Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Раушан исемендәге мәктәп

25-4Һәрбер кеше елады

Раушанның яныбызда булмавына 11 ел тулды. Ул безгә гомеребезгә авырту, күз яше, кайгы, сагыш калдырып мәңгелеккә китте. Вакыт йөгерә, еллар уза, картаябыз. “Вакыт дәвалый”, - дип әйтәләр. Нигәдер, ул еракка этәрелгән саен, йөк авырая гына, ярадан ныграк кан сыркый.

Миңа улым турында үткән вакытта сөйләргә бик авыр, ә аңа 20 яшендә үлү тагын да кыенрак булган. Раушанның үлемендә һичкемне гаепли алмыйм, барчасына сугыш гаепле. Аның нык хәрби хезмәтне үтисе килде. “Спецназ”, һава-десант гаскәрләренә алуларына иреште.

Кояшлы Краснодар шәһәрендә элиталы, дәрәҗәле...

Подробнее...

Егетләр гамәлләре белән сынала

25-5Эзләнү отрядларының төп максаты һәм мәсьәләләре: эзләнү эшләре буенча яшьләрне патриотик тәрбияләү; билгесез хәрби күмәк каберлекләрне эзләү; Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган офицерларның, солдатларның исемнәрен торгызып мәңгеләштерү, аларның туганнарын табу, нәкъ кайда күмелгәнен әйтү, югыйсә, ул хәбәрсез югалган булып исәпләнә, архив эшләрен, кайтаргысыз югалтулар хисабы китабын алып бару һәм башкасы.

Төмәннең “Кречет” хәрби-эзләнү отряды “Кречет” хәрби-спорт техник үзәге базасында 1998 елны оеша. Гамәлдәге җитәкчесе: Андрей Викторович Ковалевский. Тәрбияләнүчеләрнең...

Подробнее...

Әдәбият күгендә балкыган язучыбыз

16-5Габдулла Тукай премиясе лауреаты, язучы Якуб Камали улы Зәнкиевнең туган көненә, якты истәлегенә, иҗатына багышланган кичә Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгенең тамашачылар залында үтте.

“Иртеш таңнары” әсәрен язып, Тукай бүләген алган язучыга быел 102 яшь тулган булыр иде. Халкыбыз арасында дан казанган РСФСРның атказанган укытучысын, Бөек Ватан сугышы ветеранын, җирле язучыбыз Якуб Камали улы Зәнкиевне хөрмәтләп оештырылган кичәдә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә җырлаучы ветеран укытучылар, шәһәрнең 1 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, үзәк хезмәткәрләре...

Подробнее...

Иван Квитка: «Благодаря своевременной и четкой работе спецслужб удалось предотвратить трагедию»

В Тюмени 12 апреля в ходе контртеррористической операции была нейтрализована группа боевиков. Сотрудники спецслужб и силовые структуры сделали все возможное, чтобы никто из наших граждан не пострадал. Вовремя удалось предотвратить террористические акты, которые готовили приверженцы запрещённой в России террористической организации ИГИЛ. Об этом заявил депутат Государственной Думы Иван Квитка, комментируя события контртеррористической операции в Тюмени.

«Боевики жили рядом с нами, их целью был взрыв общественного спокойствия и нарушение мирной жизни горожан. Страшно представить, если...

Подробнее...

Күңелләрне нурландыручы Гөлбикә

15-4Бу көннәрдә, 2 ел сагынып көттергәннән соң, Гөлбикә ханым Хайрльварина кабат Төмән шәһәренә килеп, мөселман хатын-кызларыбызны илһамландырып, 3 көн дәверендә “Аңлы рәвешле тормыш” дип аталган рухи-мәгърифәти семинар уздырды. Бу чара милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ярдәме, өлкәнең үзәкләшкән мөселман диния нәзарәте, “Сабыр” өлкә дини һәм мәдәни мирас фонды тырышлыгы белән оештырылды. 29 март көнне “Аиша” журналының баш редакторы һәм танылган мөселман димчесе Гөлбикә ханым гүзәл затларыбызны шәһәрнең “Петр Столыпин” эшлекле үзәгенең конференцияләр залына җыйды.

Фойеда китаплар...

Подробнее...

Кайда туды, шунда кирәк булды!

15-3Рауза Зәйнулла кызы Алимова (Усманова) Вагай районы, Икенче Вагай авылында гади, эш сөючән, күп балалы гаиләдә 1964 елның 15 нче апрелендә 6 нчы бала булып туа. Кечкенәдән үк тырыш, эш яратучы, ярдәмчел, белемгә омтылучан, сәләтле кыз булып үсә. Бигрәк тә җыр-моңга һәвәс була. Мәктәпне актив, иптәшләренә үрнәк кыз мәктәпне гел “5”ле билгеләренә тәмамлый. Әти–әниләре гади колхозчылар булуга карамастан, балаларына югары белем бирү максатын куеп, аларга күркәм тәрбия бирәләр. Рауза Зәйнулла кызы Тубыл дәүләт педагогия институтының тарих бүлегенә укырга керә һәм бик яхшы укый. Кыенлыклар алдында...

Подробнее...

Тамашачыларына илһам өләшүче Әлфия

15-5Тубысы авылы хезмәт сөйгән, тырыш, талантларга бай халкы белән үзенчәлекле. Авылдагы матур, төзек йортлар, урамнары, монда яшәүче милләттәшләребез хезмәтнең тәмен белеп яшәгәннәрен күрсәтә. Авыл халкының гореф-гадәтләрне, йола–бәйрәмнәрне саклап, буыннан-буынга тапшыруы, аларның рухи дөньялары да бай булганын раслый. Монда мөһим рольне мәдәният үзәге хезмәткәрләре башкара. Тубысы авылы һәм Вагай район мәдәният йортында мәдәни чараларны оештыручы булып унынчы ел хезмәт итүче Әлфия Гомәр кызы Мөслимова район күләмендә клуб оешмалары арасында узган бәйгедә җиңү яулый.

25 мартта...

Подробнее...

«80+” – яшәү чиге түгел

4-3Салкын январь белән буранлы февраль очрашкан төндә, төгәл 80 ел элек Ялутор районы, Кактамак авылында “Кызыл урак” колхозының алдынгы эшчеләре – бригадир Борһанетдин Хисаметдин улы һәм сыер савучы Саҗидә Вәгыйз кызы гаиләсендә сигезенче һәм тугызынчы бала, игезәкләр: кыз белән егет якты дөньяга аваз салалар.

Әтиләре дә, әниләре дә күп балалы ишле гаиләдә туып-үскәнгә, игезәкләр туганны зур бәхет һәм байлык дип санаганнар. Хәзерге заманда сирәк очрый торган, гарәп сүзләре “бай”, “байлык” төшенчәсенә яраштырып Гайния, Гани дигән исемнәр кушалар.

Балалар зур, эш сөючән гаиләдә үсәләр...

Подробнее...

Программа дней татарской культуры в Тюменской области

Организаторы: комитет по делам национальностей ТО, департамент культуры ТО, департамент образования и науки ТО, национально-культурная автономия сибирских татар и татар ТО.

8-24 февраля согласно графика - XXVIII областной смотр-конкурс детского творчества тюрко-язычных народов Тюменской области «Таң йолдызы-2019»,

- IX областной смотр-конкурс самодеятельного художественного творчества «Халык сәнгате» в районах и городах компактного проживания татар юга Тюменской области.

8-24 февраля выездные концерты “Якташларым”с участием звезд татарской эстрады Тюменской области...

Подробнее...

Гел хәрәкәттә

Мөслимә Вәлиулла кызы Яхина (Загидуллина) 1939 елның 23 январенда дөньяга аваз сала. Ул бик яшьли ятим кала, әтисе сугыш кырында вафат була. Аның әнисе Зөһрә Гиньтияровна (без аны Зәрә әби дип тә йөртә идек), бик тырыш әби иде, Мөслимә апа да аңа охшаган. Ул бик яшьли хезмәт юлын башлый, кайда гына эшләмәсен, гел алдынгы урыннар ала. Колхозның алдынгы сыер савучысының нинди генә Мактау кәгазьләре юк!

Бар иде бит безнең авылның гөрләп торган чагы! Мөслимә апа Кактамак авылында алдынгы механизатор Хәйрулла Сафиулла улы Загидуллинга кияүгә чыгып, 6 бала үстерәләр. Кызганычка каршы...

Подробнее...

Ак яулыклы татар әбиләре

38-5Коллар авылында яшәүче Кафия Мөхәммәтҗан кызы Марганова 90 яшенә якынлашып килә. Ул өлкән яшенә карамастан, әле намазын калдырмый. Аны авылдашлары хөрмәтләп дини бәйрәмнәргә, Коръән ашларына чакыралар. Әбинең хәтере дә яхшы. Догалар тыңлап, Коръән аятьләре укылганнан соң, Кафия әби узган яшьлек елларын тәфсилләп сөйләп тә бирде.

- 1928нче елны ноябрь аенда тудым. Кызганычка, күп укып булмады. Миңа 13 яшь тулганда Бөек Ватан сугышы башланды. Балачак елларым авыр елларга туры килде. Әтиебезне сугышка алдылар. 1941нче елны авылыбызны су басты.

Күрәчәкне күрдек. Көймәләрдә...

Подробнее...

Укымышлы Зариф абый

38-3“Аллаһы аның юлында сугышканнарга күп дәрәҗәләр бирде, гөнаһларын гафу итте, үзләренә рәхмәт кылды. Аллаһы үзенә итагать иткән мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт кылучы булды”. (Хатыннар сүрәсе, 96 нчы аять).

Сугыш кырларында көрәшкән, кан койган, Ватаныбыз өчен геройларча сугышкан абыйларыбыз, бабайларыбыз турындагы мәгълүмат әйтеп бетергесез күп. Сугыш елларында булып үткән, сокланырлык һәм горурланырлык вакыйгалар безләрне хәйран калдыра.

Ошбу тарихи битләрне тулысынча үзләштереп, бер урынга җыеп, мәктәпләрдә, класстан тыш дәресләрдә, балалар өчен патриотик һәм тәрбия...

Подробнее...

2018 елның онытылмас җәе

38-4Төмән районы, Муллаш авылында оешкан Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендәге “Пышны” җыр-бию ансамбле 2018 елның җәйге айларында вакытын бушка уздырмады, дөнья гизде, гөрләп яшәде.

Без Җәгъфәр Әбүзәр улы белән очрашып, җәйге сәяхәт турында сораштык.

- Июньдә Курган өлкәсе Әлмән (Альменево) район үзәгендә үткәрелгән Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнаштык. Төмән өлкәсе татар Конгрессы ярдәме аша автобус алып барды. Безне бик зурлап каршы алдылар. Халык күп, Россиянең барлык регионнарыннан җыелган. Кичен кичке уен башланды. Татарстан артистлары: Рөстәм Закиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Билалов...

Подробнее...

Кырчылык белгече дә, терлекче дә

37-9Түбән Тәүде районы, Чугунаево кырларында иген уручы Мурат Сирачевта бик тырышып иң өлкән механизатор Мөхәммәтша Гайнетдинов эшли. Аның гомуми хезмәт стажы - 42 ел. Ул Ватан алдындагы изге бурычын диңгез флотында үтәгән. Киләсе елның мартында 60 яшьлек юбилеен уздырачак. Мөхәммәтша Мәлик улы бүгенге көндә “Вектор” бодай уру комбайнында эшли. 27 августта борчакка төшкән. Аның шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар. Терлекләр әти-әнисеннән калган. Яшь вакытыннан терлекчелек эшен яхшы белә.

- Башта, совхоз булган чакта, бер сыер тоттык. Хәзер хуҗалыкта 4 савым сыер бар. Таналар, яшь үгезләр дә...

Подробнее...

Уза гомер…

37-8Әкрен генә, сиздермичә, яшьлек гомеребез үтеп тә китте. Табигать көзенә безнең гомер туры килсә дә, үз матурлыгы бар. Чөнки безнең буын кешеләре дә җитмешне тутырдылар. Маңгай чәчләребез агарса да, күңелебез әле яшь.

Кеше тормышы могҗизалары, яшәеш чорында күргәннәрне барсын да язып булмас, алай булса да берсен искә алып үтим.

Мәктәп еллары, безне укыткан укытучылар, уртак хисләр, айлы кичләр матур истәлек булып саклана. Бергәләшеп күрше Колония исемле авылга Иртеш елгасы аша атлап, танцыларга йөргән чаклар. Кичке айлы төндә трамвайны каршы алулар... Клуб ишеге алдында волейбол уйнаулар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836