#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Курчак уйныйбыз”

7-8“Яңарыш” газетабыз редакциясендә миннән “Нурзилә Мәхмүтованы беләсезме?” – дип сорадылар. Мин безнең авылда Нурзиләләр икәү, икесе дә Мәхмүтова икәнлеген белдердем.

Самад абыйның хатыны икәнен аңлагач:

Беләм, ул минем киленем, чөнки Самад Хәмит улы минем энекәш, әтиләребез бертуган безнең. Утыз ел элек Нурзилә киленне ярәшергә иптәшем белән безне ата-ана урынына Шыкча авылына алып барганнар иде. Самад абый белән Нурзилә апа күп еллар тигез гомер итәләр, ике кызлы, кияүле булдылар, - дип сөйләдем.

Гөлнур Искәндәр кызы миңа телефоннан күрсәтеп:

Рәйсә апа, карагыз әле, менә нинди матур киемнәр...

Подробнее...

Очрашулар өзелмәсен

7-10Мәктәп еллары - хәтеребездән җуелмаган матур мизгелләр! Без дә инде 55 яшьне уздык. Кеше тормышында төрлесе булса да, мәктәп һәм балачак елларын без якты хатирәләр белән искә алабыз.

Сыйныфташлар, укытучылар белән очрашып, үткәннәрне искә алып бер утыру - үзе бер гомер дип, ветеран укытучы, класс җитәкчебез Мөнәвәрә Сәгыйтулла кызы Кормановага җылы теләкләребезне юллыйбыз. Апа белән һәр очрашу-сөйләшүләр безнең истә.

Ветеран укытучыларыбыз һәм сыйныфташларыбыз белән очрашулар өзелмәсен иде. Төрле кызыклы класстан тыш чаралар, экскурсияләр, аларны бергә җыелып искә алулар, исән-имин...

Подробнее...

Югалтулар һәм уйланулар

4-5Бу дөньяда иң кыйммәтлесе - кеше гомере. Анысы да мәңгелек түгел. Илебездә күп үзгәрешләр, ачышлар, файдалы эшләр белән беррәттән, соңгы елларда һәр төбәктә югалтулар да җитәрлек булды. Һәр кеше үз эш урынында, гаиләсендә, гомумән, ил байлыгы дияр идем, чөнки һәркем халкына лаеклы милләт баласы булып яшәргә тырыша, ә кеше китсә – эзе кала.

Аллаһы Тәгалә кодрәте белән фанидан китеп барганда якыннарын олы кайгы-хәсрәткә салалар. Берни итеп булмый, сабырлык, түземлек белән үткән көннәр, еллар яшәүне дәвам итәргә көч бирәләр.

Якын-тирәдәге күренекле шәхесләр: Роза Моратова, Сара һәм Наил Маметовлар, Рәшидә...

Подробнее...

Бердәмлектә эшләргә язсын

4-7Тубыл шәһәренең 15 нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә ел ахырында иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында елга нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар корып, бердәмлектә аларны оештыру турында җыелыш үткәрелде.

Тубыл татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзалары, “Заабрамка” - территориаль иҗтимагый үзидарәсе, 15 нче мәктәпнең ветераннар советы оешмасы вәкилләре, мәктәп каршында оештырылган “Истоки” коммерциясез этномәдәни компонентлы партнер мәктәпләр оешмасы эшчәнлеге һәм бу оешманың 10 еллык юбилее турында сөйләделәр. Шулай ук мәктәпләр һәм укытучылар өчен бу мөһим вакыйгага әзерләнү турында фикерләр...

Подробнее...

Яшәү дәрте мәңге сүнмәсен

4-69 январь көнне Ялутор районы, Рауды авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Шәүкыя Әхмәтҗан кызы Әминова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны бу истәлекле көн белән бала-оныклары, туганнары, дуслары һәм күршеләре котладылар. Алар белән бергә әбинең шатлыгын бүлешергә Ялутор районы хакимиятеннән, район, авыл ветераннар советыннан хөрмәтле кунаклар килделәр. Алар әбигә чәчәкләр һәм бүләкләр генә түгел, ә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын да тапшырдылар.

Бу мизгел әбине аеруча дулкынландырды, хәтта ул шатлыклы күз яшьләрен яшермәде. Аннары Аслана күчмә...

Подробнее...

Хәтер яши

Бөек Ватан сугышында күпме туганнарым һәлак булганын исәпли дә алмыйм. Илдә хәбәрсез югалганнар миллионнар. Эзләнү отрядларына рәхмәт, вафат булган батырларның исемнәрен кайтаралар. Бурбар авылыннан гына да яу кырында 100дән артык кеше ятып калды. Мәстүрә мамам Сәйбукаева: “Кайда минем Шакирым?” дип үлгәненче кайгырды. Тол хатыннар, әтиләре сугыштан кайтмаган балалар еладылар. Дәүләтбакова фамилияле әби гомере буе авыл читенә чыгып 5 улын көтте. Әби кече улы Әпләсиснең Сталинград янында әсирлеккә төшүен, җәзалар кичерүен, вафат булуын белми.

Минем әкәм Яркәү районы “Хәтер” китабында...

Подробнее...

Горурланып сөйләрлек тормыш

3-5Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев бу көннәрдә Калмаклар авылында яшәүче хөрмәтле хезмәт ветераны Сәкинә Латыйпованы 80 яшьлек гомер бәйрәме белән котлаулары турында хәбәр итте. “Сәкинә апаның бу тормышта җыйган бар байлыгы - өлкән яшь, зирәк акыл һәм тормыш тәҗрибәсе. Әмма аның төп казанышы – балалары. Алар Мидхәт абый белән 60 елга якын тату гомер кичереп, 5 бала - 2 егет һәм 3 кыз тәрбияләп үстерделәр.

Балалары әти–әниләре үрнәгендә эшчән, тәртипле булып үсеп җиттеләр, бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, үзара булышып, дус яшиләр. Барысының да гаиләләре нык...

Подробнее...

Өлкәннәребез алдында без бурычлы

3-6Менә инде 2021 нче ел да артта калды. Пандемия сәбәпле, Җиңү бәйрәме, Өлкәннәр көнен дә сиздермичә генә үткәреп җибәрдек. Кемгә дә сер түгел, еллар узган саен әби-бабайлар рәте сирәгәя бара. Мәсәлән, Исәт районы, Югары Егәнле авылында хәзер бер сугыш ветераны да калмады. Тыл ветераннары - Зиннур Ихсанов белән Муридә Ихсанова, 1970 елларда Төмән шәһәренә күчеп киткән Фәриха Галеева һәм Шәймә Булатова гына исән-саулар.

Хәтта сугыш чоры балаларына да инде 80 яшьтән арткан. Алар – Нәгыймә Аплатонова, Галия Мөхәммәтшина, Сабирә Рафикова, Мәликә Нәҗметдинова, Гөлфара Камалова, Майкамал...

Подробнее...

Югалмасын җирдә эзләре

Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булуы билгеле. Сугышның беренче көннәреннән үк бар халык туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде. Миллионнарны ятим һәм тол иткән ул канлы сугыш турында язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Архивларда сакланган чынбарлык ачылганнан ачыла бара. Сугышка беренче булып Ялутор районының Сәел авылыннан алты кеше китә – Бари Нигъмәтуллин, Бикбулат һәм Калбай Латыйповлар, Исмәгыйль Рафиков, Мухипбулла Сафиев һәм Мөхәммәдьяр абый Ханнанов.

Ә барысы сугышка 154 кеше китеп, бары тик 65 кеше генә исән-имин авылга кайталар. Кызганычка...

Подробнее...

Сала авылына - 100 ел

Яркәү районында урнашкан Сала авылына 1921 нче елны нигез салына. Беренче булып Мәчит Кәримов килеп урнаша. 10 ел эчендә авылда 70ләгән йорт төзелә. 1930 нчы елда «Калинин» исемендәге колхоз оештырыла. Урманнарны кисеп иген-кырлар ясыйлар. 1936 нчы ел беренче йөк машинасы бирелә, йөртүче Хәкимчан Рябиков була. Шул ук елны мәктәп, балалар бакчасы эшли башлый. Беренче мәктәп директоры Бәдретдин абый Гарифуллин була. Халык дус, бердәм, эшчән була, ачлык күрмиләр.

1941 елны Бөек Ватан сугышы башланды. 111 кеше сугышка китә, шулардан 76сы яу кырында ятып кала. Авылда хатын-кызлар...

Подробнее...

“Умырзая” ансамблен котладылар

43-1217 октябрь көнне Кактамак авылы клубында гөрләп эшләп килгән “Умырзая” җыр ансамбле үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Озак еллар өлкәдә күренекле булган “Әхтәмушки” (җитәкчесе Әхтәм Назыров) халык җыр ансамблендә җырлаган Ильмира Гарипованы язмыш җилләре туган авылына алып кайткач, энергиясе ташып торган сәләтле мәдәният хезмәткәре бер дә шикләнмичә, Кактамак һәм Калмаклар авылында яшәүче җырга оста булган хатын-кызларны җыеп, “Умырзая” ансамблен оештырып җибәрә дә, бөтен көчен, тырышлыгын бу эшкә юнәлтә.

Менә шулай 2011 елның 1 октябреннән бу ике авылның талантлы үзешчән артистлары...

Подробнее...

Яхшы яңалыклар

Өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәм итүне туктатмый. Бу максатка казнадан 28 млрд сум акча бүленәчәк, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында. Моннан тыш, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, өстәмә 6 млрд сум бүленәчәк, дип яза «РИА Новости». Билгеле булганча, Федераль Җыенга юллама вакытында, 18 яшькә кадәрле балалары булганнарга унар мең сум акча бүлеп бирергә кушкан иде.

matbugat.ru

Россиядә бала карау...

Подробнее...

Күңелле очрашу

18-927 мартта Ямбай авылы урта мәктәбен 1970 нче елда тәмамлаган укучылар белән очрашу көне булды. Очрашуны Ямбай авылында Розалия Дугина кафесында уздырдык. Кичәне оештыруга бик актив укучыларыбыз - Турай авылында яшәүче Әкрам Юмашев, Шыкча авылыннан Әлфия Галиәскәрова зур өлеш керттеләр.

51 елдан соң очрашу бик җылы атмосферада үтте. Кичәдә иң беренче безне укыткан, тәрбия биргән кадерле укытучылар искә алынды.

Безнең укучылар арасында төрле һөнәр ияләре, үз эшләрен җиренә җиткереп, яратып башкарган хезмәт ветераннары булып лаеклы ялга чыкканнар күп. Кичәдән туры мәчеткә намазга китүчеләр дә...

Подробнее...

Особый противопожарный режим введен в Тюменской области с 19 апреля

Соответствующее постановление подписал глава региона Александр Моор.

На период действия особого противопожарного режима постановлением правительства Тюменской области № 210-п от 19 апреля 2021 года запрещено посещение гражданами лесов с 20 апреля по 10 мая. Исключение составляют граждане, трудовая деятельность которых связана с пребыванием в лесах, или находящиеся на лесных участках, предоставленных для рекреационной деятельности, а также охотники.

Запрещено разведение костров и сжигание мусора на территориях садоводческих и огороднических товариществ, на землях лесного фонда, в...

Подробнее...

Фән - ул, барыннан да элек, шәхес

Себер ягы талант ияләренә бик бай җир. Алар арасында мин 1941 нче елда Төмән шәһәрендә туган Нәүрүз Әхтәм улы Бәшировны әйтер идем. Сугыш башлану белән әтисе Яркәү районының Югары Биктәр авылының күренекле Бәшировлар нәселеннән булган Әхтәм Хәмит улы фронтка китә. Әнисе балаларын ачлык-ялангачлыктан саклап, әти-әнисе янына авылга алып кайта. Нәүрүз үсә бара, авыл халкы белән бергә сугыштан кайтучыларны каршыларга йөри, әтисен хәтерләмәсә дә, ул аны зарыгып көтә.

Тик әтисе 7 елдан соң гына туган якка әйләнеп кайта. Бераз ял иткәннән соң, гаиләсен Төмәнгә алып кайта. Нәүрүз укырга...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836