Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Батыр - патриот”

19-9Минем карт әтием Шәрифулла Сафиулла улы Нурмөхәммәтов 1937 елны армия хезмәтенә алына һәм шуннан фронтка китә. Ленинград блокадасын, Эстония, Латвия фронтларын үтеп, 1945 елны Берлинга барып җитә. Аның әкияттәгечә батырлыгын язып бетереп тә булмас. Хезмәттә һәм фронтта бер үзе 3-4 кешелек эшләр башкара, кызу һәм тәвәккәл кеше була. Йөкләмәләрне һәрвакыт “бик яхшы”га үтәгәне өчен аны иптәшләре “Огонёк” дип йөртәләр. Аны батырлыгы, патриотик хисе көчле булган өчен “Кызыл байрак” ордены,  I нче һәм II нче дәрәҗәдәге “Бөек Ватан сугышы” ордены белән бүләклиләр. Шәрифулла карт әтием 1945 елны күкрәгенә алтындай балкып торган орденнар һәм дистәләгән медальләр тагып сугыштан кайтып төшә. Әмма, аның бер аягында ярчык калып, аягын югалта, ул бер кая да йөри алмый.

Подробнее...

Рәхмәт, дуслар!

Бу көннәрдә Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә дуслар белән очрашу кичәсе узды.

Зал тамашачылар белән тулы иде. Чараны оста һәм эчтәлекле итеп Розалия Корманалиева алып барды. Дуслар-туганнар, шигърият яраткан милләттәшләрем матур чыгышлар ясап мактау сүзләре багышладылар, шигырьләр сөйләделәр, чәчәк-бүләкләрнең дә ниндиләре генә юк иде! Төрле мактау сүзләре әйтеп, мине киләчәккә бурычлы итеп тә куйдылар. Чыгыш ясаучылар арасында кунаклар күп иде. Тубыл татар мәдәният үзәге артистларын, 15нче мәктәп укучылары (җитәкчеләре Н.Хәкимова), ”Себер нурлары” ансамбле, С.Бекенин, Х.Хучашев, Н.Хәкимованың җырларын, С.Нотфуллина, Г.Закирова, Н.Назырова, М.Ижбулаев, З.Нагипова, Ф.Нагипова, С.Хәлидуллина һәм башкаларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.

Подробнее...

Тәнкыйть. Нәрсә ул?

“Яңарыш” газетасының 2014 елгы 51 нче санында С.Сагитовның “Тәнкыйть сүзе кирәкме?” дигән соравы бик вакытлы күтәрелгән. Шул ук елда 47 нче санда басылган “Сезнеңчә ничек?” исемле минем мәкаләм дә шул ук проблемага багышланган иде. Соңгы елларда өлкәбезнең татар матбугатында күп кенә фәнни, публицистик, әдәби проза, шигъри әсәрләр дөнья күреп килә. Бу шатландыра, әдәбиятыбызда яңа авторлар, яңа темалар, жанрлар туып тора, себер татарларының иҗади көчләре үсүен күрсәтә. Һәр басылып чыккан китап, газета битләрендә бәяләмә таба, ләкин күпчелек очракта авторларның хезмәте берьяклы гына ачыклана, тирән анализ ясалмый, уңышлы яклары гына күрсәтелә. Мондый анализ авторларның осталыкларына, үз алларында һәм укучылар алдында җаваплылыкларына этәргеч ясыймы?

Подробнее...

Заһит Гаталхак улы Акбүләков

51-59 нчы декабрьдә “Яңарыш”ның якын дусты, җирле шагыйребез Заһит Гаталхак улы Акбүләков дөньядан китте. Ул – тумышы белән Башкортостанның Караидел районы, Иске Акбүләк авылыннан. 1956 елда урта мәктәп тәмамлый, Аскын авыл хуҗалыгы училищесында укып, механизатор һөнәрен ала. Үз теләге белән Казахстанга чирәм җирләрен үзләштерергә китә. 1960 елда армия сафларына алынып, хәрби училищеда укыганнан соң, калган гомерен отставкага чыкканчы хәрби хезмәткә багышлый. Шигырьләр яза. Шигырьләре 1990 елда “Яңарыш” газетасында бастырыла  башлый. Заһит абыйның “Себер моңы” (1995), “Тормыш бизәкләре” (2002), “Изгелек юлында” (2007), “Сафлык  чишмәсе” (2008) китаплары дөнья күрәләр. 2014 елны Зыятдин Низамов белән “Встречи-знакомства” китабын иҗат итәләр. “Яңарыш” редакциясе каршында эшләп килүче “Әдәби Төмән” түгәрәге шагыйрьне Татарстан Язучылар берлегенә кабул итүне сорап мөрәҗәгать итте. Аның иҗаты берлекнең шигърият остаханәсендә тикшерелеп, ул Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим ителде.

Подробнее...

Тәнкыйть сүзе кирәкме?

Газета укучыларга җирле шагыйрьләребезнең, минемчә, әйбәт, матур әйтелгән фраза-өзекләрен күрсәтеп китәсем килә. Әйткәнебезчә, шигырь ул бит Коръән сүрәсе кебек кечкенә генә күләмдә зур мәгънәле әсәр булырга тиеш. Менә мисал итеп Фәхриҗамал Утяшеваның шигыреннән бер өзек:

Көтмәгәндә сынды күңел
Сөю хыянәтеннән.

Гафу үтен, миннән түгел
Яшьлек мәхәббәтеннән.

Подробнее...

“Табигать баласы”

46-6Күптән түгел редакциягә Казанда яшәп иҗат итүче якташыбыз - шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин) “Табигать баласы” дигән яңа китабын җибәрде. Шушы китабында Шәүкәт Гаделша әдәбият сөючеләргә шигърияттә үз йөзе, үз аһәңе булган, Көнбатыш Себер татар тормышының һәм табигатенең кабатланмас үзенчәлекләрен шагыйрәнә гәүдәләндереп, бүгенге татар поэзиясен яңача образлар, сурәтләр белән баетучы талантлы шагыйрь буларак тәкъдир ителә.

Китапның беренче битендә уң якта югарыда “Китап Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән нәшер ителә” дип язылган. Әдәби-нәфис басма “ТанДим” нәшриятында бастырылган. Мөхәррире Р.Х.Корбанов.

Бу калын басмага шагыйрьнең 2012-2014 елларда иҗат иткән яңа шигырьләреннән тыш, “Ярык мөгез” (1970-1996), “Ядрә тигән” (1997-1998), “Сөмән кадыйм” (1999-2000), “Чоңгыл” (2004-2006) китапларыннан алынган шигырьләр тупланган. Шәүкәт абыйның яңа шигырьләренең берничәсен сезгә тәкъдим итәбез, укучылар.

Подробнее...

Татар шигъриятендә гаятъ үзенчәлекле шагыйрҗ

37-4Озак еллар Казанда яшәп иҗат итүче якташ шагыйрь Шәүкәт Гаделшага (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) 16 сентябрьдә 65 яшь тула. Ул Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып-үскән. Шәүкәт Гаделша “Яңарыш” газетасының якын дусты, ярдәмчесе. 1998 елдан бирле аның шигырьләре газетада басыла. Унбиш елдан артык Түбән Тәүде районының татар мәктәпләрен, авылдашларын “Яңарыш”ка яздырып килә. Туган ягына сагынып кайтып, Коръән ашлары үткәреп, авылдашлары белән аралашып, иҗат итәр өчен илһам алып китә. Ул шигърияткә үз йөзе, үз аһәңе булган, Көнбатыш Себер татар тормышының һәм табигатенең кабатланмас үзенчәлекләрен шагыйрәнә гәүдәләндереп, бүгенге татар поэзиясен яңача образлар, сурәтләр белән баетучы талантлы шагыйрь. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның җиде китабы дөнья күрде (“Ярык мөгез”, 1997; “Ядрә тигән”, 1998; “Сөмән кадыйм”, 2000; “Җилгә моң дыңгычлыйм”, 2003; “Аучы җыры”, 2004; “Чоңгыл”, 2006; “Иман капка ачканда”, 2011).

Подробнее...

Үзем турында үзем

Ул чакта каеннар безнең авылга биектән аккан текә яшел шарлама булып ябырылалар иде. Тавыкларның иң яратып күкәй сала торган урыннары бакча башларына сыенган куе яшь каенлык булды. Менә мин шундый мул табигатьле авылда иң ярлы гаиләдә ачлы-туклы, иске-москы киеп үстем. Кармак таягы күтәреп торырлык хәлгә җиткәч, балык тотарга йөрдем. Аякларым кар ерырлык күтәрелгәч, куянга, кыр тавыкларына тозаклар кора башладым. Барганда-кайтканда хыялга, уйга чума идем. Нигә минем кием иске, итек тишек? Бер ыштан киеп йоклыйм, шуның белән мәктәпкә барам, урамда уйныйм. Өебез бик кечкенә. Ашаганыбыз бәрәңге, ул да бетеп куя. әти дә, әни дә кызганыч. Әти - рухы сынган кеше иде. Бабайны Совет власте атып үтергән.

Подробнее...

“Шигырьләрем төнлә туалар”

29-18Ялутор шәһәрендә яшәүче, гомере буе төзелештә эшләгән, 1999 елдан бирле “Сандугач” ансамбленең актив әгъзасы Дәрига апа Фәтхуллина күп еллардан бирле шигырьләр язу белән мавыга. Кечкенә вакытта күрсәтми идем, ди ул. Хәзер инде аның шигырьләре көйгә салынып, фестивальләрдә лауреат исемнәрен алалар. Ялуторга гына багышланган дүрт, Сәел авылына багышланган бер җыры бар. Тиздән җыентыгын бастырырга уйлый.

- Шигырь төнлә туа миндә, кайсы вакытта 3-4 шигырь язып куям, - ди ул.

Менә шундый һич картаймас, гел тормышның алгы сафында атлаучы, даими рәвештә төрле мәдәни чараларда катнашучы Дәрига апа шикелле өлкәннәребез көч өсти, киләчәккә өмет уята.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Кыш көне

Җирдә ап-ак карлар ята,
Бүрәндә бозлар ката.

Суыктан куркып таң ата,
Күрше иртүк баш вата.

Кыш инде шатланып йөри,
Тирә-юньгә кар чәчә.
Күрше инде карларын көри,

Кар ява иртә-кичен.

Бала-чага таудан шуа,
Аучы да куян куа.

Шатлыклардан бәхет тула,

Көзге айны кыш юа.

Подробнее...

Себер кызы

Фәрештәдәй басып тора
Минем алда бер матур.

Күзләре дә бигрәк кара

Дөньяга да сибә нур.

Кашлары да ай төсле
Кичен кояштай балкый.

Һәрвакыт ул шат йөзле
Тормышны сөеп карый.

Буе зифа, кашы кара,
Күзе яна уттаен.

Иртәгесен эшкә бара,
Җан яндырып көн саен.

Подробнее...

Онытмам сине

Юк, әнкәй, онытмыйм сине,
Яшем сиксән булса да.
Еллар буе көтәм сине,
Өмет бетеп куйса да.

Газиз балаң булдым сиңа
Үзем картлач булсам да.

Бик сагынып кайттым сиңа,

Кайтмас булып куйсам да.

Һаман сабый бала төсле
Көтәм еллар үтсә дә.

Бу газаплар кала төсле,
Кайгы миннән китсә дә.

Подробнее...

Булат Сөләйманов кабере янында

Мәңгелеккә киттең көтмәгәндә,
Бөек булып калдың татарга.
Үлмәс булып калдың күңелләрдә,
Килмәс инде сиңа таңнар да.

Яткан җирең мамык булсын,
Җәннәтләрдә булсын җаннарың.
Алып киттең тормыш авырлыгын,
Исән булсын халкың, дусларың.

Вакыт үткән инде сәгатемдә,
Югалттылар сине себерлеләр.
“Яшәрмен”, - дип тырышып яшәгәндә,
Картайтмыйча алды үлгәннәр.

Подробнее...

Булат Cөләймановка

Син дөньяга килдең яшәргә,
Ана телен, татарлыкны сакларга.
Туган җирне матурларга,
Табигатьне аңлап җанландырырга.

Күп җирләрдә булдың, дөнья күрдең,
Туган җирнең тарту көчен җиңәлмәдең.
Себереңне чынлап чиксез сөйдең,
Тамырларны ташлап киталмадың.

Бормалы да, сикәлтәле юлларың,
Катлауланган авыр язмышың.
Үзеңне дә халкың өчен аямадың,
Сүнмәс учак булып син калдың.

Подробнее...

Якын итеп күр мине

(Каенанама багышлыйм)

Үз әнием булмасаң да,
Мин сине «әни» димен.
Ошасам, ошамасам да
Якын итеп күр мине.

Үз әнием булмасаң да,
Бу сүзләрне сиңа әйтәм.
Хыялымда син мине дә
Карап үстергән сыман.

Безне әниләр тудырган,
Төннәрен йокламаган.
Үссен тизрәк балам диеп,
Иркәләтеп үстергән.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836