#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хыялый тормыш сукмагыннан

Исәнме, “Сөю чишмәсе”.

Газетаның 11 (17 март 2017 ел) санында чыккан “Яшьлегем мәхәббәтенә ачык хат” мәкаләсен укыгач, күңелләрем әллә нишләде. Әйтерсең, ул хатны мин үзем язган. Укыгач, яшьлек елларым искә төшеп, шундый күңелсез булып китте. Эх, ул чакларга яңадан кайтып булса, күпме ялгышлыкларымны төзәтеп, тормышка карашымны үзгәртер идем. Кайчандыр мин дә мәхәббәт утында яндым, көнләштем, өзгәләндем. Ул чакта бик горур һәм куркак идем шул. Аның белән очрашу эзләргә батырчылыгым җитмәде. Аннары: “Аннан яхшыракны очратырмын әле, яратырмын, ә аны онытырмын”, - дип уйладым. Чынлап та...

Подробнее...

Акыллы уйлар

- Кадереңне белмәгән кешегә табынырга кирәкми, барыбер үз бәхетең килеп чыга. Көндәлек тормыш алып бару, бер-береңә хөрмәт – менә шунда ярату, мәхәббәт яши. Иң кирәге әнә шул. Бер-берегезне яратсагыз, ышансагыз, курыкмыйча яшәгез, кеше сүзенә карамагыз, калганын тормыш үзе көйли ул. Ни генә булмасын, тормыш безне үзе өйрәтә.

- Кешене белү өчен бергә күп еллар яшәргә кирәк, аннан соң да бит әле аның билгесез яклары ачылырга мөмкин. Язмыш ара-тирә һәрберебезгә сынаулар җибәреп тора. Берәүләрне кечкенә генә кыенлыклар да аяктан ега. Икенчеләр исә, кеше күтәрә алмас кебек тоелган авырлыклардан...

Подробнее...

Миллионерлар хатынны ничек сайлыйлар

Бервакыт ялгыз миллионер өйләнергә теләк белдергән. Ләкин ул үзенең 3 сөяркәсенең кайсысын хатын итеп сайларга белмәгән, шуңа тирән кайгыга баткан. Ниһаять, ул аларның өчесенә дә 50 000 $ тоттырган да, әлеге акчаны нәрсәгә тотынырлар икән дип көткән. Беренче сөяркәсе кыйммәтле киемнәр, иң яхшы бизәнү әйберләре сатып алган, элиталы матурлык салонына барган, кыскасы, матур күренер өчен барын да эшләгән. Икенче сөяркәсе бөтен акчаны булачак иренә сарыф иткән – яңа күлмәк, костюмнар, автомобиленә кирәкле әйберләр сатып алган һәм аңа: “Син – минем өчен иң мөһим кеше, шул сәбәпле син биргән акчаны...

Подробнее...

Лариса Гузеевадан хатын-кызларга 5 киңәш

1. Ир-атлар хатын-кызларның ни теләгәннәрен алдан белеп куя алмыйлар, без күпме үпкәләп, ачуланып йөрсәк тә. Шуның өчен үзегезне борчыган темага аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Аннары гына нәтиҗәсен көтәсең: я ул теләгеңне үти, я – юк.

2. Сөйгән ярыгызга тәүлегенә 48 мәртәбә шалтыратып йөдәтмәгез. Ялтыравык журналларда өйрәтүчеләргә карап, дебил SMSлар җибәрмәгез, кесәсенә мәгънәсез хатлар салмагыз. Әгәр ир-ат күп эшли икән, бу аның ачуын гына чыгарачак. Ул көне буе эшләп өйгә кайткач, бары тик җыйнак өйдә ял итү турында гына хыяллана. Әгәр диванда ятып кулына телевизор пультын...

Подробнее...

Туй өстәле артында утыру кагыйдәләре

- Ашаганда пычакны уң кулда, чәнечкене сул кулда тоталар. Пычак белән чәнечкенең сабы кул учына кысылган була.

- Бутербродларны гомуми тәлинкәдән кул белән алалар.

- Кисеп куйган колбаса һәм итне чәнечке белән алып, үз тәлинкәңә салып, пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашыйлар.

- Сырны чәнечке белән алалар.

- Балыкны пычак белән кисәкләргә кисеп, чәнечке ярдәмендә ашыйлар.

- Атланмайны махсус пычак белән алып, ипигә сылыйлар.

- Кош итен пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашыйлар.

- Салатларны гарнир итеп бирәләр, шуңа күрә аларны пычак һәм чәнечке белән ашыйлар.

-...

Подробнее...

Яшьлегем мәхәббәтенә

Очраттым... сине күрдем! Синең мине әсир иткән күзләреңне күрдем! Муеныңа барып сарыласы, чәчләреңнән сыйпап иркәлисе килде... Йөрәк, ник ярсыйсың шулай ашкынып?! Син бит инде аны оныттың, ансыз яшәргә өйрәндең түгелме соң?! Тыныч иде әле...

Юк,юк! Мин бит сине сагындым! Азмы көттем мин синең бу серле күзләреңне?! Шашып-шашып типте йөрәк сине уйлаганда... бер күрергә тилмереп яшәдем бит мин... Кайда инде ул сине оныту! Акыл белән йөрәк көн саен бер-берсе белән көрәште...

Сине очраттым, җанымның яртысын каерып алдылар, дөньямның асты өскә килде. Тукта инде, йөрәк, типмә, тын ал...

Подробнее...

Өч бертуган кыз

3 бертуган кыз яшәгәннәр. Аларның иң зурысы – бик ялкау, уртанчысы – усал, тупас, ә кечесе – шундый чибәр, акыллы, кул остасы була. Беркөнне алар яшәгән йорт капкасы янына арбалы ат килеп туктый. Кем икәнен белер өчен, кызлар урамга йөгереп чыксалар, арбада таныш булмаган хатын утыра икән. Моңа аптырап:

- Кем син? – дип сораганнар кызлар.

- Мин – Язмыш. Сезгә кияүгә чыгарга вакыт җитте, - дигән әлеге хатын. Кызлар шатланышып, Язмыш арбасына менеп утырганнар да, үзләренең парларын эзләп киткәннәр. Беренче авылга килеп туктагач, болында тир түгеп җир сукалаучы егетне күргәннәр. Язмыш...

Подробнее...

Күңел ярасы...

“Серле телефон”ым озак тынып торганнан соң, кабат шалтырады. Бу юлы өлкән яшьтәге апа гомер буе эчендә саклап килгән серен миңа чиште.

-Үткән гасырның 70нче еллары. Без, 10ныч сыйныфны тәмамлаган кызлар, совхоз фермасында сыер савучы яки бозау караучы булып эшләп калмас өчен, укырга дип тизрәк Төмән шәһәренә юл алдык, - дип башлады ул сүзен, миндә кызыксыну уятып. - Ни өчендер ул чакта югары уку йорты турында хыялланып та карамадык. 4 кыз һөнәри училище тәмамлап, заводка эшкә урнаштык. Тулай торакта бүлмә бирелгәч, тормышыбыз тагын да яхшырды. Тик үзара мөнәсәбәтләребез генә көннән-көн...

Подробнее...

Түреавылда үрнәк никах-туй

Яркәү районының Түреавылында үрнәк итеп никах-туй үткәрелде. Төмән районы, Талымхан авылы егете Рузил Илгизәр улы Мөхәммәдҗанов белән Түреавылда туып-үскән Гөлфирә Әбдрәсүл кызы Алиуллина кушылдылар.

Бу бәхетле парның парлы тормышларын нәкъ менә спиртлы эчемлекләрсез, саф, чиста итеп башлап җибәрәселәре килде. Әти-әниләре аларның теләкләрен хуш күреп, бу бәйрәмне никах-туй рәвешендә үткәрергә киңәшләремне бирүемне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мин әлегедәй күркәм гадәтләргә бик шатланам. Әлбәттә, теләп риза булдым. Алдан аларга бу тантаналы бәйрәмнең тәртипләре турында сөйләдем, аңлаттым...

Подробнее...

Яшьлегем мәхәббәтенә ачык хат

Булды, йөрәгем, әрнемә алай. Туйдым... Туйдым бу сагыштан... Онытырга телим сине, мәңгегә! Озак газапландым синең өчен, озак көттем кайтуыңны. Юк шул... җиңел түгел икән сине оныту. Онытсам да, барыбер күңелемдә яшәячәксең бит. Ул вакытта инде мин сине хәзергечә күз яшьләренә уралып түгел, ә елмаеп, матур үткәнем, дип кенә искә алачакмын. Бергә булган чакларыбыз хәзергәчә күз алдымда, үтмәгән дә кебек ул мизгелләр. Бәлки, кайчан да булса мин синнән хәлләреңне сорармын... Миңа вакыт табып җавап язарсыңмы, юкмы, бусы...

Подробнее...

Туйга чакыру

Бер егет җан дуслары күп булуы белән мактанырга яраткан була. Бервакыт ул үзенең гомерлек мәхәббәтен очратып, гаилә корып җибәрергә уйлый. Ә туйга әзерлек эшләрен кызның әтисе үз җилкәсенә ала, кунакларга чакыру кәгазьләрен дә үзе тарата. Менә туй көне дә килеп җитә, тик килүчеләр арасында егетнең бер дусты да күренми. Моңа яшь кияүнең ачуы чыгып булачак кайнатасыннан:

- Ни өчен сез минем дусларымны чакырмадыгыз? – дип сорый.

- Мин, әлбәттә, чакырдым аларны! Тик чакыру кәгазе урынына мин ярдәм итүләрен үтенеп язган хатлар салган идем... – дигән аңа кайнатасы.

...

Подробнее...

Ирләр кибете

Бервакыт хатын-кызлар үзләренә тормыш иптәшен сайлап алсыннар өчен махсус “Ирләр кибете” ачыла. Аның ишегенә кибеттә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре:

1. Кибеткә бер мәртәбә генә керергә рөхсәт ителә.

2. Кибет 6 каттан тора, югарыга күтәрелә барган саен, ир-атларның да сыйфатлары арта гына бара.

3. Теләсә кайсы ир-атны да сайлап алып була, беркемне дә ошатмаган очракта, өстәге катларга күтәрелергә мөмкин.

4. Яңадан аскы катларга кереп сайлау катгый рәвештә тыела, - дип язып эленгән була.

Менә шул “Ирләр кибетенә” бер хатын-кыз үзенә хәләл җефете эзләп керә. Беренче каттагы...

Подробнее...

Бәхеткә юл

Бервакыт Бәхет тирән чокыр эченә егылып төшкән дә, чыга алмыйча газаплана икән. Шул чак чокыр тирәсеннән үтеп баручы кеше аны күреп алган да, үзенә күп итеп акча сораган. Бәхет аның теләген үтәгәч, бу кеше үзен бик бәхетле хис итеп, юлын дәвам иткән. Икенче юлчы да Бәхетне күреп алган да, аннан чибәр хатын сораган. Бәхет моның да үтенечен башкарган. Шатлыгы эченә сыймаган ир чибәр хатынын кочып китеп тә барган. Хәлдән таеп, кәефсезләнеп утырган арада чокыр янына бер егет килгән. Бәхетне күргәч, ул аннан:

- Бәхет, ә синең күңелең ни тели соң? – дип сораган.

- Чокырдан...

Подробнее...

Озак көтелгән очрашу

Юл озын... Тәскирә ире Рөстәм һәм ике оныгы - 8-10 яшьлек малайлар белән Казан якларыннан Төмән өлкәсенең төньяк шәһәрләренең берсенә кайту юлына чыкканнар иде. Ире, Казан як егете буларак, ял итәргә туганнары янына кайтуны ярата. Җитмәсә әле туган нигезендә гаиләсе өчен ике катлы мәһабәт йорт салдырды. Менә шул яңа өйләрендә бер ай буена яшәгәннән соң, гомерләренең күп өлешен үткәргән якларга барулары инде. Алар иртәнге сәгать дүрттән бирле юлда, көн бик эссе, арыдылар, ял итеп аласы килә. Шул вакыт Тәскирәнең институтта бергә укыган дус кызы бу якларда яшәгәне исенә төште. Алай гына да...

Подробнее...

Тормыш юллары

Көтмәгәндә редакциягә Мәүлидә исемле апа килеп керде. Ул үзе язган шигырьләрен китергән һәм берничәсенә көй чыгарган. Ә инде аларны үзе җырлап та биргәч, тавышының моңлылыгына, матурлыгына таң калдык.

Мәүлидә Гани кызы Хәйруллина Башкортостан кызы. 1975 елны училищены тәмамлагач, юллама белән эшкә килгән, шуннан бирле Төмәндә яши. Беренче елларны үзенең күлле, урманлы-таулы, искиткеч матур урында урнашкан гүзәл авылын сагынып яшь кызның үзәкләре өзелә, әмма, адәм баласы тәкъдиренә язылганны башыннан кичерә шул.

Җитмәсә, сөйгән егете дә туган ягында кала. Шул елларда егетләр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836