#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәчеттә юбилей

32-8Түбән Тәүде районының Урта Тарман авылы мәчетенең 20 еллык юбилее уңаеннан зур тантана булып үтте. Авылга төрле яктан кунаклар агылдылар.

– Араларында “Яңарыш” газетасында бирелгән белдерүне укып килүчеләр күп иде, - дип сөйләде бәйрәмдә катнашкан Фатыйх хәзрәт Гарифуллин. – Алып баручы Венера Масямова беренче итеп сүзне мәчет имамы Рашат хәзрәт Гөбәйдуллинга бирде, ул тарихка тукталып үтте. Авыл мөселманнарын өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе имам-ахун Зиннәт хәзрәт Садыйков җылы тәбрикләде. Мин дә 20 ел элек Зоя Космодемьянская исемендәге пионер лагеренда үткән дини лагерьның...

Подробнее...

Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе ачыла

1нче сентябрьдән Казан федераль университеты  (КФУ) Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе исемен йөртәчәк. Татарда “Исеменә күрә – җисеме”, дигән яхшы әйтем бар. Исем алмаштыру институтның эчтәлегенә ничек йогынты ясаячак? Нинди яңалыклар көтелә? Бүлек мөдире, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова белән без шул хакта сөйләштек.

Быел КФУда 196 кешегә “Татар теле һәм әдәбияты белгече” дигән диплом тапшырылган. Шуларның 24се...

Подробнее...

Көстәй өй

(Истәлекләр)

Сазлыклар уртасында яшеренеп калган Кече Уват авылы борынгыдан килгән тарихы белән билгеле. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган шәҗәрә язмалары буенча, 1394 елда себер ягына ислам динен таратырга килгән 366 шәехнең берничәсе күл буендагы астанада күмелгән. Алар авыл күлен туз көймә белән кичкәндә, кинәт җил-давыл чыгып, һәлак булалар. Бүгенге көндә бу авылны “яхшылар яткан йорт” диеп йөртәләр. Без кечерәк чакта олылар: “Кече Уват авылына бару – хаҗга баруга тиң”, - дия торганнар иде.

Бу авылны гражданнар сугышы да ерактан урап үтмәгән. Нәкъ авыл уртасында үтә зур...

Подробнее...

«Хәтер тактасы»

3-10Үткән ел ахырында Ямбай музей-тыюлыгында шул исемдәге хакимият территориясендә яшәгән Советлар Союзы Геройларына багышланган, «Геройларга мәңгелек дан» һәм «Барысы да фронт, барысы да Җиңү өчен» (1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тылда хезмәт кырында көрәшүчеләргә) дигән мәгълүмати һәм берничә дистә истәлекле исемнәр кертелгән стендларны ачу тантанасы булды. Тантанада Ямбай хакимияте вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, мәктәп укучылары, кадетлар катнаштылар, ә төп кунаклар - бу авыр еллар михнәтен үз җилкәләрендә күтәрүчеләр булды. Бу «Хәтер тактасы» Төмән шәһәр Думасы...

Подробнее...

Тубылтораның узганы, бүгенгесе һәм күренекле кешеләре

Хөрмәтле “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре!

Без газетага авылдашларыбыз, аларның казанышлары, хезмәтләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында язарга булдык. Боларның барчасы да киләчәк буын өчен бик кирәк. Нигездә, хәзерге көндә пенсиядә булучыларның, шушы яшькә җитә алмаучыларның, әмма гомерләре буена намуслы хезмәт башкаручыларның исемнәрен искә алдык. Авылдашларның бүгенге көндә бер гомуми теләкләре бар – авылда мәдәният учагы - клубны саклап калу. Күрше татар авылы мәдәният йортынача ара бик ерак. Безнең клуб әүвәлге еллардан бирле эшләгән. Монда җирле үзешчән...

Подробнее...

Гаяз исхакый әсәрләрендә хатын-кызлар проблемалары

Заманында “контр“ дип кыерсытылган, читкә җибәрелгән, татар халкының милли азатлык хәрәкәте юлбашчысы, күренекле җәмәгать, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, татар һәм төрки халыклар әдәбияты классигы, 600дән артык язмалар авторы Гаяз Исхакый башка татар мәгърифәтчеләре кебек үзенең күпкырлы әсәрләрендә хатын-кызларның язмышын да читләтеп үтми. Ул хатын-кызның гаиләдәге, иҗтимагый тормыштагы ролен, моң-җырларын куе буяулар белән күрсәтеп калмыйча, хатын-кыз милләт рухын саклаучы дигән идея белән чыгыш ясый. Бу фикерен әдип үзенең күп әсәрләрендә расларга тырыша. Мәсәлән, авторның ”Теләнче кызы”...

Подробнее...

Из истории библиотек, обслуживающих татарское население юга Тюменской области

Так, в Тюменском округе численность изб-читален, обслуживающих татарское население, увеличилось с 15-ти в 1923 году до 19-ти в 1928 году, их деятельность охватывала все наиболее значительные пункты расселения местного татарского населения. Выглядело это следующим образом.

Татаро-башкирская-центральная библиотека - г.Тобольск, ул.Б.Пиляцкая,24; Саитовская изба-читальня - Байкаловский район, Саитовский с/с; Тоболо-Туринская изба-читальня - Байкаловский район, Тоболо-Туринский с/с; Турбинский красный уголок - Байкаловский район, Кутарбитский с/с; Тукузская изба-читальня - Чернаковский район...

Подробнее...

Берлиннан хат

1-9Сәлах Мәхмүт улы Алеев (1908-1954)  сугыш юлын 1941 елның октябреннән башлый. Аны ноябрь аенда ук 1нче рота 1нче батальонның 3нче диңгез бригадасының политругы итеп билгелиләр. Тәҗрибәле җитәкче, грамоталы, гадел, философик фикер йөртүгә сәләтле политрук ул.

1943 елны Пенза шәһәрендә командирлар курсын тәмамлаган. 1944 елны Украина, Молдавия, барлык Европаны азат итүдә катнашкан, сугышны Берлинда тәмамлаган. “Кызыл йолдыз”, II дәрәҗәдәге “Бөек Ватан сугышы орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң капитан дәрәҗәсендә өенә кайта һәм туган авылында Казанлы мәктәбе коллективын җитәкли. Язмыш аңа кыска, әмма якты гомер биргән.

Сугышка киткәнендә...

Подробнее...

Сугыш авазы

1-7Үткән ел илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Бүгенге буын Җиңүне сугыш кырында һәм тылда яулаган әти-бабаларыбыз, әби-әниләребезгә рәхмәтле.

Мин үземнең әнием – Зөләйха Әбделәхәт кызы белән әтием – Сәетгәрәй Мәмли улы Солтановлар турында язарга булдым. Әтием 1922нче елда туып, гомер юлын туган авылы Исәт районы, Югары Егәнле авылында үткәрә. Сугыш башлангач ук фронтка чакырыла, башта Ялутор шәһәрендә хәрби әзерлек үтә, аннары Украина фронтына җибәрелә. Көчләр тигез булмый, Кызыл армия чигенергә мәҗбүр була. Шундый авыр чакта әтием үзенең туган җире каршындагы бурычын үтәп...

Подробнее...

Старшина булатов

Вилдан Гыйльман улы Булатов 1920нче елда Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында туа. Аның әтисе Кыткүлдә авыл хуҗалыгы артеле оештыручыларның берсе була. Ул яхшы селекция белгече буларак, колхозга үз акчасына яңа сорт орлыклар, нәселле айгыр сатып ала. Ләкин илдә барган репрессия шаукымы аны да читләп үтми. 1938нче елда әтисе кулга алынганнан соң, хуҗалык эше абыйлы-энеле Вилдан белән Равил җилкәсенә төшә. Максатчан, белемгә омтылучы егет Киндерле җидееллык мәктәбен тәмамлап, авылдашы Әхмәтулла Кәримов белән, рус теленә яхшырак өйрәнер өчен, күрше Паченка мәктәбенә йөреп 7нче сыйныфны кабат...

Подробнее...

Амаль в Нижних Аремзянах

14-9Каждый год 23 марта жители деревни Нижние Аремзяны Тобольского района отмечают приход весны. Ещё не встанет солнце, а на улицу уже выбегают дети. Они собираются на высоком берегу Иртыша у самого крайнего дома и начинают громко кричать, – «Әмәл! Әмәл!». Постепенно к детям присоединяются взрослые. Жители дома бросают кричащим сладости и монеты, иногда бумажные деньги, упакованные в спичечные коробки. Постепенно собираются почти все жители деревни. Не спеша, улица за улицей, они обходят всю деревню. Останавливаются у каждого дома и кричат – «Әмәл!». Все люди, независимо от материального...

Подробнее...

Көтеп алган яз бәйрәме

14-11Ләчек авылында Көлцән бәйрәме 22 март көнне була икән, дигән хәбәр күпләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Элек-электән килгән гореф-гадәтебез бигрәк тә күңелгә якын. Кышкы юл бетеп баруына карамастан, ягымлы, кунакчыл Ләчек авылына як-яктан кунаклар җыелдылар. Иртәсе белән моңлы татар җырлары яңгыраган авыл клубы янына халык җыела башлады. Бары да хөр күңелле, күтәренке рух белән яңа туган таңны каршы алдылар. Һәм, ниһаять, бер-берсе белән күрешеп, хәлләр белешкәч, “ирмәк” (тамаша) башланды. Авыл өстендә “Көлцән! Көлцән!” – дигән шат тавышлар яңгырады. Өйдән-өйгә йөреп, садака сораучылар саны...

Подробнее...

Татарстаннан десант

14-2«1950 елларда Татарстан Аслана мәктәбенә укытучылар десанты (рәсемдә: Аслана мәктәбе укытучылары һәм укучылар. 1955 ел) җибәрә. Алар монда мәгарифнең үсешенә зур өлеш керттеләр», - дип сөйләде редакциябезгә килгән үзе дә озак еллар Аслана мәктәбендә укыткан педагогик хезмәт ветераны Лилия Мөхәммәдиева.

Төрле югары уку йортларын тәмамлаган белгечләргә себер җирендә яшәү шартлары бер дә җиңел булмый. Алар, беренчедән, себертатар телен аңламыйлар, халык белән аралашуда кыенлыклар туа. Икенчедән, торак мәсьәләсе яхшылардан булмый. Салкын фатирларда интегергә туры килә. Шул сәбәпледер дә, тиешле...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836