#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Истә, һаман да истә...

Мин Казанлы мәктәбендә 1946 елдан эшли башладым. Ул елны мәктәпкә директор булып Зәки абый Латыйпов килде. Бик әдәпле, игътибарлы, чын мәгънәсендә зыялы кеше иде. Аның янында завуч итеп әни – Кайнәт Якубова билгеләнде. Мин җәен Тубыл татар педучилищесына имтихан биреп, укырга китәргә җыенам. Шул вакыт башлангычта эшләгән олы яшьтәге ихтирамга лаек бер абый авырып китте, аның урынына кеше табарга кирәк булды: “Кайнәт апа, Нәркәсне әллә калдырып торасызмы? Сезнең тәҗрибәгез зур, үзегез ярдәм итәрсез, ул читтән торып укыр?!” Аңа каршы килеп булмый иде. Шулай итеп, мин, сигез класс белемем белән...

Подробнее...

Юбилей уңаеннан

35-3Гөлшат Зиннәт кызы Касыймова 1964 елның 3 сентябрендә Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылында туа. Аның бала чагы матур, бай табигатьле халык телендә “Саз” дип йөртелә торган авылда үтә. Мәктәпне тәмамлагач, Тубыл педучилищесында, аннары Тубыл пединститутында белгечлек ала. Юллама белән Төмәннең 28 нче мәктәбенә эшкә килә. Анда 10 ел балаларга белем бирә Ул арада читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. «Регион-Төмән» телекомпаниясендә татар милли тапшыруында эшләгәннән соң, мәктәп җитәкчесе итеп билгеләнә. Төмәнебезнең 52 мәктәбендә сигез ел дәвамында милли рух булдырыр өчен...

Подробнее...

“Кеше үсештә булырга тиеш”

34-4Август ахырында 60 яшьлеген каршы алачак Минзат Ибәтуллин исеме өлкәбездә яшәүчеләргә яхшы таныш. Алай гына түгел, аны татарлар яшәгән күп төбәкләрдә беләләр икән. Хезмәт кенәгәсендәге язуларга күз төшерсәң, Минзат Вахит улы Татарстанның “Татарстан яшьләре”, Түбән Новгородта чыгып килә торган “Туган як” газеталарында эшләп алган. Иҗаты ташып торган егет хезмәт юлын агач эше остасы булып башлаган. Армия хезмәтендә электромонтер һөнәрен үзләштергән. Китап укырга, дөнья хәлләре белән гел танышып торырга яраткан М.Ибәтуллин 1981 елдан башлап татар матбугаты белән даими элемтәдә тора: өлкәдәге татарлар...

Подробнее...

Яратып газета укучылар

34-6Редакциягә ике өлкән яшьтәге хатын-кыз килде.

- “Яңарыш” газетасын беренче көненнән үк яздырам, яратып укыйм. Хәзер менә күзем күрми, нишлим икән, лупа аша да укый алмыйм бит. Электрон вариантта язылып карыйм, һич югы, атналык программаны гына булса да укып булмасмы, - диде беренчесе.

- Төрле сәбәп аркасында икенче яртыеллыкка язылырга соңлаганмын, газетасыз тормышны күз алдына китерә дә алмыйм. Сездә язылыйм, - диде икенчесе. Без мөлаем йөзле, ягымлы шушы ханымнар белән якыннан таныштык.

Бәян Шәмсетдин кызы Ташкалова Төмәндә Яңавылда туып-үскән. Ул сугыш чоры баласы, 1939 елның...

Подробнее...

Тормыш ямен бала-оныкларында таба

34-5Бу көннәрдә Аслана авылында яшәүче Таһирә Тимергали кызы Бабшановага бик күп изге теләкләр ишетергә, бүләкләр кабул итәргә насыйп булды. Әнисен 95 яше белән котларга килүчеләрне Мәрзия апа ачык йөз, бай табын белән каршылады. Юбилярны беренче булып Төмән шәһәреннән килгән нәбәрәсе Ләйсән котлады. Аннары авыл хакимиятенең социаль хезмәткәре Р.Каташова, авыл ветераннар советы рәисе З.Мирхәлилова, халыкны социаль яклау районара идарәсе начальнигы Е.Лебедева РФ Президенты В.Путинның тәбрикләү хатын һәм район хакимияте башлыгы А.Гильгенбергның бүләкләрен тапшырдылар.

Ә Аслана күчмә мәдәният комплексы...

Подробнее...

Раушан исемендәге мәктәп

25-4Һәрбер кеше елады

Раушанның яныбызда булмавына 11 ел тулды. Ул безгә гомеребезгә авырту, күз яше, кайгы, сагыш калдырып мәңгелеккә китте. Вакыт йөгерә, еллар уза, картаябыз. “Вакыт дәвалый”, - дип әйтәләр. Нигәдер, ул еракка этәрелгән саен, йөк авырая гына, ярадан ныграк кан сыркый.

Миңа улым турында үткән вакытта сөйләргә бик авыр, ә аңа 20 яшендә үлү тагын да кыенрак булган. Раушанның үлемендә һичкемне гаепли алмыйм, барчасына сугыш гаепле. Аның нык хәрби хезмәтне үтисе килде. “Спецназ”, һава-десант гаскәрләренә алуларына иреште.

Кояшлы Краснодар шәһәрендә элиталы, дәрәҗәле...

Подробнее...

Егетләр гамәлләре белән сынала

25-5Эзләнү отрядларының төп максаты һәм мәсьәләләре: эзләнү эшләре буенча яшьләрне патриотик тәрбияләү; билгесез хәрби күмәк каберлекләрне эзләү; Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган офицерларның, солдатларның исемнәрен торгызып мәңгеләштерү, аларның туганнарын табу, нәкъ кайда күмелгәнен әйтү, югыйсә, ул хәбәрсез югалган булып исәпләнә, архив эшләрен, кайтаргысыз югалтулар хисабы китабын алып бару һәм башкасы.

Төмәннең “Кречет” хәрби-эзләнү отряды “Кречет” хәрби-спорт техник үзәге базасында 1998 елны оеша. Гамәлдәге җитәкчесе: Андрей Викторович Ковалевский. Тәрбияләнүчеләрнең...

Подробнее...

Әдәбият күгендә балкыган язучыбыз

16-5Габдулла Тукай премиясе лауреаты, язучы Якуб Камали улы Зәнкиевнең туган көненә, якты истәлегенә, иҗатына багышланган кичә Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгенең тамашачылар залында үтте.

“Иртеш таңнары” әсәрен язып, Тукай бүләген алган язучыга быел 102 яшь тулган булыр иде. Халкыбыз арасында дан казанган РСФСРның атказанган укытучысын, Бөек Ватан сугышы ветеранын, җирле язучыбыз Якуб Камали улы Зәнкиевне хөрмәтләп оештырылган кичәдә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә җырлаучы ветеран укытучылар, шәһәрнең 1 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, үзәк хезмәткәрләре...

Подробнее...

Иван Квитка: «Благодаря своевременной и четкой работе спецслужб удалось предотвратить трагедию»

В Тюмени 12 апреля в ходе контртеррористической операции была нейтрализована группа боевиков. Сотрудники спецслужб и силовые структуры сделали все возможное, чтобы никто из наших граждан не пострадал. Вовремя удалось предотвратить террористические акты, которые готовили приверженцы запрещённой в России террористической организации ИГИЛ. Об этом заявил депутат Государственной Думы Иван Квитка, комментируя события контртеррористической операции в Тюмени.

«Боевики жили рядом с нами, их целью был взрыв общественного спокойствия и нарушение мирной жизни горожан. Страшно представить, если...

Подробнее...

Күңелләрне нурландыручы Гөлбикә

15-4Бу көннәрдә, 2 ел сагынып көттергәннән соң, Гөлбикә ханым Хайрльварина кабат Төмән шәһәренә килеп, мөселман хатын-кызларыбызны илһамландырып, 3 көн дәверендә “Аңлы рәвешле тормыш” дип аталган рухи-мәгърифәти семинар уздырды. Бу чара милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ярдәме, өлкәнең үзәкләшкән мөселман диния нәзарәте, “Сабыр” өлкә дини һәм мәдәни мирас фонды тырышлыгы белән оештырылды. 29 март көнне “Аиша” журналының баш редакторы һәм танылган мөселман димчесе Гөлбикә ханым гүзәл затларыбызны шәһәрнең “Петр Столыпин” эшлекле үзәгенең конференцияләр залына җыйды.

Фойеда китаплар...

Подробнее...

Кайда туды, шунда кирәк булды!

15-3Рауза Зәйнулла кызы Алимова (Усманова) Вагай районы, Икенче Вагай авылында гади, эш сөючән, күп балалы гаиләдә 1964 елның 15 нче апрелендә 6 нчы бала булып туа. Кечкенәдән үк тырыш, эш яратучы, ярдәмчел, белемгә омтылучан, сәләтле кыз булып үсә. Бигрәк тә җыр-моңга һәвәс була. Мәктәпне актив, иптәшләренә үрнәк кыз мәктәпне гел “5”ле билгеләренә тәмамлый. Әти–әниләре гади колхозчылар булуга карамастан, балаларына югары белем бирү максатын куеп, аларга күркәм тәрбия бирәләр. Рауза Зәйнулла кызы Тубыл дәүләт педагогия институтының тарих бүлегенә укырга керә һәм бик яхшы укый. Кыенлыклар алдында...

Подробнее...

Тамашачыларына илһам өләшүче Әлфия

15-5Тубысы авылы хезмәт сөйгән, тырыш, талантларга бай халкы белән үзенчәлекле. Авылдагы матур, төзек йортлар, урамнары, монда яшәүче милләттәшләребез хезмәтнең тәмен белеп яшәгәннәрен күрсәтә. Авыл халкының гореф-гадәтләрне, йола–бәйрәмнәрне саклап, буыннан-буынга тапшыруы, аларның рухи дөньялары да бай булганын раслый. Монда мөһим рольне мәдәният үзәге хезмәткәрләре башкара. Тубысы авылы һәм Вагай район мәдәният йортында мәдәни чараларны оештыручы булып унынчы ел хезмәт итүче Әлфия Гомәр кызы Мөслимова район күләмендә клуб оешмалары арасында узган бәйгедә җиңү яулый.

25 мартта...

Подробнее...

«80+” – яшәү чиге түгел

4-3Салкын январь белән буранлы февраль очрашкан төндә, төгәл 80 ел элек Ялутор районы, Кактамак авылында “Кызыл урак” колхозының алдынгы эшчеләре – бригадир Борһанетдин Хисаметдин улы һәм сыер савучы Саҗидә Вәгыйз кызы гаиләсендә сигезенче һәм тугызынчы бала, игезәкләр: кыз белән егет якты дөньяга аваз салалар.

Әтиләре дә, әниләре дә күп балалы ишле гаиләдә туып-үскәнгә, игезәкләр туганны зур бәхет һәм байлык дип санаганнар. Хәзерге заманда сирәк очрый торган, гарәп сүзләре “бай”, “байлык” төшенчәсенә яраштырып Гайния, Гани дигән исемнәр кушалар.

Балалар зур, эш сөючән гаиләдә үсәләр...

Подробнее...

Программа дней татарской культуры в Тюменской области

Организаторы: комитет по делам национальностей ТО, департамент культуры ТО, департамент образования и науки ТО, национально-культурная автономия сибирских татар и татар ТО.

8-24 февраля согласно графика - XXVIII областной смотр-конкурс детского творчества тюрко-язычных народов Тюменской области «Таң йолдызы-2019»,

- IX областной смотр-конкурс самодеятельного художественного творчества «Халык сәнгате» в районах и городах компактного проживания татар юга Тюменской области.

8-24 февраля выездные концерты “Якташларым”с участием звезд татарской эстрады Тюменской области...

Подробнее...

Гел хәрәкәттә

Мөслимә Вәлиулла кызы Яхина (Загидуллина) 1939 елның 23 январенда дөньяга аваз сала. Ул бик яшьли ятим кала, әтисе сугыш кырында вафат була. Аның әнисе Зөһрә Гиньтияровна (без аны Зәрә әби дип тә йөртә идек), бик тырыш әби иде, Мөслимә апа да аңа охшаган. Ул бик яшьли хезмәт юлын башлый, кайда гына эшләмәсен, гел алдынгы урыннар ала. Колхозның алдынгы сыер савучысының нинди генә Мактау кәгазьләре юк!

Бар иде бит безнең авылның гөрләп торган чагы! Мөслимә апа Кактамак авылында алдынгы механизатор Хәйрулла Сафиулла улы Загидуллинга кияүгә чыгып, 6 бала үстерәләр. Кызганычка каршы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836