#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәхетле ана

27-18Тубыл районы үзәгеннән 50 чакрым ераклыкта, Иртеш елгасы ярында урнашкан Шаңшы авылы бар. Авылда төрле һөнәр ияләре булып эшләп, күп балалар үстергән мөхтәрәм якташларыбыз яшиләр. Тормыш юлларын үткәндә зур сынаулар кичереп, авырлыкларга бирешмичә, сабырлык белән язмышны кабул итеп авыл тарихына өлеш керткән кешеләребез дә юк түгел.

Шул авылда сыңар канат белән тормыш итеп, эш сөючән, кешелекле балалар тәрбияләп үстергән Рәкия Әлмөхәммәт кызы Әюпова яши.

Рәкия җиңги 1935 елда Вагай районы, Тубысы авылында 1935 елда Алимовлар гаиләсендә дүртенче кыз булып дөнья күрә...

Подробнее...

Үзе китте, эзе калды...

Әтиле-уллы Азисовлар турында язасым килде. Мансурның әтисе Вагай районы, Күбәк авылында туып-үскән. Аның нарасый вакытыннан аяклары зәгыйфь була. Үз авылында башлангыч классларны тәмамлагач, II Вагай мәктәбенә кышкы җил-бураннарда, язын-көзен, бик кыенлыклар белән укырга йөри. Сугыштан соң һәркайда җитешсезлек, ә Садретдиннең укырга теләге зур була. Сугыштан яраланып, хәлсезләнеп кайткан әтисе, улының киләчәген кайгыртып, Тубыл татар педучилищесына кереп укырга өнди.

Укытучылык хезмәтен Вагай районы, Иштәк авылында башлый. Абыйларында укыган укучылары әле бүген дә яшь укытучының...

Подробнее...

Осуществляется отбор

Солдат, сержантов, старшин и прапорщиков запаса на военную службу по контракту в Вооруженные Силы Российской Федерации.

Требования к гражданам, поступающим на военную службу по контракту, должен владеть государственным языком Российской Федерации и соответствовать:

- медицинским и профессионально-психологическим требованиям военной службы к конкретно военно-учетной специальности;

- требованиям по физической подготовленности;

- иметь образование не ниже среднего (полного) общего (11 классов), для первичных воинских должностей допускается иметь основное (общее) образование (9...

Подробнее...

Чия нигә чияләнми

Чиягез яз саен ап-ак чәчәк ата, ә җимешләре булмыймы? Моның сәбәпләре бар?

Чиянең шау чәчәк атып та, җимешләнмәвенең сәбәпләре күптөрле. Менә иң киң таралганы.

Чиянең күпчелеге үз-үзен серкәләндерә алмый. Чәчәк серкәләнмәгәч, җимшәннәр хасил булмый: чәчәкләр коела. Мондый чия янына нәкъ шушы сортны серкәләндерә ала торган сорт утыртырга кирәк. Безнең якта күп таралган чия сортларын һәм аларны серкәләндерүче сортлар: “Незябкая” сортын “Маяк”, Владимирская”, “Ранняя сладкая” серкәләндерә. “Захаровская” һәм аны серкәләндерүче сортлар: “Маяк”, “Нижнекамская”, “Ранняя сладкая” һәм аны...

Подробнее...

Минем авылым

27-10Минем Янек авылым бик еракта калды,
Сагындыра матур урманнары.

Бала чагым узды шунда уйнап,
Йөрәккәем яна сезне уйлап.

Әй, авылдагы мәтрүшкәләр
Хәзер инде искә төшәләр.
Җыя идек әнкәй белән бергә
Печән чабып арып кайтканда.

Минем Янек авылым бигрәк матур,
Онытылмый ямьле урамы.

Бала-чагым узды шунда уйнап,

Күңелләрем тула сезне уйлап.

Әй, авылдагы ромашкалар,
Юл буенда үсә алар.

Җыя идек кызлар белән бергә.

Туып-үскән матур авылымда.

Минем Янек авылым онытылмый,
Төшләремә керә һаман да.
Кошлар сайрый матур...

Подробнее...

Россиядән һәм чит илләрдән хәбәрләр

Россия Федерациясе Думасына бер кап тәмәкегә иң түбән бәяне күрсәтә торган Закон проекты кертелде. Әгәр дә ул кабул ителсә, 2015 елдан тәмәке әйберләрен 55 сумнан ким бәягә алып булмаячак. Бу законны эшкә ашырырга теләүчеләрнең фикере буенча, тәмәке әйберләренә югары бәяләр аларны алырга теләкне туктатачак, яшүсмерләрнең начар гадәтләрен бетерергә ярдәм итәчәк, илдә тәмәке тартучылар азаячак.

* * *

Социологларның күрсәткечләре буенча, соңгы өч елда дөньяда АКШка караш начарайды. Би-би-си күрсәтүе буенча, америкалыларга, бигрәк тә...

Подробнее...

“Бармы ул мәхәббәт?”

2012 нче елда Татарстанның атказанган артистлары исемен алган Рафаэль һәм Динә Латыйповлар бу көннәрдә “Бармы ул мәхәббәт?” дигән өр-яңа программалары белән “Тимерьюлчылар” мәдәният сараенда Төмән тамашачыларының кәефләрен күтәреп, бик шәп шоу куеп киттеләр. Үткән елларда да Латыйповлар концертлары сәхнәне матур бизәп, 3-4 җыр башкарганнан соң, зәвыклы костюмнарны алыштыра торулары, “тере” музыкага җырлаулары, җырларын биючеләр (биюләр) белән тулыландыра барулары һәм дә тамашачысы күңеленә гадилекләре, ихласлыклары аша туры юл табулары ягыннан аерылып тордылар.

Концерт программасы...

Подробнее...

Бәйгеләрдән соң...

7нче “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләреннән соң берничә кешегә төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттем, кызыклы җаваплар белән укучыларыбызны да таныштырып китәргә уйладым.

Нурулла Саттаровка:

- Бәйгенең дәвамы булырмы?

- Яшьләрнең үзләреннән тора. Алар бүген безнең күз алдыбызда үсәләр, яхшырганнан яхшыра баралар. Моңа ярдәм итәбез. Анда катнашучылар иҗтимагый эшләрдә актив булып, үз эшләрен ачып җибәреп, безгә булышып торсалар, әһәмиятен аңласалар, әлбәттә, бәйге үтеп торачак. Ә аны уздыру Конгресска гына кирәк икән, хәрәкәт булмаса, монда инде нәтиҗәсе...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836