Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәхәббәт йолдызнамәсе

50-5Истә тотыгыз: Беркайчан да Укчы, Кәҗәмөгез, Балык йолдызлыгындагы кешеләргә ышанмагыз. Алар үзләрен генә яратучы һәм ачу тотучылар. Үгезбозау, Кысла, Кәҗәмөгезне югалтырга тырышмагыз. Алар иң саф күңелле һәм чын йөрәктән яратучылар. Кыз, Үлчәү, Чаянны беркайчан да ташламагыз, алар яхшы иптәш, сердәш һәм хәлгә керүчеләр. Беркайчан да Арыслан, Игезәкләр, Сукоярның тәкъдимнәрен кире какмагыз. Һәрхәлдә дә алар иң намуслы чын дуслар. Болардан чыгып үзегез нәтиҗә ясагыз.

Көнләшү – үзеңне түбәнсетү ул

- Сиңа хыянәт итсәм дә көнләшмәс идеңме ни?

- Көнләшергә? Ә ни өчен көнләшергә тиешмен соң?

- Мәсәлән, мин синең белән булып та, үзем элекке йөргән кызымны уйлап яшәсәм? Минем аңа кабат кайтуымнан куркып борчылмассыңдамы ни?

- Әлбәттә, юк!

- Димәк, син мине бер тамчы да яратмыйсың!

- Нәрсә сөйләгәнеңне дә аңламыйсың бит син! Мәхәббәтнең көнләшү, югалтудан курку кебек хисләр белән бернинди дә уртаклыгы юк. Мин яратам сине! Әмма син элекке сөйгән ярыңны оныта алмыйсың икән, һичшиксез, син аның белән булырга тиеш. Минем белән калу – алдашу гына булачак. Ә синең китүең – безнең пар...

Подробнее...

Кем ул хатын-кыз?

Аллаһы Тәгалә хатын-кызны яратканда күктәге айның моңын, кыр кәҗәсенең җитезлеген, аккошның матурлыгын, күгәрченнең сабырлыгын, елганың шаянлыгын, суның сафлыгын өстәгән. Әмма бу сыйфатлар күңелне болгатмасын өчен ул тагын җилнең үзгәрүчәнлеген, еланның агуын, акуланың комсызлыгын, юлбарысның зәһәрлеген, саесканның сер тотмаслыгын, болытларның елаклыгын да кушкан. Шуларның бөтенесен бергә болгаткач, хатын-кызга җан өргән һәм аны Адәмгә тапшырган.

Әйтәләр: “Хатын-кыз ир-атның кабыргасыннан яралган”, - дип. Башыннан да түгел – аннан өстен булыр өчен. Ә ул Адәмнең кабыргасыннан...

Подробнее...

Никах мәҗлесе

46-429 октябрь (16 мөхәррәм) көне Төмән районы, Явызбы авылында Төмән шәһәре егете Тимур Гомәр улы Ярмөхәммәтов белән Явызбы авылында туып-үскән Диләрә Мәгбүр кызы Миргалиеваның никах тантанасы булып үтте.

Ошбу мәҗлескә Түравыл, Каскара, Шыкча авыллары һәм Төмән шәһәреннән кунаклар җыелдылар.

Килгән халык, шулай ук никах тәртипләрен алып баручы Нурислам хәзрәт Фәйзуллин яшьләргә бер-берегезне яратып, хөрмәтләп, үзебезнең ислам дине кануннары белән сау-таза, иманлы балалар үстереп яшәүләрен теләп калдылар.

Тимур ООО “Запсибгазпромгазификация” оешмасында машинист экскаваторчы булып...

Подробнее...

Баланың баласы далдан татлы

“Серле телефон”ым озак тынып торганнан соң, яңадан шалтырады. Бер яшь ханым хәл-әхвәлләр сорашканнан соң, нинди максат белән минем номерны җыйганын әйтте. Баксаң исә, без аның белән читтән торып таныш, “Сабакташлар” сайтында “дуслар” да икәнбез әле. Сөйләшә торгач, Миләүшә ханым: “Мин лирик шигырьләр яратам. Өйдә үзем генә калып, йокысыз үткәргән төннәрдә интернетта “казынып”, күңелгә ошаган мәхәббәт, язмыш, гаилә тормышы турындагы шигырьләрне үземнең “Сабакташлар” битенә туплый барам. Кәеф төшкән чакта аларны укып юанам. Алар мине төшенкелеккә бирелүдән коткаралар. Эчтән генә янып, башта гел...

Подробнее...

Мәхәббәтне нәрсә җимерә?

- Аһ, Мәхәббәт! Минем дә синең кебек буласым килә! Чөнки син искиткеч көчле! – дип соклануын яшермичә белдерә Гашыйк булучанлык.

- Ә син минем көчемнең нәрсәдә икәнен беләсеңме? – дип сорый Мәхәббәт тирән уйга талып.

- Чөнки кешеләр өчен син бик мөһим!

-Юк шул, акыллым, ялгышасың, - ди Мәхәббәт авыр сулап һәм Гашыйк булучанлыкның башыннан сыйпап: – Мин кичерә, гафу итә беләм – менә нәрсә мине көчле итә.

- Димәк, син Хыянәтне дә кичерә аласың?

- Әйе, чөнки хыянәт итүче кире кайтса, димәк, ул чагыштырып караганнан соң,  яхшысын, яратканын сайлаган була...

- Алай...

Подробнее...

Акыллы хатын

- Сез ничек яшәргә уйлыйсыз? Нәрсәгә? Ул бит акча тапмый. Шул эшендә гомер буе утырачак. Кайтарып бирелгән акчаны (сдача) гына сиңа китерәчәк бит ул!!!

- Әни, мин аны яратам, миңа шунысы мөһимрәк!

- Мәхәббәт – ул гыйшык-мыйшык уйнаганда гына кирәк. Аннары, сөекле кызым, көндәге тормыш башланачак. Ул сиңа ничек кенә кагылыр әле! Мәхәббәт ятагыннан сикереп торып суыткычка йөгерерсең, ә анда макарон гына! Матур киенергә теләмәссеңме икән?!

- Юк, мин аның белән булырга гына телим.

- Әй, сиңа хәзер нәрсә аңлатып була соң!

- Бернәрсә дә кирәкми. Мин кияүгә...

Подробнее...

Яратуда аңлашу өчен ярдәмлек

Булды! Йөрәгем, әрнемә алай. Туйдым, туйдым бу сагыштан! Онытырга телим сине. Мәңгегә! Озак газапландым синең өчен, озак көттем кайтуыңны. Юк шул, җиңел түгел икән сине онытасы! Онытсам да барыбер күңелемдә яшәячәксең бит! Ул чакта инде мин сине хәзергечә күз яшьләренә уралып түгел, ә елмаеп, матур үткәнем, дип кенә искә алачакмын. Бергә булган чакларыбыз хәзергәчә күз алдымда, үтмәгән дә кебек ул мизгелләр. Бәлки, кайчан  да булса мин синнән...

Подробнее...

Көнләшү һәм мәхәббәт турында хикәя

37-7Бервакыт аксакал Хинг Ши янына бер ир-ат килеп, уңайсызланып кына үзен борчыган хәлне сөйләгән:

- Остазым, миңа, әлбәттә, оят бу турыда әйтергә, ләкин сезнең белән киңәшмичә чарам юк. Мин хатынымны көнлим. Аның миңа тугрылыклы булуын, алдашмаганын, мине чынлап яратканын белә торып, ничәме еллар инде көнләшү утында янам. Өстәвенә төшләремә  әллә нинди көндәш ирләр кереп җәфа чиктерәләр. Көнләшү газабыннан шундый туйдым, нишләргә дә белмим. Зинһар, бу ямьсез гадәттән котылу юлын күрсәтсәгезче? Хинг Ши бераз уйланып торганнан соң:

- Көньякта яшәүче берәүгә мираска бик матур чия...

Подробнее...

Менә сиңа мә!..

80-90 яшьтә тормыш әле яңа башлана... 89 яшьлек отставкадагы полковник Борис Коннов һәм 83 яшьлек Хезмәт ветераны Раиса Мартынова бер ярым ел элек Мәскәүдә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парадта танышалар. Шуннан бирле гашыйклар гел бергә. Бер-береннән еракта яшәргә туры килгән очракта да алар һәрвакыт элемтәдә булалар.

- Мин Златоуст шәһәрендә, ә Раиса - Мәскәүдә яши. Танышканнан соң, минем теләгем буенча, телефон һәм скайп аша аралашып, хәлләр белешеп тордык. Рәхмәт замана технологияләренә, - дип сөйли үзләре белән таныштырып Б.Коннов. Быел җәй көннәрендә гашыйклар Раисаның Сургут...

Подробнее...

Йолдызлар тормышыннан

Венера Ганиева тормыш иптәше белән энҗе туйларын бәйрәм итте. «Казан» гаилә үзәгендә Венера ханым Камил әфәнде белән 30 елдан соң никахларын яңартты. Бәйрәмгә алар каретаны хәтерләтүче лимузинда килгәннәр.

Җырчы Алсуның улы туган. 10 август - Алсу белән Ян гаиләсендә бик шатлыклы һәм сөенечле көн. Аларның өченче балалары — уллары дөньяга килде. Сабыйга Рафаэль дип исем кушканнар. Бу шатлыклы хәбәр белән Алсу үзенең социаль челтәрдәге битендә уртаклашты.

Айдар Галимовның кызы Айгизә «Холостяк» тапшыруы кастингында катнашкан. Программада 70ләп кыз арасыннан сайланган 20 туташ...

Подробнее...

Кызыклы фикерләр...

- Мөнәсәбәтләр талашу-үпкәләшүләрсез булмый. Көчле кешеләр талашалар, үпкәләшәләр, ләкин барыбер бергә калалар. Көчсезләр – сиңа алмаш эзлиләр.

- “Күз яшьләре – көчсезлек билгесе”, - дип уйлаучылар бик нык ялгышалар. Бары тик олы йөрәклеләр генә елый ала. Күз яшьләре – эчкерсезлек билгесе ул.

- Кешене якыннан белмисең икән, аның тормышын тәнкыйтьләргә хакың юк.

- Дөньяда теләсә нинди төчелек туйдыра, тик бер ихласлык кына туйдырмый. Чөнки ул – дөньяның үзе кебек, зәңгәр күк йөзе кебек, яшел чирәмнәр кебек табигый.

- Уйда булган кешең янда булса, булыр иде һәркем...

Подробнее...

Никах турында

Соңгы вакытта халкыбыз арасында бер бик җитди мәсьәлә хакында фикер алышулар, бәхәсләр ешайды, ул да булса — никахлар мәсьәләсе. Ягъни халкыбызны совет чорында шәригать кушканча никах укытмыйча яшәгән гаиләләрнең тормышлары борчый. Чөнки динебезне тоту, аның кушканнарын үтәү тыелган елларда берничә буын вәкилләре никахсыз, ЗАГС теркәве нигезендә генә яшәде. Әмма, мәгълүм булганча, бик күп гаиләләр хәрамнан тыелдылар, тәртипле балалар үстерделәр. Хәзер исә мондый гаиләләрнең тормышлары хәрам дигән фикерләр яңгырый башлады, янәсе алар үз гаиләләрен никахсыз гына оештырдылар. Чыннан да, мәсьәлә...

Подробнее...

Туй, никах юрамышлары

- Никах мәҗлесендә булачак килен үзе ашаган бал савытын кайсы кызның башына каплый - шул кыз тиздән кияүгә чыгачак.

-    Мәҗлестә кашыкны алдан җыеп алган кыз алдан кияүгә чыга.

- Никах укыган вакытта икенче як бүлмәдәге кызның ике чәч толымын сүтеп, яланаяк килеш сәке өстендәге мендәргә бастырып, бүлмә башына ике юка ашамлык куйсаң һәм никах мәҗлесе беткәнче кыз шул баскан урынында кузгалмыйча тора алса, ахырдан, мәҗлес тәмам булганнан соң, кызның чәчен үрдереп, яхшы кием киендереп, теге ике юканың өстенә май куеп, берсен кияүгә төйнәп җибәрсәләр, икенчесен кызга ашатсалар -...

Подробнее...

Мәхәббәт бармы соң дөньяда?

“Юк! Юк! Һәм тагын бер тапкыр юк! – дип кычкыра минем җаным. Мәхәббәт дигән нәрсә дөньяда бөтенләйгә юк! Бәлки, бардыр берәүдә, тик миңа ул бер тапкыр да очрамады. Чибәр булмасам да,  йөзем үтә ямьсез түгел, буем да, сөйләр сүзем дә бар, тик өзелеп сөйгәнем булмады. Әллә мине дә беркем сөймәдеме? Ник ул шулай була икән? Берәү бәхетле генә сөйгән яры белән гомер кичерә, ә кемдер төннәр буе башыннан үткәннәрен уйлап,  мендәр кочаклап ята. Кемдә гаеп? Үземдә шул! Ак атлы принцны көтмәсәм дә, менә дигәннәрен барыбер...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836