#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яратмадым... гомерем буе яратмадым сине...

Мирза карт соңгы сулышын ала иде. Карчыгы моны сизде, йөрәге үрле-кырлы сикерсә дә, тыштан тыныч кына кабул итте. Аннан башка озак яшәмәячәген аңлый иде ул. Ә ничек? Мирзасыннан башка бер көн дә үткәргәне юк бит аның, аннан башка ничек яшәргә?.. Вакыт узу белән хисләр сүрелә дип кем әйтә ала соң? Ышанмагыз, берни дә суынмый.Таныш, шул чаклы күңелгә якын тавыштан башка яшәүне күз алдына да китерү кыен. Гомер буе бергә иңне-иңгә куеп яшәү шаяру түгел. Алтмыш ел буена шатлыгын да, кайгысын да бергә үткәрделәр.

Ничек ул аны ялгызын гына теге дөньяга җибәрә алсын, ди? Монда үзе генә...

Подробнее...

Елмаеп алыйк

-Мин сиңа кияүгә чыкканда сукыр һәм чукрак булганмын! – дип акыра иренә.

- Күрдеңме, мин сине нинди авырулардан дәвалаганмын! – дип әйтә ире.

* * *

Кызы кияүгә чыкканда әнисе бик каты елый икән. Ире аны юатып:

- Ник елыйсың, Рузилә, елама, хәзер инде әнә кодагыйлар еласын, - ди.

* * *

- Доктор, минем хатынымның тавышы бетте. Нишләргә икән?

– Бүген төнге өчтә кайтып карагыз.

* * *

Бер ир иптәшенә:

- Кичә хатын белән кухняга обой эзләдек. Әгәр дә паспортларыбыз янда булса, ЗАГСка кереп аерылышып чыга идек, -...

Подробнее...

Хатын-кызлар фикерләвенчә...

- Бөтен хатын-кызга да кияүгә чыгарга димәгән инде. Кайберләре бәхетле яшәсәләр дә була...

- Кем әйтте әле сезгә бар яктан да килгән хатыннар булмый дип? Була икән шул! Мәсәлән, минем иремнең хатыны менә дигән!!!

- Мин балачагымда: «Кайчан мине берәр принц килеп алыр икән?» - дип хыяллана идем. Хәзер бу турыда ирем хыяллана.

- Өйгә кайттым эштән, кичке ашны пешердем, стеллажны җыйдым, краннан су тама иде, ремонтладым. Кияүгә чыгуның кирәге дә юк, ахрысы...

- Иремә туган көненә нәрсә алыйм икән дип бик озак баш ваттым. Носки, трусы кебек әйберләре буа буарлык. Тәки таптым бит...

Подробнее...

Алдарга хакың юк, Яңа ел!

Барысы да Яңа елга алты ай кала башланды. Whatsapp номерына чит-ят берәүдән: «Әйдә, танышабыз!» – дигән смс килеп төшкәндә, Гөлназның узган атнада гына күрәзәчедә булып, аның: «Озакламый бер ир затын очратачаксың, тормышыңа үзе килеп керә. Тик сак бул, ышанып бетмә», – дигән сүзләреннән иләсләнеп йөргән бер мәле иде. 29 яшендә таянырлык кына тәҗрибәсе бар, шуңа да кыз күрәзәнең беренче өлешен генә күңеленә бикләп, каршындагы җамаякка күпсенмичә генә меңлекне салып куйгач, кош тоткандай өенә кайтып киткән иде.

Зарыккан иде ул ир-ат игътибарына, янәшәсендә үзенеке генә итеп...

Подробнее...

Кызым, сиңа әйтәм...

Авыр чакларда үзеңне «сындырып» төшенкелеккә бирелмә. Нәрсә генә булса да: «Барысы да хәерлегә!» – дигән фикер белән алга таба атла.

Әгәр өйгә шатлык килсә, әкрен генә шатланыгыз: янда бит хөсетлек йөри – я ишетер... сак булыгыз!

Беркайчан да соң булмый. Гадәттә «инде кирәк түгел» була...

Барлык кешеләргә дә хөрмәт белән карап, яхшы мөнәсәбәттә бул. Алар лаеклы кеше булганга түгел, юк – син лаеклы кеше булганга.

Беркайчан да үзегезнең хәләл җефетегезне башкаларга хурлап сөйләмәгез. Чөнки иртәгә сез аны гафу итәрсез, ләкин бүтәннәрнең күз алдында ул хөрмәтсез кеше булып кала...

Подробнее...

Дөрес сүзгә җавап юк

* Бүре беркайчан да үзенең сөйгәнен ниндидер эт өчен ташламаячак.

* Әгәр кемдер сиңа авырлык китергән икән, аңа шуның белән үк җавап бирмә, ә яхшылык эшлә. Син - башка кеше. Син яхшырак.

* Хатын-кыз ул чәчәк кебек. Ә ир-ат - бакчачы. Бары тәрбия кылып, су сибеп, кайгыртып торганда гына чәчәк хушланыр, күз явын алырдай матурланыр! Иң тырыш бакчачының бакчасында иң гүзәл чәчәк булыр!

* Түземлек - матур хис, тик озак түзәр өчен тормыш бик кыска.

* Бер тамчы су җитә кайчак гөлләргә, бер җылы сүз җитә кайчак кеше күңеленә.

* Югалтмас өчен кадерен белергә...

Подробнее...

Оясында ни күрсә....

Беркөнне кибеттән чыкканда, ире янында чытлыкланып торган кызыл иренне күреп уйга калды.

Розалия белән Әхнәф бик яратышып өйләнештеләр, бер-берсен бер сүздән аңлыйлар кебек иде. Башта Әхнәфнең әти-әниләре янында яшәделәр. Розалия гаиләдә хәлләрнең бик катлаулы булуын шәйләп алды. Әниләре бик көяз, киенеп ясанып кына йөри, әтиләре басынкы аз сүзле, йомшак холыклы, барына риза булып йөрүче.

Бергә тора башлагач, бары да аңлашылды Розалиягә, әниләре тиккә генә көязләнеп йөрми икән, түбән очта сөяркәсе барлыгын белеп алды. Эшләр шәптән түгел, ә ире барын да белеп торса да, көлеп кенә...

Подробнее...

Никахлашырга теләүчеләр нәрсә белергә тиеш?

Гаилә кору һәрбер кеше тормышында гомерлеккә истә кала торган мөһим вакыйга булып санала. Мөселманнарда гаилә тормышы никах укытудан башлана: туйны үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсе ирекле булса, никах укытмыйча егет белән кызның бер түбә астында бер гаилә булып яшәргә хакы юк (шулай эшлиләр икән, Аллаһ каршында зина җинаятен кылучы гөнаһлы бәндәләр хисабыннан язылырлар).

Шәригатьтә каралган дини йола булганлыктан, никах үткәрүнең билгеле бер тәртибе һәм таләпләре бар (аннан тыш гореф-гадәт, җирлек белән бәйле кайбер үзенчәлекләргә дә игътибар итәргә кирәктер). Әлеге таләпләр һәм...

Подробнее...

Өзелеп яратма икән...

Рамилә кызын шулай итеп бер үзе үстерде. Әти-әниләре булышты, әлбәттә. Иске эшеннән китте. Декреттан соң анда чыкмады. Ул эшен Динар белә иде, тапмасын өчен күчте. Динарга эзләсә дә аны табарлык бөтен юлларны кисте. Үзе һаман да өзелеп яратты шуны, үзе үч итеп юлларны кисте. Мендәргә капланып елаган көннәре күп булды. Чөнки ул аны үтереп сагына иде.....

Ярый әле Динарасы аның гел копиясе. Аны ярата, сөя. Икесе өчен дә яратты ул аны. Динар итеп тә, кызы итеп тә.

Шулай бер көнне паркта Динара белән йөргәндә, ул Динарны күрде. Ләкин ерактан гына. Элеккечә матур, матур итеп...

Подробнее...

Яратамы, яратмыймы – гамәленә карап бел!

Егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгын «тән теле» (язык тела) аша да белеп була. Менә аларның кайберләре:

- Әгәр сез партнерыгыз янында басып торганда кулларыгызны кесәдә тотасыз, аяклар бер-берсенә кушылган, аркагыз артык бөгелгән икән, бу янәшәдәге кешегезгә карата кызыксыну булмау турында сөйли.

- Әгәр партнерыгыз күзегезгә туры карамый, үзара диалог башланганчы башка берәү белән телефоннан сөйләшә башлый, сез нәрсәдер сөйли башлагач, бүлдерә яки тыңламый икән, бу аның сезгә карата битараф булуын күрсәтә. Уй-фикерләрегез белән уртаклашырга теләмәве дә яныгызда сезгә кирәкле...

Подробнее...

Акыллы фикерләр

Һәркемнең дә тормышта ялгышлары җитәрлек була:

- Үзебезне яратмаган кешеләрне яратабыз;

- Бездән башка яши алмаган кешеләрне ташлыйбыз;

- Үзебезне саткан кешеләр белән дуслашабыз һәм гомер буе шулай ялгышып яшибез....Үз ялгышын исә хөрмәткә лаеклы кеше генә таный ала.

- Үз ялгышы өчен тик кыю кеше генә гафу үтенә.

- Үз ялгышын бары көчле кеше генә төзәтә.

* * *

Әгәр синең күңелеңне төшерергә, яраларга теләп авыр сүзләр әйткәннәр икән, игътибар итмәгез. Беләм, авыр сүзләр ишетү җанны яралый. Ләкин, әйткән кеше аны сезне сындыру...

Подробнее...

“Зәңгәрлек” каннан киләме?

Зур күләмдә үткәрелгән генетик тикшеренүләр гадәти булмаган ориентациягә тартылуның аерым кешеләрнең ДНКсына салынуын ачыклаган. Әмма ләкин нәселдәнлекнең йогынтысы бу очракта чагыштырмача зур түгел.

Америка галимнәре 500 мең европалының геннарын тикшергәннәр һәм чынлап та бу гадәти булмаган тартылуларда нәселдәнлек турында сүз алып барырга мөмкин, ләкин аның тәэсире фаразлаганга караганда зур түгел дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Бер төрле җенес вәкилләре белән кушылып яшәү очракларының 8-25% гына геннар гаепле, калганнары - тышкы факторлар, мәсәлән, социаль һәм экологик сәбәпләр...

Подробнее...

Үкенечле ялгыш

«Эх, шул вакытта әнкәй сүзен тыңласам! Әнкәй киңәшен тотсам, бу хәлгә төшмәс тә идем!» – Үз гомеренә ничә кат кабатлады икән бу сүзләрне Галия. Үкенү, чарасызлык белән әйтелгән шушы ике җөмлә һәрвакыт ачы күз яшьләре белән сугарыла килде. Әнкәй әйткән һәр үгет сүзенең алтын бәясенә торганын, кызганычка, без үкенерлек хәлгә төшкәч кенә аңлыйбыз. Әнкәйләрнең һәр кисәтүе баласына изге теләк белән өртелгән.

Әнкәйләрнең күңел күзе киләчәкне күрә ала – баласы өчен нәрсә яхшы, нәрсә яман булачагын әнкәй күп еллар алдан белә. Әйтеп тә карады әнкәсе Галиягә: «Балам, иртәгә үкенәсе эшне...

Подробнее...

Онытырмын, димә

Таныш-белешләрнең җиткерүе буенча, «чыбыксыз радио» аша ул кызның безгә килеп эшкә урнашканлыгын ишетеп, мин берничә көн көллият хезмәткәрләренә кызыксынып күз ташлап йөрдем. Алты ел буена үзем биредә җыештыручы булып эшләгәч, яңа килгәннәреннән башка барлык укытучыларны һәм хезмәткә өйрәтү мастерларын яхшы беләм. Лаеклы ялга киткәннәр урынына быел көз укытырга өч яңа кыз килде.

Кайсысы икән Вилдан белән Нәзирәнең кызы? Исемен дә охшаш бирүләрен әйт әле син аларның! Нәзирә – Вәзирә! Тапмаганнар башка исем. Вилданның кызы белән эшләргә туры килер дип кем уйласын! Ул – белгеч, мин...

Подробнее...

Талчыгу, йокы килү билгеләре

Хәлсезлек күзәтелә, күзне озак ачып торып булмый, аяк-куллар авырая, юлдагы билгеләр күзгә күренми, радиода нәрсә сөйләгәнне аңламыйсың, ишетмисең, юлдагы кайбер предметлар күзгә ике булып күренә, авыз ачыла. Нишләргә?

1. 14.00-16.00; 21.00-22.00; 2.00-4.00; 9.00-10.00 сәгать аралыгында кешенең уяулыгы аеруча кими. Шул сәгатьләрдә туктап ял итсәгез яхшырак.

2. Эссе көннәрдә битне салкын су белән юып алырга була.

3. Сагыз чәйнәү йокыны ача.

4. Йоклап баручы пассажир арткы урындыкта утырса яхшырак.

5. Салкын вакытта тәрәзәне ачып, кулыгызны суытып алыгыз.

«Манзара»

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836