#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туйга чакыру

Бер егет җан дуслары күп булуы белән мактанырга яраткан була. Бервакыт ул үзенең гомерлек мәхәббәтен очратып, гаилә корып җибәрергә уйлый. Ә туйга әзерлек эшләрен кызның әтисе үз җилкәсенә ала, кунакларга чакыру кәгазьләрен дә үзе тарата. Менә туй көне дә килеп җитә, тик килүчеләр арасында егетнең бер дусты да күренми. Моңа яшь кияүнең ачуы чыгып булачак кайнатасыннан:

- Ни өчен сез минем дусларымны чакырмадыгыз? – дип сорый.

- Мин, әлбәттә, чакырдым аларны! Тик чакыру кәгазе урынына мин ярдәм итүләрен үтенеп язган хатлар салган идем... – дигән аңа кайнатасы.

...

Подробнее...

Ирләр кибете

Бервакыт хатын-кызлар үзләренә тормыш иптәшен сайлап алсыннар өчен махсус “Ирләр кибете” ачыла. Аның ишегенә кибеттә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре:

1. Кибеткә бер мәртәбә генә керергә рөхсәт ителә.

2. Кибет 6 каттан тора, югарыга күтәрелә барган саен, ир-атларның да сыйфатлары арта гына бара.

3. Теләсә кайсы ир-атны да сайлап алып була, беркемне дә ошатмаган очракта, өстәге катларга күтәрелергә мөмкин.

4. Яңадан аскы катларга кереп сайлау катгый рәвештә тыела, - дип язып эленгән була.

Менә шул “Ирләр кибетенә” бер хатын-кыз үзенә хәләл җефете эзләп керә. Беренче каттагы...

Подробнее...

Бәхеткә юл

Бервакыт Бәхет тирән чокыр эченә егылып төшкән дә, чыга алмыйча газаплана икән. Шул чак чокыр тирәсеннән үтеп баручы кеше аны күреп алган да, үзенә күп итеп акча сораган. Бәхет аның теләген үтәгәч, бу кеше үзен бик бәхетле хис итеп, юлын дәвам иткән. Икенче юлчы да Бәхетне күреп алган да, аннан чибәр хатын сораган. Бәхет моның да үтенечен башкарган. Шатлыгы эченә сыймаган ир чибәр хатынын кочып китеп тә барган. Хәлдән таеп, кәефсезләнеп утырган арада чокыр янына бер егет килгән. Бәхетне күргәч, ул аннан:

- Бәхет, ә синең күңелең ни тели соң? – дип сораган.

- Чокырдан...

Подробнее...

Озак көтелгән очрашу

Юл озын... Тәскирә ире Рөстәм һәм ике оныгы - 8-10 яшьлек малайлар белән Казан якларыннан Төмән өлкәсенең төньяк шәһәрләренең берсенә кайту юлына чыкканнар иде. Ире, Казан як егете буларак, ял итәргә туганнары янына кайтуны ярата. Җитмәсә әле туган нигезендә гаиләсе өчен ике катлы мәһабәт йорт салдырды. Менә шул яңа өйләрендә бер ай буена яшәгәннән соң, гомерләренең күп өлешен үткәргән якларга барулары инде. Алар иртәнге сәгать дүрттән бирле юлда, көн бик эссе, арыдылар, ял итеп аласы килә. Шул вакыт Тәскирәнең институтта бергә укыган дус кызы бу якларда яшәгәне исенә төште. Алай гына да...

Подробнее...

Тормыш юллары

Көтмәгәндә редакциягә Мәүлидә исемле апа килеп керде. Ул үзе язган шигырьләрен китергән һәм берничәсенә көй чыгарган. Ә инде аларны үзе җырлап та биргәч, тавышының моңлылыгына, матурлыгына таң калдык.

Мәүлидә Гани кызы Хәйруллина Башкортостан кызы. 1975 елны училищены тәмамлагач, юллама белән эшкә килгән, шуннан бирле Төмәндә яши. Беренче елларны үзенең күлле, урманлы-таулы, искиткеч матур урында урнашкан гүзәл авылын сагынып яшь кызның үзәкләре өзелә, әмма, адәм баласы тәкъдиренә язылганны башыннан кичерә шул.

Җитмәсә, сөйгән егете дә туган ягында кала. Шул елларда егетләр...

Подробнее...

Мәхәббәт турында

6-5Ни генә әйтсәгез дә, мәхәббәтсез булмый яшәп! Мәхәббәт - дәртләндерә, мәхәббәт - куандыра, мәхәббәт - кайчандыр ясый алмаган адымнарга этәргеч бирә, мәхәббәт - яшәтә... Менә читтән гашыйкларга карасаң, һәрвакыт «кайныйлар», талашалар, кавышалар, вакыт-вакыт бер-берсен кыерсыталар, көнләшәләр, ишәләр, җимерәләр. Ләкин ни генә эшләсәләр дә, алар бу вакыйгаларны бергә кичерәләр. Һәм бу зур бәхет!

Аерылышулар була, тайпылулар була, ләкин юкка түгел. Чөнки адәм баласы ерагайгач кына хисләрнең кадерен аңлый. Иң мөһиме - вакытында дөрес адым ясарга.

Кыскасы, ни әйтәсем килә...

Подробнее...

Үземнеке – иң әйбәте

Соңгы арада иремнең игътибары кимегән кебек. Хәлем­не дә сорашмый, эшләрем белән дә кызыксынмый. Җылы сүзләр ишетмәгәнгә дә биш былтыр. Менә беркөн иртән бик салкын иде. «Җылырак киен, суык тия күрмәсен», дисә ни була инде? Шушы бер сүздән күңелем күтәрелеп, кайгыртучым барлыгын тоеп, көне буе куанып йөрер идем. Юк, ул андый сүзләр әйтүне төче­ләнүгә саный. Ә инде үпкәмне бел­дерә башласам, хәзер шаяруга бора. Таныш-белешләрнең ирләре буш вакытларда тагын кайдадыр акча эшләү юлларын эзли, аңарда мондый сыйфат та юк. И-и, барысын да саный китсәң, иремнең җитеш­мәгән яклары бик күп...

Подробнее...

Ялган хисләрне ничек ачыкларга?

Юл буйлап фәрештәдәй матур кыз атлап бара икән. Шулчак ул артыннан бер ир-атның килгәнен абайлап алган да, аңа таба әйләнеп:

- Ни өчен син минем артымнан киләсең? – дип сораган.

- Аһ, җаным, монда минем бернинди дә гаебем юк, чөнки синең чибәрлегең, тал чыбыгыдай сыгылмалы зифа гәүдәң миңа артыңнан барырга куша. Минем турында кешеләр лютняда чиертеп уйный торган музыка уен коралында оста уйный дип әйтәләр. Аннары мин, шигъри сәнгать серләрен яхшы белгәнгә, хатын-кызлар йөрәгендә мәхәббәт газаплары уята алам. Ә сиңа мин үземнең кайнар мәхәббәтемне аңлатырга телим. Чөнки син минем йөрәгемне...

Подробнее...

Язмыш сынавы

Сәхия тәрәзә янына килеп басты да, җилкәсендәге җылы йомшак шәлен тартыбрак уранып куйды. Зур, җылы бүлмәдә, үзе яратып бизәгән өй эчендә үзен караңгы базда шикелле тойды. Зур тәрәзәдән күренгән озын туры урам лампалар белән бәйрәмчә бизәлгән.

Тик Сәхиягә дөнья беткән төсле. Йөрәге буш, күзләре тонык, башында тик бер уй: “Ничек? Кем? Кайчан араларына кергән соң?” Чишмә суы кебек чиста дип уйлаган Ринаты ничек соң алай? Уйлардан арынып, ул соңгы вакыт иренең командировкалары ешая баруын һәм элекке шикелле алты айга бер түгел, ә өч айга бер була башлаганын абайлады. Тик: “Эш бит ул, заманалар...

Подробнее...

Хатын-кызның иң зур теләге

Бервакыт король Артурны икенче бер падишаһ тотып төрмәгә яба. Бераздан ул аны жәлләп: “Әгәр минем катлаулы соравыма җавап бирә алсаң, мин сине азат итәчәкмен. Әгәр таба алмасаң, башың белән мәңгегә саубуллашырга туры киләчәк”, - дип әйтә дә, Артурга бер ел вакыт бирә. Ә король: “Чынында хатын-кыз нәрсә тели?” – дигән сорауга җавап бирергә тиеш була. Ел дәверендә Артур үзенең корольлегендә яшәүче һәр хатын-кыз белән аралаша, ләкин берсе дә дөрес, ышандырырлык җавап бирә алмый. Ниһаять, аңа: “Бу сорауга бары тик карт Убырлы карчык кына җавабын табар, ләкин ул сездән югары хак таләп итәчәк”, -...

Подробнее...

Мәхәббәт йолдызнамәсе

50-5Истә тотыгыз: Беркайчан да Укчы, Кәҗәмөгез, Балык йолдызлыгындагы кешеләргә ышанмагыз. Алар үзләрен генә яратучы һәм ачу тотучылар. Үгезбозау, Кысла, Кәҗәмөгезне югалтырга тырышмагыз. Алар иң саф күңелле һәм чын йөрәктән яратучылар. Кыз, Үлчәү, Чаянны беркайчан да ташламагыз, алар яхшы иптәш, сердәш һәм хәлгә керүчеләр. Беркайчан да Арыслан, Игезәкләр, Сукоярның тәкъдимнәрен кире какмагыз. Һәрхәлдә дә алар иң намуслы чын дуслар. Болардан чыгып үзегез нәтиҗә ясагыз.

Көнләшү – үзеңне түбәнсетү ул

- Сиңа хыянәт итсәм дә көнләшмәс идеңме ни?

- Көнләшергә? Ә ни өчен көнләшергә тиешмен соң?

- Мәсәлән, мин синең белән булып та, үзем элекке йөргән кызымны уйлап яшәсәм? Минем аңа кабат кайтуымнан куркып борчылмассыңдамы ни?

- Әлбәттә, юк!

- Димәк, син мине бер тамчы да яратмыйсың!

- Нәрсә сөйләгәнеңне дә аңламыйсың бит син! Мәхәббәтнең көнләшү, югалтудан курку кебек хисләр белән бернинди дә уртаклыгы юк. Мин яратам сине! Әмма син элекке сөйгән ярыңны оныта алмыйсың икән, һичшиксез, син аның белән булырга тиеш. Минем белән калу – алдашу гына булачак. Ә синең китүең – безнең пар...

Подробнее...

Кем ул хатын-кыз?

Аллаһы Тәгалә хатын-кызны яратканда күктәге айның моңын, кыр кәҗәсенең җитезлеген, аккошның матурлыгын, күгәрченнең сабырлыгын, елганың шаянлыгын, суның сафлыгын өстәгән. Әмма бу сыйфатлар күңелне болгатмасын өчен ул тагын җилнең үзгәрүчәнлеген, еланның агуын, акуланың комсызлыгын, юлбарысның зәһәрлеген, саесканның сер тотмаслыгын, болытларның елаклыгын да кушкан. Шуларның бөтенесен бергә болгаткач, хатын-кызга җан өргән һәм аны Адәмгә тапшырган.

Әйтәләр: “Хатын-кыз ир-атның кабыргасыннан яралган”, - дип. Башыннан да түгел – аннан өстен булыр өчен. Ә ул Адәмнең кабыргасыннан...

Подробнее...

Никах мәҗлесе

46-429 октябрь (16 мөхәррәм) көне Төмән районы, Явызбы авылында Төмән шәһәре егете Тимур Гомәр улы Ярмөхәммәтов белән Явызбы авылында туып-үскән Диләрә Мәгбүр кызы Миргалиеваның никах тантанасы булып үтте.

Ошбу мәҗлескә Түравыл, Каскара, Шыкча авыллары һәм Төмән шәһәреннән кунаклар җыелдылар.

Килгән халык, шулай ук никах тәртипләрен алып баручы Нурислам хәзрәт Фәйзуллин яшьләргә бер-берегезне яратып, хөрмәтләп, үзебезнең ислам дине кануннары белән сау-таза, иманлы балалар үстереп яшәүләрен теләп калдылар.

Тимур ООО “Запсибгазпромгазификация” оешмасында машинист экскаваторчы булып...

Подробнее...

Баланың баласы далдан татлы

“Серле телефон”ым озак тынып торганнан соң, яңадан шалтырады. Бер яшь ханым хәл-әхвәлләр сорашканнан соң, нинди максат белән минем номерны җыйганын әйтте. Баксаң исә, без аның белән читтән торып таныш, “Сабакташлар” сайтында “дуслар” да икәнбез әле. Сөйләшә торгач, Миләүшә ханым: “Мин лирик шигырьләр яратам. Өйдә үзем генә калып, йокысыз үткәргән төннәрдә интернетта “казынып”, күңелгә ошаган мәхәббәт, язмыш, гаилә тормышы турындагы шигырьләрне үземнең “Сабакташлар” битенә туплый барам. Кәеф төшкән чакта аларны укып юанам. Алар мине төшенкелеккә бирелүдән коткаралар. Эчтән генә янып, башта гел...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836