#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Горурлык хисләре зур”

Редакциягә туганын газетада юбилее белән котларга мөлаем йөзле, аралашучан хатын-кыз керде. Без дөнья хәлләре, яңалыклар белән бүлешеп, якташыбыздан үзе турында сорадык.

- Рәйсә Риза кызы Әхмәтова булам. Тубыл районы, Күкрәнде авылында Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, 5 елдан соң туганмын, бүгенге көндә Төмәндә яшим, - дип үзе белән таныштырды ул.

Без Рәйсә ападан ата-бабалары, туганнары, Бөек Ватан сугышына карата күңел түрендә сакланган мәгълүматлар, истәлекләр турында сораштык

- Әтием – Риза Шәриф улы Вәлитов. Әнием – Сара Зәйнетдин кызы Ермышева. Сугыш вакытында алар...

Подробнее...

Бакый Урманчега – 125

11-4Бүген сүз бөек татар сәнгате эшлеклесе Бакый Урманченың 125 яшьлек юбилее турында барачак.

Скульптор Бакый Урманче 1967 елда татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Әмирхан, Габдулла Кариев, Галимҗан Ибраһимовның скульптур портретлары өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Татарстанның һәм Россия Федерациясенең халык рәссамы, Казахстан Республикасының атказанган рәссамы Бакый Идрис улы Урманче 1897 елның 23 февралендә Татарстанның хәзерге Буа районы, Күл Черкене авылында туа һәм зур нәтиҗәле тормыш белән яши. Идел буеның Тау ягы үзенең мәдәни тотрыклылыгы, гореф-гадәтләре, сәнгати иҗаты белән танылган. Ул...

Подробнее...

Сез Ватаныбызны саклап калдыгыз

11-323 февраль көнне, без, илебезнең барча халкы, хәрбиләрне, гаскәриләрне генә түгел, ә Ватаныбызны саклап калу өчен үз гомерләрен корбан иткән һәм дә япон-немец илбасарлары белән аяусыз сугышларда катнашып та исән кайткан ветераннарның якты, онытылмас истәлекләре алдында баш иябез.

Мин дә Ялутор районы, Кактамак авылында туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераннары, инде якты дөнья белән саубуллашкан абыем Камил Борһанетдин улы һәм аның замандашы – Хәким Гадеев, аларның гаиләләре сугышта һәм хезмәттә күрсәткән батырлыклары турында илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләргә белдерергә...

Подробнее...

Аның бурычы – дәвалау

11-5Хәзер, COVID-19 пандемиясе шартларында, барлык медицина хезмәткәрләре, шул исәптән фельдшерлар, авыр шартларда эшләргә мәҗбүр.

19 нчы өлкә хастаханәсенең Богандинка поликлиникасы филиалының кичектергесез медицина ярдәме кабинетында фельдшер Зөлфия Кәлимуллина эшли.

Поликлиникада кичектергесез ярдәм - шул ук ашыгыч медицина ярдәме, диләр. Табибларга эш җитәрлек, чөнки хроник, респиратор авыруларны беркем дә гамәлдән чыгармаган. Кешеләр кичектергесез ярдәмне хәтта кан басымы артса да, башы яки аркасы авыртса да, температурасы күтәрелсә дә чакырта. Бер сменада фельдшер 40ка якын пациентның өйләренә бара – бу...

Подробнее...

“Кызлар, укыгыз, сынатмагыз, тырышыгыз!”

9-10Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлегендә 1991-1996 елларда укыганда, төркемебезнең кураторы – рус теле укытучысы Сәгыйдә Гадершина булды. Еллар узган саен ачык йөзле, гадел, сабыр Сәгыйдә Мөхәмәдовнаның никадәр безнең, татар кызларының һәм малайларының, белемле, тәртипле булулары өчен янып-көеп яшәгәнен аңлыйсың. Бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган укытучы рус теле дәресләрендә нык таләпчән, җитди иде. Апаның кычкырып диктант укуы, хаталар ясасак, каты борчылуы күз алдында. “Кызлар, укыгыз, сынатмагыз, тырышыгыз!”, - дип еш әйтә иде.

Авыр 90 нчы еллар барды. Без, студентлар, өлкәнең төрле...

Подробнее...

Спорт буенча иң яхшы инструкторлар дип танылдылар

9-11“Спорт – тормыш нормасы” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Тубыл районы мәктәпләренең физкультура укытучылары һәм спорт буенча инструкторлары арасында «Яшәү урыны буенча иң яхшы спорт инструкторы» конкурсы уздырылды. Беренче тапкыр үткәрелгән әлеге бәйгедә районның 15 авыл хакимиятеннән спорт буенча 17 инструктор катнашты. Конкурс таләпләре буенча алар 2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча аналитик белешмәләр бирергә тиеш булдылар.

Конкурс комиссиясе катнашучыларны 9 күләм һәм сыйфат күрсәткечләре буенча бәяләде. Авыл җирлегендә даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр өлеше, шул исәптән балалар һәм яшьләрнең...

Подробнее...

Яркәү районы кыю егетләре

Кеше гомере өчен үзләрен аямый миһербанлы якташларыбыз сугышларда, катастрофаларда, пандемияләрдә алгы сафта булып җиңү китергәннәр. Яркәү районы, Бурбар авылының Мәүлекәй, Сәйбүкәй дә шундыйлардан булганнар. Алар өсләреннән эш киемнәрен салмаганнар да. Шушы якташларыбызның киләчәк буыннары да яшьли Ватан өчен гомерләрен биргәннәр.

Алар Россиядә генә түгел, Польшада, Венгриядә, Австриядә, Финляндиядә һәм башка чит ил туфрагында яталар. Алар: Бәшировлар, Ательшиннар, Мамасалеевлар, Иске һәм Яңа Кәешкүлдән Мөхәммәтчиннар. Кайберләре кайнар нокталар - Әфганстан, Кавказ җирләрендә...

Подробнее...

Танылган “Туган тел” ансамбле

8-8Тубыл районындагы Байкалово авылында туып-үскән Асия Сиаутдинованы өлкә күләмендә генә түгел, ә илебездә танылган, Ирек авылы клубы каршында эшләп килгән “Туган тел” фольклор-этнография ансамбленең җитәкчесе буларак беләләр.

Хәтта аларны “Россия-1”, “Мәдәният” үзәк каналларыннан, “Дөнья” программасында күрсәттеләр, Төмән төбәгендә чыгып килүче тапшырулар авторлары сюжетлар әзерләделәр. “Туган тел” ансамбле турында яңалыклар өлкә газетабыз “Яңарыш”та да яктыртылып бара.

22 ел татар юнәлешендә эшләгән, тормышы, яшәү рәвеше татар мәдәнияте белән бәйле булган Асия апа авыл клубында эшли башлаган елларны...

Подробнее...

Спорт белән шөгыльләнүгә түләүнең салымын кире кайтару хокукы бирелде

Үткән ел ук инде Россия Дәүләт Думасы өченче укылышта Россия Салым кодексына төзәтмәләр кабул итте. 2022 елдан башлап гражданнар физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен социаль салым тотып калынган акчаны ала алачак.

Аңлашылганча, НДФЛ буенча салым базасын билгеләгәндә гражданин оешма яки шәхси эшмәкәр күрсәткән физкультура-савыктыру хезмәтләре өчен түләгән акчадан салым кайтара ала. Салымны 18 яшькәчә балалар өчен дә алырга мөмкин. Оешма һәм шәхси эшмәкәр өчен физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтү төп эшчәнлек булырга тиеш.

Салым акчасы чыгымнар күләмендә биреләчәк, әмма...

Подробнее...

Ветеран укытучы язмышы

7-91942 нче елны Башкурды авылында гаиләдә дүртенче бала булып туган Тимербикә Фәйзулла кызына әтисен күрергә насыйп булмый. Сугышка кадәр Фәйзулла Мәхмүт улы авылда сатучы булып эшли. 1941 нче елны ул Бөек Ватан сугышына китә һәм туган якларына әйләнеп кайтмый. Әнисе Хатыйбә Әбүсәгыйть кызы ул елларда Башкурды авылындагы колхозда эшли. Сугыш елларында Тимербикәнең бертуганнары Булат белән Люция вафат булалар.

Тимербикә апа Әхмәтҗанова балачак елларын искә алып: “Әнием исемемне көчле булсын, сынауларга бирешмәсен дип биргән. Авылыбызда Бөек Ватан сугышы елларны авыл хатын-кызлары...

Подробнее...

“Курчак уйныйбыз”

7-8“Яңарыш” газетабыз редакциясендә миннән “Нурзилә Мәхмүтованы беләсезме?” – дип сорадылар. Мин безнең авылда Нурзиләләр икәү, икесе дә Мәхмүтова икәнлеген белдердем.

Самад абыйның хатыны икәнен аңлагач:

Беләм, ул минем киленем, чөнки Самад Хәмит улы минем энекәш, әтиләребез бертуган безнең. Утыз ел элек Нурзилә киленне ярәшергә иптәшем белән безне ата-ана урынына Шыкча авылына алып барганнар иде. Самад абый белән Нурзилә апа күп еллар тигез гомер итәләр, ике кызлы, кияүле булдылар, - дип сөйләдем.

Гөлнур Искәндәр кызы миңа телефоннан күрсәтеп:

Рәйсә апа, карагыз әле, менә нинди матур киемнәр...

Подробнее...

Очрашулар өзелмәсен

7-10Мәктәп еллары - хәтеребездән җуелмаган матур мизгелләр! Без дә инде 55 яшьне уздык. Кеше тормышында төрлесе булса да, мәктәп һәм балачак елларын без якты хатирәләр белән искә алабыз.

Сыйныфташлар, укытучылар белән очрашып, үткәннәрне искә алып бер утыру - үзе бер гомер дип, ветеран укытучы, класс җитәкчебез Мөнәвәрә Сәгыйтулла кызы Кормановага җылы теләкләребезне юллыйбыз. Апа белән һәр очрашу-сөйләшүләр безнең истә.

Ветеран укытучыларыбыз һәм сыйныфташларыбыз белән очрашулар өзелмәсен иде. Төрле кызыклы класстан тыш чаралар, экскурсияләр, аларны бергә җыелып искә алулар, исән-имин...

Подробнее...

Югалтулар һәм уйланулар

4-5Бу дөньяда иң кыйммәтлесе - кеше гомере. Анысы да мәңгелек түгел. Илебездә күп үзгәрешләр, ачышлар, файдалы эшләр белән беррәттән, соңгы елларда һәр төбәктә югалтулар да җитәрлек булды. Һәр кеше үз эш урынында, гаиләсендә, гомумән, ил байлыгы дияр идем, чөнки һәркем халкына лаеклы милләт баласы булып яшәргә тырыша, ә кеше китсә – эзе кала.

Аллаһы Тәгалә кодрәте белән фанидан китеп барганда якыннарын олы кайгы-хәсрәткә салалар. Берни итеп булмый, сабырлык, түземлек белән үткән көннәр, еллар яшәүне дәвам итәргә көч бирәләр.

Якын-тирәдәге күренекле шәхесләр: Роза Моратова, Сара һәм Наил Маметовлар, Рәшидә...

Подробнее...

Бердәмлектә эшләргә язсын

4-7Тубыл шәһәренең 15 нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә ел ахырында иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында елга нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар корып, бердәмлектә аларны оештыру турында җыелыш үткәрелде.

Тубыл татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзалары, “Заабрамка” - территориаль иҗтимагый үзидарәсе, 15 нче мәктәпнең ветераннар советы оешмасы вәкилләре, мәктәп каршында оештырылган “Истоки” коммерциясез этномәдәни компонентлы партнер мәктәпләр оешмасы эшчәнлеге һәм бу оешманың 10 еллык юбилее турында сөйләделәр. Шулай ук мәктәпләр һәм укытучылар өчен бу мөһим вакыйгага әзерләнү турында фикерләр...

Подробнее...

Яшәү дәрте мәңге сүнмәсен

4-69 январь көнне Ялутор районы, Рауды авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Шәүкыя Әхмәтҗан кызы Әминова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны бу истәлекле көн белән бала-оныклары, туганнары, дуслары һәм күршеләре котладылар. Алар белән бергә әбинең шатлыгын бүлешергә Ялутор районы хакимиятеннән, район, авыл ветераннар советыннан хөрмәтле кунаклар килделәр. Алар әбигә чәчәкләр һәм бүләкләр генә түгел, ә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын да тапшырдылар.

Бу мизгел әбине аеруча дулкынландырды, хәтта ул шатлыклы күз яшьләрен яшермәде. Аннары Аслана күчмә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836