Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Фәрештәдәй басып тора
Минем алда бер матур.
Күзләре дә бигрәк кара
Дөньяга да сибә нур.
Кашлары да ай төсле
Кичен кояштай балкый.
Һәрвакыт ул шат йөзле
Тормышны сөеп карый.
Буе зифа, кашы кара,
Күзе яна уттаен.
Иртәгесен эшкә бара,
Җан яндырып көн саен.
Юк, әнкәй, онытмыйм сине,
Яшем сиксән булса да.
Еллар буе көтәм сине,
Өмет бетеп куйса да.
Газиз балаң булдым сиңа
Үзем картлач булсам да.
Бик сагынып кайттым сиңа,
Кайтмас булып куйсам да.
Һаман сабый бала төсле
Көтәм еллар үтсә дә.
Бу газаплар кала төсле,
Кайгы миннән китсә дә.
Мәңгелеккә киттең көтмәгәндә,
Бөек булып калдың татарга.
Үлмәс булып калдың күңелләрдә,
Килмәс инде сиңа таңнар да.
Яткан җирең мамык булсын,
Җәннәтләрдә булсын җаннарың.
Алып киттең тормыш авырлыгын,
Исән булсын халкың, дусларың.
Вакыт үткән инде сәгатемдә,
Югалттылар сине себерлеләр.
“Яшәрмен”, - дип тырышып яшәгәндә,
Картайтмыйча алды үлгәннәр.
Син дөньяга килдең яшәргә,
Ана телен, татарлыкны сакларга.
Туган җирне матурларга,
Табигатьне аңлап җанландырырга.
Күп җирләрдә булдың, дөнья күрдең,
Туган җирнең тарту көчен җиңәлмәдең.
Себереңне чынлап чиксез сөйдең,
Тамырларны ташлап киталмадың.
Бормалы да, сикәлтәле юлларың,
Катлауланган авыр язмышың.
Үзеңне дә халкың өчен аямадың,
Сүнмәс учак булып син калдың.
Үз әнием булмасаң да,
Мин сине «әни» димен.
Ошасам, ошамасам да
Якын итеп күр мине.
Үз әнием булмасаң да,
Бу сүзләрне сиңа әйтәм.
Хыялымда син мине дә
Карап үстергән сыман.
Безне әниләр тудырган,
Төннәрен йокламаган.
Үссен тизрәк балам диеп,
Иркәләтеп үстергән.
Язарга күптән сүнгән теләгем,
Укымый халкым минем китап.
Күпләре белми туган телен,
Сөйләшәләр урысча назлап.
Куркытмагыз ахырзаман белән,
Ул менә генә килеп җитә.
Ана телен оныткан халыкны
Тиз вакытта бетүләр көтә.
Еш кына сорыйм мин урыслардан: -
Тел белмәгән сездә дә бармы?
Елмаеп җавап бирәләр алар: -
Юк ла дустым, сөйләмә юкны.
Сугыш ветераннары азая –
Вакыт беркемне дә жәлләми.
Без аларга саулык теләсәк тә,
Ике гомер беркем яшәми.
Инде сугыш алдан туганнар да
Сигезенче дистә яшиләр.
Алар дөнья өчен күп күрде,
Күпләре ятим үстеләр.
Бала чактан бертуктаусыз эшләп,
Илне аякка бастырдылар.
Колхозлар да, заводлар да төзеп,
Картаешып инде калдылар.
Көтмәгәндә шомлы хәбәр килде:
Басып кергән дошман илемә.
Кавышалмый парлар ятып калды,
Китте егет утның эченә.
Авыр булды илем улларына,
Аямый бит сугыш беркемне.
Ятып калган гүзәл ярларына
Көтү генә тәкъдир хөкемен.
Күпме күрде адәм балалары
Ул дәһшәтле сугыш еллары.
Ач карынга йөгереп башак чүпләп,
Яланаяк эзләп ашарга.
Утта янмаган,
Суда батмаган.
Дошман килгәндә,
Илен саклаган.
Салкыннан курыкмас,
Эш авыр димәгән.
Илен яраткан,
Ташлап китмәгән.
Акыллы-сабырлы
Балалар үстергән.
Атмаган, сатмаган,
Тормышын ныгыткан.
Кайчак сүзләр тезмәсеннән
Үреп багам читәннәр;
Үреп багам, сүтеп ягам,
Күрми аны бүтәннәр.
Сүз тезмәсеннән читәнне
Кыен түгел үтәсе;
Мөмкин аны яндырырга,
Читен түгел сүтәсе.
Сүздән үргән читәннәрем
Йөрәк утында янды.
Тартып алучысы юкка
Көлгә-күмергә калды.
Кар-буранлы Себер җире -
Ул минем туган илем.
Булат һәм Якуб сөйләшкән -
Ул минем туган телем.
Мин татар милләте кызы,
Телем, динем яратам.
Һәр эштә дә тырышамын,
Шатлыгымнан таратам.
Беләм матур биергә дә,
Оста итеп сөйләргә.
Матур татар җырларын
Моңлы итеп көйләргә.
Ядкарь булып калсын күңелләрдә
Шатлык белән үткән балачак.
Алда безне зур сынаулар көтә,
Олы юлга чыга торган чак.
Мәктәбем, син минем мәктәбем,
Канатлар син бирдең очарга.
Мәхәббәт утларын кабыздың син,
Өйрәттең дөньяны кочарга.
Хуш, мәктәбем, исән булып яшә,
Балаларың сине онытмас.
Зур киртәләр әгәр очрасалар,
Бөркетләрең үзен сынатмас.
Сукмаклардан синең эзләреңне
Язын, җәен, көзен эзләдем.
Гомер үтә синсез генә, иркәм,
Тик шулай да синнән бизмәдем.
Икәү йөргән сукмаклардан йөрим,
Бер ялгызым, япа ялгызым.
Кай җирләргә китеп югалды соң
Назлап сөйгән яшьлек йолдызым?
Нур коела иде кебек бездән,
Уйнап-көлеп йөргән чакларда.
Җилдән җитез оча идек, иркәм,
Чапкан чакта чаптар атларда.
Нәрсә бүләк итим сиңа, иркәм,
Әллә күктән йолдыз алыйммы?
Кояш булып кереп йөрәгеңә
Мәңгелеккә ятып калыйммы?
Болыннарда үскән шат гөлләрне
Алларыңа җәеп тезимме
Мәрҗән-сәйләннәрне келәмитеп,
Аяк асларыңа түшимме?
Йөрәгемдә булган сөю уты
Дөрләп яна мине тилертеп.
Янса янсын сөю-ләззәт, иркәм,
Тик йөртмәсен җанны тилмертеп.
Искә алам яшьлегемне,
Ямбайның урамнарын.
Чыга идек озаткалы
Безнең авыл кызларын.
Яшьлек язы – үзе назлы
Кыска аның таңнары.
Йөрәгемдә эз калдырган
Мәхәббәт бураннары.
Читтә йөргәч соң сагындым
Авылым урамнарын.
Бер ялгыштай булып калды
Вәгъдәләшкән чакларым.
Сәгыйть СӘГЫЙТОВ.