Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге үтенече белән Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты якташыбыз Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) кандидатурасын Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре комиссиясенә тәкъдим итә.
Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасы Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туган актив хәбәрчебез, дустыбыз кандидатурасын Тукай премиясен алуга кандидат итеп билгеләүне хуп күрәбез.
Шәүкәт...
Клим Солтан улы Садыйков май аенда 82 яшен билгеләп үтте. Аны ихлас күңелдән, гомер бәйрәме белән якыннары, дуслары, студентлары, укучылары котладылар. Якташлары, аның белән горурланып, мәктәптә, Тубыл пединститутының рус-татар бүлегендә, себер-татар мәдәният үзәгендә эшләгән елларын искә алдылар. Изге гамәлләр, күркәм эшләр онытылмый, аның халкы өчен эшләгән эшләрен сөйләп бетерерлек түгел.
Клим Солтан улының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәрнең 17 нче мәктәбендә җитәкче булган чорында татар теле һәм әдәбият дәресләре уку планына кертелә, Тубыл пединститутының рус-татар...
Безнең Тубыл, Вагай якларында 1-9 май көннәрендә мәрхүмнәрне искә алып, цым үткәрәләр. Бу йоланың иң күркәме шунда: зиратларда кабер өсләрен һәм башка урыннарны чистарталар, муллалар чакырыла һәм алар мәрхүмнәр рухына дога укыйлар. Кем сырлана, кем әүле (чардуган) утырта, кем истәлекле язулар урнаштыра, һич булмаганда тимер-агач рәшәткәләрнең тузанын сөртәләр, юалар.
Төштән соң өйләрендә соңгы 1 ел эчендә мәрхүм булганнарга цым ашы (мәҗлес) үткәрәләр. Туган якларына кайлардан гына кайтмыйлар шушы көннәрдә! Яшьләрне һәм бала-чаганы да җәлеп итәләр кайберәүләр. Ә күрешүләр, очрашулар...
Тубыл районы, Түбән Әремзән авылында
Монда Бөтендөнья татар конгрессы, өлкәбездәге вәкиллеге, “Яшь буын” өлкә татар яшьләр оешмасы ярдәмендә Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә багышланган зур концерт үтте. Әремзән авылының мәдәният йорты җитәкчесе Гөлния Янишева килгән кунакларны якты йөз, җылы сүз, кайнар чәйләр белән каршылады.
Авыл тамашачылары концерт алдында татар газета-җурналларына язылдылар, өлкә газетабыз “Яңарыш”тан истәлекле бүләкләр алдылар, үзләренең теләкләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Әремзән клубы сәхнәсеннән моңлы татар җырлары агылды. Концертта Татарстан...
Вагай авылының 9 нчы өлкә хастаханәсе хезмәткәрләре һәм якташлары теләге буенча Юрмы авылы фельдшер-акушер пунктында 45 ел фельдшер-акушер вазифасын башкарган Әхтәм Рәхмәтулла улы Сәйтчабаров истәлегенә мемориаль такта куйдыру өчен счет ачылды.
Билгеле, кеше тормышын, сәламәтлеген, иминлеген кайгыртып яшәүче кешеләр аз түгел дөньяда. Алар турында көн саен диярлек ишетәбез, укып беләбез, алар белән горурланабыз. Ә янәшәбездә яшәүче яки яшәгән чын батырларыбызга да тиешле игътибар бирәбезме соң? Аларның да исемнәрен, күрсәткән батырлыкларын киләчәк буынга җиткерсәк, яшәешкә бераз булса да җылылык өстәлмәсме...
Төмән дәүләт университетының сәламәтләндерү базасында өлкәбез дин әһелләре өчен чираттагы уку семинары үтте. Барлык мөмкинлекләр дә булдырылган бу базада өлкәнең төрле төбәкләреннән җыелган 30 имам һәм мөселман оешмалары җитәкчеләре Казандагы Россия Ислам университетының белемле укытучылары, Төмән дәүләт университеты галимнәреннән белем алдылар. Россия Ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгечләре һәм башкалар белән очрашу булды.
– Бу юлы программа бик эчтәлекле иде, - дип сүз башлады Фатыйх хәзрәт Гарифуллин. – Семинарның...
Илдус Әхмәт улы Бикшанов исемен Яркәү районында яхшы беләләр. Чөнки ул 25 ел Бурбар мәктәбен җитәкләде. 1994 елда мәктәпне ябарга дигән карар кабул ителгәч, үзенә зур җаваплылык алып, мәктәпне яптырмый, саклап кала. Өстәвенә таштан яңа мәктәп салдыра. 2003 елда элекке губернатор С.Собянин аңа тантаналы рәвештә мәктәп ачкычын тапшыра. Үзенең фидакарь хезмәте өчен Илдус Әхмәт улы РФнең мәгариф министрлыгы исеменнән Мактау кәгазе белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга.
Илдус Бикшанов 1946 елда Бурбар авылында туа. 1965 елда Яркәү урта мәктәбен тәмамлап...
Мы – тукузцы любим свою малую родину. Наш край богат лесным массивом, рыбой в многочисленных озёрах, ягодами в болотах. Главное богатство – это наш трудолюбивый народ. Каждая семья садит много картофеля и овощей, держит скотину в личном подсобном хозяйстве, собирает и продаёт клюкву, ловит рыбу, излишки продаёт. Пять индивидуальных предпринимателей занимаются торгово–закупочной деятельностью, держат магазины, один занимается деревообработкой. Около ста человек работают на севере вахтовым методом. В Тукузе действуют учреждения: школа, Дом культуры, сельская библиотека, ФАП, почта, сельское...
Тугызлылар Төмәннән беренче ярдәм алдылар да инде. “Өлкә татар Конгрессы һәм татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе 2 тонна чиста су, 3 тонна озак саклана торган азык-төлек алып бардылар. Азык-төлек алырга ПК “Молоко” һәм “Арктикпромизыскания” оешмалары ярдәм иттеләр”, - дип хәбәр итте Конгрессның матбугат үзәге хезмәткәре София Хәйруллина.
Тугыз халкына ярдәм акциясен күршедәге Казанлы авылында туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче Бөтендөнья татар Конгрессында эшләүче Мөнирә Сәгыйдуллина башлап җибәрде. Ул әнисенең туган авылы халкы язмышы өчен чын-чынлап борчылып...
Яз җитү белән, күпләр, бакча эшләреннән кала, өйдә ремонт ясау уе белән яна башлый. Әйтүләренчә, ремонт-төзелеш эшләренең иң югары ноктасы июль-августка туры килә икән. Ремонтны үзең ясамыйча, махсус эшчеләрне җәлеп иткән очракта бу чорда аларның заказлары күп булуны, аннан да бигрәк, бәяләрне дә күтәреп куюларын истә тотарга кирәк. Шуңа да фатирны яңарту эшен апрель ахыры-май башларында башкару отышлырак, диләр әлеге хезмәтләрне күрсәтүче компания вәкилләре.
Газета укучыларыбыз арасында да бүген-иртәгә ремонт эшләрен башларга ниятләүчеләр бардыр. Сәхифәбездә без сезгә, ремонт...
Эшчеләр поселогының үзәк урамында монтажчы-торба уздыручылар бригадасы югары басымлы газ кертү өчен тирән траншеялар казып, юан торбалар төшерә башладылар.
Шул авылның кешесе Фәрхәт Рафиков алар тирәсендә буталып йөри. Аның үз кайгысы кайгы - ничек тә шушы уздырылган газ торбаларына үзенең өенә кечкенә генә торба тоташтырып кертеп калдырасы. Өендәге плитәгә газ җиткерәсе аның өстендә буларак, бу мәшәкатьләрдән ул гарык булган.
Аның үтенеченә игътибар итүче табылмады, торба уздыручылар, киресенчә, сүгенеп, аны үзләре тирәсеннән куалый башладылар. Әлбәттә, газчыларның мөнәсәбәтләре...
Дөньядагы финанс кризисы Европа һәм Төньяк Америкада үзен үтерүчеләр саны артуына сәбәп булды. Бу 24 илләрдәге тикшерүләр нәтиҗәсендә күрсәтелде.
Социологлар россиялеләрнең Украинадагы президентлыкка сайлау нәтиҗәсе турында әйтергә сорадылар. Сорау алуда катнашучыларның 1 проценты гына яңа президент Петр Порошенконы күрше илләр кайгысыннан чыгып эшләр, дигәннәр. 43 проценты - аны АКШ һәм Евросоюз тарафыннан куелган , 21 проценты - аны фашистлар һәм бандерлеләр куйганнар дигәннәр. Тикшерүдә катнашучыларның 29 проценты аңа ышанмауларын, 18 проценты - аны яратмауларын, 17 проценты - аны...
Юрмы мәктәбендә Закир Закиров белән 21 ел эшләргә туры килде. Беренче елларда өлкән пионервожатый булдым, 13 ел мәктәп профсоюз эшен җитәкләдем, соңгы елларда тәрбия эше буенча директор урынбасары вазифасын үтәдем.
Ничектер, һәр эшне киңәшләшеп, минем ниндидер тәкъдимем булса, тиешле фикеремне хуплап, үткәреләсе, яки башкарыласы чаралар, кичәләр эчтәлегенә анализ ясый, үз фикерләре белән уртаклаша иде.
Шул еллардагы директорның эш үзенчәлекләре турында язасым килә.
Ул дүрт коммунистны (партгруппа) – Мөнир Тимканов, Садретдин Азисов, Закир Закиров һәм мине мәктәпнең төп...
Кызамык (корь) – үтә көчле йогышлы авыру. Әлеге йогыш эләккәндә, тән кызыша, агулана, тәнгә һәм лайлалы тышчаларга тимгелләр чыга.
Вируслы йогыш
Кызамык һава аша җиңел йога һәм канга эләгә. Авыру тәненә тимгелләр чыкканчы 4-5 көн алдан һәм тимгелләр юкка чыкканчы вирусны башкаларга йоктырырга мөмкин.
Балалар бакчаларында, гадәттә, моңарчы авырганы булмаган бар балалар да бер-берсеннән әлеге авыруны йоктыра. Әниләре балачакта кызамык белән авырган сабыйларга гомерләренең беренче 3 аенда гына йогыш куркыныч тудырмый. Кадалма дару (прививка) ясалган балалар кызамык белән җиңелчә...