Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
- Иң теләп алынган бүләк ул – ювелир эшләнмәсе. Планшетлы компьютер, ноутбук, кесә телефоны, электрон китап яки мультимедияле плеер да аларның күңеленә хуш киләчәк. Хатын-кызлар косметика һәм парфюмериягә битараф түгел.
- Тун алып кидерсәгез дә яхшы булыр. (Хәлдән килмәгән очракта: «Яз җитүгә чегән тунын сата бит», - дип акланып була).
- Гүзәл затлар сюрпризлар да ярата. Ресторанга, спектакльгә, концертка, кинога, аквапаркка, шугалакка, атта йөрергә дә чакырырга була.
- Нәрсә бүләк итсәм отышлы булыр икән, дип баш катыручылар матурлык салонына яки СПА-салонга сертификат...
(Дәвамы киләсе саннарда).
Гөлүсәнең хәле көннән-көн начарлана баруын күреп, үз кызы янына килеп йөрүче Хатирә исемле хатын аның янына килде:
– Балакаем, синең әллә бер кешең дә юкмы? Син һаман ялгыз. Ничә килүемдә дә шулай утырасың, – диде.Гөлүсә елый-елый язмышын сөйләп бирде. Еракта абыйсы барын, тик аның Гөлүсәнең хәлен белмәве турында сөйләде. Әгәр, ул белсә, ярдәм итүенә шикләнми иде. Хатирә Дилүснең адресын язып алды һәм хәбәр итәчәген әйтте. Гөлүсә үз акылында абыйсының адресын төгәл әйтеп бирде. Шул көннән хатында өмет чаткылары кабынды, һәркөнне абыйсын көтте. Дилүс үз гаиләсенең...
Төн уртасында Гөлүсәнең кычкырып, елап уянуы бөтен гаиләне аякка бастырды. Ул әле уянгач та төшеннән аралана алмыйча: “Бәбкәне тилгән алды”, – дип, елавын дәвам итте. Аның сүзен ишеткән кайнанасы аптырап калды. Яхшы төш түгел иде бу, чөнки киленнең бала тудырырга вакыты җиткән. “Йә, Раббым, хәерлегә генә булсын”, – дип Гадилә бүлмәсенә кереп китте. Әле таң атарга ерак булса да, инде берәү дә йокларга җыенмады. Иртән Илгизәр хатынын тудыру йортына илтте.
– Борчылма инде, барысы да әйбәт булыр, – дисә дә, Илгизәрнең күңеле тыныч түгел иде. Чөнки әле алар бала вакытта...
Планетабызның башка почмакларында Яңа елны ничек каршылыйлар икән, шуңа күз салыйк әле.
Италиядә Яңа елда өйдәге барлык иске әйберләрне чыгарып ташлыйлар икән.
Ә Венгрия, Германия, Австрия кебек илләрдә Яңа ел табынына кечкенә дуңгыз кыздырып куялар. Ул илләрдә дуңгыз иң бәхетле хайван санала. Ә өстәлгә кош ите кую тыела – бәхетебез очып китмәсен, янәсе.
Болгария – розалар иле. Бу илдә Яңа ел төнендә кешеләр бер-берсенә ачылыр-ачылмас роза чәчәге бүләк итәләр. Бу – мәхәббәтегез ел буе тулып торсын дигәнне аңлата.
Бирмада Яңа ел – елның иң кызу чагына туры килә...
10 яшьлек малай өйләнгән
Новосибирскның бер сәүдә үзәгендә гадәти булмаган туй күренешенә тап булганнар.Туй күлмәге кигән кәләшкә ундүрт яшь, ә кияү егетенә, карап торышка, ун яшьләр чамасы гына, дип яза “Шәһри Казан”. Халык аларны шунда ук фотога төшереп, социаль челтәрләргә элгәннәр. Алар әйтүенчә, малай белән кызны чегән традицияләре буенча өйләнештергәннәр, ЗАГСта теркәгән булырга тиеш түгелләр. Безнең өчен бу күренеш сәер булса да, чегәннәрдә ул еш күзәтелә икән.
Авырлы ир
Британиядә яшәүче ун яшьлек Трейси исемле кыз үзенең тәнендә...
31 декабрьгә кадәр күп калмады. Яңа 2019 елны ничек һәм нәрсәләр әзерләп каршылау хакында уйларга вакыт. Астрологлар быел өстәлне бай итеп әзерләргә киңәш итә, чөнки Кабан (Көнчыгыш календаре буенча 2019 – Кабан елы) тәмле ризык ярата, матур итеп бизәлгән өстәлне хөрмәтли. Итле ризыклар, салатлар, үзенчәлекле кабымлыклар, кайнар ашлар, ә кичә ахырында десертлар хуплана. Шунысы игътибарга лаек, ел хуҗасы гүзәл затларны ярата, шуңа күрә хатын-кызларга бәйрәмгә әзерлек вакытында артык көч түкмәскә мөмкин.
Күпчелек мәшәкатьне көчле затларга тапшыру хәерле. Ризык артык катлаулы, күп...
Яңа 2019 ел уңышлы булсын өчен, аны ничек итеп дөрес каршыларга кирәклеген алдан ук карарга кирәк. Иң башта Сары Дуңгыз ниләр яратканын ачыклыйбыз. 2019 нчы ел хуҗасы, Дуңгыз – иминлек һәм җитешлек символы ул. Шуның өчен бигрәк тә бәйрәм өстәленә куелачак ризыкларга игътибар бирәбез. Өстәлдә яшелчәләр, ит һәм балык булырга тиеш. Шулай ук кабымлыклар, җиләк-җимешләр, гөмбәләр, чикләвекләр турында да онытырга ярамас. Йортның бизәлешенә дә әһәмият итәбез, мәсәлән, махсус сатып алынган ике дуңгыз ясалган статуэтка бүлмәгезне бизәп торыр. Гомумән, ел хуҗасы төшерелгән бөтен әйбер дә гаиләгезгә...
Сөю, мәхәббәт ул адәм баласы дөньяга яралганнан бирле килә. Мәхәббәтсез яшәүнең яме дә булмас иде. Сөюне данлап җырларда җырлана, сәхнәләрдә пьесалар куела, әкиятләрдә сөйләнә, шигырьләрдә укыла. Күпме халык телендә легендалар яшәп килә. Әйтик, Галиябану белән Хәлил, Таһир белән Зөһрә һәм башкалар. Сөю адәм баласы өчен мөһим, ул сусыз үсемлек төсле, аннан башка сула, саргая һәм корый. Гомер буе сөю уты дөрләп янган кешеләр, картайгач та аның җылысында, хатирәләр дулкынында яшиләр.
Берзаманны мәҗлестә әбиләр тезелешеп утырганнар, әлбәттә, бик матурлар. Барысы да сугышка ирләрен озатып...
Бу юлы “Серле телефон”ыма урта яшьләрдәге бер ханым шалтыратып:
- Мин үземнең язмышымны сөйләсәм, исемемне үзгәртеп язып чыгарырсызмы икән? – дип сүзен башлады. – Әмма минем бер шартым бар, мәкаләне газетага бастырганчы, үзем укып чыгарга тиеш булачакмын, - диде. Мин ни дип җавап бирергә белмичә, беразга тынсыз калдым. Чөнки, дуслар, “Серле телефон” аша язылган бер хикәя өчен кәефне төшергән хәл дә килеп чыкты әле. Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен дип кеше үзе теләп сөйләгән хәлләрне исемнәрен үзгәртеп язсам да, кайберәүләр, иренмичә, хикәя героеның язмышын үзләре белгән кешеләрнең тормыш...
Сөекле пәйгәмбәребез, Мөхәммәт (с.г.в.) нең бер хәдисендә әйтелә: “Никахлашып өйләнешегез, күбрәк балалар булдырыгыз, мин, киләчәктә - Кыямәт көнендә, өммәтемнең күпчелеге белән, башка өммәтләр каршысында горурланырмын”. Әлһәмдулилләһ! Әүвәл безнең әбиләр, әниләр, бишәр-унар бала да асрый алганнар һәм тиешле тәрбия биреп, үстерә дә белгәннәр. Бүгенге көндә авыл мәктәпләрендә, классларда укучылар санын бер кулның бармаклары белән исәпләргә була. Әлбәттә, кайбер авылларда куанычлы, зур өметле үзгәрешләр юк түгел.
29 сентябрь көнне Төмән районы, Талымхан авылында Зөлфәт Марат улы...
Егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгын “тән теле” (язык тела) аша да белеп була. Менә аларның кайберләре:
- Әгәр сез якыныгыз янында басып торганда кулларыгызны кесәдә тотасыз, аяклар бер-берсенә кушылган, аркагыз артык бөгелгән икән, бу янәшәдәге кешегезгә карата кызыксыну булмау турында сөйли.
- Әгәр якыныгыз күзегезгә туры карамый, үзара диалог башланганчы башка берәү белән телефоннан сөйләшә башлый, сез нәрсәдер сөйли башлагач, бүлдерә яки тыңламый икән, бу аның сезгә карата битараф булуын күрсәтә. Уй-фикерләрегез белән уртаклашырга теләмәве дә яныгызда сезгә кирәкле кеше...
Хатын-кызны яралтканда Аллаһы Тәгалә ял итмичә 6 көн буе рәттән эшли. Шул чак аның янына фәрештә килеп керә. Авыр эш белән мәшгуль икәнен күргәч, бик тә гаҗәпләнеп ул:
- Нигә шул хәтле газапланасың инде?” – дип сорый.
Аллаһы Тәгалә аңа:
- Хатын-кызны яралтыр өчен күп төрле үзенчәлекләр үтәргә тиешмен. Мәсәлән, ул тиз юыла торган, әмма үзе пластиктан булмаска, 200дән артык өлештән торып, бик нәзакәтле хәрәкәтләнергә, тәүлегенә 18 сәгать эшләрлек көчкә ия булырга тиеш булачак. Чирләгәндә үз-үзен дәвалаячак. Ике генә кулы булуга карамастан, берничә баласын кочагына сыендыра һәм аларга бөтен...
Эштән кайтып кергәндә хатыным кичке аш әзерләп йөри иде. Мин бар ихтыярымны бер йодрыкка җыйдым да, тәвәккәлләргә булдым. Янына килеп, йомшак кулларыннан тоттым да, аның бөтен игътибарын үземә җәлеп итәргә тырышып:
- Гөлназ, минем сиңа әйтер сүзем бар, - дидем. Шул чак аның күзләрендә миңа ят булган караш - курку аралаш җан әрнүе чагылып үтте. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды. Мин югалып калсам да, айлар буе әйтергә әзерләнгән сүземне нәкъ шул минутта әйтергә тиеш идем.
- Гөлназ, мин бүтән синең белән яши алмыйм, әйдә, аерылышабыз, - дидем. Минем сүзләрем аны ачуландырмады да...
- Ир-ат гашыйк булганы өчен өйләнә, хатын-кыз кияүгә чыгу өчен гашыйк була. (Анри Дювернуа).
- Мәхәббәт – ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, анда һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, Роберэнҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята… Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк. (Ремарк).
- Чын мәхәббәт – бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый. (Франсуа де Ларошфуко).
- Бәхетле булыр өчен, бәхеткә ия...
- Гашыйк булырга кирәк, алайса күптән бернинди проблема булганы юк иде.
- Әгәр хатын хәзинә икән, закон буенча 25%ы – синеке.
- Хатын-кызлар өчен сөяркә – ашатырга һәм киемнәрен юарга кирәк булмаган яраткан кеше ул.
- Кызлар, гомер бик кыска! Шул кыска гомерне диетага, күңелсез кәефкә һәм саран ирләргә сарыф итмәгез!
- Ишеткәнем бар: затлы хатын-кызның аяк киеме һәм машинасы бер төстә булырга тиеш. Шуңа күрә утырып йөри торган автобусымның төсенә туры китереп, үземә кызыл туфли сатып алдым.
- Хатын-кызның тормышы 3 чордан тора: башта әти нервысына тия, аннары иренең җанын ашый...