#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

2018нче – Сары Җир Эте елына йолдызнамә

Кучкар. Карьерагызда активлык көтелә. Тәвәккәллегегез, максатчанлыгыгыз артыр. Әмма бер генә ләкин бар, эш сезне гаиләгездән читләштерергә мөмкин. Ялгыз «Кучкар»ларның яз айларында насыйпларын очрату ихтималы бик зур.

Үгезбозау. Киләсе ел мөһим вакыйгалар алып килер. Тормышка башка күзлектән карарга өйрәнерсез. Күктән бәхет яуганын көтеп утырырга кирәкмәс, уңышның тырышларга гына юлдаш булуын истән чыгармагыз.

Игезәкләр. Нәрсәгә генә тотынсагыз да, җиңел генә башкарып чыгарсыз. Акчалы ел көтелә. Көтмәгәндә генә оештыру эшенә сәләтегез ачылып китәр. Язмыш сезне бик кирәкле...

Подробнее...

Мәхәббәт турында уйланулар...

Мәхәббәт - кешенең тормышын төбе-тамыры белән үзгәртергә сәләтле бер хис. Ул килдеме, дөньяга караш та, яшәү рәвеше дә үзгәрә. Дөньяга башка күзлектән карый башлыйсың. Җиһанда син һәм ул... Күзгә ак-кара күренми, кеше сүзе дә колакка керми. Тик ахыр чиктә, язмыш барын да үзе теләгәнче үзгәртә, тигезли...

Иң зур бәхетне мин сөю һәм сөенү дип саныйм. Бу хис беркемне дә читләтеп узмый торгандыр. Һади Такташ: “Мәхәббәт ул - иске нәрсә, әмма һәрбер йөрәк аны яңарта”, - ди. Матур әдәбиятта мәхәббәт ул иң күп урынны алган мәңгелек проблема. Яратышып өйләнешкән парлар бәхетле, матур тормыш...

Подробнее...

Туй теләкләре

Төн җиткәч, 3 юлчы кунып чыгар өчен бер йорт ишегенә килеп шакыйлар. Хуҗа ишеген ачып:

- Сез кем буласыз? – дип сорый.

- Без – Сәламәтлек, Мәхәббәт һәм Байлык. Кунып чыгарга безне үзегезгә кертсәгезче? – диләр болар.

- Кызганычка каршы, өебез бик кечкенә, ятып ял итәр өчен бер генә буш урын бар. Рөхсәт итсәгез, мин башта өйдәгеләр белән киңәшләшеп алыр идем, - дигән дә хуҗа ишекне япкан. Сырхауланган әнисе Сәламәтлекне кертергә әйткән, кызы - Мәхәббәтне кертүен үтенгән, ә хатыны Байлыкны кертергә кушкан. Алар бер карарга килә алмыйча бәхәсләшкән арада, хәлдән тайган юлчылар өметләрен өзеп...

Подробнее...

Шаяртып кына...

* Ни өчен француз хатынының туфли үкчәсе ашалмый соң, ә рус хатынының бик тиз туза? Чөнки француз хатыны атлаганда аны бер яктан ире, икенче яктан сөяркәсе тотып бара. Ә рус хатынның бер кулында – сетка, икенчесендә – Светка, алдында аның – 5 еллык план, ә артында – исерек Иван.

* Кыйный – димәк, ярата, диләрме соң? Бар күңелең белән берне бир үзенә! Акылыңнан шашып яратканыңны тойсын әле бер!

* Ир-атның төрле “әкияте”н тыңлап хатын-кыз үзенең романын булдыра. Тик герое гына анда син булмаячаксың...

* Хөрмәтле ир-атлар, әгәр дә сез вакыт үтү белән хатыныгызның матурлыгын...

Подробнее...

Ничек бәхетле булырга?

Бер ир яхшы тормыш турында хыяллана. Аңа яшәгән йорты да, кигән киеме дә, кыскасы, әйләнәсендәге бернәрсә дә ошамый икән. “Ни өчен кемнеңдер бар нәрсәсе бар, ә минем бернәрсәм дә юк?! Әгәр яхшы йортым, чибәр хатыным да булса, миннән дә бәхетле кеше булмас иде, - дип көне буе уйлана икән бу ир. Бервакыт аның каршысына тылсымчы килеп баскан да:

- Синең уйларны ишеттем, сиңа булышырга әзермен. Күңелең нәрсә теләгәнен әйт, шунда ук башкарачакмын! – дигән.

Бу хәлгә ир бик тә куанган. Әмма бераз шиккә төшеп:

- Ничек инде ул алай? Миңа бары сорарга гынамы? Бөтен теләгем...

Подробнее...

“Язмышыма ризамын”

“Серле телефон”ыма яшь ханым шалтыратып: “Газетаның 41нче санында “Сикәлтәле тормыш сукмагыннан” дигән хикәяне укып, озак уйланып йөрдем. Әгәр дә исемемне атамыйча гына язсагыз, мин дә сезгә үземнең сикәлтәле тормыш юлымны сөйләр идем», - дип сүзен башлады һәм исемен Зифа дип язуыбызны үтенде. Без аның белән 3 сәгатькә якын сөйләштек. Дөресе, ул сөйләде, ә мин бар дөньямны онытып тыңладым. Зифаның һәр сүзен уйлап, мисаллар белән исбатлап, мавыктыргыч итеп сөйләвенә, тел байлыгына чын күңелемнән сокландым. “Эх, сөйләгәннәрен диктофонга яздырып алып, тулысынча кәгазь битенә күчерсәң, газета...

Подробнее...

Агулы йөрәк

Туйдан соң яшь килен, гореф-гадәтләрне саклап, иренең йортына яшәргә килә. Әмма каенанасы аның һәр адымын тикшереп, өйрәтенеп җанына тия. Бергә яшисе бик авыр булачагын аңлап, килен тирән уйга чума. Түзәр хәле калмагач, ул урман читендә яшәүче им-томчы бабай янына юл ала.

- Нинди сәбәпләр китерде сине, кызым, минем йортыма? Әллә инде иреңне сихерләп сөйдерергә уйлавың? – дип сорый карт.

- Мин иремне яратам, ул да мине өзелеп сөя. Тик менә әнисе генә үзенең тупас холкы белән безгә матур яшәргә ирек бирми. Кыскасы, мин каенанам белән бергә яшисем килми.

- Ә мин нәрсә эшләтим...

Подробнее...

Мәхәббәт турында фикерләр

- Мәхәббәте аз булган кеше мәхәббәт турында күп сөйли. Яратырга сәләтле кеше сөйләми. Ул - ярата.

- Маңгайга язылганны кул аркасы белән сыпырып төшереп булса, һәркем бәхетле булыр иде бу дөньяда. Кайгы-сагышларга батып, михнәт чигеп, авыр тормышка уфтанып яшәүчеләр дә булмас иде. Тик нишләмәк кирәк, бәхет дигәннәре тигез итеп бүленеп бирелмәгән шул.

- Кызганыч, киләчәкне алдан белеп булмый. Ни күрәсебезне белсәк, кайсы күперне узасын, ә кайсын яндырасын белер идек. Юк шул, бүгенге көн белән яшибез. Уйланылмаган хаталар ясыйбыз, соңыннан гына шул хаталарыбыз өчен үкенәбез.

-...

Подробнее...

Ир-егетләр һәм хатын-кызларга мәҗлес теләкләре

Әтәчнең күзе күрше тавыкларына төшкән. Ул, озак уйлап тормыйча, койма аша сикергән, тик андагы әтәчнең үз тавыклары белән бүлешәсе килмәгән, аны куып чыгарган.

Каян килгән тагын бер Отелло! - дип уйлаган теге кыйналып беткән әтәч, тәпиен көчкә сөйрәп.

- Икенче тапкыр кергәндә күрсәтермен әле күрмәгәнеңне! – дип уйлаган икенчесе.

Һәр әтәч үзенчә әтәчләнгән. Әтәчләнү белән әтәчләнүнең дә аермасы бар икән бит. Ирләр шул аерманы таный белсеннәр иде.

* * *

Бер патшаның кызы булган. Аны кияүгә бирер вакыт җиткән...

Подробнее...

Ир хатынының хисләрен сынап караган…

Бер ир хатынының яратуына инаныр өчен, бәхилләшү хаты язып, өстәлгә сала да, хатыны кайтып керүгә, карават астына кереп яшеренә. Ә үзе: “Ташлап китүем турындагы хатны укыгач хатыным елар, танышларына шалтыратып киңәшләр сорар, зарлана-аклана башлар”, - дип уйлый. Хатыны өйгә кайтып, ниһаять, хатны алып укып, бер мизгел тыныч кына басып тора да, кулына каләм алып, хат язылган кәгазьгә нәрсәдер өстәп язып куя. Аннары матур көйләр көйли-көйли, шул арада биеп тә алып, киенеп-ясанып каядыр барырга әзерләнә башлый. Хатынының бәхетенә ышана алмаган ир урынында чак түзеп ята. Ләкин эшләр тагын да...

Подробнее...

Карт өянке

(Дәвамы. Башы 23,27,30 саннарда).

Ә Кафия үз бәхетен тапты. Фабрикага яңа станоклар кайтарган вакытка эләкте ул. Эштән курыкмаган авыл кызы тиз генә шул станокларда эшләргә өйрәнеп, алдынгылардан булып эшләде, профкомга да сайладылар, үзешчән хорда җырлап, концертларда катнашты. Нәрсә кушсалар – шуны җиренә җиткереп эшли торган Кафияга бер бүлмәле фатир да бирделәр. Әбисе аңа исемеңне алыштырма, чәчеңне кыскартма, кисмә дип җибәргән иде. Тыңлады Кафия әбисен. Тик ике каш арасын чистартып, кашын матурлагач, йөзе тагын да матурланып калды. Төзек гәүдәле Кафия матур, үзенә килешле итеп киенергә...

Подробнее...

Гыйбрәт өчен

Ир белән хатын 60 ел бергә бәхетле генә гомер кичерәләр. Шушы еллар эчендә алар, әйтерсең, бербөтен кешегә әйләнгәннәр, ләкин шулай да әбинең картыннан яшергән бер сере була. Беркөнне әби чирләп, урынга ава. Газраил килгәнен чамалаган әби, Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотасын уйлап, картына шул серне чишәргә була. Ул аңа шкафның югары киштәсендәге (ире беркайчан да кагылмаган) тартманы алып килергә һәм аны ачып карарга куша. Тартма эченнән бабай җептән матур итеп бәйләнгән ике курчак һәм 25000 сум акча тартып чыгара. Мондый галәмәттән ул гаҗәпләнеп: ”Нәрсә бу?” – дип кенә сорый ала...

Подробнее...

Көлке көлә килә

Ресторанда ир белән хатын Мәрҗән туйларын бәйрәм итәләр. Шул чак фея килеп керә дә:

- 35 ел бергә матур гомер кичергәнегез белән котлап, бүләккә - икегезнең дә берәр теләгегезне үтәячәкмен, сорагыз, - ди.

Хатын:

- Ирем белән дөнья буйлап сәяхәткә барыр идем, - ди. Аһ! Шул ук минутта кулында аның лайнерга ике билет пәйда була. Иренә чират җиткәч, ул уйга кала. Бераздан:

- Сәяхәт итү, әлбәттә, яхшы! Әмма мондый мөмкинлек гомердә бер генә була! Шуның өчен, мин үземә 30 яшькә кече булган яшь хатын сорар идем, - дигән. Иренең сүзен ишетеп хатын һушын югалта, фея үзе дә телсез кала...

Подробнее...

Карт өянке

(Хикәя)

(Дәвамы. Башы 23 санда).

Җомга көнне Фатыйма әби Гөлназны дәшеп алды да, елга буена алып төште.

- Сөйләшеп алыйк әле, кызым. Якшәмбе көн балаларны чакырам. Камалның әти-әнисенә барабызмы, үзе белән дә сөйләшәбезме? Алып кайтам дисә, син ризамы?

- Юк, - дип кырт кисте Гөлназ.

- Нишләп, - дип гаҗәпләнде әбисе.

Елга буенда Гөлназ әбисенә барын да әйтмәгән иде. “Теге төнне” Камал аңа:

- Линар белән Гөлназ аерылмаслык дуслар дип ишеткән идем, кечкенәдән алар бергә уйнап үскәннәр, бер-берсен яраталар, - дип сөйлиләр. Үзем дә икегезнең гел бергә йөргәнегезне күрә идем. Сезне...

Подробнее...

Карт өянке

23-5Гөлназ хәле бетеп, күз аллары караңгыланып, һава җитмәгәндәй, сулышы бүленеп, көчкә капкадан кереп, баганага сөялде. “Өнме бу, төшме? Чынмы, әллә шаяртамы? Ни булды соң?” - дигән уйлар Гөлназның уеннан китмәде. Камалдан ишеткән сүзләргә ышанасы килмәде. “Шаяртадыр, мине сыныйдыр”, - дип уйлады. Аяктан егып, җир астына кертерлек сүзләр булды бу. Гөлназның бәгъре ничек түзәр дә, йөрәге ничек чыдар икән бу хәлгә? Әзрәк хәл җыйгач, кыз туры бакчага үтте һәм бакчаны икегә бүлеп елгага төшкән сукмактан яр буена атлады. Шунда үскән юан өянке астындагы эскәмиягә ерак юлдан арып килгән кеше сыман “уф”...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836