#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Синеке бер генә булсын!

Шагыйрьләр, язучылар белән бер очрашуда миңа берәү: “Олы яшьтә мәхәббәт турында язу килешер микән?” - дигән иде. Гаҗәпкә калдым, тик күпне күргән һәм дәрәҗәле кешеләр алдында бу сорауга үземнең җавабымны бирергә һәм аңлатырга килештермәдем. Без, нигездә, яшьләр - улларыбыз вә кызларыбыз да укысын дип тырышабыз түгелмени?! Икенчедән, күрәсең, мәхәббәтнең яше юк икәнен белми бу бичара. Сүз бит ...70, 80 яшьтә өйләнешкәннәр турында түгел ләбаса!

Ир кешеме ул, хатын-кызмы, берәү дә “салам арасыннан” чыкмаган... Һәркемнең дә яшьлеге, беренче саф хисләре, парланышып тормыш корулары, йөрәк...

Подробнее...

Кайсы парлар бергә озак яши алмый?

1-4Астрологлар, кайсы йолдызлыкта тууларына карап, аерылышу ихтималы зур булган парларны атаган.

Капма-каршы әйберләр үзара тартыла дигән принцип һәрвакытта да эшләми. Киноларда, әкиятләрдә бер-беренә бөтенләй дә охшамаган ир белән хатын-кызның гаилә корып матур итеп яшәве турында күп языла, ә менә чын тормышта бу күпкә катлаулырак. Астрологлар әйтүенчә, парларның бергә озак яши алу-алмавын кайсы йолдызлыкта туган булуларына карап та билгеләп була.

Кучкар белән Арысланның ныклы гаилә кору шансы азрак. Алар арасындагы мәхәббәт беренче конфликтка кадәр генә яши...

Подробнее...

Ике ут арасында

- Сөйгәнем белән берничә ел очрашып йөргәч, мин аның өйләнгән кеше икәнен, кызы үсеп килгәнен белдем, - дип башлады сүзен Гөлия. - Авырлы икәнем ачыкланмаса, бу хакта, бәлки, белмәгән дә булыр идем әле. Илсур аны шул хәтле яхшы яшерә алган, үзем дә шаккаттым. Алданрак белгән булсам, ул кадәр тирәнгә кермәс идем дә бит, шундук араларны өзгән булыр идем. Ә йөрәк астымда яңа җан тибенгәч, нишләргә дә белмәдем. Баланы төшертәм дип баргач, табиблар кире борды. Сәламәтлегемә куркыныч яный, диделәр. Шулай итеп, баланы табарга карар кылдым.

Илсур белән мөнәсәбәтләребез яңа төс алды. Ул...

Подробнее...

“Уйнаштан тапкан идең бит син аны!”...

Гомере буе ялгыз яшәгән кешеләргә карыйм да, бүгенге көнемә шөкер итәм. Әле дә ярый янәшәмдә сөйгән ирем, ике балам, күрше йортта гына яшәүче әнием бар дим...

Ялгызлык белән көрәшеп яшәүдән дә бигрәк парлы ялгыз булып яшәү кыендыр ул. Алар кебек. Хәер, яшиләр бит әле! Авыл халкы тел-теш тидерсә дә, үз көннәрен үзләре күрәләр...

Авыл тормышы шундый бит инде ул, синең турында берәр сүз чыкса, авылның бер башыннан икенче очына кадәр барып җитә дә, кибеттәге гайбәтче апаларың телендә туктала. Ә икенче көнне тагын да күпертелеп, шул сүз синең үзеңә килеп җитә. Шаклар катасың!.. «Матур яшибез...

Подробнее...

Саклана күр үбешкәндә, саклана күр...

Пандемия чорында үбешү дә бик куркыныч. Икенче ел инде пандемия һәм аңа бәйле чикләүле тормыш дәвам итә. Әлеге афәт бөтен өлкәләргә дә үтеп кереп, тормыш агышын башка төрлегә үзгәртеп, үзенең эзен калдыра бара. Тагын нәрсәләр булып бетәсе әлегә билгесез.

Кулларны ешрак юа башладык инде ансы, адәм баласы әзрәк җыйнаклана төште. Теләсә нәрсәне тотып-капшап карау теләге дә юк, кулга-кул бирешмичә генә исәнләшеп, кыргыйларча борын очларын тидерешеп кенә үбешә дә башласак... Саклану чаралары һәр очракта, бөтен җирдә булырга тиеш. Интим өлкәсе элек тә төрле чирне тарату өчен иң кулае иде, ә ишек...

Подробнее...

“Минем өчен син чираттагы уенчык кына…”

46-5Ләйсән Ялта шәһәрендә туып үсте. Кызга 15 яшь булганда, аның гаиләсе Санкт-Петербургка күченде. Җылы яктан дымлы, яңгырлы шәһәргә күчүне бик авыр кичерде балалар. Дуслары, иптәшләреннән аерылу да җиңел булмады аларга.

Быел, җәйге ялында Ләйсән туган шәһәренә кайтырга булды. Күпме хатирәләр, истәлекләр белән бәйләнгән ул шәһәр! Одессаның һәр урамында, һәр тыкрыгында Ләйсәннең шаян, эчкерсез бәхетле балачак эзе калган. Ә диңгез! Башларны әйләндерә торган, күңелләрне мең кат айкый торган диңгез турында сөйләп тә, язып та бетерә торган түгелдер…

Ялтага кайтуының тагын бер күңелне...

Подробнее...

Курорт романына нокта куярга җыеналар

Курорт романына нокта куелачак, чөнки Төркиягә кияүдәге хатын-кызларны гына кертәчәкләр?

Кияүдә булмаган хатын-кызларга Төркиягә баруны тыярга телиләр. Әлеге тәкъдим белән чыккан Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов фикеренчә, төрек ир-атларыннан зарланучылар күп, ул илдә спиртлы эчемлекләр дә сыйфатсыз икән. Депутат сүзләренчә, россияле хатын-кызлар төрек ир-атларының игътибарыннан эреп китүчән. “Төрекләр аларга олы мәхәббәт хакында җырлар җырлый, аннан соң уртак бала – әлеге әти кешенеке, ә хатын-кыз хокуксыз булып кала”, – дигән Милонов. Беркая да бармаганда беркем дә аларның башын...

Подробнее...

Ирләр күзләре белән ярата...

Галимнәр әйтүенчә, гашыйк булган мәлдә ир-егетләрнең баш миендә күрү өчен җаваплы булган зоналар активлаша. Димәк, ирләр – күзләре белән ярата дию чынбарлыкка туры килә икән.

Хатын-кызларда исә хәтер белән бәйле зоналар активрак эшли башлый: инстинкт партнерның гадәтләрен һәм тәртибен берничә атна эчендә истә калдыра. Аннан исә алынган информацияне анализлап, барсын да бизмәнгә салып үлчәү өчен хәтергә урнаштыра. Шуңа күрә гүзәл затлар романның тәүге фазасын бар нечкәлекләре белән истә калдыра икән.

“Мәхәббәт һәм нәфрәт

Подробнее...

Аерылышулар саны арткан

Быел Россиядә өйләнгән парлар аерылышуы буенча яңа рекорд куелган. Узган ел белән чагыштырганда, ил буенча аерылышулар саны 44%ка кадәр арткан.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин (Казан шәһәре) фикерен тыңлап китик әле:

- Бөтен проблеманың да төп сәбәбе – иман бетүдә. Иман беткәч, кеше үзенең нәфесе, рәхәте белән яши башлый, ягъни аңа гына әйбәт булсын, аңа гына рәхәт булсын. Гаилә тормышында миңа гына рәхәт булсын дип яши башладыңмы, димәк, бу тормыш таркалачак. Чөнки гаиләдә үзеңне түгел, хатын – ирен, ир - хатынын, икесе дә балаларын уйларга, кайгыртырга тиеш. Элек бер-берләрен яратмасалар...

Подробнее...

Ялган бәхет

Рәнифә белән ел буена бер түбә астында, уртак ятакны бүлеп яшәсә дә, Гадел бу уртак “түбә астының” гаилә рәвешле оямы, түгелме икәнлеген әлегә хәтле белми.

Тапканнарын уртак бүлешеп, бер үк уй-хыял белән, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрендә аңлашып яшиләр кебек. Рәнифә ничектер, ә Гадел, паспортында “өйләнгән” билгесе тормаса да, үзен аның ире дип саный. Рәнифә, төрле сәбәп табып, ЗАГСка барып язылышып кайтуны һаман да суза килә.

“Мин сиңа туйлап, матур итеп тормышка чыгасым килә!” − ди. Үзенчә аның хаклы икәнлеген Гадел аңламый түгел. Тик әзме-күпме җыелган акчаларын туйга тотасы...

Подробнее...

“Мин – иремне, ул хатынын калдырып бергә яши башладык. Ләкин...”

Минем мәхәббәт тарихына тагын башка меңләгән кешенеке охшаштыр, мөгаен. Ләкин миңа Рифат белән икебез арасында булган сөю бердәнбер, кабатланмас, иң саф һәм сихри кебек тоелды. Мин чиксез бәхетле идем, шушы хисләрдән күкләргә очасым килә иде, ләкин оят һәм гаеп хисе мине таш кебек аска тартып торды.

Аның белән иң беренче очрашуыбызда ук без икебез дә гаиләле һәм үз тормышыбыздан гаять канәгать кешеләр идек. Мин студент вакытта ук кияүгә чыктым. Ирем Айрат белән аякка басмыйча балалар алып кайтмыйбыз, дип килештек.

Алга таба да шушы бәхетле тормышыбыз дәвам итә иде әле, беркөнне...

Подробнее...

Бәхәс бәласы

2020 елда 14 яшьлек укучы классташлары белән бәхәсләшә: янәсе, 27 яшьлек рус теле укытучысын үзенә каратачак. «Бирем»не үтәүгә дүрт ай вакыт бирелә. Малай төрле чараларда актив катнаша башлый, укытучы белән һәрвакыт элемтәдә була. Башта дуслашалар. Аннан инде малай укытучысына гашыйк була. Рус теле мөгаллимәсе дә битараф булмагандыр - эш интимга барып җитә. Үзара мөнәсәбәтләре турында авылда да белеп алалар. Җитмәсә, укытучының гражданлык никахындагы ире дә булган икән. Яшерер нәрсә калмагач, укытучы эштән китә. Аннан полициягә килеп, барысын да сөйләп бирә. Әлбәттә, аңа хөкем карары да...

Подробнее...

Үбешергә яратасызмы?

32-5Үбешү нерв системасын тынычландыра, стресстан арынырга, ябыгырга, җыерчыкларга каршы көрәшергә ярдәм итә. Баксаң, үбешкән вакытта битнең якынча 30 мускулы эшкә җигелә икән.

Моннан тыш, үбешү үпкәләрнең һәм гормоннарның эшчәнлеген дә яхшырта. Дәвамлы үбешү вегетатив-кан тамырлары дистониясе өянәгенә каршы да менә дигән чара икән.

Берлин психологлары ачыклаганча, иртә белән 20 секунд дәвамында үбешсәгез, көн дәвамында романтик кәефтә булачаксыз. Идеаль үбешү исә 3 минут дәвам итәргә тиеш, ди галимнәр.

«Кайнар кочак»

Подробнее...

Парлы тормыш башлап җибәрүче гаиләләргә киңәшләр

Ир - батыр булырга тиеш! Хатыны, ирен “герой” итәр өчен аждаһаны тотарга, аны бәйләргә, кылыч тоттырырга һәм иренең кулын аждаһа башы янына китерергә тиеш. Шуннан соң ир-ат аждаһаны җиңә һәм батыр кала.

Хатын-кызга зирәк, акыллы булу кирәк. Беренче урында гаилә торырга тиеш. Балалар алдындагы хокукларыбызны үтик. Аларга дини һәм дөньяви белемне тигез бирик.

Сабыр булу кирәк. Тел сөяксез, теләсә нәрсә әйтергә мөмкин. Әниләр улларын чын ир-ат итеп тәрбияләсен. Сүзне үлчәп сөйләшергә өйрәтсен. Ир-ат хатын-кызны хөрмәт итәргә, кирәк чакта ярдәм күрсәтә белергә тиеш. Ислам дине...

Подробнее...

“Кеше ирен урладым, хәзер минекен алып киттеләр...”

Миңа 25 яшь булганда, үземнән бик күп яшькә өлкәнрәк ир-ат белән таныштым. Ул минем арттан бик озак йөрде: чәчәккә күмде, кыйммәтле рестораннарга һәм сәяхәт итәргә чакырды. Һәм мин аны яратканымны аңладым.

Бу хис көтмәгәндә килде. Таксида бара идем һәм кинәт аның минем кеше икәнлеген тойдым. Һәм миңа безнең яшь арасы зур, фикерләвебез төрле, иң мөһиме, аның өйләнгән булуы барыбер иде. Ул хатыннан китәргә һәм миңа өйләнергә сүз бирде. Мин бик тә бәхетле идем. Без фатир арендалап бергә яши башладык. Бу вакытны мин әкияткә тиңлим. Бары тик шашкын хисләр һәм без икебез!

Бер-ике ай...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836