#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Асланада

8-6Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәдәният һәм мәгариф департаментлары, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, шулай ук район автономияләре тырышлыгы белән оештырылган өлкә татар мәдәнияте көннәре районнарда “Таң йолдызы” 28 нче балалар иҗаты һәм “Халык сәнгате” 9 нчы үзешчәннәр, фольклор буенча өлкә фестивальләрендә катнашучыларны сайлап алу туры белән башланып китте. 12 февраль көнне Ялутор, Исәт һәм Заводоуковск районнарында яшәүче милләттәшләребез үзләренең сәләт-осталыкларын күрсәтеп үзара ярышу максаты белән Аслана мәдәният йортына җыелдылар.

Аларны мәдәният йорты...

Подробнее...

Төмән татар мәдәният үзәгендә

8-3“Таң йолдызы” төрки телле балалар иҗаты һәм “Халык сәнгате” шәһәр бәйгеләре 17 февраль көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә узды. Бәйрәм белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Руслан Садретдинов котлады, ул балаларга уңышлы чыгышлар, тамашачыларга күңелле ял, күтәренке кәефләр теләп, укучыларның җитәкчеләренә эшләрендә кулланыр өчен кыйммәтле бүләк - ”Туган телдә җырыбыз” дигән китаплар бүләк итте. Чараны үзәкнең алып баручылары Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин оста алып бардылар.

Балаларның сәләтләренә бәя бирүчеләр - Төмән шәһәренең “Мәдәният”...

Подробнее...

Тормышка фәлсәфи карашлы рәссам

9-1019нчы февральдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә җирле рәссам Эдуард Сәфәр улы Тушаковның 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Кырык еллык иҗат” дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылды. Тубыл районы, Меримы авылында туган рәссам күп картиналарын туган якларына багышлап иҗат итә. ”Туган ягым”, “Меримка таллары”, ”Меримка юртысы”,”Туган илем. Әти”, “Иртеш буе. Кичке кояш”, “Тубыл елгасы”, “Иртеш елгасы. Көнбатыш” һәм башка картиналарында Эдуард Сәфәр улы туган ягына булган чиксез мәхәббәтен чагылдыра. Омск шәһәре педагогия институтының сәнгать–графика факультетында укыган, Ташкент, Тубыл...

Подробнее...

Төмән “Таң йолдызы” җиңүчеләре

9-11Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге бинасында өлкә милли-мәдәни автономиясе һәм татар мәдәният үзәге оештыруында “Таң йолдызы-2018” төрки телле балалар иҗаты 8нче өлкә фестиваленә сайлап алу туры узды.

Бәйгедә татар мәдәният үзәгеннән, Төмән шәһәренең 52 нче мәктәп укучылары, 141нче балалар бакчасы, “Этнос” төрки балалар үзәге, 81нче лицей, 78нче балалар бакчасы, мәктәпкәчә яшьтәге “Гармония”, 92нче санлы мәктәп һәм “Төзүче” мәдәният йортыннан 109 сәләтле бала катнашты.

Биш номинациядә: декоратив-кулланма сәнгать, нәфис сүз, уен-корал, вокал, бию жанрларында ярышкан балаларның...

Подробнее...

Җырлар очраштырды халкыбызны

9-12Татар мәдәнияте көннәрендә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә җырны, моңны үз иткән, татар халык ансамбле исемен яулаган “Дуслык” ансамбленең концерты узды. Шәһәр тамашачылары артистларның һәр чыгышларын алкышлар белән каршыладылар. Халкыбызга якын булган халык җырлары “Өй артымда шомыртым бар”, “Урам көе”, ”Олы юлның тузаны”, “Герман көе”, “Сандугач күгәрчен”не тамашачылар бергә кушылып җырлап утырдылар. ”Үзебезнең җирле авторларның җырлары яңгыравы күңелгә якын булды. Булат Сөләйманов сүзләренә, Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар иҗат иткән “Ак канатлы аккошларым кайта”, Рөстәм Русин...

Подробнее...

Түбән Тәүдедә

8-715 февральдә Түбән Тәүде мәдәният йортына Түбән Тәүде районының Киндерле, Чугунаево, Канчәбер, Түбән Тәүде, Тарман, Кыскыркүл, Урманбаш авыллары өлкәннәре, балалары җыелдылар. Бу көнне район мәдәният идарәсе, татар милли-мәдәни автономиясе, Түбән Тәүде мәдәният йорты тарафыннан район балалар һәм өлкәннәр үзешчән сәнгать коллективларының “Таң йолдызы” балалар иҗаты, “Халык сәнгате”, фольклор фестивальләренең смотр-конкурслары үткәрелде.

Бинаның фойесына керү белән мәдәният йортлары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары тарафыннан оештырылган декоратив-кулланма сәнгать буенча күргәзмә җәлеп...

Подробнее...

“Уникум. Бөек шәхес. Чын педагог...”

10-2Бу сүзләрнең барысы да “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда аның “Туган як әдәбияты” исемле тулыландырылып бастырылган яңа китабын тәкъдим итү кичәсендә чын мәгърифәтче, РСФСРның мәгариф отличнигы, Россиянең һәм Татарстан Республикасының журналистлар союзлары әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, берничә китап авторы Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина хөрмәтенә әйтелде. Өлкә татар мәдәнияте көннәре кысасында үткән чарага тел, әдәбият яратучылар, укытучылар, иҗтимагый хәрәкәттә актив катнашучылар, Люция Бәдретдин кызының кызлары...

Подробнее...

Патриот шагыйрьне искә алып

10-3Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган мәдәни чаралар үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнисә Сөнгәтулла кызы Ниязова, педагог оештыручы Гөлнара Әнвәр кызы Янгулова рәсемнәр бәйгесен, викториналар, шигърият конкурсын, әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Викториналарда һәм рәсемнәр бәйгесендә төрле сыйныф укучылары актив катнаштылар. Оештыручылар балаларны кызыксындыра алган актив  класс җитәкчеләре Әлфия Гатауллина, Алсу Хәйбуллинага рәхмәтләрен юлладылар.

Муса...

Подробнее...

Җырчы кыз Алинә

10-4Алинә Зәйнетдинова Яркәү авылы тамашачыларына гына билгеле булып калмый, аның исеме хәзер өлкәдә яңгырады. Алинә күптән түгел узган Яркәү районы “Таң йолдызы” балалар сәнгате бәйгесендә “Дәү әнигә бүләккә” дигән җырны башкарып 2нче урынны алган булса, өлкәдән килгән жюри әгъзалары аны 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләп, “Таң йолдызы”өлкә конкурсының гала–концертына чакырдылар. Биредә ул Яркәү җырчылары арасыннан берүзе катнашып, Төмән тамашачыларының да мәхәббәтен яулады. Бу уңышлар, быел зур сәхнәгә яңа гына аяк баскан һәм 1 мартта 10 яшен зурлап бәйрәм иткән кызга, чынлап та зур...

Подробнее...

“Яшьләргә зур рәхмәт”

Бу көннәрдә редакциягә Түбән Тәүде районы, Эске авылында яшәүче хәбәрчебез Рәхимҗан Муллаков килеп, шатлыклы вакыйга белән бүлеште. Чугунаево мәдәният йортында “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы  Ялутор районы, Сәел авылы мәдәният йорты артистлары белән бергәләп “Туган авылым” программасы белән концерт куйган.

- Концерт авылдашлар өчен зур бәйрәм булды. Олысы-кечесе мәдәният йортына агылды, чын күңелдән ял иттек. Чараны оешманың җитәкчесе - моңлы тавышлы егет Фәрит Корманов “Аллага шөкер!” җыры белән ачты, ул моннан башка да күп җырлар башкарды. Әлфинур Латыйпова, Регина Речапова...

Подробнее...

Рөстәм Русинны искә алдылар

9-6Өлкәдә танылган җырчы, композитор Рөстәм Русинны искә алу кичәсе туган авылы Аслана мәдәният йортында шагыйрә Клара Кучковская җитәкчелегендә үтте. Чарада мәрхүмнең сеңлесе Лилия Хәмитова(рәсемдә) автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, авыл хакимияте башлыгы Илгиз Хәйруллин (рәсемдә югарыда) катнашып, үзләренең якты истәлекләре белән бүлештеләр. Лилия Сәфәрмөхәммәт кызы әнисенең теләген җиткереп, абыйсы каберенә һәйкәл куярга җыенганнарын белдергәч, Ришад абый үзе һәм өлкә автономиясе исеменнән 10 мең акча бүләк итте. Лилия Сәфәрмөхәммәт кызы кайгыларын уртаклашучы, матди һәм рухи ярдәм күрсәтүче...

Подробнее...

Асланада

9-8Ялутор районы, Аслана авылы мәдәният йортында “Таң йолдызы”, “Халык сәнгате”, “Түгәрәк уен” фольклор өлкә фестивальләренең сайлап алу турына Ялутор шәһәре һәм районы, Исәт, Заводоуковск районнарыннан якташларыбыз җыелдылар. Аларның чыгышларына жюри әгъзалары бәя бирделәр. 60тан артык чыгышта үзешчәннәр талантларын күрсәттеләр.

Иң яхшы чыгыш ясаучылар дип Лилия Сиябутдинова (Яңа Атьял), Рамина Абдуллина (Яңа Атьял), “Веселинки” бию коллективы (кече группа, Аслана, М.Яценович), Елена Вәлиева (Исәт), “Шаян туй” (Аслана, М.Төлкебаева), Резеда Хәмидуллина...

Подробнее...

Боровойда

9-7Төмән районындагы мәдәният көннәре ачылу тантанасы Боровой поселогы мәдәният сараенда үтте.

Бирегә “Таң йолдызы” балалар иҗаты, “Халык сәнгате”, “Фольклор” фестивальләренең сайлап алу турына һәр татар авылы үз талантларын күрсәтергә килгән. Аларны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин, автономиянең башкарма директоры Т.Мирасов, Төмән районы автономиясе җитәкчесе Х.Биктимиров (рәсемдә), мәдәният идарәсе начальнигы А.Неугодников котладылар, чын күңелдән уңышлар теләделәр. Хәмзә Колчак улы чыгышында, быел беренче мәртәбә “Халык сәнгате” бәйгесендә “Уйна, гармун!” ярышын...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836