#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хатынны ничек сайларга

Бервакыт авыл егетләре бабайдан: “Әйтегез әле, сез менә әби белән ярты гасырдан артык инде бергә яшисез, авылдашларның беркайчан да әрләшкән-талашкан вакытыгызны хәтерләмиләр. Ничек ул алай?” – дип сораганнар. Бабай сәер елмаеп, аркасын кашыган да:

- Без яшь чакта, колхоз эшеннән кайткач, җыелышып кичке уенга чыга идек. Җырлап-биеп, күңел ачканнан соң, егетләр күңелләренә килгән кызларны өйләренә озатып куялар, батырраклар инде кулга-кул тотынышып үзәк урамнан үтәләр. Авыл хәлен үзегез дә яхшы беләсез - урамнан бер мәртәбә узасың икән – бер ни түгел, икенчегә - әһәмият итәләр, ә өченчегә исә...

Подробнее...

Көзге моң

Данисның күптән хатыны каберенә килгәне юк иде. Вакыт җитмәүдән дә түгел. Авыр аңа монда килү, бик авыр! Сания каберенә килгән саен үз гаебенең бар авырлыгын күтәрә алмый, тәнен генә түгел, күңелен таш баса, үзен аның үлемендә битәрли. Күз яшьләрен күрсәтергә яратмаса да, вакытсыз гүргә кергән хатыны үлемендә үзен гаепле саный, балалары алдында үзен мәңге юылмаслык гөнаһ эшләгәндәй сизә.

“Их, Сания, Сания, нишләдең син!” Данис хатыны кабере өстенә утырткан пар каеннарның берсен быел җәй яшен суккач та, уйларының гаҗизлегеннән арына алмыйча, икенчесен кисеп аткан иде. Ә ул...

Подробнее...

Солтанның 4 хатыны

Бер солтанның 4 хатыны була. Яшь һәм иркә кече хатынын ул аеруча ярата. Аңа гел кыйммәтле әйберләр, алтын-көмештән алка, йөзекләр бүләк итеп тора. Хатыны да һәрвакыт күтәренке кәефтә булып, иренең күңелен канатландыра. Солтан бик тә гүзәл, нәзакәтле 3нче хатынын да ярата. Чит илләргә барган саен ул аны гел үзе белән сәяхәткә ала. Моны ул тирә-яктагылар хатынының матурлыгын күрсеннәр өчен эшли. Шул ук вакытта ул хатынының аны калдырып башка ир-атка чыгып китүеннән куркып яши.

Солтан тапкыр, мәкерле, миһербанлы...

Подробнее...

Бар ул - мәхәббәт

“Серле телефон”га Тубыл шәһәреннән Радик исемле ир шалтыратып: “Бу көннәрдә хатыным белән гаилә корып яшәвебезгә 30 ел тулды. Шуның уңаеннан хатыныма  мәхәббәтемне белдереп шигырь язган идем, шуны “Сөю чишмәсе”ндә бастыра алмассызмы?”, - дип үтенеп сорады һәм:  “Ул - минем беренче мәхәббәтем. Мин аны 9 сыйныфта укыганда очраттым. Аның артыннан күпме  йөрдем. Минем мәхәббәт утында янып йөргәнемне ул чакта авылда мәзәк итеп тә сөйләделәр, хәзер дә елмаеп искә алалар. Бик горур кыз иде ул чакта. Армиядән кайткач...

Подробнее...

Кайтам дип киткән идәң

Авыл йоклый, тирә-якта шомлы тынлык. Син югалган көннән бирле мин сине соңгы тапкыр озатып калган күл буена йөрим. Күңелемдәге зар-моң, сагышыма чыдый алмыйча, син киткән юлдан күзләремне алмый, өзлегеп-өзлегеп елыйм. Синең: “Тиздән кайтырмын, көт!” – дип, ишкәгеңне болгый-болгый саубуллашканың күз алдымнан һич тә китми. Күпме карасам да, ул юлдан син беркайчан да әйләнеп кайтмаячагыңны ачык белсәм дә, күңелем моны һич тә кабул итми.

Шуларны искә төшереп күңелемне юатам, җан әрнүе беразга тыелып торгандай була...

Подробнее...

Туган көн

Бүген Асафның юбилейлы туган көне – аңа 65 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул мактауга ирешеп авыл хуҗалыгында хезмәт итеп, кеше хөрмәтен яулап яшәде. Аны олылап, хөрмәтләп туганнар, дуслар җыелды, хатыны белән балалары мул итеп өстәл әзерләделәр. Туган көн – ул шатлыклы көн, ләкин аңа нигәдер моңсу, күңел тыныч түгел.

Җыелган кунаклар бер-бер артлы җылы сүзләр әйтеп аны тәбриклиләр, аның яхшы сыйфатлары турында әйтми үтә алмыйлар: киң күңелле, туган җанлы, булышчан, мәрхәмәтле кеше ул. Аеруча хатыны аның гаиләгә, балаларына нык терәк булганлыгын, балалар инде үз гаиләләре белән яшәсәләр дә...

Подробнее...

Мин әйттем...

Ни генә әйтсәгез дә, мәхәббәтсез булмый яшәп! Мәхәббәт дәртләндерә, мәхәббәт куандыра, мәхәббәт кайчандыр ясый алмаган адымнарга этәргеч бирә, мәхәббәт яшәтә... Менә  гашыйкларга читтән карасаң, һәрвакыт “кайныйлар”, талашалар, кавышалар, вакыт-вакыт бер-берсен кыерсыталар, көнләшәләр, җимерәләр. Ләкин ни генә эшләсәләр дә, алар бу вакыйгаларны бергә кичерәләр. Һәм бу зур бәхет!  

Аерылышулар була, тайпылулар була, ләкин юкка түгел. Чөнки адәм баласы хисләрнең кадерен ерагайгач кына аңлый. Иң мөһиме - вакытында дөрес адым ясарга.

 Кыскасы, ни әйтәсем...

Подробнее...

Ишмәт күлендәге ялгыз аккош

Язның ямьле бер көнендә Ишмәт күле өстенә ялгыз аккош килеп төште. Көне-төне мескенкәем йөрәк өзгеч тавыш белән кычкыра. Күрәсең, үзенең бердәнберен, сөйгәнен эзли. “Ник ул аккош ялгыз калган икән? Кайда аның пары?”, - дип уйландым. Аккош зарын тыңлап, минем дә үткән тормышым искә төште, бәгырьләрем өзгәләнеп, елыйсыларым килде.

Булды бит минем дә шундый тормыш юлларым, үксеп-үксеп елап уздырган төннәрем. “Әй аккошкаем, назлы кошкаем, мин сине бик тә аңлыйм. Ходай Тәгалә сиңа сабырлык, түземлек бирсен. Үтәр көннәр, үтәр төннәр – синең дә булыр шатлыктан шапылдатып канатларыңны...

Подробнее...

Күнгән - күн тун кигән

“Серле телефон”га яшь ханым шалтыратып үзенең башыннан үткән хәлләрне сөйләде. Аны тыңлаган саен чәчләр үрә торып, тәннәрем эсселе-суыклы булып, чемердәп-чемердәп алды. “Ходай сакласын, бу турыда газетага язасы түгел, тыңлавы да зур гөнаһтыр”, - дип башта тизрәк күңелдән чыгарып ташларга тырыштым. Ләкин ханым сөйләгән тетрәндергеч хәлләрдән тиз генә арынып булмады... Ахырда: “Үзе ышанып тапшыргач, гайбәт өчен түгел, гыйбрәт алыр өчен генә язсаң инде...” - дип үземне тынычландырып, кайбер нечкәлекләргә кагылмыйча гына укучыларга җиткерергә булдым.

- Кияүгә 16 яшемдә генә...

Подробнее...

Гаилә хакына

Ләйләне бүген үпкәләттеләр, аңа авыр, хәтта үксеп-үксеп елыйсы килде. 30 елдан артык бер-берсен хөрмәтләп, дустанә яшәп килгәндә, аны ире ямьсез сүз әйтеп үпкәләтте. Аның бервакытта да болай кыерсытканы булмады. Сәбәбе нәрсәдә икәнлеген аңламаганга Ләйләгә тагы да кыенрак иде.

Әйе, соңгы вакытта Ләйлә сизенә башлады: аларның үзара мөнәсәбәтләре үзгәрде, тик ул моны күрмәскә тырышып яшәп килде. Соңгы вакыт ирне алыштырдылар диярсең: гомердә булмаган хәл, кино карарга дип диванга ята да, шунда йоклап та китә. Гаилә булып яшиләр, ә чынбарлыкта, элекке рухи якынлык юкка чыкты: элеккечә хәл...

Подробнее...

Көнләшү кирәкме?

Көнләшү – авыру, әллә гадәт, әллә ата-бабалардан калган йоламы икән? Ә минемчә, сәбәпсез көнләшү – ул хатын-кызны мыскыл итү, рәнҗетү.

Ир белән хатын өйләнешеп, бик әйбәт кенә гаилә корып яши башлыйлар.

Күп тә үтми, ире хатынына юк-бар сораулар яудыра башлый. “Әйт, син бүген кайларда булдың? Күршеләргә ник кердең? Анда кем белән очраштың? Кибеткә кереп кемне күреп чыктың? Балаларга ник бардың, кода шунда булгандыр?”...

Гарьләнүдән йөрәк әрни. Мин хыянәт итә торган хатын түгеллегем күренеп тора бит. Мин тормыш иптәшем вафат булгач, икенчегә кияүгә чыктым. Без очрашып өйләнешкәндә...

Подробнее...

Кайда абынасыңны белсәң...

“Серле телефон”ым кабат шалтырады. Бу юлы урта яшьтәге ханым каенанасы язмышын бәян итте.

- Каенанам белән каенатам 20 ел бергә яшәгәннән соң, әти аны ташлап, үзеннән 12 яшькә кече хатынга өйләнгән. Ә хәл болай булган. Әти белән әни бик яшьли гаилә корып җибәрәләр һәм аларның бер-бер артлы 5 балалары дөньяга килә. Армия хезмәтеннән кайткач, әнинең ярдәме белән, әти югары уку йортын читтән торып тәмамлый һәм заводта инженер булып эшли башлый. Гаилә тормышын әнигә үзенә генә тартырга туры килә. Иренең шундый зур урында эшләгәненә ул чынлап горурлана һәм аны гаиләдә ата кеше үтәргә тиешле бар...

Подробнее...

Туй, никах юрамышлары

- Кияү кергәндә кызга энәле әйбер кадатсалар - яшь гаиләдә татулык булмаячак.

- Кияү-кәләш өстәленә пычак-чәнечке куйсалар - татулык булмаячак.

- Кыз үзенең никахын тыңласа - тиз аерыла.

- Кияү кергәч, кыз кияүнең бүреген салдырып үз башына кисә - тормышта иренә баш була.

- Кияү-кәләш кергәч, кайсысы беренче булып икенчесенең аягына баса - шул гаиләдә өстен була.

- Килен төшкәндә, яучы, кодалар капкадан чыккач уң якка борылып китәргә тиешләр - юл уңышлы, яшь гаилә бәхетле була.

- Кыз күчкәндә артына борылып караса - ата малы (бәхете) кызга күчә, кыз белән китә...

Подробнее...

Бәхетле булу серләре

- Яраткан кешеләребезгә җылы сүзләрне әйтергә онытмыйк. Җылы, ягымлы сүзләрне әйтүе берни тормый бит безгә, тик алар бик кыйммәткә бәяләнә. Ник әле алайса аларны кадерле кешеләребезгә ешрак әйтеп тормаска? Без бүген бар, ә иртәгесе билгесез... Шуңа да күңелдәге ихлас хисләрне, сүзләргә салып, якыннарыбызга җиткерергә ашыгыйк, үкенечкә калмасын.

- Елмаю - сихерле һәм серле тойгы. Ул кешегә бушлай бирелсә дә, кыйммәткә бәяләнә. Бары бер елмаю бөтен тормышыбызны үзгәртергә мөмкин. Ихлас елмаю – сәламәт йөрәккә юл. Елмаю тынычландыра, күңелне күтәрә, йөрәк тибешен нормага китерә...

Подробнее...

2016 елга туйлар йолдызнамәсе

1-6Кучкар. Сөеп-сөелеп яшәр өчен бик тә уңышлы ел. Туй балдагы, яшьләр өчен тостлар әйтеп, бәллүр савытлар күтәрергә вакыт җитте. Туйлар уздырыр өчен уңышлы көннәр: 12 январь, 16 март, 10 май, 18 август.

Үгезбозауларны 2016 елда авырлыклар һәм уңышсызлыклар көтә. Үпкәләшү, ызгыш-талашлар йортыгызда еш кунак булачаклар. Шуңа туйны киләсе елга күчерү яхшырак булачак.

Игезәкләр өчен 2016 елда туй уздыру саф һава кебек булачак. Икеләнү-шикләнүләрегезне читкә куеп, гаилә корыр өчен уңышлы көннәр: 11 февраль, 22 апрель, 4 июнь, 10 октябрь.

Кысла. Әгәр сез үз парыгызны...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836