#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәхәббәт турында

6-5Ни генә әйтсәгез дә, мәхәббәтсез булмый яшәп! Мәхәббәт - дәртләндерә, мәхәббәт - куандыра, мәхәббәт - кайчандыр ясый алмаган адымнарга этәргеч бирә, мәхәббәт - яшәтә... Менә читтән гашыйкларга карасаң, һәрвакыт «кайныйлар», талашалар, кавышалар, вакыт-вакыт бер-берсен кыерсыталар, көнләшәләр, ишәләр, җимерәләр. Ләкин ни генә эшләсәләр дә, алар бу вакыйгаларны бергә кичерәләр. Һәм бу зур бәхет!

Аерылышулар була, тайпылулар була, ләкин юкка түгел. Чөнки адәм баласы ерагайгач кына хисләрнең кадерен аңлый. Иң мөһиме - вакытында дөрес адым ясарга.

Кыскасы, ни әйтәсем килә...

Подробнее...

Үземнеке – иң әйбәте

Соңгы арада иремнең игътибары кимегән кебек. Хәлем­не дә сорашмый, эшләрем белән дә кызыксынмый. Җылы сүзләр ишетмәгәнгә дә биш былтыр. Менә беркөн иртән бик салкын иде. «Җылырак киен, суык тия күрмәсен», дисә ни була инде? Шушы бер сүздән күңелем күтәрелеп, кайгыртучым барлыгын тоеп, көне буе куанып йөрер идем. Юк, ул андый сүзләр әйтүне төче­ләнүгә саный. Ә инде үпкәмне бел­дерә башласам, хәзер шаяруга бора. Таныш-белешләрнең ирләре буш вакытларда тагын кайдадыр акча эшләү юлларын эзли, аңарда мондый сыйфат та юк. И-и, барысын да саный китсәң, иремнең җитеш­мәгән яклары бик күп...

Подробнее...

Ялган хисләрне ничек ачыкларга?

Юл буйлап фәрештәдәй матур кыз атлап бара икән. Шулчак ул артыннан бер ир-атның килгәнен абайлап алган да, аңа таба әйләнеп:

- Ни өчен син минем артымнан киләсең? – дип сораган.

- Аһ, җаным, монда минем бернинди дә гаебем юк, чөнки синең чибәрлегең, тал чыбыгыдай сыгылмалы зифа гәүдәң миңа артыңнан барырга куша. Минем турында кешеләр лютняда чиертеп уйный торган музыка уен коралында оста уйный дип әйтәләр. Аннары мин, шигъри сәнгать серләрен яхшы белгәнгә, хатын-кызлар йөрәгендә мәхәббәт газаплары уята алам. Ә сиңа мин үземнең кайнар мәхәббәтемне аңлатырга телим. Чөнки син минем йөрәгемне...

Подробнее...

Язмыш сынавы

Сәхия тәрәзә янына килеп басты да, җилкәсендәге җылы йомшак шәлен тартыбрак уранып куйды. Зур, җылы бүлмәдә, үзе яратып бизәгән өй эчендә үзен караңгы базда шикелле тойды. Зур тәрәзәдән күренгән озын туры урам лампалар белән бәйрәмчә бизәлгән.

Тик Сәхиягә дөнья беткән төсле. Йөрәге буш, күзләре тонык, башында тик бер уй: “Ничек? Кем? Кайчан араларына кергән соң?” Чишмә суы кебек чиста дип уйлаган Ринаты ничек соң алай? Уйлардан арынып, ул соңгы вакыт иренең командировкалары ешая баруын һәм элекке шикелле алты айга бер түгел, ә өч айга бер була башлаганын абайлады. Тик: “Эш бит ул, заманалар...

Подробнее...

Хатын-кызның иң зур теләге

Бервакыт король Артурны икенче бер падишаһ тотып төрмәгә яба. Бераздан ул аны жәлләп: “Әгәр минем катлаулы соравыма җавап бирә алсаң, мин сине азат итәчәкмен. Әгәр таба алмасаң, башың белән мәңгегә саубуллашырга туры киләчәк”, - дип әйтә дә, Артурга бер ел вакыт бирә. Ә король: “Чынында хатын-кыз нәрсә тели?” – дигән сорауга җавап бирергә тиеш була. Ел дәверендә Артур үзенең корольлегендә яшәүче һәр хатын-кыз белән аралаша, ләкин берсе дә дөрес, ышандырырлык җавап бирә алмый. Ниһаять, аңа: “Бу сорауга бары тик карт Убырлы карчык кына җавабын табар, ләкин ул сездән югары хак таләп итәчәк”, -...

Подробнее...

Мәхәббәт йолдызнамәсе

50-5Истә тотыгыз: Беркайчан да Укчы, Кәҗәмөгез, Балык йолдызлыгындагы кешеләргә ышанмагыз. Алар үзләрен генә яратучы һәм ачу тотучылар. Үгезбозау, Кысла, Кәҗәмөгезне югалтырга тырышмагыз. Алар иң саф күңелле һәм чын йөрәктән яратучылар. Кыз, Үлчәү, Чаянны беркайчан да ташламагыз, алар яхшы иптәш, сердәш һәм хәлгә керүчеләр. Беркайчан да Арыслан, Игезәкләр, Сукоярның тәкъдимнәрен кире какмагыз. Һәрхәлдә дә алар иң намуслы чын дуслар. Болардан чыгып үзегез нәтиҗә ясагыз.

Көнләшү – үзеңне түбәнсетү ул

- Сиңа хыянәт итсәм дә көнләшмәс идеңме ни?

- Көнләшергә? Ә ни өчен көнләшергә тиешмен соң?

- Мәсәлән, мин синең белән булып та, үзем элекке йөргән кызымны уйлап яшәсәм? Минем аңа кабат кайтуымнан куркып борчылмассыңдамы ни?

- Әлбәттә, юк!

- Димәк, син мине бер тамчы да яратмыйсың!

- Нәрсә сөйләгәнеңне дә аңламыйсың бит син! Мәхәббәтнең көнләшү, югалтудан курку кебек хисләр белән бернинди дә уртаклыгы юк. Мин яратам сине! Әмма син элекке сөйгән ярыңны оныта алмыйсың икән, һичшиксез, син аның белән булырга тиеш. Минем белән калу – алдашу гына булачак. Ә синең китүең – безнең пар...

Подробнее...

Кем ул хатын-кыз?

Аллаһы Тәгалә хатын-кызны яратканда күктәге айның моңын, кыр кәҗәсенең җитезлеген, аккошның матурлыгын, күгәрченнең сабырлыгын, елганың шаянлыгын, суның сафлыгын өстәгән. Әмма бу сыйфатлар күңелне болгатмасын өчен ул тагын җилнең үзгәрүчәнлеген, еланның агуын, акуланың комсызлыгын, юлбарысның зәһәрлеген, саесканның сер тотмаслыгын, болытларның елаклыгын да кушкан. Шуларның бөтенесен бергә болгаткач, хатын-кызга җан өргән һәм аны Адәмгә тапшырган.

Әйтәләр: “Хатын-кыз ир-атның кабыргасыннан яралган”, - дип. Башыннан да түгел – аннан өстен булыр өчен. Ә ул Адәмнең кабыргасыннан...

Подробнее...

Никах мәҗлесе

46-429 октябрь (16 мөхәррәм) көне Төмән районы, Явызбы авылында Төмән шәһәре егете Тимур Гомәр улы Ярмөхәммәтов белән Явызбы авылында туып-үскән Диләрә Мәгбүр кызы Миргалиеваның никах тантанасы булып үтте.

Ошбу мәҗлескә Түравыл, Каскара, Шыкча авыллары һәм Төмән шәһәреннән кунаклар җыелдылар.

Килгән халык, шулай ук никах тәртипләрен алып баручы Нурислам хәзрәт Фәйзуллин яшьләргә бер-берегезне яратып, хөрмәтләп, үзебезнең ислам дине кануннары белән сау-таза, иманлы балалар үстереп яшәүләрен теләп калдылар.

Тимур ООО “Запсибгазпромгазификация” оешмасында машинист экскаваторчы булып...

Подробнее...

Баланың баласы далдан татлы

“Серле телефон”ым озак тынып торганнан соң, яңадан шалтырады. Бер яшь ханым хәл-әхвәлләр сорашканнан соң, нинди максат белән минем номерны җыйганын әйтте. Баксаң исә, без аның белән читтән торып таныш, “Сабакташлар” сайтында “дуслар” да икәнбез әле. Сөйләшә торгач, Миләүшә ханым: “Мин лирик шигырьләр яратам. Өйдә үзем генә калып, йокысыз үткәргән төннәрдә интернетта “казынып”, күңелгә ошаган мәхәббәт, язмыш, гаилә тормышы турындагы шигырьләрне үземнең “Сабакташлар” битенә туплый барам. Кәеф төшкән чакта аларны укып юанам. Алар мине төшенкелеккә бирелүдән коткаралар. Эчтән генә янып, башта гел...

Подробнее...

Мәхәббәтне нәрсә җимерә?

- Аһ, Мәхәббәт! Минем дә синең кебек буласым килә! Чөнки син искиткеч көчле! – дип соклануын яшермичә белдерә Гашыйк булучанлык.

- Ә син минем көчемнең нәрсәдә икәнен беләсеңме? – дип сорый Мәхәббәт тирән уйга талып.

- Чөнки кешеләр өчен син бик мөһим!

-Юк шул, акыллым, ялгышасың, - ди Мәхәббәт авыр сулап һәм Гашыйк булучанлыкның башыннан сыйпап: – Мин кичерә, гафу итә беләм – менә нәрсә мине көчле итә.

- Димәк, син Хыянәтне дә кичерә аласың?

- Әйе, чөнки хыянәт итүче кире кайтса, димәк, ул чагыштырып караганнан соң,  яхшысын, яратканын сайлаган була...

- Алай...

Подробнее...

Акыллы хатын

- Сез ничек яшәргә уйлыйсыз? Нәрсәгә? Ул бит акча тапмый. Шул эшендә гомер буе утырачак. Кайтарып бирелгән акчаны (сдача) гына сиңа китерәчәк бит ул!!!

- Әни, мин аны яратам, миңа шунысы мөһимрәк!

- Мәхәббәт – ул гыйшык-мыйшык уйнаганда гына кирәк. Аннары, сөекле кызым, көндәге тормыш башланачак. Ул сиңа ничек кенә кагылыр әле! Мәхәббәт ятагыннан сикереп торып суыткычка йөгерерсең, ә анда макарон гына! Матур киенергә теләмәссеңме икән?!

- Юк, мин аның белән булырга гына телим.

- Әй, сиңа хәзер нәрсә аңлатып була соң!

- Бернәрсә дә кирәкми. Мин кияүгә...

Подробнее...

Яратуда аңлашу өчен ярдәмлек

Булды! Йөрәгем, әрнемә алай. Туйдым, туйдым бу сагыштан! Онытырга телим сине. Мәңгегә! Озак газапландым синең өчен, озак көттем кайтуыңны. Юк шул, җиңел түгел икән сине онытасы! Онытсам да барыбер күңелемдә яшәячәксең бит! Ул чакта инде мин сине хәзергечә күз яшьләренә уралып түгел, ә елмаеп, матур үткәнем, дип кенә искә алачакмын. Бергә булган чакларыбыз хәзергәчә күз алдымда, үтмәгән дә кебек ул мизгелләр. Бәлки, кайчан  да булса мин синнән...

Подробнее...

Көнләшү һәм мәхәббәт турында хикәя

37-7Бервакыт аксакал Хинг Ши янына бер ир-ат килеп, уңайсызланып кына үзен борчыган хәлне сөйләгән:

- Остазым, миңа, әлбәттә, оят бу турыда әйтергә, ләкин сезнең белән киңәшмичә чарам юк. Мин хатынымны көнлим. Аның миңа тугрылыклы булуын, алдашмаганын, мине чынлап яратканын белә торып, ничәме еллар инде көнләшү утында янам. Өстәвенә төшләремә  әллә нинди көндәш ирләр кереп җәфа чиктерәләр. Көнләшү газабыннан шундый туйдым, нишләргә дә белмим. Зинһар, бу ямьсез гадәттән котылу юлын күрсәтсәгезче? Хинг Ши бераз уйланып торганнан соң:

- Көньякта яшәүче берәүгә мираска бик матур чия...

Подробнее...

Менә сиңа мә!..

80-90 яшьтә тормыш әле яңа башлана... 89 яшьлек отставкадагы полковник Борис Коннов һәм 83 яшьлек Хезмәт ветераны Раиса Мартынова бер ярым ел элек Мәскәүдә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парадта танышалар. Шуннан бирле гашыйклар гел бергә. Бер-береннән еракта яшәргә туры килгән очракта да алар һәрвакыт элемтәдә булалар.

- Мин Златоуст шәһәрендә, ә Раиса - Мәскәүдә яши. Танышканнан соң, минем теләгем буенча, телефон һәм скайп аша аралашып, хәлләр белешеп тордык. Рәхмәт замана технологияләренә, - дип сөйли үзләре белән таныштырып Б.Коннов. Быел җәй көннәрендә гашыйклар Раисаның Сургут...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836