#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кемнең хатыны төчерәк?

Борын заманда Ходай 10 ир егетне дөньяга яралткан да, һәрберсенә вазифа биргән. Аларның берсе җир сөргән, икенчесе - сарыклар көткән, өченчесе – балык тоткан... һ.б. Көне-төне эшләп әлеге егетләр үзләренә йорт төзегәннәр, хуҗалык булдырганнар, тәмле ашаганнар, үзара аралашып, мавыктыргыч уеннар уйнаганнар. Тик ни өчендер җан тынычлыгы гына табалмаганнар. Җыелышып алар Ходай каршысына килгәннәр дә:

- Безнең бар да бар, әмма күңелгә бернәрсә җитми кебек. Шуңа күңелсез безгә, - дип мөрәҗәгать иткәннәр.

Ходай бераз уйланып торган да, боларга камыр биргән һәм:

-...

Подробнее...

Егетләрне афәтле юлга тартмагыз

33-4“Серле телефон”га яшь егет шалтыратып: ”Сөю чишмәсе”нә “материальчик хотел подкинуть”, - дигәч ук, миндә зур кызыксыну уянды. Егет үзе белән таныштырып, исемен Айрат, Төмән шәһәрендә яшәгәнен әйтте. Шәһәр җирендә туып-үскән яшьләребезнең “Серле телефон” акциясен белгәненә эчтән сөенеп тә куйдым. Өстәвенә ул саф татар телендә сөйләргә керешкәч, гаҗәпләнүем, соклануым тагы да артты. Айратның сөйләгәннәреннән, үзем әни кеше булгангадыр, күңелем озак тынычлык тапмады. Чынлап та, бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри шул. Ә инде яңа мөстәкыйль тормышка аяк басканда, яныңда сине яклар, акыл...

Подробнее...

Сөйгәнең арысландай булсын

Егет белән кыз хайваннар карарга зоопаркка баралар. Читлектәге ата маймылның ана маймыл янында күңелле бөтерелгәнен карап кыз: “Менә нинди була икән ул чын мәхәббәт!” - дип соклана. Арысланнар читлегенә килгәч алар ата арысланның усал төсле утырып торганын, ә ана арысланның читтәрәк ятканын күрәләр. Кызның кәефе кырылып: “Шундый кызганыч хәл! Ана арысланны жәлләргә генә кала...” – дип уфтана. Шул чак егет: “Читлек эченә буш пыяла савытны ташлап кара әле!” - ди. Кыз озак уйлап тормыйча кулындагы савытны ана арыслан яткан якка карап ташлый. Шунда ук ата арыслан ачулы ырылдап кызга ташлана. Коты...

Подробнее...

Бәхетле гаилә сере

Ике йорт. Берсендә көн дә диярлек ызгыш-талаш, ә икенчесендә -  тынлык. Чираттагы ызгыштан соң беренче йортта яшәүче хатын иренә: “Синең берәр кайчан күршеләрнең ызгышканнарын ишеткәнең булдымы? Юк! Менә сиңа гаҗәп! Бар, белеп кайт әле, ничек алар тавыш-гаугасыз яшиләр икән?!” – дигән. Ире хатынын тыңлап, күршеләре йортының тәрәзә төбенә барып яшеренгән дә, күзәтергә керешкән. Бу йортта һәркем үз эше белән мәшгульләр икән: хатыны аш бүлмәсендә, ә ире өстәлдә нидер яза. Шул чак телефон шалтыраган тавыш ишетелә. Ире сикереп торып алгы бүлмәгә йөгерә. Узган чакта өстәлдә утырган вазага...

Подробнее...

Туй меҗлесе оештыручылар өчен мөһим киңәшләр

Туй - тантаналы һәм романтик бәйрәм. Ул гомер эчендә бер генә тапкыр була. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Туйга әзерлек план төзүдән башлана. Әзерлекнең якынча таблицасын төзегез. “Эшләр” графасында эшләрне языгыз: туйга чакырулар, туй күлмәге һәм аксессуарлар сатып алу, меню төзү, фото һәм видеооператор сайлау, тамада табу, зал сайлау, кунаклар чакыру һәм башкалар. Башкару вакыты графасына конкрет дата куегыз.  

“Җаваплы кеше” графасына бу эшләр өчен җаваплы ярдәмчегезнең исемен языгыз.

“Искәрмә” графасына мөһим детальләрне, нечкәлекләре белән тәфсилләп язып...

Подробнее...

Туйда кунаклар артыки исерсә нишләргә?

Туйда кунакларга бирелә торган исерткеч эчемлекләр күләмен контрольдә тотсагыз, мондый күңелсез хәл, әлбәттә, килеп чыкмас. Бу берничә ысул белән эшләнә:

• Һәр өстәлгә сигез кешегә ике шешә хисабыннан шәрәб куярга кирәк.

• Исерткеч эчемлекләрне официантлар өләшә торган итеп оештырырга була.

• Мәҗлес бетәр алдыннан, исерткеч эчемлекләрне алкогольсез эчемлекләр белән алмаштыру да ярдәм итә.

Шулай да, мәҗлес ахырына кунаклар исерешә башласа, хуҗа кеше, кунаклар исерек килеш автомобиль руле артына утырмасын өчен, күз-колак булып торырга тиеш. Такси чакыртырга, яә туганнар арасыннан...

Подробнее...

Туй бүләкләре

Белүебезчә, элек кияүгә китәсе кыз алдан ук булачак кайнана һәм кайнатасына, иренә һәм ир ягы туганнарына атап, шулай ук өй бизәү өчен кулдан сугып, тегеп һәм чигеп шактый күп бирнә әзерли торган булган. Шулай ук яшь кияүнең дә, өйләнгәндә, кәләш ягына акчалата һәм әйберләтә калым (мәһәр) түләгәнлеге билгеле. Табигый инде, калым түләү йоласы күптән юкка чыкты, шулай ук бирнә әзерләү яки бирнә белән килү тәртибе дә, алда әйтелгәнчә, шактый үзгәрде. Ләкин хәзерге заман туйларының да ике якка да бәйләнешле кереме-чыгымы, акчалата яки әйберләтә бүләк бирешү тәртибе бар. Туй үткәрүгә бәйләнешле...

Подробнее...

Елмаюдан дөнҗя яктыра

Тормышның шундый чаклары була ки, килгән авырлыклардан, чит-ятлар китергән үпкәләрдән, нахак сүзләрдән үксеп-үксеп елыйсы килә, кемнәндер үч аласы килә, тик көчләрнең тигез түгеллеген аңлап, чарасыздан бары елау кала, ә күңелдә сине рәнҗеткән кешеләрдән үч алу теләге яши башлый. Тукта. Уйлан. Әгәр дә һәркем үзләрен рәнҗеткән кешегә җавап итеп әшәкелекләр эшли башласа, бөтен дөнья рәнҗеш-каргыш белән тулыр иде, гөнаһлы караңгылыкка чумар иде. Тик андый хәл булмас, чөнки арабызда якты күңелле, нинди генә хәлдә дә яхшылык кылучылар күбрәк! Дөньябыз менә шундый гафу итә, кичерә белүче көчле...

Подробнее...

Син китәсең?

- Ничек инде, син китәсең? Безне бөтенләйгә ташлапмы? Без синсез ничек яшәрбез соң? Ышанмыйм, бу һич тә мөмкин түгел, – дип өзгәләнде хатын, күз яшьләренә төренеп.

- Әйе... Мин башканы яратам. Сез туйдырдыгыз мине. Балаларның елау-кычкыруларыннан гарык инде!

- Алар бит - синең балаларың! Алар әле нарасыйлар...

- Җитте! Син дә көннән-көн симерәсең, ямьсезләнәсең!

- Кече улыбызны яңа гына таптым ич, әле савыгып та җитмәдем. Тиздән үз гәүдәмә кайтырмын бит, тырышырмын...

- Әйттем бит, китәм дип, димәк – китәм! – дип кычкырып, аягына килеп ябышкан хатынын бар көче белән читкә...

Подробнее...

Канатлы сүзләр

- Ялган хыялларга бирелмәгез... Кеше бәхетенә үрелмәгез, кызыкмагыз... Бәхетегез сезне үзе эзләп табар... Сабыр төбе - сары алтын! Аз гына көтегез.

-- Авыр, әлбәттә, мәхәббәтең җавапсыз булса. Ләкин җаваплы булып та бергә була алмаганда, тагын да авыррак... 

- Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы мәңгелек.

- Тормыш – спектакль. Аның күпме дәвам итүе әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – соңыннан алкышлар яңгырасын.

- Дуслык бриллиант кебек – сирәк очрый, кыйммәт тора.

- Өмет теләкне генә көчәйтә. Шуларны чынбарлыкта тормышында күрү теләге гомер буе кешене парлаштыра, аера...

Подробнее...

Сюрприз ясарга булдым

Туган җиремдә мәктәп булмаганга, белемне 25 чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылда алырга туры килде. Әти-әни янына сагынып ял көннәрендә һәм каникулларда гына кайта идек. Шушы авылда әниемнең бертуган сеңлесе Сара апа яшәде. Равил җизни белән бик тату тордылар. Ике классташ кыз белән аларда - өч бүлмәле йортларының кечерәгендә яшәдек. Мәктәптән кайтуыбызга Сара апа тәмле бәлешләр, күмәчләр пешереп куя. Авылга кайтмаган атналарда Равил җизни мунча яга. Зөлфия, Фаягөл һәм мин кереп каен себеркесе белән чабынабыз. Кичләрен кул эше белән шөгыльләнәбез, телевизордан сериаллар...

Подробнее...

Кызлар тавы

Безнең авылдан ерак түгел бер урын бар, аны Кызлар тавы дип атыйлар. Ул тауның Көнчыгыш ягы сөзәк, анда төрле агачлар үсә, ә көнбатыш ягы текә яр, аның астында зур булмаган күлчек бар. Күлне камышлар басып алган, тик уртасы гына көзгедәй ялтырап ята. Кайчандыр тау башында аланчык булган, ә уртасында ялгыз карагай үскән. Хәзерге көндә алар юк.

Ни өчен бу урын Кызлар тавы дип аталган икән? Бу турыда Гафия картнәм сөйләгәндә миңа 13-14 яшьләр булгандыр.

“Бу вакыйгалар бик күптәнге заманнарда булып үткән. Алар турында минем инәмә аның картнәсе сөйләгән. Ул заманнарда безнең авыл...

Подробнее...

Бумеранг булып кайткач...

Иртә белән, гадәттәгечә, “Эшкә соңга калам бит!” - дип хафаланып арлы-бирле чапкан арада “Серле телефоным”нан С.Гыйбашевның “Әниемнең туган көне бүген” җыры яңгырый башламасынмы! Кулыма сумкамны эләктереп, эченнән телефонымны тартып чыгарып, ишеккә таба юнәлдем... Сөйләшү озакка сузылачагын аңлап: “Әйдәгез, апа, мин сезгә бер ярты сәгатьтән шалтыратыйм, рәхәтләнеп аралашырбыз?” - дидем.

Иртәнге кунагым сүзен: “Кайчандыр кылган усаллыклар һәркемнең үзенә кайта”, - дип әйтүләре бик дөрес икән. Кеше кайгысына шатланып сөйләвем түгел, сеңлем, дөнья түгәрәк, шуңа сөйләгәннәремне - һәр...

Подробнее...

Сеңлем рухы мәҗбүр иткән

12-10- Дөньяда өч әйбергә ныклап таянып булмый: хыялларга, уңышка һәм байлыкка. Өч әйберне беркайчан кире кайтарып булмый: вакытны, әйткән сүзне һәм хөрмәтне. Өч әйберне беркайчан югалтырга ярамый: тынычлыкны, өметне һәм намусны. Дөньяда өч әйбердән дә кадерлерәк әйбер юк: иман, мәхәббәт һәм дуслык. Өч нәрсә кешене бәяли: тырышлык, тугрылык һәм ирешелгән уңышлар. Бигрәк тә өч нәрсә кешене хәсрәтле һәм бәхетсез итә: динсезлек, тәкәбберлек һәм кешене акылсыз итә торган исерткечләр.

- Акыллы дустым! Әйе, син берәрсен кирәксенәсең, ул исә сине кирәксенә, шушы кирәксенү дулкыны аша бәхет һәм...

Подробнее...

Кияү егет өчен туйга акиңәшләр

Туйның йөзек кашы – кәләш, бәхәссез. Тик бу кияү егет кәләшнең шәүләсе булып йөрергә тиеш дигән сүз түгел. Ул үзен матур фикер калдырырлык зәвыклы һәм тәрбияле тотарга тиеш. Бу киңәшләребез сезгә ярдәм итсен. - Кунакларны зәвыгы белән таң калдырыр өчен, кияү егет бәйрәм костюмы кия. Гадәттә, бу - караңгы төстәге рәсми костюм, йә ак жилет һәм ак күбәләк-галстук белән фрак. - Бүгенге заманда өч төймәле һәм инглизчә якалы озынча смокинг кию дә модага кереп бара. - Кияү егетнең аягында, һичшиксез, кара оекбаш һәм ботинка була. Оекбаш озын булырга һәм чалбардан ялан аяклар күренеп тормаска тиеш...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836