Килгән кунакларны «Төзүче» милләтләр мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Дарья Чехомова сәламләп, бәйрәм белән котлады. Аннары «Ихлас» (җитәкчесе Гөлсифа...

Подробнее...

Ветеран укытучыга 90 яшь

52-3Тубыл шәһәрендә яшәүче педагогик хезмәт ветераны Сәкинә Абайдуллина 90 яшен каршы алды. Ветеран укытучыны шәһәр башлыгы Максим Афанасьев, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, ветераннар советы рәисе Владимир Габрусь котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Күп еллар 15 нче мәктәптә хезмәт куйган ветеран укытучыга мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова да котлау теләкләрен җиткерделәр.

Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт фронтында катнашкан ветеран укытучы Сәкинә Ибраһим кызының педагогик хезмәт стажы 42 ел. Ул Татарстан Республикасының Алабуга дәүләт...

Подробнее...

Хөрмәтнең иң зурысына лаеклылар

52-2Тубылның Сумкино микрорайонында яшәүче Ихсановлар быел 65 ел бергә яшәүләрен билгелиләр. 85 яшьләренә якынлашып килгән, сугыш чорында туып-үскән, сынауларга бирешмәгән, тормыштан ямь табып яшәгән милләттәшләребезнең әти-әниләре Тубыл районының Шаңшы авылыннан. Хәннән абый белән Хәтирә апаның балачак һәм яшүсмер еллары да бу авылда уза. Авыр чорда үскән булсалар да, алар ул елларны, узган гомернең онытылмаслык хатирәләре белән уртаклаштылар.

Сугыш чоры афәтләрен үз йөрәге аша үткәргән Хәтирә Хисмәтулла кызы: «Без гаиләдә 5 бала үстек. Балачак елларыбыз бәхетле булмады. Әтием Бөек Ватан...

Подробнее...

Челтәрләрне контрольдә тотучы егет

52-4“Җитәкче үзенең һәр хезмәткәрен, аның көчле якларын яхшы белергә тиеш. Бу энергия компаниясендә бүлекчәнең уңышлы эшләве өчен, аеруча һава торышы катаклизмнары аркасында массалы сүндерүләрдә зарури шарт, - дип раслады Төмән шәһәре электр челтәре (ТГЭС) филиалы - Боровский поселогы участогы начальнигы Альберт Ганиев.

Альберт Хазук улы Боровский» поселогы участогы белән 2019 елдан бирле идарә итә.

Төмән шәһәре электр челтәрендә егетне челтәрләрдә тиз арада авария-торгызу эшләрен оештыра белүе, бригадаларның бердәм гамәлләре өчен хөрмәтлиләр.

Милләттәш егет-кызларыбыз өчен ихлас күңелдән...

Подробнее...

“Үтеләсе юллар үтелмәгән”

47-5Өлкәбездә иҗади, актив кешеләр күп. Әледән әле яңа китаплар бастырыла. Соңгы елларда дисклар яздыру да еш күзәтелә. Алар арасында төрле дәрәҗәдәгеләре бар, әлбәттә. Ләкин сүз ул турыда түгел. Быел өр-яңа тупланма - 2 диск чыгарган якташыбыз - филология фәннәре кандидаты, фольклор белгече Луиза Сөрмәтова иҗатын, себер фольклорын яратучыларны 19 ноябрьдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә күркәм бәйрәмгә: тәкъдим итү кичәсенә җыя. Галимә булу белән бергә җырчы да Луиза Рәис кызы. Бала вакытыннан сәхнәдә инде ул! Зур, күркәм «Себер татарларының йырлары, пәйет-мөнәчәтләре» җыентыгының редакторы-җыючысы...

Подробнее...

Һәркайда алдынгы ханым

Халкыбыз булган һәм тырыш кызлары белән танылган. Закирә Хәбибулина 1957 нче елда 25 март көнне Тубыл районы, Тубылтора авылында зур-тату гаиләдә - Уразбикә Рәхимҗан кызы һәм Садыйр Уркнетдин улы Әбсәләмовлар гаиләсендә дөньяга килә. Акыллы, бик зирәк, һәрвакыт җылысын, мәхәббәтен туганнарына, якыннарына бирергә тырышучы кыз булып үсеп җитә ул. Аңа тапшырылган йөкләмәләрне тулысынча җиренә җиткереп башкара белә. Закирә Садыйр кызы югары әхлаклы, хәйләсез, тугрылыклы һәм авыр хәлдә калган кешене юата белү, шулай ук мөмкин хәлдә ярдәм кулын сузу – аның күңеле кушкан сыйфатлар. Күңелендә югары...

Подробнее...

Тубылда “Солдатка җылылык бүләк ит” акциясе

47-6Тубыл шәһәрендә мобилизацияләнгән якташларына ярдәм итү максаты белән 30 нчы сентябрьдә «Солдатка җылылык бүләк ит» акциясе башланды. «Себер энҗесе» сәүдә үзәгендә үткән чарада шәһәрнең 15 нче мәктәп укучылары, әти-әниләр, әби-бабайлар дә катнаштылар. Лаеклы ялда булган Вәгыйзә Пантелеева, Фәридә Локманова да бар иделәр. Фәридә апа : «Мин мәктәпнең әти-әниләр комитетында. Солдатларыбызга нәрсә бирсәләр дә, артыгы булмас дип, акциядә катнашырга булдык.

Ярдәмнең зуры-вагы булмый, без бергә булсак кына кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз, Алла кушса. Авыр чаклар безне берләштерергә тиеш. Чын күңел белән...

Подробнее...

“Әнием - һәркемебез өчен үрнәк”

41-91 нче октябрьдә Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында яшәүче әнием - тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Вәлия Әнвәрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның тормышы гаилә бәхете, намуслы хезмәт һәм якыннарына мәхәббәт белән тулган. Киң күңелле, эш сөючән әнием язмышына – сугыш, ачлык, ялангачлык, авыр физик хезмәт төшсә дә, ул беркайчан да зарланмыйча, төшенкелеккә бирелмичә, шат күңелле, тормыш сөючән хатын-кыз булып яши, авыруларга да бирешмәскә тырыша.

Озын гомерлелек серен ул, балачакларын сугыш юк иткән яшьтәшләренең кебек үк, Аллаһыга чиксез ышану, ярату, сабырлык һәм түзә белү...

Подробнее...

Оста, уңган бакчачылар

41-10Авылларда яшәүче лаеклы ялда булган якташларыбызның тырыш хезмәте күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Бар көчен, тырышлыгын куеп үз хуҗалыгында хезмәт иткән якташларыбыз көзге уңышларга сөенеп, шатлыклары белән уртаклаштылар. Тубыл районы, Маслау авылында яшәүче Фәүсия Мәмәтова: “Авылда бакча утыртмаган кеше юктыр. Без тормыш иптәшем Ибәтулла белән күп итеп бәрәңге, кишер, чөгендер, борыч, кыяр, суган, сарымсак утыртабыз.

...

Подробнее...

Чәчәкле, җиләк-җимешле бакча

41-8Тубыл районы, Сүклем авылында яшәүче Нәфыйковларның йорт- бакчалары “Яхшы сакланган ишегалды” дип аталган Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Гөлбану апа йортларының ишегалдын тутырып күптөрле гөлләр үстерә. Бакчаларында бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, җиләк-җимеш үсә. “Җәй һәм көз буе капка яны хуш ис белән тула, көндез безнең йортыбыз янына килүчеләр сокланып карыйлар. Күп яшелчә, җиләк-җимешләрне җыеп алып, урнаштырдык.

Яраткан җәйге чәчәкләребез дә киләсе язларга, җәйләргә кадәр “йокыда”. Бакчада кышларга калганнары да бар”, - дип сөйләде. Авылга күчкәннән бирле...

Подробнее...

Новый сервис «Европротокол онлайн»

Минцифры России запустило сервис «Европротокол онлайн» в мобильном приложении «Госуслуги Авто». С его помощью автомобилисты могут оформить извещение о ДТП без вызова сотрудника полиции и заполнения бумажных бланков.

«В рамках нацпрограммы «Цифровая экономика» в сентябре 2021 года для пользователей по всей стране заработало приложение «Госуслуги Авто». С момента запуска его скачали уже более 1,6 млн раз. Это технологическое решение призвано стать единым окном, аккумулирующим самые востребованные сервисы для автовладельцев.

Главной функцией приложения стала возможность загрузить...

Подробнее...

Агачтан мәчет макетларын ясаучы оста

30-14Күлавылда яшәүче Харис Хәлидуллинны районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул - абруйлы тракторчы, балта остасы, хөрмәтле гаилә башлыгы. Ә соңгы елларда ул үзен алтын куллы сәнгать остасы итеп танытты. Өлкә бәйге-фестивальләрендә уздырылган декоратив-кулланма сәнгать номинациясендә агачтан ясалган татар авыл мәчетләре макетларын тәкъдим итеп, гел призлы урыннар яулап тора.

Ә бу көннәрдә Харис Калбай улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Олуг юбилее белән котларга туганнары, авылдашлары, район социаль хезмәт күрсәтү оешмасыннан, авыл ветераннар советыннан вәкилләр килделәр. Ә Аслана күчмә...

Подробнее...

Кул эшләрендә – күңел җылысы

30-13Ялутор районы, Кулик авылында яшәүче кул эшләре остасы Сания Гайсина - иҗади шәхес. Өй мәшәкатьләреннән тыш, ул бәйләү, тегү, нәфис чигү белән дә шөгыльләнә, чәчәкләр үстерә. Һәр кешегә дә матур һәм кызыклы әйберләр әйләнешендә булу бик ошый. Ә менә шул матурлыкны Сания апа якыннары өчен үз куллары белән булдыра.

Аның гаилә язмышы бик кызыклы башланып китә. 1973 елның салкын кыш көннәрендә Төмән шәһәренең кичке урамыннан иптәш кызы белән үтеп барганда, фонарьлы багана янында торган мыеклы егетне күрәләр.

Егет төшеп калганнардан булмый, кызларга танышырга тәкъдим ясап өлгерә. Җавап итеп кызлар...

Подробнее...

Печән өсте

30-15Печән чабу –терлеккә азык әзерләү өчен үлән чабу процессы, шулай ук бу чабу вакыты. Үлән чабу өчен билгеләнгән урын – болын. Печәнне яхшы һава торышында һәм сезонның билгеле бер вакытында, үләннең тиешле биеклеккә һәм печән әзерләү өчен массага ирешкәнендә башлыйлар.

Хәзер нәкъ печән өсте. Көннәрнең иң озын вакыты булуга карамастан, эшнең бетәсе, төгәлләнәсе юк чак. Кояш кыздыра, чапкан печәнне көнендә үк җыеп каласы килә...

Их, ул чаклар! Ничек кенә авыр булмасын, ул вакытларны сагынып, юксынып, сагышка батып искә аласың. 1981-1991 еллар – балачак, яшьлек еллары.

Олысы-кечесе иртә таңнан (кояш...

Подробнее...

Талымхан китапханәчесе

22-3Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 77 еллык тантана бик кызыклы үтте. Талымхан авылы клубында ул көнне концерт булды. Авыл китапханәбез шул клубта урнашкан. Инде менә дистәләгән еллар дәвамында Рауза апа Азанова белем учагында хуҗабикә. Авылда нинди генә чаралар булмасын - «Үлемсез полк», «Митинг», концертмы, ул һәрвакыт кулына гармун тотып актив катнашучы.

Рауза апа Талымхан авылында Нурия апа һәм Зиннәтулла абый Речаповлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Сәләтле кызчыкны 6 яшеннән мәктәпкә бирәләр. Ул әле бик кечкенә булса да, калган классташларыннан калышмый. Талымхан сигезьеллык...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836