#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киң күңелле авыл халкына яңгыр киртә була алмый

30-1112 июльдә иртән Төмәндә бер болыт кисәге күренмәде, һава торышына өметләр зурдан иде. Ялутор шәһәрен узып, Яркәү районына кергәч, болытлар куерып, яңгыр сибәли башлады. Ниһаять, Россия мәдәнияте елы кысасында Тархан (Чечкино) авылының - 400, Төмән өлкәсенең 70 еллык юбилейларына багышланган бәйрәм – Авыл көне узачак мәйданга килеп җиттек. Бәйрәмгә зурдан әзерләнгәннәр. Матур итеп агачтан сәхнә ясалган, көрәш өчен матлар түшәлгән, менәргә багана куелган, атлар чабышы, армрестлинг, гер спорты өчен урыннар әзерләнгән һәм башкасы. Мәйданның төрле почмагында сәүдә нокталары ачылган, хуш исләр...

Подробнее...

“Себертатар кызлары” фотокүргәзмәсе

30-2Искер җирендә урнашкан чәйханәдә юрист, адвокат, үзешчән фотога төшерүче Фәүзия Марганованың “Себертатар кыслары” фотокүргәзмәсе куелган иде. Күргәзмә зур кызыксыну уятты. Рәсемнәрдә матур кызлар төрле ел фасылларын чагылдырып, милли киемнәрдә, бизәнү әйберләре, һәркайсына килешеп торган күлмәкләрдә горур карап торалар.

Үзе юрист, адвокат конторасында эшли, туган ягы тарихы белән кызыксынуы аны аспирантурага алып килә. Хәзер инде фоторәсемнәр төшерү белән дә шөгыльләнә.

- Кемдер әйткән сүз, кайсы вакыт яхшы эшләр башкарырга этәрә. Бу фоторәсемнәр белән кызыксынуым да...

Подробнее...

Бәйрәм шәп булачак

Төмән шәһәренең Журналистлар йортында, халыкны шәһәрнең 428-еллыгы планы белән таныштыру максаты белән пресс-конференция узды.

Мәдәният департаменты директоры И.Алексеева шәһәр көнен башка елларга караганда тагын да күңеллерәк, бәйрәм шәһәрнең төрле почмакларында киң колач җәеп үтәчәген белдерде. Җаваплы оешмалар җитәкчеләре: яшьләр сәясәте һәм спорт буенча департамент директоры урынбасары С.Субботина, “Шәһәр китапханә системасы үзәге” директоры С.Молонок, “Төмән яшүсмерләр китапханәсе” директоры Н.Иванова, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге директоры Л.Кәримова, “Мимикрия” театры директоры...

Подробнее...

“Вакыт һәм тормыш дулкыннарында”

30-1Бу көннәрдә хөрмәтле аксакалыбыз, радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Хаял улы Низамовның “Вакыт һәм тормыш дулкыннарында” дип аталган чираттагы 7 нче китабы басылып чыгып, үзенең укучыларына барып иреште. Бу китапны ул дусты, шагыйрь Заһит Акбүләков белән бергә чыгардылар. Лаеклы ялда булуына карамастан, Зыятдин Хаял улы китап язу белән генә шөгыльләнеп калмый, өлкәнең кайсы гына почмагында чара узмасын, фикердәше белән гел беренче сафта. Бу гына түгел, тынгысыз җан “Этнос” балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә яраткан һөнәре буенча түгәрәк тә алып бара. Узган чара турында Зыятдин...

Подробнее...

Астаналы, чал тарихлы канчәбер авылы

29-7Түбән Тәүде районы, Канчәбер авылы - бик борынгы, астаналы изге авыл. Шушы авылның, яшәгән халкының, астаналарының тарихы якташларыбызны кызыксындыра.

Хәзер җәй уртасы. Бөтен табигать җанланган, тирә-як яшеллеккә төренгән. Себер урманнарының матурлыгына соклануның чиге юк. Түбән Тәүде белән Канчәбернең арасы 30 чакрым. Асфальт юл бигрәк шәп. Машина зур тизлек белән Сартова, Петрунькино авылларын калдырып, ниһаять, Канчәбергә җитте. Иске һәм яңа мәчетләрнең күкләргә ашкан манаралары үзләренең татар авылы икәнлекләрен күрсәтеп торалар. Мәчет каршында гражданнар, Бөек Ватан сугышларына...

Подробнее...

Янек авылы 100 еллыгын беәрәм итте

29-24Вагай районындагы җәелеп яткан кыр-болыннары, калын урманнары, җиләк-җимеш, кош-хайваннарга бай табигате, халкының кунакчыллыгы белән күңелләрне үзенә тартып торган астаналы Янек авылы 5 нче июль көнне үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Иртәдән үк 15 хуҗалыктан торган авыл базар мәйданын хәтерләтте: илебезнең төрле ягыннан җыелып килгән янеклеләр туганнары, балачак дуслары белән күрешергә бер йорттан чыгып, икенчесенә ашкындылар, берәү дә авылның иң өлкән кешесе – 87 яшьлек Гайшә Нургали кызы Насретдинованың йортын читләп үтмәде, биредә кунакларны түрдә утырган ак әбинең балалары ачык йөз...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836