Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Өлкәдә барган татар мәдәнияте көннәрендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин Тубыл районы, Күкрәнде авылында сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашуда, Алия Әбиган кызы Ташбулатованы тиздән тулачак 90 яше белән котлап, үз исеменнән аерым бүләк биргән иде (рәсемдә). Озакламый авыл хакимияте башлыгы Светлана Камерцель аңа “Сугыш ветераны” дигән таныклык белән юбилейлы медаль тапшырып китте. Вакыт узганы сизелмичә, насыйп итсә, иртәгә, илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зурлап бәйрәм иткәндә, шундый зур шатлыкны тагы да тулыландырып, әбиебез 6 баласы, кияү-киленнәре, 14 оныгы, 4...
Сабирҗан Мәҗит кызы Ерметова - сугыш ятим иткән балаларның берсе. Тубыл районы, Шаңшы авылында гомер кичергән апаның тормыш юлы авыр сынаулар аркылы уза.
Сугышның беренче көненнән яу кырларына киткән 26 яшьлек әтисе 1942 нче елны һәлак була. Өстамак авылында яшәгән Азизҗамал апа ике кызы белән кала. Кайгы өстенә кайгы - ул елны авылны су ала. Күңел тынычлыгы бирмәгән сагышлы хатирәләр, авыр еллар турында Сабирҗан апа безнең белән уртаклашты. Ул: ”Өстебезгә кияр киемебез юк. Авылны су алып киткәч, бәрәңге дә утыртып булмады. Салкын кыш айлары килеп җитте. Өйне җылытырга, мичкә ягарга...
76 нчы яшендә барган Габдерәшит Җаббар улы Гафуров Тубыл районы, Комарау авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Габдерәшит абыйның тормыш юлы, көнкүреше гаять авыр елларда үтә. Сугыш башланганда аңа нибары бер яшь була. Олы яшьтәге әтисен сугышка алмыйлар, Басыйр белән Нәкыйп абыйлары сугышка китәләр. Авылда калган күпчелек хатын-кыз үлән, кычыткан, өшегән бәрәңге белән балаларын тукландырып, күпләрен ачлыктан саклап калалар. Сугышчыларны азык-төлек, икмәк белән тәэмин итүнең төп авырлыгы да...
Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу!
Бөек Ватан сугышының тынганына 70 ел вакыт үтте. Безнең буын сугыш чорын күрмәде. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп, кинолардан гына беләбез. Сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә.
Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар үзләрен аямыйча эшлиләр. Тылда да бөтен теләк, бөтен хезмәт, омтылышлар фронт белән бәйләнгән була. Иген үстерәләр, хуҗалыкта эшлиләр, кием-салым...