#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәткә лаек авылдашыбыз

37-7Хезмәте белән хөрмәткә, мактауга лаек авылдашыбыз, медицина хезмәткәре Рачия Зарип кызы Асадуллина (Абдрашитова) Юрмы авылында зур гаиләдә дөньяга килә. Биш кыз, бер малай үсәләр. Рачия өлкән кыз буларак, әнисенең һәр эше, йомышына ярдәмче була. Авыл мәктәбен тәмамлап, Ушакова унъеллык мәктәбеннән соң, Тубыл медицина училищесында белем ала. Юллама буенча Яркәү районы, Карбан авылына эшкә җибәрелә. Йөзендә җылылык бөркелеп торган яшь фельдшер-акушерны авыл халкы тиз үз итә. Ул ярдәм сорап килүчеләргә игътибарлы була.

Рачиягә Төмән бала тудыру шифаханәсендә дә эшләргә туры килә...

Подробнее...

Тыйнаклык кешене бизи

Гаиләләрен, туганнарын онытып, ветеран укытучылар бөтен көчләрен, вакытларын укучыларына багышлаганнар. Аларга белем биреп, олы мөстәкыйль тормышка әзерләгәннәр.Шундый укытучыларның берсе – Мәгъдәния Галәм кызы Шәмитова-Мәүлютова. Шушы математика укытучысы һәр көнне Бурбардан Яркәү районы поселогына берничә чакрым юл атлаган. Ачык йөзле, ягымлы, гадел, юлда гел кешеләр белән исәнләшә, сөйләшә. Ул балаларның проблемаларын яхшы белә, киңәшләре белән ярдәм итә. Йөздән артык мәктәпне тәмамлаучысына яхшы математик белем бирә. Алар аны уңышлы хезмәттә һәм югары уку йортларында үстерүне дәвам...

Подробнее...

Бөркет – очышы белән, кеше – хезмәте белән

33-7Кеше гомер юлында төрле борылышлар, үзгәрешләр, көтелмәгән вакыйгалар, очрашулар кичерә.

Менә көтмәгәндә, уйламаганда Хуҗайлан кызы Сания Сәлахетдин кызы Зәнкиева Тубыл медицина училищесын тәмамлап, Тугыз авылына эшкә җибәрелә. Шул көннәрдә Тугызның иң чибәр, иң уңган егете – Мансур Хәйретдинов армиядән кайта.

Шушы очрашу турында Сания ханым миңа болай дип сөйләде: “Беркөнне минем белән бергә эшләгән Зәүрә (Сафура) апа, Мансур кайткан икән, әйдә аларга кузайтынга кереп чыгабыз”, - диде.

Мин дә керергә күндем. Каршыбызга кап-кара кашлы, зур күзле бер сылу егет килеп кулын сузды...

Подробнее...

Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше

33-4Хезмәт юлында игелекле җитәкче, оста оештыручы, бай рухлы итеп үзен таныткан якташларыбыз юк түгел. Бу көннәрдә гомер бәйрәмен каршылаган изге күңелле, миһербанлы кеше, булдыклы, киң карашлы, тирән фикер йөртә белгән Тубыл шәһәренең ООО “Лифтсервис” оешмасының абруйлы җитәкчесе Айсатулла Суппатулла улы Сәйфуллин 60 яшен каршылады. Гади хезмәткәрдән оешма җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм күп еллар тормыштагы катлаулы авырлыкларны җиңеп чыккан, каршылыкларга бирешмәгән җитәкчене коллективында, шәһәр хакимиятендә дә хөрмәт итәләр.

Аның кабинетын рәхмәт хатлары бизи. Унсигезенче ел...

Подробнее...

Укучыларым белән горурланам

Июнь аенда безнең 11нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте. Бәйрәм саубуллашу вальсы белән тәмамланды. Барлык көчебезне куеп, бөтен мәхәббәтебезне биреп тәрбияләгән кыз-егетләребез дәүләт имтиханнарын уңышлы “4” һәм “5”кә бирделәр.

Безгә укучылар белән саубуллашу аеруча авыр булды. Үзләре тыйнак, инсафлы, мәрхәмәтле. Киләчәктә дә тормышта үз юлларын табып, сайлаган эшләрен җиренә җиткереп башкарырлар дип ышанабыз.

Менә шундый укучыларның әти-әниләренә рәхмәт әйтәсе килә: Тубыл районы, Вәчир авылыннан Дания Хәтис кызы һәм Кәрим Әхмәтулла улына, Айсылу Равил кызы һәм Айдулла...

Подробнее...

Онытылмый сугыш батырлары

32-2Авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары, аларның сугышчан юллары турында бүген якыннары хөрмәт белән искә алалар. Аромаш районы, Көсәйкүл авылы батырлары Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр. Авылда сугыштан исән кайткан ветераннар инде мәрхүмнәр. Сугыш геройлары батырлыгы алдында мәктәп укучылары, ветераннарның балалары, оныклары истәлекләре белән уртаклашалар. Сугыш ветераны Гаппас Кәбировның кызы Дония: ”Безнең әтиебез 192 полкның 5нче Орловск Кызыл байраклы орденлы Суворов исемендәге укчы девизия составында Волковыск шәһәрен азат итүдә барган бәрелешләрдә батырларча...

Подробнее...

Мәктәпнең матур традицияләре

32-3Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе традицияләргә бай. Мәктәп татар телен саклап, укучыларының белемен үстереп, иҗади үсешен дә алга таба алып бара. Коллектив ветеран укытучыларын да онытмый. Нинди генә чара үткәрелмәсен, озак еллар 15нче мәктәптә эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, мәктәпне тәмамлаучылар - бу чараларның хөрмәтле кунаклары, педагогик хезмәт ветераннары белән очрашулар традициягә кергән.

Мәктәптә ветеран укытучылар җыелган соңгы очрашу Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган, сугышта һәм сугыш елларыннан соң вафат булган укытучыларның һәм...

Подробнее...

Яркәү җиренең батыр улы

32-4Кеше фидакарь хезмәте, кылган изге гамәле белән данлы. Намуслы хезмәтең – ул бөек бурычың, шатлык чыганагы, кылган изге гамәлең – ул батырлык. Шушы сүзләр тормыш юлы сокланырлык, күпләр өчен үрнәк булырлык якташыбыз - Яркәү районы, Карбан (Кысылгаш) авылында туып үскән Вилдан Фәрит улы Тилмөхәммәтовка туры килә.

Егет куе урманнар, киң кырлар белән уратылган борынгы авылда 1946 елның 6 ноябрендә күп балалы фронтовик гаиләсендә туа. Сугыштан соңгы еллар авыр була, шуңа да карамастан малай сәламәт, шат күңелле үсә.

Көнозын урамда иптәшләре белән уйный, җәен Тубыл елгасында су коена...

Подробнее...

Язмышына рәхмәтле ул

28-4Редакциябезгә язгы кояштай ихлас елмаеп, җиңел адымнар белән килеп кергән әбигә 80 яшь дип һич тә уйларлык түгел иде. Аның мөлаем, ачык йөзендә ниндидер якты, игелекле нур балкып тора. Шундый пөхтә, матур итеп актан киенеп килгән әбине күрү белән, берсүзсез, аның нинди бәхетле ана, яраткан әби икәнен чамалыйсың. Ә инде танышып, сөйләшә башлагач, ялгышмаганыбызга сөенәбез. Чөнки әби белән бергә килгән кызы әйтүенчә, Фәрваз әби үзенең алтын чорын үз йортында шөкер итеп, ике улы, бер кызы, кияү-киленнәре, 6 оныгы, 9 нәбәрәсенең игътибарын, ихтирамын, кайгыртуын тоеп, аларны көн саен сагынып...

Подробнее...

Онытырлык түгел

Мин бу арада Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” исемле рус телендә язылган романын укыдым. Автор һәрбер җөмләсен үзенең йөрәге аша үткәргән бу әсәр, минем дә, йөрәкнең түренә үтеп кереп, бер вакытта да күңелдән чыкмаган йөрәк яраларын яңартты.

Автор үзенең романын “Вам раскулаченным и переселенным посвящается” дип багышлый. Әсәрдә утызынчы еллар башында, үз тырышлыклары белән аякка баскан крестьяннарны мал-мөлкәтләрен, йорт җирләрен конфискацияләп, сөргенгә җибәрү тасвирлана. Төп персонаж – авыр эштән башка бернинди дә рәхәт күрмәгән авыл хатыны Зөләйха образы аша күпләрнең авыр язмышы...

Подробнее...

Авылдашларым турында

28-3Мидхәт Әйтмөхәммәт улы Чемалетдинов 1916 елда Яркәү районы, Карбан авылында туа. Аңа 14 яшь тулганда әтисе үлеп китә. Шул көннән аның хезмәт юлы башлана. 1929 ел Мидхәт абый беренче булып колхозга керә. Колхозга башта 8 гаилә, аннары калганнар да тартылалар. Колхоз “Кызыл байрак” дип йөртелә башлый. 1937 елда Мидхәт Әйтмөхәммәт улы армия хезмәтенә алына. Бераздан Бөек Ватан сугышы башлана. Фашистларны җиңүдә себерлеләр нинди мөһим роль уйнаганнары турында әйтеп торасы да юк. Кырыс тормыш шартларына өйрәнгән себерлеләр кышның салкынын, зәһәр җилләрен батырларча кичерәләр, алар үзләренең нык...

Подробнее...

Укытучы – һөнәр дә, яшәү мәгънәсе дә аның

26-13Балачактагы хыялын дөньяга ашырып, 31 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы Луиза Сәлим кызы Гайсина бүгенге көндә дә Тубыл районы, Ләчек авылы башлангыч мәктәбен җитәкли. Үткән гасырның 90нчы елларында сазлыклар арасына кереп урнашкан бу кечкенә авылда мәктәпне саклап калуда да аның өлеше зур булды. Җимерек хәлдә булган мәктәп бинасын ябып, укучыларны күршедәге Күкрәнде тугызеллык мәктәбенә җибәрү турында сүз куертыла башлап, хөкүмәттән яңа мәктәп төзергә ярдәм булмаячагы билгеләнә.

Болай да 4нче сыйныфтан соң читкә китеп укырга мәҗбүр булган балаларны 7 яшьтән үк...

Подробнее...

Тубылда шигырь бәйрәме

26-12Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче ветеран укытучы Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бекенинның “Сөенәм телемә, таянам халкыма” дип аталган яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Китап презентациясен шагыйрьнең 80 яшенә багышлап шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә үткәрделәр. Сөнгатулла абыйны үзәк директоры Гөлсинә Ташкеева, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова, өлкә себер татарлары автономиясе рәисе Фәүзия Марганова, шәһәр себер татарлары автономиясе рәисенең урынбасары Гали Сәитов, Тубыл районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Гөлсем Рябикова котлап Рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчләрен...

Подробнее...

Күпкырлы талант иясе

26-14Туган телем – татар теле
Рухи байлык халкыма.

Моңаяммы, сызланаммы,
Куанаммы, үкенәмме –
Сөенәмен телемә мин,
Таянамын халкыма.

(С.Бекенин).

Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бекенинның чираттагы китабы дөнья күрде һәм ул шушы сүзләрдән башлана. Физика, математика, химия фәннәреннән гомер буена балаларга белем биргән укытучының күңелендә яшеренеп яткан иҗат чишмәләре олыгайган көннәрендә бәреп чыгар да, берничә китап иясе булырга насыйп булыр дип кем уйлаган. “Сөенәм телемә, таянам халкыма” – диеп исемләнгән шушы китап та соңгысы булмас, Аллаһы боерса.

Сөнгатулла абый әле сафта, нык...

Подробнее...

“Киленемә чиксез рәхмәтлемен”

14-7Гасырлар дәвамында килен һәм каенана мөнәсәбәтләре актуаль тема булып торган. Хәзер дә бар алар. Бүген аерым яшәргә омтылучы киленнәр заманы. Каенаналар да бу хәлгә риза. Тик менә картайган әби-бабайлар игътибарны күбрәк сорый шул. Ярдәмгә мохтаҗ вакытларында яннарында якыннары булмау кайгылы нәтиҗәләргә дә китерә.

Төмән районының Турай авылында көн итүче Саяра Гани кызы Салиманова ике егет тәрбияләп үстерә. Алар вахта ысулы белән читтә эшлиләр. Кечкенәсе Ильяс өйләнеп, Ямбай авылында йорт салалар. Әле күчеп өлгермәгәннәр.

Саяра апаның 2 яшьлек оныгы үсеп килә. Беркөнне апа...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836