Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2022 нче ел - Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе “Бәрәкәт” хәйрия фонды белән берлектә “Ислам күңелдә һәм иҗатта” дип аталган өлкә конкурсы игълан иткән иде. Ул 9 ноябрьдән 15 мартка хәтле барды. Бәйгенең төп максаты - төрле һөнәрләрне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау, төрле кул эшләре традицияләре белән танышу, себер татарларының мәдәниятен саклау, үстерү, традицион кул эшләре алымнарын үстерүче һәм заманча техника кулланучы талантлы осталарны ачыклау, себер татарларының традицион милли мәдәнияте...
30 нчы март көнне өлкә күләмендә узган татар мәдәнияте көннәренең ”Таң йолдызы-2022”, “Халык сәнгате-2022” бәйгеләрендә җиңүчеләрнең гала-концерты Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә узды.
Бәйрәм чарасын өлкәбезнең танылган җырчысы, музыка белгече, фольклорчы Луиза Сөрмәтова ачты. Уват, Вагай, Яркәү, Тубыл шәһәре һәм районыннан килгән җырчыларны, биючеләрне, нәфис сүз осталарын тамашачылар алкышлар белән сәламләде.
Кунакларны өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Ибраһим хәзрәт Сухов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин, өлкә татар милли-мәдәни...
Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәренең ачылу тантанасын 27 ел өлкәдә татар халык җырларын башкарып, милләттәшләребезгә горурлык хисе, рухи байлык өстәп торучы, ике мәртәбә “Татарстан – Яңа гасыр” каналының “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашкан, 2014 елда “Рубиновый микрофон” шәһәр фестиваленең Гран-приена лаек булган “Дуслык” халык җыр ансамбле быел да үзенең матур чыгышлары белән башлап җибәрде. Аннары Каскара һәм Ямбай авылларында концертлар куйдылар. Бу ике авылда да халык аларны көтеп алып, һәр чыгышларын ялкынлы...
Халыкара Хатын-кызлар бәйрәмендә Төмән шәһәренең Кырынкүл мәктәбендә укучылар тарафыннан концерт куелды. Таш бинаның актлар залы халык белән тулы иде. Бәйрәмнең сәбәпчеләре – шат йөзле әниләр, әбиләр, апалар булдылар. Концертны Хатын-кызлар бәйрәменең тарихын, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп укучылар ачтылар. Педагог-оештыручы, музыка укытучысы Гөлниса Хөсәенова җитәкләгән гитарачылар ансамбле “Әни” җырын башкарды. Кызлар, Гөлниса Рифгать кызы аерым үзе дә оста итеп гитарада уйнап берничә җыр җырладылар. Кристина...
Өлкә татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә татар телен, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау турында сөйләшү өчен милләттәшләребез чираттагы чарага җыелды. Түгәрәк өстәл артында чыгышларны бу чараны оештыручы филология фәннәре докторы, профессор, Төмән дәүләт университеты тюркология үзәге директоры, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф һәм фән комиссиясе җитәкчесе Хәнисә Алишина алып барды. Төмән өлкәсе имам-ахуны Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлеев тәбрикләүләрендә өлкә дин әһелләре өчен хәзер укулар квартал саен...
12нче февральдә регионда иң беренчеләрдән төрки телле халыкларның “Таң йолдызы” XXV өлкә балалар иҗаты фестивале һәм “Халык сәнгате” VI үзешчән сәнгать иҗаты бәйгесенең Түбән Тәүде районы сайлап алу туры Киндерле авылында узды.
Чарада Кыскыркүл, Киндерле, Тарман, Канчәбер, Бухтал, Канаш, Чугунаево авыллары үзешчән аристлары катнаштылар. Мәдәният йорты фойесында Кыскыркүл, Канчәбер, Киндерле, Бухтал, Тарман авылларының декоратив-кулланма сәнгать, милли ашлар күргәзмәләре оештырылды.
Өлкә татарлары Конгрессының мәдәният департаменты директоры Вәлимә Ташкалова Төмәннән...
13-14нче февраль көннәрендә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә «Себер сандугачы» 2нче ачык фестивале үтте. Бәйгедә 11 яшьтән алып 60 яшькә хәтле булган 50гә якын төрле милләт җырчылары халык һәм эстрада җырлары номинацияләрендә ярыштылар. Бәйге шәһәрнең танылган хореографы Мөнәвәрә Андрущик җитәкчелегендә әзерләнгән “Халык бердәмлеге” биюе белән башланды. Берсеннән-берсе матур, моңлы, үзенчәлекле җырлар яңгырады. Жюри әгъзалары тамашачылар күңеленә кереп калырлык җырлар башкаручыларның иң яхшыларын ...
16нчы шәһәр “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестиваленә шәһәр мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү оешмаларыннан 120 бала килгән һәм алар 5 номинация буенча ярышып, 40тан артык номер тәкъдим иттеләр. Аларның сәләтләренә филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин җитәкчелегендә “Орфей” мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Сагитова, Екатеринбург шәһәренең “Балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү оешмасы директоры Светлана Акимова бәя бирделәр.
Матур костюмнардан сәхнәгә чыгып баскан балалар матур җырлары...