#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сездән - сорау, бездән - киңәш

Табиб минем әтигә: «Чөгендер белән дус булсаң, бары­сы да тәртиптә булыр», — дип әйтеп җибәргән. Әмма әти аны ничек кулланырга икәнен исеннән чыгарган. Аны ничек кулланырга, бигрәк тә простата дигән авы­рудан?

Чөгендернең организм өчен бик файдалы икәне һәр­кемгә мәгълүм. Ә менә ирләр авыруы булган простата һәм аденоманы дәвалауда аеруча файдалы булуы турын­да әле күптән түгел генә ачыкланды. 50 яшьтән узган күпчелек ир-атларда була торган бу аденома үскән ва­кытта сидек каналын нык кына кыса, сидек әкрен үтә һәм сидек куыгы бушанмый башлый. Ә менә чөгендердә­ге бетакаротин дигән матдә...

Подробнее...

Тирес урынына - арыш

Хәзер авылларда да тирес табу проблемага әверелеп бара. Шәһәрдә ул, гомумән, алтын бәясенә төшә. Шуңа тиресне җиңел генә арышка алыштырырга була.

Арышны 25 августтан сентябрь урталарына кадәр чәчәргә мөмкин. Аны бушап барган түтәлләргә дә чәчәргә ярый. Кышка кадәр ул тишелеп, үсеп калырга өлгерә. Язын туфрак туңнан эрү белән тагын уяна. Төп культура чәчәргә 2 атналап кала түтәлне казыйлар.

1 сутый җиргә 1,8 кг арыш кирәк булачак. Аны бабайлар ысулы (сибеп) белән яки рәт-рәт итеп чәчәргә мөмкин. Яшел ашламаны куерак чәчәргә кирәк.

Мондый ашламаның тирестән өстен ягы шактый...

Подробнее...

“Авылыма кайтам әле”...

11-12Кеше гомерендә онытылмаслык мизгелләр бик күп була, шуларның берсе – мәктәп еллары хатирәләре. Мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр кеше күңеленә нәкъ менә мәктәп елларында салына. Беренче кыңгырау тавышы, беренче укытучы, беренче дәрес, һәм, ниһаять, беренче мәхәббәт...

 Тубыл районы, Күкрәнде сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучыларның “Авылыма кайтам әле” дип аталган очрашу кичәсе Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә оештырылачак, дигән хәбәр таралуга ук, сабакташлары белән күрешү теләге булган һәркем, урыннар чикле күләмдә булу сәбәпле, алдан ук билет алып кую ягын...

Подробнее...

Булдырдыгыз, афәрин!

39-6Шыкча авылында грек-рим көрәше буенча Iнче ачык турнир үтте. “Турнирның традицион булачагына малайлар да, тренерлары Т.А.Чарашвили да бик куандылар”, - диде спорт буенча методист Т.Т.Усманов. Һава торышы начар булуга карамастан, төрле авырлык категорияләрендә көч сынашкан көрәшчеләрне карарга гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Тырышлык бушка китмәде, иң-иңнәр авыл хакимияте кубогына ия булдылар: Даниил Юсупов (8 яшь), Илшат Хәйруллин (12 яшь), Румил Нигъмәтуллин, Шамил Шакиров (13 яшь). Башкаларга медаль һәм грамоталар тапшырылды. Тамашачылар авылда шундый ярыш үтүенә һәм батырлар үсүенә...

Подробнее...

Ризык диагноз куя

Баллы ризык ашыйсы килү хәлдән тайганчы эшләгәндә күзәтелә. Глюкоза стресс гормоны - адреналин бүленеп чыгуда катнаша. Нервланганда яки акыл хезмәтен эшкә җиккәндә, кандагы шикәр тиз эшкәртелә. Андый вакытта шоколад яисә җиләк-җимеш кагы ашарга киңәш ителә.

Кешенең тозлы ризыкка тартылуы организмга инфекция керү турында сөйли. Бу бигрәк тә бәвел бүленеп чыгу юлына нисбәтле авыруларга бәйле. Иммунитет төшкәндә дә тозлы ризык ашыйсы килергә мөмкин. Әчкелтем ризык ашыйсы килү ашказаны кислоталылыгы түбәнәю билгесе. Димәк, ашказаны согы аз бүленеп чыга дигән сүз. Әчкелтем ризык салкын тиеп...

Подробнее...

Подготовка к выборам

Одним из основных направлений работ по подготовке к выборам является обеспечение безопасности людей на избирательных участках. В настоящее время отделом надзорной деятельности № 11 проводятся внеплановые выездные проверки противопожарного состояния объектов задействованных для проведения выборов в единый день голосования, которые состоятся 14 сентября 2014 года.

Цель, которую преследуют сотрудники отдела надзорной деятельности, это выявление на избирательных участках и дальнейшее устранение руководителями объектов нарушений, создающих угрозу возникновения пожара. При проведении...

Подробнее...

Анализ пожаров с 1 января по 8 августа 2014 г. Тюменского района

В Тюменском районе за семь месяцев 2014 года произошло 153 пожаров, что на 2 % больше, чем за аналогичный период прошлого года (2013 – 149 пожаров). Из них в жилом секторе произошло 127 пожаров, это на 2,5 % больше, чем в прошлом году (2013- 120 пожаров). Материальный ущерб от пожаров составил 84.224.000 рублей. За 7 месяцев 2014 года погибло 6 человек (прошлый год - 2). Травмировано – 3 человека, (травмировано - 16 человек).

При анализе основных причин возникновения пожаров за 7 месяцев 2014 года, можно сделать вывод, что наиболее распространенной причиной возникновения пожаров по...

Подробнее...

“Беренче бал – иң тәмлесе”

33-2“Родина” совхозы таркалгач, күпләр йорт-җирләрен ташлап Янек авылыннан күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Яшь булуларына карамастан, Фәйзуллиннар әти-әниләрен ялгыз калдырып китәргә теләмичә, авылда төрле һөнәрләр башкарып керем ясыйлар. Бары тик тырышлыклары, эшчәнлекләре белән әлеге авыр чорны җиңеп, тормышларын җайга салалар. 3 бала үстерәләр, аларга югары белем алырга булышалар. Төпчек кызлары Ләйсән бары тик “5”легә генә укып, быел 8 нче сыйныфка күчте. “Авылда саф һава, кыр-болыннар, сазлыкларында теләсә нинди җиләк-җимеш, гөмбәләр үсә, иренмичә җыйсаң, артканын сатып була. Күлгә - балык...

Подробнее...

Россия һәм чит хәбәрләре

Россиядә бер елда юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар 6 мәртәбә артты һәм 5,5 миллиард сумга җитте. Күпчелекне исерек хәлдә йөрүчеләр тәшкил итәләр. Узган елда исерек хәлдә булган 549 мең шофер 2,5 миллиард сум штраф түләгән.

* * *

Узган елда россиялеләр спирт эчемлекләрен сатып алуга 60 миллиардтан артык доллар түккәннәр. Моның турында халыкара экспертларның күрсәтүеннән чыгып “ИТАР ТАСС” хәбәр итте. Сатып алып кулланылган тауарларның 5,8 процент өлешен аракы (алкоголь) тәшкил иткән. Тик Эстониядә генә бу күрсәткеч 6,5 процент булган. Россиялеләрнең күбрәк чыгымын сыра (пиво)...

Подробнее...

Сәүдә тармагында эшләүче кызлар

27-5Регионда “Хезмәт кешесен данлау!” проекты уңышлы үтте. Төмән өлкә хөкүмәте тарафыннан һөнәри колледжлар, курслар тәмамлап, кирәкле белгеч иясе булган хезмәтчәннәрнең мактаулы хезмәтләренә зур бәя бирү, игътибар итү куанычлы хәл. Төрле оешмаларда, хуҗалыкларда намус белән эшләүче шоферлар, эретеп-ябыштыручылар, ташчылар, пешекчеләр, чәчтарашлар (парикмахерлар), сәүдә өлкәсендә, авыл хуҗалыгында хезмәт итүчеләр һәм башкалар арасында милләтәшләребезнең фамилияләре очраса, шатланабыз һәм горурланабыз. Төмәннең Кугалы авылында “Бәхетле Сибирия” кибетендә ягымлы, рәхимле, тырыш 8 татар хатын-кызы...

Подробнее...

Бәхетле ана

27-18Тубыл районы үзәгеннән 50 чакрым ераклыкта, Иртеш елгасы ярында урнашкан Шаңшы авылы бар. Авылда төрле һөнәр ияләре булып эшләп, күп балалар үстергән мөхтәрәм якташларыбыз яшиләр. Тормыш юлларын үткәндә зур сынаулар кичереп, авырлыкларга бирешмичә, сабырлык белән язмышны кабул итеп авыл тарихына өлеш керткән кешеләребез дә юк түгел.

Шул авылда сыңар канат белән тормыш итеп, эш сөючән, кешелекле балалар тәрбияләп үстергән Рәкия Әлмөхәммәт кызы Әюпова яши.

Рәкия җиңги 1935 елда Вагай районы, Тубысы авылында 1935 елда Алимовлар гаиләсендә дүртенче кыз булып дөнья күрә...

Подробнее...

Үзе китте, эзе калды...

Әтиле-уллы Азисовлар турында язасым килде. Мансурның әтисе Вагай районы, Күбәк авылында туып-үскән. Аның нарасый вакытыннан аяклары зәгыйфь була. Үз авылында башлангыч классларны тәмамлагач, II Вагай мәктәбенә кышкы җил-бураннарда, язын-көзен, бик кыенлыклар белән укырга йөри. Сугыштан соң һәркайда җитешсезлек, ә Садретдиннең укырга теләге зур була. Сугыштан яраланып, хәлсезләнеп кайткан әтисе, улының киләчәген кайгыртып, Тубыл татар педучилищесына кереп укырга өнди.

Укытучылык хезмәтен Вагай районы, Иштәк авылында башлый. Абыйларында укыган укучылары әле бүген дә яшь укытучының...

Подробнее...

Осуществляется отбор

Солдат, сержантов, старшин и прапорщиков запаса на военную службу по контракту в Вооруженные Силы Российской Федерации.

Требования к гражданам, поступающим на военную службу по контракту, должен владеть государственным языком Российской Федерации и соответствовать:

- медицинским и профессионально-психологическим требованиям военной службы к конкретно военно-учетной специальности;

- требованиям по физической подготовленности;

- иметь образование не ниже среднего (полного) общего (11 классов), для первичных воинских должностей допускается иметь основное (общее) образование (9...

Подробнее...

Чия нигә чияләнми

Чиягез яз саен ап-ак чәчәк ата, ә җимешләре булмыймы? Моның сәбәпләре бар?

Чиянең шау чәчәк атып та, җимешләнмәвенең сәбәпләре күптөрле. Менә иң киң таралганы.

Чиянең күпчелеге үз-үзен серкәләндерә алмый. Чәчәк серкәләнмәгәч, җимшәннәр хасил булмый: чәчәкләр коела. Мондый чия янына нәкъ шушы сортны серкәләндерә ала торган сорт утыртырга кирәк. Безнең якта күп таралган чия сортларын һәм аларны серкәләндерүче сортлар: “Незябкая” сортын “Маяк”, Владимирская”, “Ранняя сладкая” серкәләндерә. “Захаровская” һәм аны серкәләндерүче сортлар: “Маяк”, “Нижнекамская”, “Ранняя сладкая” һәм аны...

Подробнее...

Минем авылым

27-10Минем Янек авылым бик еракта калды,
Сагындыра матур урманнары.

Бала чагым узды шунда уйнап,
Йөрәккәем яна сезне уйлап.

Әй, авылдагы мәтрүшкәләр
Хәзер инде искә төшәләр.
Җыя идек әнкәй белән бергә
Печән чабып арып кайтканда.

Минем Янек авылым бигрәк матур,
Онытылмый ямьле урамы.

Бала-чагым узды шунда уйнап,

Күңелләрем тула сезне уйлап.

Әй, авылдагы ромашкалар,
Юл буенда үсә алар.

Җыя идек кызлар белән бергә.

Туып-үскән матур авылымда.

Минем Янек авылым онытылмый,
Төшләремә керә һаман да.
Кошлар сайрый матур...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836