#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ак яулыклы татар әбиләре

38-5Коллар авылында яшәүче Кафия Мөхәммәтҗан кызы Марганова 90 яшенә якынлашып килә. Ул өлкән яшенә карамастан, әле намазын калдырмый. Аны авылдашлары хөрмәтләп дини бәйрәмнәргә, Коръән ашларына чакыралар. Әбинең хәтере дә яхшы. Догалар тыңлап, Коръән аятьләре укылганнан соң, Кафия әби узган яшьлек елларын тәфсилләп сөйләп тә бирде.

- 1928нче елны ноябрь аенда тудым. Кызганычка, күп укып булмады. Миңа 13 яшь тулганда Бөек Ватан сугышы башланды. Балачак елларым авыр елларга туры килде. Әтиебезне сугышка алдылар. 1941нче елны авылыбызны су басты.

Күрәчәкне күрдек. Көймәләрдә...

Подробнее...

Укымышлы Зариф абый

38-3“Аллаһы аның юлында сугышканнарга күп дәрәҗәләр бирде, гөнаһларын гафу итте, үзләренә рәхмәт кылды. Аллаһы үзенә итагать иткән мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт кылучы булды”. (Хатыннар сүрәсе, 96 нчы аять).

Сугыш кырларында көрәшкән, кан койган, Ватаныбыз өчен геройларча сугышкан абыйларыбыз, бабайларыбыз турындагы мәгълүмат әйтеп бетергесез күп. Сугыш елларында булып үткән, сокланырлык һәм горурланырлык вакыйгалар безләрне хәйран калдыра.

Ошбу тарихи битләрне тулысынча үзләштереп, бер урынга җыеп, мәктәпләрдә, класстан тыш дәресләрдә, балалар өчен патриотик һәм тәрбия...

Подробнее...

2018 елның онытылмас җәе

38-4Төмән районы, Муллаш авылында оешкан Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендәге “Пышны” җыр-бию ансамбле 2018 елның җәйге айларында вакытын бушка уздырмады, дөнья гизде, гөрләп яшәде.

Без Җәгъфәр Әбүзәр улы белән очрашып, җәйге сәяхәт турында сораштык.

- Июньдә Курган өлкәсе Әлмән (Альменево) район үзәгендә үткәрелгән Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнаштык. Төмән өлкәсе татар Конгрессы ярдәме аша автобус алып барды. Безне бик зурлап каршы алдылар. Халык күп, Россиянең барлык регионнарыннан җыелган. Кичен кичке уен башланды. Татарстан артистлары: Рөстәм Закиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Билалов...

Подробнее...

Кырчылык белгече дә, терлекче дә

37-9Түбән Тәүде районы, Чугунаево кырларында иген уручы Мурат Сирачевта бик тырышып иң өлкән механизатор Мөхәммәтша Гайнетдинов эшли. Аның гомуми хезмәт стажы - 42 ел. Ул Ватан алдындагы изге бурычын диңгез флотында үтәгән. Киләсе елның мартында 60 яшьлек юбилеен уздырачак. Мөхәммәтша Мәлик улы бүгенге көндә “Вектор” бодай уру комбайнында эшли. 27 августта борчакка төшкән. Аның шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар. Терлекләр әти-әнисеннән калган. Яшь вакытыннан терлекчелек эшен яхшы белә.

- Башта, совхоз булган чакта, бер сыер тоттык. Хәзер хуҗалыкта 4 савым сыер бар. Таналар, яшь үгезләр дә...

Подробнее...

Уза гомер…

37-8Әкрен генә, сиздермичә, яшьлек гомеребез үтеп тә китте. Табигать көзенә безнең гомер туры килсә дә, үз матурлыгы бар. Чөнки безнең буын кешеләре дә җитмешне тутырдылар. Маңгай чәчләребез агарса да, күңелебез әле яшь.

Кеше тормышы могҗизалары, яшәеш чорында күргәннәрне барсын да язып булмас, алай булса да берсен искә алып үтим.

Мәктәп еллары, безне укыткан укытучылар, уртак хисләр, айлы кичләр матур истәлек булып саклана. Бергәләшеп күрше Колония исемле авылга Иртеш елгасы аша атлап, танцыларга йөргән чаклар. Кичке айлы төндә трамвайны каршы алулар... Клуб ишеге алдында волейбол уйнаулар...

Подробнее...

Хөрмәткә лаек авылдашыбыз

37-7Хезмәте белән хөрмәткә, мактауга лаек авылдашыбыз, медицина хезмәткәре Рачия Зарип кызы Асадуллина (Абдрашитова) Юрмы авылында зур гаиләдә дөньяга килә. Биш кыз, бер малай үсәләр. Рачия өлкән кыз буларак, әнисенең һәр эше, йомышына ярдәмче була. Авыл мәктәбен тәмамлап, Ушакова унъеллык мәктәбеннән соң, Тубыл медицина училищесында белем ала. Юллама буенча Яркәү районы, Карбан авылына эшкә җибәрелә. Йөзендә җылылык бөркелеп торган яшь фельдшер-акушерны авыл халкы тиз үз итә. Ул ярдәм сорап килүчеләргә игътибарлы була.

Рачиягә Төмән бала тудыру шифаханәсендә дә эшләргә туры килә...

Подробнее...

Тыйнаклык кешене бизи

Гаиләләрен, туганнарын онытып, ветеран укытучылар бөтен көчләрен, вакытларын укучыларына багышлаганнар. Аларга белем биреп, олы мөстәкыйль тормышка әзерләгәннәр.Шундый укытучыларның берсе – Мәгъдәния Галәм кызы Шәмитова-Мәүлютова. Шушы математика укытучысы һәр көнне Бурбардан Яркәү районы поселогына берничә чакрым юл атлаган. Ачык йөзле, ягымлы, гадел, юлда гел кешеләр белән исәнләшә, сөйләшә. Ул балаларның проблемаларын яхшы белә, киңәшләре белән ярдәм итә. Йөздән артык мәктәпне тәмамлаучысына яхшы математик белем бирә. Алар аны уңышлы хезмәттә һәм югары уку йортларында үстерүне дәвам...

Подробнее...

Бөркет – очышы белән, кеше – хезмәте белән

33-7Кеше гомер юлында төрле борылышлар, үзгәрешләр, көтелмәгән вакыйгалар, очрашулар кичерә.

Менә көтмәгәндә, уйламаганда Хуҗайлан кызы Сания Сәлахетдин кызы Зәнкиева Тубыл медицина училищесын тәмамлап, Тугыз авылына эшкә җибәрелә. Шул көннәрдә Тугызның иң чибәр, иң уңган егете – Мансур Хәйретдинов армиядән кайта.

Шушы очрашу турында Сания ханым миңа болай дип сөйләде: “Беркөнне минем белән бергә эшләгән Зәүрә (Сафура) апа, Мансур кайткан икән, әйдә аларга кузайтынга кереп чыгабыз”, - диде.

Мин дә керергә күндем. Каршыбызга кап-кара кашлы, зур күзле бер сылу егет килеп кулын сузды...

Подробнее...

Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше

33-4Хезмәт юлында игелекле җитәкче, оста оештыручы, бай рухлы итеп үзен таныткан якташларыбыз юк түгел. Бу көннәрдә гомер бәйрәмен каршылаган изге күңелле, миһербанлы кеше, булдыклы, киң карашлы, тирән фикер йөртә белгән Тубыл шәһәренең ООО “Лифтсервис” оешмасының абруйлы җитәкчесе Айсатулла Суппатулла улы Сәйфуллин 60 яшен каршылады. Гади хезмәткәрдән оешма җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм күп еллар тормыштагы катлаулы авырлыкларны җиңеп чыккан, каршылыкларга бирешмәгән җитәкчене коллективында, шәһәр хакимиятендә дә хөрмәт итәләр.

Аның кабинетын рәхмәт хатлары бизи. Унсигезенче ел...

Подробнее...

Укучыларым белән горурланам

Июнь аенда безнең 11нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте. Бәйрәм саубуллашу вальсы белән тәмамланды. Барлык көчебезне куеп, бөтен мәхәббәтебезне биреп тәрбияләгән кыз-егетләребез дәүләт имтиханнарын уңышлы “4” һәм “5”кә бирделәр.

Безгә укучылар белән саубуллашу аеруча авыр булды. Үзләре тыйнак, инсафлы, мәрхәмәтле. Киләчәктә дә тормышта үз юлларын табып, сайлаган эшләрен җиренә җиткереп башкарырлар дип ышанабыз.

Менә шундый укучыларның әти-әниләренә рәхмәт әйтәсе килә: Тубыл районы, Вәчир авылыннан Дания Хәтис кызы һәм Кәрим Әхмәтулла улына, Айсылу Равил кызы һәм Айдулла...

Подробнее...

Онытылмый сугыш батырлары

32-2Авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары, аларның сугышчан юллары турында бүген якыннары хөрмәт белән искә алалар. Аромаш районы, Көсәйкүл авылы батырлары Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр. Авылда сугыштан исән кайткан ветераннар инде мәрхүмнәр. Сугыш геройлары батырлыгы алдында мәктәп укучылары, ветераннарның балалары, оныклары истәлекләре белән уртаклашалар. Сугыш ветераны Гаппас Кәбировның кызы Дония: ”Безнең әтиебез 192 полкның 5нче Орловск Кызыл байраклы орденлы Суворов исемендәге укчы девизия составында Волковыск шәһәрен азат итүдә барган бәрелешләрдә батырларча...

Подробнее...

Мәктәпнең матур традицияләре

32-3Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе традицияләргә бай. Мәктәп татар телен саклап, укучыларының белемен үстереп, иҗади үсешен дә алга таба алып бара. Коллектив ветеран укытучыларын да онытмый. Нинди генә чара үткәрелмәсен, озак еллар 15нче мәктәптә эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, мәктәпне тәмамлаучылар - бу чараларның хөрмәтле кунаклары, педагогик хезмәт ветераннары белән очрашулар традициягә кергән.

Мәктәптә ветеран укытучылар җыелган соңгы очрашу Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган, сугышта һәм сугыш елларыннан соң вафат булган укытучыларның һәм...

Подробнее...

Яркәү җиренең батыр улы

32-4Кеше фидакарь хезмәте, кылган изге гамәле белән данлы. Намуслы хезмәтең – ул бөек бурычың, шатлык чыганагы, кылган изге гамәлең – ул батырлык. Шушы сүзләр тормыш юлы сокланырлык, күпләр өчен үрнәк булырлык якташыбыз - Яркәү районы, Карбан (Кысылгаш) авылында туып үскән Вилдан Фәрит улы Тилмөхәммәтовка туры килә.

Егет куе урманнар, киң кырлар белән уратылган борынгы авылда 1946 елның 6 ноябрендә күп балалы фронтовик гаиләсендә туа. Сугыштан соңгы еллар авыр була, шуңа да карамастан малай сәламәт, шат күңелле үсә.

Көнозын урамда иптәшләре белән уйный, җәен Тубыл елгасында су коена...

Подробнее...

Язмышына рәхмәтле ул

28-4Редакциябезгә язгы кояштай ихлас елмаеп, җиңел адымнар белән килеп кергән әбигә 80 яшь дип һич тә уйларлык түгел иде. Аның мөлаем, ачык йөзендә ниндидер якты, игелекле нур балкып тора. Шундый пөхтә, матур итеп актан киенеп килгән әбине күрү белән, берсүзсез, аның нинди бәхетле ана, яраткан әби икәнен чамалыйсың. Ә инде танышып, сөйләшә башлагач, ялгышмаганыбызга сөенәбез. Чөнки әби белән бергә килгән кызы әйтүенчә, Фәрваз әби үзенең алтын чорын үз йортында шөкер итеп, ике улы, бер кызы, кияү-киленнәре, 6 оныгы, 9 нәбәрәсенең игътибарын, ихтирамын, кайгыртуын тоеп, аларны көн саен сагынып...

Подробнее...

Онытырлык түгел

Мин бу арада Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” исемле рус телендә язылган романын укыдым. Автор һәрбер җөмләсен үзенең йөрәге аша үткәргән бу әсәр, минем дә, йөрәкнең түренә үтеп кереп, бер вакытта да күңелдән чыкмаган йөрәк яраларын яңартты.

Автор үзенең романын “Вам раскулаченным и переселенным посвящается” дип багышлый. Әсәрдә утызынчы еллар башында, үз тырышлыклары белән аякка баскан крестьяннарны мал-мөлкәтләрен, йорт җирләрен конфискацияләп, сөргенгә җибәрү тасвирлана. Төп персонаж – авыр эштән башка бернинди дә рәхәт күрмәгән авыл хатыны Зөләйха образы аша күпләрнең авыр язмышы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836